Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез
олимпиадные задания (11 класс) на тему

Садриева Алия Габдулловна

10-11 сыйныф укучыларына республикакүләм  татар теле олимпиадасына әзерләнү өчен тестлар

Скачать:


Предварительный просмотр:

10-11 сыйныф укучыларына республикакүләм  татар теле олимпиадасына әзерләнү өчен тестлар

1. Кайсы төркемдәге сүздә хата бар?

А) тәкъдим, җәмгыять, галәмәт

Б) игълан, шөгыль, юньле

В) игьтибар, вәкаләт, мөгаллим

Г) мөрәҗәгать, кодрәт, канәгать

Д) мөстәкыйль, гыйлем, табигать

Е) мәгълүм, мәнфәгать, канәфер

2. Кайсы төркемдәге сүздә хата бар?

А) мөхәррир, халык, һәйкәл

Б) хуҗалык, әһәмият, нөсхә

В) хакимият, һөнәр, никах

Г) хәрәкәт, җөмһүрият, ихтирам

Д) ахирәт, хөкүмәт, җәхәт

Е) һәят, җиһаз, холык

3. Кайсы төркемдәге сүздә яисә сүзләрдә ъ билгесе языла?

А) дәр...я, интерв...ю

Б) гам...сез, бәгыр...

В) ик...тисад, тәк...сир

Г) вәзгыят..., тә...сир

Д) мәс...әлә, фел...етон

Е) мең...яфрак, өч...яклы

4. Кайсы төркемдәге сүздә яисә сүзләрдә ь хәрефе языла?

А) яш...тәш, ниһаят...

Б) әт...кәй, бад...ян

В) мик...дар, ун...еллык

Г) вәг....дә, ар..як

Д) ниг...мәт, шиг...рият

Е) ад...ютант, шәфәк...

5. Кайсы сүздә җ хәрефе языла?

А) ко...ан

Б) ы...гыру

В) ....улау

Г) тира....

Д) мы...гу

Е) мә....бүр

6. Кайсы сүздә ж хәрефе языла?

А) а...аган

Б) вө.....дан

В) хан...а

Г)шә...әрә

Д) мәр...ән

Е) мөһа....ир

7. Кайсы сүздә һ хәрефе языла?

А) ....өкем

Б) мәсли...әт

В) рә...имле

Г) ....орафат

Д) ....аләт

Е) фә...ем

8. Кайсы сүздә х хәрефе языла?

А) мә...кәмә

Б) җәү...әр

В) шөб...ә

Г) ша...задә

Д) ә...ел

Е) пә....леван

9. Кайсы төркемдә төшеп калган хәрефләр урынына ь генә языла?

1) шөгыл…, тәүфыйк…, вал…с

2)шәл…яулык, бандерол…, тәк…ва

3) төн…як, асфал…т, хәвеф…-хәтәр

4) шәфкат…сезлек, зәгыйф…, җөр…әтләнү

10. Күп...яклы сүзе ничек языла?

А) ъ билгесе белән

Б) ь билгесе белән

В) өстәмә хәрефсез

11. Бер...ара сүзе ничек языла?

А) ъ билгесе белән

Б) ь билгесе белән

В) өстәмә хәрефсез

12. Кайсы сүздә яңгырау аваз саңгыраулаша?

1) иҗтимагый

2) унбер

3) борынгы

4) дәрәҗәле

13. Кайсы төркемдә сүзләрдәге күпнокталар урынында бер үк аваз әйтелә?

1) …акыт, з…онок, ад…окат, дә…ам

2) нә…ел, нәүми…, компо…итор, зарар…ыз

3) та…ышланмагыз, …акчыл, дә…, сә…дә

4) кита…, …измән, шыр…ы, җәяүлә…

14. Кайсы рәттә барлык төшеп калган хәрефләр урынына бер үк аваз кайсы рәттә әйтелә?

1) сәяси тот…ын, берту…таусыз сөйләү, гашый… булу

2) и…тимагый фикер, …аваплы эш, га..әпләнеп калу

3) мәҗүси халы…лар, лае… булу, һәвәс…әр җырчы

4) җа…ил булу, на…акка рәнҗетү. …акыйкый әгъза

15. Кайсы төркемдә төшеп калган хәрефләр бер үк авазны белдерәләр?

