9 сыйныфта рус төркемнәрендә татар теленнән ГИА га әзерләнү өчен тест
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

Маланина Гөлназ Мансур кызы

9 сыйныфта рус төркемнәрендә  татар теленнән ГИА га әзерләнү  өчен тест

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 9_nchy_variant_gia.doc70 КБ

Предварительный просмотр:

  1. нчы вариант

1 нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений А1 – А11 соответствуют содержанию текста (1- туры килә), какие не соответствуют (2-туры килми), и чем в тексте не сказано (3-текстта әйтелми..)

          Син - табигать баласы. Табигать – синең әйләнә0тирәң ул. Кояш, болыт, су, ком, таш, хайваннар һәм үсемлекләр – барысы бергә табигать дип атала. Кеше үзенә кирәк әйберне табигатьтән ала. иген, яшелчә һәм җиләк-җимешләр үстерә, терлек үрчетә.

         Җир астыннан казылма байлыклар чыгаралар. Елга һәм күлләрдән балык тоталар. Урман-кырлардан гөмбә һәм җиләк җыялар.

        Табигать бай, ләкин аны сакларга кирәк. Кешеләр киләчәк турында кайгыртырга тиешләр. Җир шарында барлык кешеләр дә гасырлар буе уртак бер максат белән яшиләр: ул табигатьне саклау!

        Каызганычка каршы, бүген кешелек зур куркыныч астында тора. Табигать төрле зарарлы радиоактив матдәләр белән агулана, суларыбыз пычрана, үсемлекләр, җәнлекләр саны кими. Табигатьне пычрату – гасыр чире ул. Табигатьне пычратучыларга каршы көрәшү – һәркемнең изге бурычы. _______________________________________________________________________________

А1.  Без урман-кырлардан гөмбә һәм җиләк җыябыз..

1) туры килә                      2) туры килми                      3) текстта әйтелми

А2.   Бәйрәмне үткәрү өчен сайлаган урын мәйдан дип атала.

1) туры килә                      2) туры килми                      3) текстта әйтелми

А3.   Безнең максатыбыз – табигатьне саклау!

1) туры килә                      2) туры килми                      3) текстта әйтелми

А4. Кешеләр табигатьне саклау максаты белән яшәмиләр.

1) туры килә                      2) туры килми                      3) текстта әйтелми

А5. Табигать безне туендыра, киендерә.

1) туры килә                      2) туры килми                      3) текстта әйтелми

А6.  Безнең табигатебез бик ярлы.

1) туры килә                      2) туры килми                      3) текстта әйтелми

А7.  Табигатьне пычратучыларга каршы көрәшергә кирәк.

1) туры килә                      2) туры килми                      3) текстта әйтелми

А8. Җир астындагы казылма байлыклар чыгаруны туктаттылар.

1) туры килә                      2) туры килми                      3) текстта әйтелми

А9. Бу үсемлекләр һәм җәнлекләр Кызыл китапка кертелгән.

1) туры килә                      2) туры килми                      3) текстта әйтелми

А10.  Без табигатьтән ничек телибез, шулай файдалана алабыз.

1) туры килә                      2) туры килми                      3) текстта әйтелми

А11.   Урмандагы чүп-чарлардан янгын чыгарга мөмкин.

1) туры килә                      2) туры килми                      3) текстта әйтелми

В1.

Прочитайте тексты и установите соответствие между заголовками 1-6 и текстами А-Д. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок.

  1. Исемнәре мәңгелек
  2. Музейларга бай республика
  3. Халкыбызның күңел бизәкләре
  4. Музейлар – мәгълүмат чыганагы
  5. Татарсанның иң дәрәҗәле музее
  6. Музейга экскурсия
  7. Музейларда ил тарихы

А.          Кешеләр төрле илләргә, шәһәрләргә туристик сәфәрләргә йөриләр. Аларны истәлекле урыннар, музейлар кызыксындыра. Музейда шул ил турында бик күп мәгълүмат алып була. Кешеләр бигрәк тә тарихи музейларга еш йөри. Андый музейларда илнең үткәне, бүгенгесе турында тарихи байлык тупланган. Республикабызга килгән кунаклар Татарстанның Милли музееннан бик күп кирәкле мәгълүмат алалар.

Ә.          Татарстан Республикасы  музейларга бик бай. Татарстанның тарихы белән кызыксынучылар, гомумән, белемнәрен баетырга теләүчеләр музейларда үзләренә кирәкле мәгълүматлар таба алалар. Музейларда тупланган экспонатлар татар халкының тарихы, мәдәнияте, көнкүреше,гореф-гадәтләре буенча әһәмиятле чыганак булып тора. Шуның өчен алар халыкта зур кызыксындыру тудыра.

Б.         Карл Маркс урамындагы музей 1959 нчы елда ачылган. Бу – Сынлы сәнгать  музее. Музейдагы татар халык иҗаты залы зур яшел тартманы хәтерләтә. Андагы затлы муенса-беләзекләр, кыйммәтле ташлар... Энҗе  һәм сәйлән калфаклар, көмеш чулпылар, берничә төрле күннән эшләнгән читекләр халыкның үткәнен, бүгенгесен, гореф-гадәтләрен чагылдыра. Куелган һәр экспонат зур осталык белән эшләнгән. Шуның өчен алар халыкта зур кызыксындыру тудыра.

