Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау.
план-конспект урока (8 класс) на тему

 

тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу, практикада куллану.

  2) иҗади фикерләү сәлатен үстерү.

  3) туган җиргә олы хөрмәт, мәхәббәт хисләре, гүзәл табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәреснең тибы: белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту дәресе.

Җиһазлау: дәреслек, текст, мультимедиа.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tezm_kushma_zhoml.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

                         ТР  Кайбыч муниципаль районы   Зур Русак урта

гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет  гомуми   белем учреждениесе

                                      Тема:

              “Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау”.

                   (  8нче сыйныфта татар теленнән дәрес  

                               эшкәртмәсе).        

               

   Эшләде:    татар теле һәм   әдәбияты  

                                                            укытучысы   Сафиуллина Зөлфия  

                                               Кашафетдин кызы

                                                               

Тема: Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау.

Максат: 1) тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу, практикада куллану.

              2) иҗади фикерләү сәлатен үстерү.

              3) туган җиргә олы хөрмәт, мәхәббәт хисләре, гүзәл табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәреснең тибы: белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту дәресе.

Җиһазлау: дәреслек, текст, мультимедиа.

Дәрес барышы:

I Оештыру моменты, дәреснең максатын аңлату.

Өй эшен тикшереп үтү.

  • Экраннан шигырь юлларын уку

 

Уяна таңы илемнең,

Кырларга сибелә нуры,

Тиң булып безнең елларга

Балкысын гомер юлы.

         (Сибгат Хәким)

  • Укучылар бүгенге дәресебезне С.Хәкимнең шигыреннән алынган өзек белән башлыйбыз, әйе, безнең туган табигатебез матур, гүзәл. Без үзебезнең туган җиребез – Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз, һәр көн тыныч иртәләрдә уянып, һәрберебезгә хәерле иртә теләү, якты мәктәпләрдә белем алу – үзе бер бәхет.

Дөньяларыбыз имин булсын , һәр җирдә тынычлык хөкем сөрсен.

Ә хәзер, укучылар, шигырьгә игътибар белән карагыз әле. Бу нинди җөмлә?

Укучы: Бу тезмә кушма җөмлә.

Укытучы: Әйе, бу тезмә кушма җөмлә. Безнең бүгенге темабыз “Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау”.

Хәзер мин сезгә текст сорауларын таратам, ә сез дәфтәрләрегезгә җавапларны язарсыз.

(текстның җавапларын экраннан тикшерү, дәфтәрләрне бер-берсе белән алыштыралар).

Тест аерым битләргә язып таратыла.

  • Туган авыл! Һәркем өчен дөньяның иң гүзәл почмагы ул. Урман-таулар, елга-күлләр, басу-әрәмәләр, болын –тугайлар – һәммәсе туган якның гүзәллеге, аерылмас бизәге. Кемнәр өчендер туган авыл ак каеннары, печән чаба торган болыннары, атлар уйнап йөргән тугайлары белән кадерле булса, икенчеләр өчен ул чишмәләрдән башка күз алдына китергесез. Барыннан да бигрәк туган авыл – синең беренче авазыңны ишеткән, беренче адымыңның шаһиты булган, бала чагың һәм яшьлегең үткән изге җир; әби-бабаң яшәгән, әти-әниең яшәгән туган йортың, туган нигезең. Тату тигез гаиләдә син ныклы тәрбия аласың, үскән саен сиңа ишек алды тар кебек тоела, капкадан чыгуга синдә мең сорау туа, сине кызыксыну биләп ала. Шул чагында сиңа каяндыр аваз ишетелгән кебек була.

Безнең тарих озын, үскән кызым,

Борылы-борыла аккан сулар кебек,

Һәр борылышта берәр бабаң торган,

Бу камышлар шаулый шулар кебек.

Бу басуда әбиең урак урган,

БУ болында бабаң печән чапкан,

Бу урманнар һаман шаулап торган,

Борылып-борылып күпме сулар аккан.

Сандугачлар сайрый сиңа карап,

Ай елмаеп тора зәңгәр кичен,

Җилләр исә чәчләреңне тарап,

Ак болытлар ага синең өчен.

Безнең гомер озын, үскән улым,

Урман буйларында күксел рәшә,

Әнә сиңа мең чәчәкле болын,

Һәр бөҗәккә абый булып яшә.

Башларыннан сыйпа арышларны,

Башларыннан сыйпа куакларны.

Кабатлама безнең ялгышларны,

Кабатлама безнең гөнаһларны.

Уйларыңа чумасың, беленер -беленмәс кенә торган сукмак буйлап китәсең.

  • Ә хәзер экранда чыккан җөмләләр белән иҗади эш эшләп алабыз. Бирелгән аерымланган         кисәкле гади җөмләләрдән тезмә кушма җөмләләр ясарга. (теркәгечле һәм теркәгечсез)
  • Иртән, бөтен һаваны салкынча дымга туендырып, җир өстен күксел томан каплап алган.

2) Бераздан томан, тагын да куерып күк йөзен тоташ болыт каплады, җир өстенә эре яңгыр тамчылары ява башлады.

3) Җәйге кояш, (гадәтенчә тагын да куерып, күк йөзен тоташ) гадәтенчә, һаман өске, югарыга үрелде, ләкин кара томан катлавын җиңә алмады.

 -         Без табигать күренешләрен сурәтләгән җөмләләр төзедек.

Хәзер үзебезне табигать кочагында итеп хис итик,  тирә-юнебезгә күз салыйк, бераз гына ял итик (күзләрне йөртү)

Әйдәгез, дәреслектәге 51нче күнегүдәге тезмә кушма җөмләләрнең төрен билгелик. 2 абзац 1,2

Экранда схемалар күрсәтелгән. Бу схемаларны кулланып, туган як, туган җир турында җөмләләр төзибез. 1)[ ],[ ],[ ] 2)[ ] һәм [ ] 3)[ ], ләкин]

Безнең туганавылыбыз табигате искиткеч матур, аны саклау безнең бурычыбыз. Бу матурлыклар безнең үз кулыбызда.

  • Укучылар, без тезмә кушма җөмләләр буенча алган белемнәребезне ныгыттык. Шулай итеп, нинди җөмләләр тезмә кушма җөмлә дип аталды?

Өй эше: карточкаларда язылган мәкальләрне язып бетерергә, көчле укучыларга тезмә кушма җөмләле мәкальләр  язып килергә.

Сочинениягә әзерләнү.

Дәрескә йомгак


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау дәресе. (9 класс)

Бу -  рус мәктәбенең 9 нчы сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес. Татар теле – гаять бай тел. Шуның өчен дә мин халык авыз иҗаты әсәрен куллану аша укучыларга  телебезнең  байлыг...

Тезмә кушма җөмлә

"Тезмә кушма җөмлә" темасын үткәндә өстәмә материал....

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Аннотация8нче сыйныфта  татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.Тема: “Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре”.Дәрес тибы : катнашБу дәрес яңа темага керү белән бергә  9 нчы с...

Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

Дәреснең тибы- кабатлау. дәрес барышында яңа мәгълүмати технологияләр, сингапур структурасы киң кулланылды....

Тезмә, кушма, парлы сүзләрне кабатлау

Әлеге презентация 5нче сыйныфларда  "Тезмә, парлы, кушма сүзләр" темасын  өйрәнгәндә кулланыла...

Кушма җөмлә турында төшенчә. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

7 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....