1) …үңелле очрашу, сәнгать …ичәсе, төнья… полюс

2) зәвык…ы…  кием, …аңгырау аваз, лакму… кәгазе

3) бә..етсез адәм, …аталы язма, яраткан …өнәр

4) тә…дим итү, җа…аплы вазифа, бердәнбер нөс..ә

16. Кайсы төркемдә төшеп калган хәрефләр урынына ь генә языла?

1) шөгыл…, тәүфыйк…, вал…с

2)шәл…яулык, бандерол…, тәк…ва

3) төн…як, асфал…т, хәвеф…-хәтәр

4) шәфкат…сезлек, зәгыйф…, җөр…әтләнү

17. Кайсы төркемдә басымы соңгы иҗеккә төшмәгән сүз бар?

1) икенче, укытучы, ашадык

2) дустым, кояштай, килделәр

3) кайт, кунак, китап

4) язгач, диктант, бишле

18. Кайсы сүздә аваз һәм хәреф саны тәңгәл килә?

1) канәгать

2) юаныч

3) зәгыйфьләнү

4) кулъяулык

19. Басымның урынына бәйле рәвештә мәгънәсе үзгәрә торган сүзне табыгыз.

1) җырлама

2) карама

3) ашказаны

4) савыт-саба

20. Кайсы төркемдә сүзләр әлифба тәртибендә тәкъдим ителгәннәр?

1) абый, дустым, елак, җитте, йолдыз, кәбестә, килделәр, олы

2) абый, дустым, килделәр, кәбестә, елак, йолдыз, җитте, олы

3) абый, дустым, елак, килделәр, кәбестә, йолдыз, олы, җитте

4) абый, җитте, йолдыз, елак, кәбестә, килделәр, олы, дустым

21. Кайсы төркемдә күпнокталар урынына һәр очракта да ъ билгесе языла?

1) ад…ютант, пак…, тәк…дим, низаг…

2) кул…язма, иг…тибарсыз, дәг…валы, вәг…дәсез

3) күп…яклы, иг…лан, зәг…фран, дик…кат…

4) көн…озын, куш…аяклап, ел…язма, гыйс…янчы

22. Кайсы сүздә хәреф һәм аваз саны тәңгәл килә?

1) дәгъва

2) инсаният

3) канәгать

4) алъяпкыч

23. Кадер сүзенең беренче авазына кайсы характеристика туры килә?

1) шаулы, йомык, саңгырау, кече тел авазы

2) шаулы, йомык, саңгырау, тел арты авазы

3) шаулы, өрелмәле, саңгырау, кече тел авазы

4) шаулы, йомык, яңгырау, тел арты авазы

24. Кайсы сүздә йоткылык авазы әйтелә?

1) маэмай

2) тәнкыйть

3) шаһит

4) шөбһә

25. Кайсы сүздә  басым өченче иҗеккә төшә?

1) кайтмадыгыз

2) туганнарча

3) каршылагыз

4) үзенчәлекле

26. Күтәрелмә дифтонгы булган сүзне табыгыз.

1) сулагай

2) юатырга

3) өйдәш

4) дәүләт

27. Һәрвакыт үзләре бәйләнгән сүздән соң гына килә торган кисәкчәләр төркемен табыгыз.

1) да, түгел, -тыр, -чы, ук

2) иң, та, хәтта, әллә, - дыр

3) әле, инде, соң, -мыни, лә

4) үтә, -чы, лабаса, әллә, ук

28. Ассимиляция кичергән сүзне табыгыз.

1) айлапкыч

2) күренгән

3) табагач

4) сеңелем

29. Бирелгән сүзләрдә ничә тартык хәрефе языла?

А

Бер хәреф

Б

Ике хәреф

  1. гру....а (п — пп)
  2. о...онент (п — пп)
  3. апе....яция (л — лл)
  4. криста... (л — лл)
  5. нове...а (л — лл)
  6. пара...ель (л —лл)
  7. коло....а (н — нн)
  8. со...ет (н — нн)
  9. ка....икатура (р — рр)
  10. те...аса (р — рр)
  11. ко....идор (р — рр)
  12. ко...еспондент (р — рр)
  13. и....унитет (м — мм)
  14. и...играция (м — мм)
  15. програ...а(м — мм)
  16. се...ия (с — сс)
  17. прогре...(с — сс)
  18. бизне...мен (с — сс)
  19. пре...а (с — сс)
  20. про...ессор ( ф — фф)
  21.  су...икс (ф — фф)

30. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзне табыгыз.