В.        Республикабызда иң әһәмиятле һәм иң зур музей – Татарстанның Милли музее. Музей бүлекләрендә республикабызның тарихы, табигате, авыл хуҗалыгы, сәнгате, әдәбияте турында бик күп мәгълүмат тупланган. Музей чит илләрдә үткәрелә торган күргәзмәләрдә дә актив катнаша. Хәзерге вакытта музейда 700 меңнән артык экспонат саклана.

Г.     Казан шәһәре дә музейларга бик бай. Күренекле шәхесләребезнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган музейлар да бар. Мәсәлән, Г, Тукай, Ш.Камал, С.Сәйдәшев, М.Җәлил музейлары. Бу музейларда аларның шәхси көнкүреш әйберләре, кулъязмалары саклана. Бу экспонатлар халыкта зур кызыксындыру тудыра. Мондый музейларга бигрәк тә укучылар еш йөри. Чит ил кунакларында да  алар зур кызыксыну уяталар.

Д.         Музейларад дөньяны танып белергә ярдәм итә торган хәзинә туплана. Һәр илнең үз тарихы, үз йөзе бар. Музейларда тупланган экспонатлар халыкның тарихын, мәдәниятен, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдыраторган әһәмиятле чыганак булып тора. Йөзләрчә ел дәвамында җыелган байлыкны музей хезмәткәрләре кадерләп саклый һәм киләчәк буынга тапшыра. Музейларга йөрү кешене рухи яктан баета.

Текстлар

А

Ә

Б

В

Г

Д

Исемнәр

2 нче бүлек

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В2-В7 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В2.

   Минем фикерем шундый: без татар  ___________________ яхшы белергә тиеш.

ТЕЛ

В3.

   Кеше күп телләр белсә,  _______________________ белән сөйләшү дә күңелле.

УЛ

В4.

   Ана телеңне хөрмәт итү, ул телдә яхшы сөйләшү – тәрбиялелек _______________________ .

БИЛГЕ

В5.

   “Телләр  ___________________ , илләр гизгән”, - дип әйтә халык.

БЕЛЕРГӘ

В6.

 Татар телен яхшы белсәң дә,  бу  ____________________ җавап бирү җиңел түгел.

СОРАУ

В7.

  Без, иң беренче чиратта, ______________________  ана телендә сөйләшергә тиеш. .

ГАИЛӘ

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В8 – В3 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В8.

   Мондый егетләргә, әлбәттә, оялчан,  _________________  кызлар ошый.

АКЫЛ

В9.

   Кызларның тупас сүзләр әйтүе - _________________________  билгесе.

         ӘДӘП

В10.

 _________________________ күрә һәм саклый белү кешедән зәвык һәм көч таләп итә.

МАТУР

В11.

  Кайбер кызлар белән,  ________________________ киенмәсәләр дә, аралашу бик рәхәт.

МОДА

В12.

     Минем фикеремчә, әдәпле кешеләр түгел, ә тупас,  ______________________ кешеләр оялырга тиеш.

       ТӘРБИЯ

В13.

    Мин усал, тәртипсез, _______________________ кешеләр белән аралашырга яратмыйм.

НАМУС

С2.  Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

  1.   Спросите у друга (подруги), какие предметы ему нравятся, а какие не нравятся.

  1.  Посоветуйте другу (подруге) уступать место в транспорте старшим.

  1. Как скажете о том, что грубость и невоспитанность не украшают людей.

  1.  Предложите другу (подруге) вместе сходить на дискотеку в субботу.

  Доложите классному руководителю об окончании уборки в кл


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча 5 нче сыйныфның рус төркемнәрендә татар теленнән контроль эшләр

Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча 5 нче сыйныфның рус төркемнәрендә татар теленнән контроль эшләр...

ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЙОМГАКЛАУ АТТЕСТАЦИЯСЕНӘ ӘЗЕРЛӘНҮ МАТЕРИАЛЫ

МАТЕРИАЛ ДЛЯ ПОДГОТОВКИ К ИТОГОВОЙ АТТЕСТАЦИИ ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ ДЛЯ УЧАЩИХСЯ   9 КЛАССАХ...

Чыгыш. "Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану"

Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану...

8нче сыйныфларның татар төркемнәрендә татар әдәбиятыннан арадаш аттестация өчен контроль тестлар

8 нче сыйныфларның татар төркемнәрендә  татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты.1. Кем ул Габдулла Тукай?А. РәссамӘ.ШагыйрьБ. ҖырчыВ. Гармунчы2. “Беренче театр”дагы Хәмзә бай:А. Иске фикерлеӘ.Фик...

Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләренә презентацияләр

Цикл презентаций по татарскому языку для русскоязычных учащихся, помогут в игровой форме изучить материал. На уроках идёт сравнение с русским языком....

Татар теленнән БРТ на әзерләнү өчен изложение тексты - аудиоязма

Татар теленнән БРТ на әзерләнү өчен изложение тексты - аудиоязма...