6 нчы сыйныфта "Кушма һәм тезмә саннар" темасы буенча туган тел дәресе
план-конспект урока (6 класс) на тему

Миннахметова Лилия

Татар теле дәресенә технологик карта

6 нчы В сыйныфы

                                                                                                                                       Татарстан Республикасы  Азнакай муниципаль районы

                                                                                                                                       Муниципаль белем бирү учреждениесе

                                                                                                                                      “Актүбә бистәсе икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

                                                                                                                                        беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                                                                         Миннәхмәтова Лилия Равил кызы                      

Тема

Кушма һәм тезмә саннар

Максат

    Белем бирү максаты – укучыларның  сан буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен искә төшерү, cаннарның ясалышы һәм язылышы турында гомуми төшенчә бирү; модельләштерергә ярдәм итү; саннарның ясалыш ягыннан төрләрен тану, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

    Фикер сәләтен үстерү максаты - укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

   Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗә

Ясалыш ягыннан сан төрләрен аера белү; кушма һәм тезмә сан төрләрен билгели , аера белү; аларны сөйләмдә куллана белү. «Саннарның ясалышы» моделен төзи алу.

Төп төшенчәләр

Кушма һәм тезмә сан

Предметара бәйләнеш

Татар әдәбияты

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, төркемләп эшләү

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

1. Татар теле , 6 нчы класс. Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина “Татар теле”, Казан “Мәгариф” нәшрияты,  2010

1. Презентация Power Point - “Сан”

2.Тест

3. Перфокарталар

4. Карточкалар

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру

Исәнләшү. Уңай психологик  халәт тудыру.

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

  1. Оештыру моменты.

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

- Исәнмесез, укучылар! Әйдәгез бер-беребезне сәламлик.

 - Укучылар, бүген безнең дәрескә кунаклар килгән. Алар бу сыйныфта нинди укучылар укый икән дип кызыксыналардыр, билгеле. Бер-бе­ребезгә яхшы кәеф, күңел күтәрен­келеге теләп, татар теле дәресен башлап җибәрик.

2.  Эшчәнлеккә мотивлаштыру.

 -Әйдәгез, үзебез турында сөйлик әле . Сез ничәнче сыйныфта укыйсыз?

  -Сез ничә яшьлек укучылар?     -Без укый торган мәктәп номеры?

     -Сез яңа гына әйткән сүзләр нинди сүз төркеменә карый?

     -Димәк, без дәрестә нинди темага сөйләшербез?

1нче Слайд

 Укучылар теләкләр тели:

− Яңа көн тынычлык алып килсен!

− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

− Әти-әниебезгә, дусларга  ягымлы булыйк!

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

Сорауларга җавап бирәләр:

-Без алтынчы сыйныфта укыйбыз.

-Миңа ... яшь. Мин ... елда туганмын.

-Без укый торган мәктәп икенче номерлы.

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру

Модель Фрейер-(альтернатив вариант)

Укытучы өчен максат сан  турында  элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә  искә төшерү мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: сан турында белгәннәрне искә төшерү, аңлата белү, тамыр саннарның ясалышын аңлата белү, таба белү.

 1 Үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерү.

    Укытучы:

      -Укучылар, саннар турында белгәннәрегезне тикшерик әле.

      2нче Слайд

     -Ясалыш ягыннан сүзләр нинди төрләргә бүленә? Ә саннар ясалыш буенча нинди төрләргә бүленә?

      3нче һәм 4нче Слайдлар

(    

     -Сезнең алдыгызда ак кәгазь битләре ята. Бу кәгазь битләрен аласыз,  икегә бөклисез,тагы икегә бөклибез һәм ачылмый торган почмагын тагын бөкләп куябыз. Кәгазь битен ачабыз,барлыкка килгән ромб эченә сан дип язып куябыз. Турыпочмакларны номерлап чыгабыз. Беренчесенә “кагыйдә”, икенчесенә “сорауларын”, өченчесенә  “тамыр саннар”, дүртенчесенә    ” мисаллар” дип язасыз. Һәр укучы үз номерындагы төшенчәне яза һәм сәгать йөреше буенча иптәшенә тапшыра. Моңа 2 минут вакыт бирелә. Соңыннан беренче номерлы укучы җавабын укый, калганнар тыңлый, хаталары булса төзәтәләр.Тагы сәгать йөреше буенча эш дәвам итә.1 минут вакыт бирелә.

