план-разработка урока в 5 классе "Супермалай" по Сингапурской структуре обучения (по учебнику Хайдаровой Р.З.)
план-конспект урока (5 класс) по теме

Хабибрахманова Люция Мугаллимовна

Урок разработан по Сингапурской структуре обучения. Использованы 7 приемов по Сингапурской системе. Участвуют 4 команды по 4 ученика.У каждой команды есть капитан и девиз.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Сыйныф: 5 , рус төркеме                                     Үткәрү вакыты:

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова (рус телендә сөйләшүче балалар өчен), 72 бит

Тема: “Супермалай” хикәясе буенча эш.

Максат: “Татарстан Республикасында укыту сыйфатын камилләштерү” проектының структураларын кулланып, Супермалайга характеристика бирә алуларына ирешү; нишли? нишләми? нинди? ул кем? сорауларына җавап бирү; Супермалай эшли алган һәм эшли алмаган эшләрне җөмләләр төзеп  әйтергә өйрәнү; тыңлап аңлау дәрәҗәләрен тикшерү, монологик сөйләмгә чыгу.

Җиһазлау. Интерактив такта, Сингапур структурасы буенча эшләнгән “Конэрс”, “Фрейер” моделенең, “Зум ин” структураларының тактага эленер өчен зурайтылган моделе, өстәлләрдә (дүрт укучы ике партага утыра) төрле (каршы, җилкә яклап) партнерлар өчен сайлап алырга әзер җаваплар: Нишли? Нишләми? Нинди? Ул кем? сорауларына, шушы сыйныф укучыларының төрле эш вакытында төшерелгән фотосурәтләрдән презентация “Супермалай-ул мин”, сүзлекләр.

Дәрес барышы:

1.Дәресне оештыру.

а)Исәнләшү:укытучы-укучылар:

-Исәнмесез, балалар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле көн, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

Тукай телен-татар телен

Өйрәнергә дип килдек.

Бер-берсенә карашып (шигырь формасында):

-Саумы, кояш, саумы көн?

Дусларым, хәерле көн!

Телим сезгә сәламәтлек,

Бәхет һәм яшәү дәртен.

Уе изге баласына

Булышыр табигать тә.

Эшкә тотыныйк, дусларым,

Хуш, хәерле сәгатьтә.

б)Дежур укучы белән әңгәмә:

-Бүген сыйныфта кем дежур?

-Дежур укучы буларак син нишләдең?

-Бүген ничәнче число, атнаның нинди көне, елның нинди фасылы?

-Язгы көн нинди була?

2. Аудирование. “Супермалай” текстын диктор укый.

3.“Конэрс”  Сингапур структурасын куллану. Тактага 4 урынга “Нишли?”, “Нишләми?”, “Нинди”, “Ул кем?” сораулары эленә. Һәр командадан 1 номерда утырган укучылар “Нишли?”,  №2- “Нишләми?”, №3-“Нинди?”, №4 “Ул кем?” сорауларына җавап булган сүзтезмәләрне өстәлдән табып алып үз почмакларына басалар. Һәр укучы “Супермалай” тексты буенча үз соравына туры килгән сүзтезмәләрне укый һәм тәрҗемә итә.

4.”Зум ин”. “Супермалай нәрсәләр эшли ала?” дигән сорауга җавап бирү.Сыйныф укучылары төрле хезмәт башкару вакытында төшерелгән фоторәсемнәрне экраннан карау һәм сорауны кабатлау. Сүзтезмәләр өстәлә: Супермалай- Тукай иҗатын өйрәнә, татар халкының гореф-гадәтләре белән кызыксына, олыларга хөрмәт күрсәтә, ветеран укытучыларны бөйрәмнәргә чакыра, табигатьне саклый, урманнарны чистарта һ.б.

5.Модель “Микс-фриз-груп”.Физкультминут.Катнашучылар музыка астында бер өстәлдән икенче өстәлгә аралашып йөриләр. Музыка астында башта бер төркемнең лидеры “Җил исә” физкультминутын үткәрә, башкалар хәрәкәтләрне ясый. Музыка туктагач, икенче төркемнең лидеры “Ишкәкче” физкультминутын үткәрә.

6.Модель “Фрейер”. Команда әгъзалары А4 битен дүрткә бүләләр. Уртага капитан “Супермалай” дип яза, 1,2,3,4 номерлы партнерлар һәрберсе үзләренең сорауларына җавап язалар: Нишли? Нишләми? Нинди? Ул кем? һәм бер-берсенә тапшыралар.

7.”Раунд робин”. Структурасының “Подумай-запиши-обсуди в команде”--“Финк-райт-раунд робин”. Өстәлдә һәр команда өчен яшел төстә икегә бүленгән эш турында мәкальләр. Башы бар-ахырын тап.:

Аз сөйлә-күп эшлә.

Эше барның-ашы бар.

Агач -җимеше белән, кеше- эше белән.

Башланган эш-беткән эш.

Тырышкан табар- ташка кадак кагар.

Ялкауга көн дә бәйрәм.

Эше юкның-ашы юк.

Эш сөйгәнне-ил сөйгән.

Эшсез гомер-утсыз күмер.

Уку кешене күзле итә.

Һәр яңа структура экраннан күрсәтелеп бара.Укытучы нәтиҗә ясый. Һәр төркем әзер булгач, “Тим чир”девизын кулларын бергә куеп әйтәләр.

8. Супермалай турында сөйләү (теләк буенча).

Өй эше: “Мин нәрсәләр эшли алам” дигән сорауга җавап бирү.

Билгеләр кую. Дәресне йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка урока английского языка по теме"What is the family?" в 6 классе по УМК Биболетова с применением отдельных структур Сингапурского метода обучения, Шаймарданова Гульшат Ришатовна, учитель английского языка

Методическая разработка урока английского языка по теме"What is the family?" в 6 классе по УМК Биболетова с применением отдельных структур Сингапурского метода обучения, Шаймарданова Гульшат Ришатовна...

Урок по теме: «Правописание наречий» в 7 классе (повторение изученного с применением сингапурских структур обучения)

повторить правила, связанные с правописанием наречий, и их алгоритмы проверить прочность усвоения темы; «обозреть» наречие «панорамно» и показать  его место и назначение в современном русск...

Урок по теме: «Правописание наречий» в 7 классе (повторение изученного с применением сингапурских структур обучения)

повторить правила, связанные с правописанием наречий, и их алгоритмы проверить прочность усвоения темы; «обозреть» наречие «панорамно» и показать  его место и назначение в современном русск...

Урок чувашской литературы в 6 классе с использованием Сингапурских структур обучения (ФГОС)

А.Воробьевăн «Çурхи хирте» тата «Çăкăр» сăввинчи илемлĕх мелĕсем....

План – конспект урока математики с использованием сингапурских структур обучения

План – конспект урока математикис использованием сингапурских структур обучения...

Сингапурские структуры обучения (постеры)

Сингапурские структуры обучения (постеры)...

мастер-класс "Применение сингапурских структур обучения "

Применение сингапурских структур обучения в решении проблемных ситуаций на уроках биологии в условиях ФГОС...