А) киңәшче

Б) хөрмәтле

В) шәһәрләр

Г) хәер-фатиха

Д) туганнар

Е) әйткәнебезчә

31. Хаталы сүз булган рәтне табыгыз.

А) шомырт, кырыгынчы, башлангыч

Б) өтерге, сеңлем, соңгы

В) дөреслек, керем, кысыңкы

Г) көндез, күңелдәгесен, борылыш

Д) төзелеш, арыганлык, беренчеләр

Е) әкрен, кызыксынып, борынгы

32. Хаталы сүзне табыгыз.

А) саңгырау

Б) иренләшү

В) тупланма

Г) коңгырт

Д) яңак

Е) мангай

33. Хаталы сүзне табыгыз.

А) яңгырау

Б) сузынкы

В) яңарыш

Г) иртәнге

Д) соңга

Е) кабарынкы

34. Очрашу  сүзе кайсы орфографик принцип нигезендә язылган?

А) фонетик

Б) морфологик

В) график

Г) тарихи-традицион

35. Төшенке сүзе кайсы орфографик принцип нигезендә язылган?

А) фонетик

Б) морфологик

В) график

Г) тарихи-традицион

36. Галәмәт сүзе кайсы орфографик принцип нигезендә язылган?

А) фонетик

Б) морфологик

В) график

Г) тарихи-традицион

37. Фонетик принцип нигезендә язылган сүзләрдән торган рәтне сайлап алыгыз.

А) дуслык,  бала

Б) малай,  повесть

В) башкала, шигырь

Г) дәва, тәэсир

Д) язучы, көнбагыш

38. Морфологик принцип нигезендә язылган сүзләрдән торган рәтне сайлап алыгыз.

А) өянке, табигать

Б) кәләпүш, хатирә

В) мөнәсәбәт, композитор

Г) максат, күңел

Д) бөтенләй, сүзчән

39. График принцип нигезендә язылган сүзләрдән торган рәтне сайлап алыгыз.

А) садә, сурәт

Б) дәфтәрләр, кием-салым

В) пижама, традиция

Г) галиҗәнап, диңгез

Д) исәнлек, филармония

40. Кайсы төркемдәге сүздә хата бар?

А) хезмәттәш, берәттән, оттырыш

Б) төгәллек, кулланма, юллама

В) котчыккыч, элеккеге, шаккаткыч

Г) хиссез, ассызыклау, намуссызлык

41. Кайсы төркемдәге сүздә хата бар?

А) семинар, контроль

Б) хобби, директор

В) принтер, викторина

Г) ди-джей, аукцион

Д) фойе, перпендикуляр

Е) брюнет, тавтология

Ж) презентация, экскурсия

З) президент, империя


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән яңа формада дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү

     Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятны нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: бу фәннәрне тирәнтен өйрәнү – милләт бу...

9 сыйныфта рус төркемнәрендә татар теленнән ГИА га әзерләнү өчен тест

9 сыйныфта рус төркемнәрендә  татар теленнән ГИА га әзерләнү  өчен тест...

Татар теленнән БРИга әзерләнәбез

11 нче сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен БРИ биремнәре...

Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез

Лексикологияне кабатлау өчен  тестлар...

XI сыйныфта татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыруга әзерләнү (татар мәктәпләре өчен)

11 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән имтихан тапшыру өчен күрсәтмә вариант буларак тәкъдим итәм. Шулай ук имтихан тапшыручы укытучыларга да файдасы тияр дип уйлыйм....

Татар теле һәм әдәбият фәненнән сәләтле укучыларны олимпиадага әзерләү буенча «юл картасы»

                          мәктәптә сәләтле балалар белән эшләү системасын формалаштыру...

Рус төркемендә укучы балалар белән татар теленнән олимпиадага әзерләнү

Рус төркемендә укучы балалар татар теленнән олимпиада эшләрен чишкәндә  төрле типтагы биремнәр белән очраша. Әлбәттә, һәр укытучы үз укучысы...