       -Укучылар,  минем ... өстәлдәге ... номерлы укучының җавабын ишетәсем килә.

2. Өй эшен тикшерү.

140 нчы күнегүнең эшләнешен тикшерик әле, миңа тамыр саннарны табып әйтегез әле.

Укучылар җавап бирә:

Сан – предметның санын, исәбен белдерә торган сүз төркеме. Ул Ничә? Күпме? Никадәр? сорауларына җавап бирә. Мәсәлән, бер, унҗиде, егерме тугыз, йөз утыз биш, бер мең җиде йөз туксан сигез һ.б.

Ясалыш ягыннан сүзләр: тамыр, ясалма, кушма, тезмә, парлы була ала.

Саннар исә ясалыш буенча: тамыр, кушма, тезмә, парлы була ала.

Кәгазь битендә язылган 1нче шакмакка 1нче номерлы укучы гына җавап бирә, 2нчесенә бары 2нче номерлы укучы гына һ.б. Һәр укучы үз номерына туры килгән өлешне генә тутыра.

Укытучы әйткән номер гына җавап бирә. Җавап бирә алмаса партнерлары (я йөзгә-йөз, я җилкә партнерлары) ярдәм итә ала.

Балалар өй эшләрен тикшерәләр, тамыр саннарны әйтәләр.

ТБУУГ: сан, саннарның ясалышы буенча белемнәрне гомумиләштерү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, коллектив  фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен кую

Таймд Раунд Робин (сәгать йөреше буенча һәр укучы бер тапкыр җавап бирә)

Тим Чир-хәбәр итү (кул чәбәкләү)

Физминутка

ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР (лидер артыннан кабатла)

Укытучы өчен максат:

Сан, саннарның ясалышы буенча белемнәрне камилләштерү.

Укучылар өчен максат:

Тамыр, кушма һәм тезмә саннар буенча белемнәрне барлау, аларны истә калдыру.

1.  Яңа темага керү.

-Әйдәгез әле,тагын бер кат  ясалыш  ягыннан сан төрләрен атыйк әле. Без кайсы төрен өйрәндек? Алар ничек ясала?

5нче Слайд

-Кушма һәм тезмә саннар буенча һәр төркем проект әзерләргә тиеш иде. Тыңлап карыйк.

-Беренче төркемнән ... чыгыш ясый.

6нчы Слайд

-Димәк, без нәрсәне истә тотарга тиеш?

-Икенче төркемнән ... чыгыш ясый.

7нче Слайд

-Димәк, без нәрсәне истә калдырабыз?

-Әгәр тезмә саннар составына кушма саннар керсә, алар ничек языла?

2. Яңа теманы билгеләү.

-Димәк, бүген без нәрсәне өйрәнәбез?

-Дөрес,бу безнең бүгенге тема: Кушма һәм тезмә саннар.

8нче Слайд

-Ә без үз алдыбызга нинди максат куярга тиеш?

-Укучылар, бу тема буенча әлеге модельне ничек тутырыр идегез? Аны ясар өчен сез бирелгән сүзләрне охшашлыклары буенча дүрт төргә бүлергә тиеш. Беренче номерлы укучы ясалыш ягыннан төрләрен билгели, икенче номерлы укучы тамыр саннарны таба, өченче номерлы укучы кушма саннарны, дуртенче номерлы укучы тезмә саннарны таба. Төркемнәрдә эшлибез. Башта уйлыйсыз. Кычкырып төркемегезгә җавабыгызны әйтәсез. Һәрберегезгә  ярты минут вакыт бирелә.Сәгать йөреше буенча дәвам итәсез.

3. Проблемалы сорау кую.

-Укучылар, карагыз әле тактада “Саннарның ясалышы” дигән модель килеп чыкты, ләкин аның бер төре ачылмаган. ... кулында “?” ясалган кәгазь бите бар. Нәрсә булыр икән ул? Әлеге модельдә нәрсә җитми?

