Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау дәресе. (9 класс)
методическая разработка (9 класс) на тему

Бу -  рус мәктәбенең 9 нчы сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес. Татар теле – гаять бай тел. Шуның өчен дә мин халык авыз иҗаты әсәрен куллану аша укучыларга  телебезнең  байлыгын, халкыбызның тапкырлыгын күрсәтергә теләдем  һәм максатыма ирештем. Бүгенге көндә татар теленең иҗтимагый функциясе киңәя, тәрбияви роле үсә.Татар теле дәресләрендә  укытуның яңа төр формаларын, ягъни интерактив такта һәм мультимедия проектор куллану  укытуның нәтиҗәлелеген тагын да арттыра. Бүгенгесе көндә татар баласы  ана телендә белем һәм тәрбия ала, үз милләттәшләре белән аралаша; алдагы буыннарның бай тәҗрибәсе, тарихы, гореф – гадәт, йолалары белән таныша; фикерләү сәләтен үстерә; сөйләм һәм язма тел культурасын баета; уку предметларының башкаларын да ана телендә үзләштерә ала. Боларның барысы да татар укучысын җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә актив катнашучы шәхес буларак формалаштырырга ярдәм итә, аның акыл, эмоциональ һәм әхлакый үсешенә уңай йогынты ясый.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tezm_kushma_zhomllrne_kabatlau_drese.docx22.87 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.

Максат: тезмә кушма җөмләләрне үтелгәннәргә нигезләнеп гомумиләштереп    

               кабатлау;

              халык авыз иҗаты әсәрләрендә тезмә кушма кушма җөмләләренең

              кулланылышы,  аларны  танып белү, тыныш билгеләрен дөрес куя

               белү һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү;

               татар теленә, халык авыз иҗаты әсәрләренә  хөрмәт һәм мәхәббәт

               тәрбияләү.

Дәрес төре: катнаш.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Материал: К.З.Зиннәтуллина, Ф.Ф.Фатыйхов “Татар теле”, 9 нчы сыйныф

                   өчен дәреслек. – Казан:Мәгариф, 2011;  Н.Исәнбәт “Сайланма

                   әсәрләр” . – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 2007.

Җиһазлау: мультимедия проекторы, компьютер, китаплар күргәзмәсе.

                             Дәрес барышы.

I. Оештыру  өлеше.

-Исәнләшү.

-Исәнмесез, укучылар. Исәнләшик, бер-беребезгә исәнлек, саулык телик.

II. Актуальләштерү.

1.   Укучыларны дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

 2.  Өй эшен тикшерү.

-Укучылар, сезгә өй эше итеп, тезмә кушма җөмләләр кулланып, тел турында уйланулар язарга иде.

- Әйдәгез,  хәзер сезнең фикерләрегезне тыңлыйбыз. (3 укучының эшен тыңлана, билгеләр куела).

-Рәхмәт, укучылар, бик матур фикерләр язгансыз.

 3.Тезмә кушма җөмләләр турында кабатлау.

-Дәресебезнең төп өлешенә керешкәнче, алдагы дәресләрдә өйрәнгән темаларны кабатлап үтик әле.(Сорауларга җавап бирү.)

-Нинди җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала?

-Тезмә кушма җөмлә нинди  ике төргә бүленә?

-Нинди җөмлә теркәгечле тезмә кушма җөмлә дип атала?

Текәгечләр нинди төркемгә бүленәләр?

-Теркәгечле тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр нинди теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә?

- Нинди җөмлә теркәгечсез  тезмә кушма җөмлә дип атала?

 -Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә гади җөмләләрне бәйләүче чаралар булып   нәрсәләр тора ?

-Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрдә нинди тыныш билгеләре куела?

- Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә ниди тыныш билгеләре куела?

( Һәр җавап слайдта чыккан җаваплар белән чагыштырыла).

III. Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

 1.Мәкальләрне дәвам итеп язарга.