-Дөрес. Без аны язып куябыз. Ләкин мисаллар куйганчы, аны башта өйрәнергә кирәк. Ә без бу теманы киләсе дәрестә өйрәнәбез.

-Әйдәгез әле, ял итеп алыйк.

Ясалыш буенча саннар тамыр, кушма, тезмә, парлы булалар.

-Без тамыр саннарны өйрәндек. Тамыр саннар бер сүздән, тамырдан (кисәктән) торалар. Мәсәлән, бер, ун, биш, илле, туксан, йөз, мең һ.б.

Кушма саннар һәрвакыт кушылып языла.

Тезмә саннар һәрвакыт аерым языла.

Алар кушылып языла,  ләкин тезмә сан составына кергән башка саннардан аерым языла. Мәсәлән, ике мең унбиш, ун мең тугыз йөз унҗиде

- Без бүген саннарның ясалыш ягыннан кушма һәм тезмә төрләрен өйрәнәбез.Тактага һәм дәфтәрләргә теманы язып куялар.

-Безнең максатыбыз – кушма һәм тезмә саннарның язылышын истә калдыру, аларны аера һәм текстта таба белү.

Төркемләп эшләү. Һәр төркемгә саннарның ясалыш буенча төрләре язылган кәгазь битләре, мисаллар язылган  кәгазь битләре таратыла. Беренче номерлы укучы ясалыш ягыннан төрләрен билгели, икенче номерлы укучы тамыр саннарны таба, өченче номерлы укучы кушма саннарны, дуртенче номерлы укучы тезмә саннарны таба. Эшен тәмамлаган өстәл ике тапкыр кул чәбәкли. Бар өстәлләр дә тәмамлагач, өч тапкыр кул чәбәкләп куялар.

 Бер укучы модельне тактада эшли. Ул берәм-берәм “Саннарның ясалышы”, аның астына “тамыр”, “кушма”, “тезмә”  дип язылган, аларга мисаллар язылган кәгазь битләре куя һәм бер биттә “?” (сорау билгесе) ясалган. Ул аны кулында тотып тора.

Укучылар җавап бирә:

-Парлы сан дигән язу җитми.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

Уку мәсьәләсен чишү.

Яңа теманы ныгыту

Таймд Раунд Робин

Укытучы өчен максат:

саннарның ясалышы буенча төрләрен табарга өйрәтү

Укучылар өчен максат:

Тамыр, кушма һәм тезмә саннарны таба, аера белү.

1. Перфокарталар белән эшләү.

-Ә хәзер белемнәребезне ныгытыр өчен перфокарталар белән эшләп алабыз. 1нче номерлы укучы иптәшләренә перфокарталарны өләшеп чыга. Үз исемнәрегезне кәгазьнең уң як почмагына язып куегыз әле.

-Мин сезгә саннарга мисаллар укыйм, ә сез аларны кирәкле шакмакка “+” тамгасы белән билгеләп куясыз. Игътибар белән тыңлыйбыз.

Мисаллар: унҗиде, ике мең, илле, егерме ике, унтугыз, ун, йөз, унбиш, утыз тугыз, сиксән бер.

-Сәгать йөреше буенча перфокарталарны партнерларыгызга бирәсез

imageimage(1                      2                       3

imageimage                  4                           1).

-Ә хәзер экранга карап җавапларны тикшереп карыйк.

9нчы Слайд

2.Дәреслек буенча эшләү.

141нче күнегү.

-Күнегүдә бирелгән җөмләләрдән саннарны табып, аларны цифр белән язып куярга кирәк. Алдан бетергән төркем кул чаба.

-Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җавабын ишетәсем килә.

3. Тест.

10 – 13нче Слайдлар

-Ә хәзер тест сорауларына җавап биреп карыйк. Игътибар белән сорауны укыйсыз һәм дәфтәрегездә дөрес дип тапкан җавапны билгелисез. Билгеләрне мин, дәфтәрләрне җыеп алгач, җавапларыгызны тикшергәч куярмын.

4. Карточкалар белән эшләү.

-Өстәлдә сезгә дүртенче номерлы кәгазь  битләре бирелгән. Карточкадагы биремнәрне үзегезнең өлешегезне генә тутырып, сәгать йөреше буенча бер-бер артлы алышынып үтәргә  кирәк. Үз исемнәрегезне кәгазьнең уң як почмагына язып куегыз әле. Игътибар белән биремне укыйбыз һәм  үтибез. Һәрберегезгә 2 минут вакыт бирелә.Аннан соң партнерларыгыз белән карточкаларыгызны алышынасыз һәм күршегезнең карточкасында үз өлешегезне тутырасыз.

imageimage(1                      2                       3

imageimage                  4                           1).

-Минем ........ өстәлдәге ........ номерлы укучының җавабын ишетәсем килә.

Укучылар перфокарталарны алалар, уң як почмакка үз исемнәрен язып куялар.

Укытучы саннарга мисаллар укый, ә балалар кирәкле шакмакка “+” тамгасы белән билгеләп куя.

Укучылар бер-берсенең җавапларын тикшереп, билге куялар:

Хатасыз булса – “5”

1-3 хата булса – “4”

4-6 хата булса – “3”

7 һәм аннан да күбрәк хата булса – “2”

141нче күнегүне төркемләп эшлиләр. 1нче төркем – күнегүнең 1нче өлешен эшли, 2нче төркем – күнегүнең 2нче өлешен эшли.

Алдан бетергән төркем, кул чәбәкли.

Укучылар җавап бирәләр.

Укучылар алган белемнәрен тикшереп карыйлар.

2-3 укучының җавапларын тыңлау.

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү

Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия.

Укытучы өчен максат.

Дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат:

Үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

-Укучылар, без сезнең белән нинди теманы кабатладык? Саннарның ясалыш буенча ничә төре бар?

Тамыр саннар ничек ясала?

Кушма саннар ничек ясала?

Тезмә саннар ничек ясала?

-Бүген дәрестә без нинди эшләр башкардык?

Үзбәя бирү.

Билгеләрне куеп чыгабыз, хаталарын әйтеп чыгабыз.

Укучылар сорауларга җавап бирәләр.

Үз үзләренә бәя бирәләр.

Укытучы дәрестә эшләгән өчен билге куя, хаталарын аңлата.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Өй эше бирү.

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

-Алдагы слайдны карыйбыз, ..., ... дәфтәргә язып куегыз. Өйдә әлеге саннарны сүз ярдәмендә язып, 3-4 санны кертеп җөмләләр төзергә кирәк була.

-..., ...  сезгә иҗади эш -   “Минем гаилә” темасына проект әзерләп килергә.

Гаиләдә ничә кеше бар?

Бабама(дәү әтиемә) ... (ничә) яшь.

Әбиемә(дәү әниемә) ... (ничә) яшь.

Әтиемә ... (ничә) яшь.

Әниемә ... (ничә) яшь.

Абыема(апама) ... (ничә) яшь.

Энемә(сеңлемә) ... (ничә) яшь.

Үземә ... (ничә) яшь.

Өй эшләре индивидуаль якын килеп бирелә:

теманы үзләштерүдә күбрәк хата җибәргән укучыларга –

14нче Слайдтагы саннарны сүз белән язып, 3-4 санны кертеп җөмләләр төзеп  килергә.

Калган укучылар проект эше әзерләргә тиеш.

1 нче карточка

  1. Төшеп калган хәрефләрне куеп язарга.

Иң күп телләрне белүче кеше ─ 1914 нче елда Фран...иядә ту...ан Джордж Шмидт булган. Ул 19 телне я...шы белгән, тагын 12 телдә бер...з сө...ләшә алган.

  1. Текстта сан белән саналмышны табарга. ____________________________________________________ 
  2. Бирелгән саннарны ясалышлары буенча аерып, сүзләр белән язарга.

10, 158, 11, 56, 1975, 19, 78, 20, 16, 639, 100, 35, 154236 , 1715.