      -Бүген без халык авызы иҗаты әсәрләрендә  тезмә кушма җөмләләрнең  кулланылышы белән танышып үтәрбез. Халык авыз иҗаты хикмәтле һәм гыйбрәтле мәкальләргә бай. Алар безне телебезне аңларга,  әдәп-әхлак сыйфатларына өйрәтәләр. Хәзер башкарасы  эш төре мәкальләр белән бәйле булыр. Бирелгән мәкальләрне дәвам итәргә. Бу  мәкальләрнең беренче өлеше бирелгән, ә икенче өлешен дәвам итеп язарга, тыныш билгеләрен куярга, җөмләләрнең төрләрен билгеләп, тактага схемаларын төзергә кирәк. Тезмә кушма җөмләләрне билгеләргә. (Мәкальләр слайдта  бирелә).

1. Телең белән узма....

2. Үткен тел – бәхет....

3. Әдәп башы ....

4. Авыз күрке - тел.....

5. Алтыда белгән ана телең....

6. Әйткәннән тел....

(ә телнең күрке – сүз , озын тел – бәла, тел, ә озын тел – бәла,  калмас,  алтмышта да онытылмас).

2.Хәзер башкарыласы эш төре табышмаклар белән бәйле булачак. Табышмак – исеменнән күренгәнчә, күлмәк эчендә берең әйткәннең мәгънәсен икенче кешедән таптыру өчен генә башкарыла торган фольклар. Табышмакларның роле катлаулы булган, аны әйтешү  яшьләр арасында да җитди бер эш, хәтта изге бер йола итеп каралган.

Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын табарсыз. Тезмә кушма җөмләле 3 табышмакны  дәфтәрләргә язып, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә тиеш буласыз.

  1. Кулы юк, ләкин балчык ташый,

Балтасы юк, ә өй ясый. (карлыгач)

  1. Урлый да, чәчми дә,

Ә  ил өстендә көн итә. (чыпчык)

  1. Суда юынып алды,
  2.  Ә өсте коры калды. (каз)
  3. Канаты Һәм аягы бар,

Ләкин үзе йөзә белми. (тавык)

  1. Тимерче һәм балтачы түгел,

Ә  авылда беренче эшче. (ат)

  1.  Сакаллы килеш туа,

 Ләкин берәү дә гаҗәпләнми. (кәҗә)

3.  Бишек җыры – халык авыз иҗатының иң күркәм төре.  Шушы  җыр аша сабый тәүге мәртәбә матурлык, ананың йөрәк җылысы, ата-ана мәхәббәте, үз халкының рухы, аһәңле теле белән, туган йорт, туган тел, туган туфрак төшенчәләре белән таныша. Бишек  җырлары – туган телгә, иксез-чиксез дөнья киңлегенә алып керә торган, бәя биреп бетергесез әһәмиятле чыганак.

-Бу эш төрендә сезгә бишек җырларында кулланылган тезмә кушма җөмләләрне табарга  кирәк булачак. Игътибар белән экранга карыйбыз. Дәфтәрләргә бер бишек җырын язасыз, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшереп, схемасын сызасыз. (Укытучы дәфтәрләрдәге эшне тикшерә).

1.Әлли-бәлли итәргә,

Ал бишеге бар аның.

Алдына ятып йоклатырга

Үз әнкәсе бар аның.

2.Алма кебек тәгәрәп,

Үсеп буйга җитәр бу,  

Абыйлары артыннан

Казаннарга китәр бу.

3.Әлли итәр бу бала,

 Бәлли итәр бу бала,

Әнкәсенә, әткәсенә

Хезмәт итәр бу бала.

4.Алдагы эш  төре  әкиятләр белән бәйле булачак. Әкиятләр – халык авыз иҗатының киң таралган һәм мавыктыргыч төрләреннән берсе. Аларның нигезендә халыкның тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, өмет-хыяллары чагылыш тапкан уйдырма ята. Әкиятләрдә начарлык,  явызлык гаепләнә, гаделлек, дөреслек яклана.

Хәзер сезгә әкиятләрдән өзекләр тәкъдим ителә. Шул өзектән бары тик тезмә кушма җөмләләрне язып аласыз.