Тамыр сан________________________

Кушма сан______________________________________________________________________________

Тезмә сан ______________________________________________________________________________

_______________________________________________________________________________________

  1. Бирелгән саннарны цифр ярдәмендә язарга.

өч йөз унбиш,кырык дүрт, алты йөз алтмыш сигез, унтугыз,сигез мең җиде йөз илле тугыз

_____________________________________________________________________________________

2 нче карточка

  1. Төшеп калган хәрефләрне куеп язарга.

Галимнәр күзәтүе буен...а, фран...узлар иң тиз сө...ләүче ...алык: минутына 350 сүз. Алар артыннан японнар (310 сүз), ингли...ләр (220 сүз) килә. Полинезиялеләр иң а... сү..ле ─ минутына 50 сүз генә.

  1. Текстта сан белән саналмышны табарга. ___________________________________________________  

33, 628, 12, 1352, 3995, 13, 1015, 220, 169, 2300, 45, 2345696, 19, 514.

биш йөз унөч, туксан дүрт, сигез йөз алтмыш алты, унсигез, өч мең биш йөз илле  _____________________________________________________________________________________

3 нче карточка

  1. Төшеп калган хәрефләрне куеп язарга.

Җ...р шар...нда бер ярым миллиар... мөселм...н яши дип исәпләнә. Аларның саны уты... елдан соң ике ярым миллиар...ка җитәргә мөмкин.

  1. Текстта сан белән саналмышны табарга._____________________________________________________  

20, 798, 12, 1452, 4567, 13, 1114, 231, 1610, 1300, 68, 123876, 163, 312.

йөз утыз биш,кырык сигез, алты йөз  сигез, унҗиде, бер мең сигез йөз сиксән тугыз

____________________________________________________________________________________

4 нче карточка

  1. Төшеп калган хәрефләрне куеп язарга.

Бү…енге мөселман…арның 70 процен…ы ─ Азиядә, 28 процен…ы ─ Африкада, калган..ары Европада һәм Ам…рикада яши. Иң күп мөселман…ар Индонезиядә (107 мил…ион) …әм Пакистанда (120 мил…ион) яши.

60, 237, 12, 23, 6549, 13, 1112, 100, 164, 15250, 128, 346789, 18, 140.

өч йөз унике, егерме дүрт, йөз алтмыш сигез, унбер,сигез мең бер йөз илле тугыз

5 нче карточка

  1. Төшеп калган хәрефләрне куеп язарга.

Гавай телендә н...бары 12 генә ...әреф бар, ә иң кү... ...әреф ─ сингалез телендә. Ул алфа...ит 54 ...әрефтән тора.

70, 985, 12, 1718, 6513, 13, 1215, 23, 16, 156, 4504, 2045, 456233, 2314.

өч йөз ун, илле алты, алты мең сигез йөз бер, ундүрт, бер мең тугыз йөз илле өч

Перфокарта

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

Тамыр

Кушма

Тезмә

Скачать:

Предварительный просмотр:

 - Укучылар, бүген безнең дәрескә кунаклар килгән. Алар бу сыйныфта нинди укучылар укый икән дип кызыксыналардыр, билгеле. Бер-беребезгә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге теләп, татар теле дәресен башлап җибәрик.

(1        2        3

        4                        1).

Подписи к слайдам:

Слайд 1

САН

Слайд 2

Нинди сүз төркеме сан дип атала? Предметның санын,исәбен белдереп, күпме? никадәр? ничәнче? ничәшәр? ничәләп? ничәү? сорауларына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме сан дип атала.

Слайд 3

Ясалышлары ягыннан саннарның нинди төрләре бар?

Слайд 4

ЯСАЛЫШЫ ЯГЫННАН САННАР тамыр тезм ә кушма парлы

Слайд 5

Тамыр саннар ничек ясала? Тамыр саннар бер кисәктән (сүздән) тора. Мәсәлән: бер, ун, егерме, йөз, мең, туксан, җитмеш һ.б.

Слайд 6

Кушма саннар Кушма саннар ике кисәктән (тамырдан) тора, кушылып языла. Мәсәлән: ун бер, унөч, унбиш, унтугыз, унике, унҗиде һ.б.

Слайд 7

Тезмә саннар Тезмә саннар ике яки берничә кисәктән (тамырдан) тезелеп, аерым языла. Мәсәлән: утыз бер, кырык өч, йөз егерме дүрт, өч йөз биш, бер мең сигез йөз унике һ.б.

Слайд 8

Кушма һәм тезмә саннар

Слайд 9

Белемнәрне тикшерик әле! 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Тамыр + + + Кушма + + + Тезмә + + + +

Слайд 10

Тест 1. Габдулла Тукай бер мең сигез йөз сиксән сигезенче елда Кушлавыч авылында туа. Бу җөмләдә хата бармы, булса нинди хата бар? а) 1889 ә) 1888 б) 1886 в) 1868

Слайд 11

2. Дөрес җавапны табыгыз . а) Сан – ул предметны һәм санаганда аның тәртибен күрсәтүче мөстәкыйл ь сүз төркеме. ә) Сан – ул предметның санын, исәбен белдерә торган мөстәкыйл ь сүз төркеме. б) Сан – ул предметның санын, исәбен, санаганда предметларның тәртибен белдерә торган ярдәмче сүз төркеме. в) Сан – ул предметның билгесен белдерә торган мөстәкыйл ь сүз төркеме.

Слайд 12

3. Хаталы юлны күрсәтегез . а) кырык сигез, егерме өч, илле биш; ә) унбиш, унҗиде, унбер; б) дүртйөз, ун тугыз, бермең ун ике; в) утыз алты, сиксән җиде, йөз унбер. 4. Кушма саннар гына язылган юлны табыгыз . а) биш, унбиш, илле, биш йөз; ә) җиде, ун җиде, җитмеш, җиде йөз; б) алты, уналты, алтмыш, алты йөз; в) унөч, унсигез, унбиш, унтугыз.

Слайд 13

5. Тезмә саннар гына язылган юлны табыгыз . а) кырык сигез, егерме өч, илле биш; ә) унбиш, унҗиде, унбер; б) дүрт, йөз, унтугыз, бер мең унике; в) утыз алты, сиксән, унбер. 6. Дөрес булмаган җавапны табыгыз . а) биш, унбиш, илле – тамыр саннар; ә) сиксән җиде, җитмеш өч – тезмә саннар; б) бер-ике, ун-унбиш, алты-җиде – парлы саннар; в) унөч, унсигез, унбиш – кушма саннар.

Слайд 14

2015 – ике мең унбиш 66 – алтмыш алты 442 – дүрт йөз кырык ике 7895 – җиде мең сигез йөз туксан биш 19 – унтугыз 14 – ундүрт 12 – унике

Слайд 15

АФӘРИН!

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тезмә әсәр эчтәлеген ачу буенча осталык дәресе

Тезмә әсәр эчтәлеген ачу буенча                               осталык дәресе       ...

4 нче сыйныф (татар телен аралашу чарасы буларак өйрәнүче) укучылар өчен "Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча туган тел дәресе.

quot;Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча төзелгән дәреснең максатлары булып, сыйфатның артыклык дәрәҗәсе турында яңа мәгълүмат алу; яңа лексиканы сөйләмдә урынлы куллана ...

7нче сыйныфта туган тел дәресе. "Хәбәрлекле мөнәсәбәт"

7нче сыйныфта туган телдән дәрес планы. Тема: Хәбәрлекле мөнәсәбәт....

6 нчы сыйныфта "Уллар" хикәясе буенча татар теле дәресе

quot;Уллар"хикәясе буенча татар теле дәресе рус төркеме өчен...

“Туган җирем тургай булып Сыйган күңел читлегенә” (М. Галиевнең “Нигез” әсәре буенча 7 нче класста сыйныфтан тыш уку дәресе)

Якташ язучыбыз М. Галиевнең  "Нигез" әсәре туган туфрак кодрәтенең көче турында. Әсәрдә Алтын Болак авылы кешеләренең тормыш-яшәеше хакында языла. Әсәрдә Өянке образы метафора булып кил...

Туган тел дәресе 2 класс

2 нче сыйныфта  үткәрелгән Туган тел дәресе эшкәртмәсе...