1.Ләкин эш Сылубикә уйлаганча барып чыкмаган. Арбаны урыныннан кузгатыр өчен, теге бабай өйрәткән җырны әйтергә кирәк, ә Сылубикә аны белми бит. Шулай да ул үз уеннан кайтмаган. Көн уртасында кызлар бер шәһәргә барып җиткәннәр, Җилбикәнең абзыйларын эзләп тапканнар.

                                                                  (“Җил арба” әкиятеннән).

2.Иртәгесен патша кешеләре яңадан су буена баралар. Күрәләр болар, гәүһәр су төбендә җем-җем ялтырап ята. Боларның суга чумулары була – гәүһәр тагын юкка чыга. Таба алмыйча, тагын аптырап кайтып китәләр.

                                                                  (“Зирәк карт” әкиятеннән).

5. Тест башкару.  

              Тезмә кушма җөмләләр буенча тест.
1. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә составындагы җөмләләр үзара 
А) теркәгечләр катнашыннан башка гына бәйләнә;
Б) тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә.
2. Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә составындагы җөмләләр үзара 
А) теркәгечләр катнашыннан башка гына бәйләнә;
Б)  тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә
3. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр бер-берсеннән 
А) өтер, нокталы өтер белән аерыла;
Б) өтер белән генә аерыла.
4
. Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр бер-берсеннән 
А) санау, каршы кую, бүлү, җыю интонациясе ярдәмендә теркәлә;
Б) санау яки каршы кую интонациясе ярдәмендә теркәлә.
5. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә санау интонациясе ярдәмендә
А) бер үк вакытта булган күренешләр генә санала;
Б) төрле вакытта булган күренешләр генә санала.
В) берүк яки төрле вакытта булган күренешләр генә саналып күрсәтелә;
6
. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә каршы кую интонациясе ярдәмендә 
А) бер-берсенә каршы куела торган җөмләләр теркәлә.
Б) берүк яки төрле вакытта булган күренешләр генә саналып күрсәтелә;

7.Җөмлә төрен билгеләргә  

Берәүнең кулы эшли,

Икенчнең теле эшли.

А) теркәгечле тезмә кушма җөмлә;

Б) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

Тестны  төгәлләгәч, укучылар бер-берсенең эшләрен алмаштыралар һәм билге куялар.

“5”ле – хатасы булмаган эшкә куела.

“4”ле – ике хаталы эшкә куела.

“3”ле – өчтән артык хаталы эшкә  куела

“2” ле –дүрт хаталы эшкә куела.

(Җаваплар:  1 – Б,  2 - А, 3=, 4 -А ,5  - А, 6 - А, 7 – Б)

IV. Йомгаклау.

-Бүгенге дәрестә сез үзегезгә нинди яңалык алдыгыз?

-Халык авыз иҗаты әсәрләрендә  тезмә кушма җөмләләр кулланылышын белдек. Аларны тексттан аеру буенча күнекмәләрне ныгыттык.

 Алдыгызда булган тест сораулары битен проекторда чыккан йөзне ясап куегыз. Әгәр сезгә бүгенге дәрес ошаган икән елмаю йөзе, ә ошамаган икән борчулы, кайгылы йөз ясагыз, һәм җавапларыгызны миңа күрсәтегез. 

Өй эше:сүз темасына  тезмә кушма җөмләле 6 мәкаль табып язарга, җөмләләрне тикшерергә.

               

                                                                                                                                                                                                                                                                                             

 

   

               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.8 класста татар теле дәресе.

Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.Максат: Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төз күнекмәләрен булдыру. Әдәп һәм әхлак тәрбиясе бирү, җавапл...

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау.

 тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу, практикада куллану.  2) иҗади фикерләү сәлатен үстерү.  3) туган җиргә олы хөрмәт, мәхәббәт хисләре, г...

Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

Дәреснең тибы- кабатлау. дәрес барышында яңа мәгълүмати технологияләр, сингапур структурасы киң кулланылды....

6 нчы сыйныфта "Кушма һәм тезмә саннар" темасы буенча туган тел дәресе

Татар теле дәресенә технологик карта6 нчы В сыйныфы...

Тезмә, кушма, парлы сүзләрне кабатлау

Әлеге презентация 5нче сыйныфларда  "Тезмә, парлы, кушма сүзләр" темасын  өйрәнгәндә кулланыла...