Чыгыш. "Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану"
материал на тему

Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konferentsiyad_chygysh.doc55 КБ

Предварительный просмотр:

Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану.

           Мәктәпләрдә башка милләт укучыларының татар телен өйрәнү сәләтен үстерү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Моның өчен тиешле шартлар булдыру – укытучының мөһим бурычы. Укучыларның татар телен тирәнтен үзләштерүе өчен, укытучыларга рус балаларында да телгә кызыксыну уятырга, сөйләм телен шомартыр өчен, дәресләрне кызыклы итеп үткәрергә, төрле алымнар кулланып эшләргә кирәк.

           Балаларның үтелгән темаларны, өйрәнелгән материалны үзләштереп баруларына ирешү, татар теленә генә хас булган авазларны дөрес кулланып, җөмләләр төзергә, сөйләмдә исем, сыйфат, фигыль һ.б. сүз төркемнәрен, зат, сан, килеш кушымчаларын дөрес кулланырга өйрәтү, сорау җөмләләрне аңлап, дөрес җавап бирүләренә ирешү, төрле өстәмә чыганаклар аша татар телебезнең матурлыгына һәм байлыгына төшендерү, татар милләтенә ихтирам тәрбияләү – рус телле укучыларга татар теле һәм әдәбият курсы укытуның мөһим бурычы. Шуларны истә тотып, дәресләрне мөмкин кадәр кызыклырак, укучыларга яңа мәгълүмат җиткерерлек итеп үткәрергә, сөйләгәнне тыңлап аңлау, диалог-монологлар төзү, ситуатив, коммуникатив биремнәр үтәү, текстларны укып, эчтәлеген аңлап сөйләү, тәрҗемә итү, дөрес язу күнекмәләре булдыру, текстлар күчереп язу, диктант һәм башка язма эшләр уздыру, хаталарны төзәтү, тест биремнәре үтәү һ.б. өстендә эшләргә тиешбез.

                Алда әйтелгәннәргә өстәп, мин үз алдыма тагын түбәндәгеләрне бурыч итеп куйдым:

    -  укучылар белән эзлекле эшләүне дәвам итү;

    - укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру;

    -   аларда мөстәкыйльлек тәрбияләү;  

    -  дәресләрдә матбугат материалларыннан ешрак файдалану;

Куйган бурычларны гамәлгә ашыру өчен, мин эшемдә проблемалы дәрес технологиясен файдаланам. Ул, белгәнебезчә, түбәндәге этапларны үз эченә ала: (1 нче слайд)

  1. Белемнәрне актуальләштерү.
  2. Проблемалы ситуация тудыру.
  3. Проблеманың җавабын фараз итү.
  4. Проблеманы хәл итү.
  5. Табылган нәтиҗәләрне тикшерү, эзләнүләргә йомгак ясау.
  6. Хәл ителгән проблемаларны яңа ситуацияләргә күчерү, күнегүләр, өстәмә мөстәкыйль эшләр башкару. Үзбәя, үзконтроль.
  7. Өйгә эш бирү.
  8. Киләсе дәрескә проблема кую.

Минем бүгенге бурычым – әлеге этапларның берсен генә тасвирлау: хәл ителгән проблемаларны яңа ситуацияләргә күчерү, күнегүләр, өстәмә мөстәкыйль эшләр башкару. Өстәмә дигән сүзнең асылында, башка өстәмә эшләр белән беррәттән, матбугат материалларын да исәпкә алдым.

Һәр укучының үз-үзләренең белемен тикшерү өчен шәхси дәфтәре бар. Әлеге дәфтәрдә мондый графалардан торган таблица сызылган:        (2 нче слайд)

число

өй эшен

тикшерү

сүзлек диктанты

тест

тәрҗемә

дәрестә эшләү

өстәмә эш

гомуми билге

Укучы дәресләрдә алган билгеләрен – әлеге таблицага, ә укытучы гомуми билгене, укучы белән бергәләп анализлаганнан соң, журналга куя.

Әйткәнемчә, мин бүген дәрестә өстәмә эш этабына, бигрәк тә газета-журналлардан урынлы файдалануга тукталам.

Газета-журналлар дәресләрдә аерылгысыз чыганак, өстәмә эш материалы булып тора. Укучыларның уку осталыкларын баету, дөньяны танып белү сәләтләрен үстерү өчен татар матбугаты укытучыга зур ярдәмлек. “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп” журналы битләрендә төрле бәйрәм, кичә, уен эшкәртмәләре тәкъдим ителә. Шуларны программаның аерым бүлекләрен өйрәнгәндә куллану бик отышлы. Мәсәлән, Р.З.Хәйдәрова дәреслекләре белән эшләүчеләр белә, һәр сыйныфта диярлек республикабыз Татарстанга багышланган бүлек өйрәнелә. Аның турында тулырак мәгълүмат туплар өчен, нәкъ менә матбугат материаллары ярдәмгә килә:  укучыларга журналлар таратыла, куелган сорауларга кирәкле җаваплар эзләп табыла, дөресләре кычкырып укыла һәм дәфтәрләргә языла.

Күп кенә эшкәртмәләрнең бик кызыклы, төрле биремнәр белән тулыландырылуын да искәртеп үтәргә кирәк.  “Фән һәм мәктәп”тә “Халкыбызның рухи хәзинәләре” дигән кичә эшкәртмәсе бирелә. Аны IX сыйныфта “Татар халык авыз иҗаты” бүлегеннән соң, балаларда халык авыз иҗаты турында белемнәрне тулыландыру, халкыбызның рухи хәзинәләре нигезендә укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү, татар халык йолаларына, гореф-гадәтләренә, милли бәйрәмнәргә карата хөрмәт, шулай ук аларны саклау һәм тергезүгә омтылыш тәрбияләү максатыннан йомгаклау дәресендә файдаланырга була.  Моның өчен түбәндәге эшләр планлаштырырга мөмкин:

1) һәр төркем аерым бер халык авыз иҗаты төре турында сөйли;

2) бер төркем табышмаклар әйтә;

З) икенче төркем мәкальләр әйтә;

4) өченче төркем әйтемнәр турында сөйли;

5) бер төркем татар халкының җырлы-биюле уеннары турында  

сөйли;

                         “Мәгариф” журналында бирелгән “Бәхетле очрак” уенының эшкәртмәсендәге (№10,61-63б.) материал, мәсәлән, балаларның туган тел турындагы белемнәрен тагын да баета, әкият, мәкаль, табышмак, әйтемнәрне кабатлауга җирлек булып тора, тапкырлык, йөгерек фикерләү күнекмәләре тәрбияли.

                        Югары сыйныфларда аерым авторларның тормышлары, иҗатлары белән танышканда да газета битләрендә урын алган материаллардан файдалану отышлы. Бу вакытта укучылар дәреслектә бирелгән материал белән генә чикләнеп калмыйлар, ә теге яки бу автор турында тулырак мәгълүмат алалар.

                        Грамматика дәресләрендә дә вакытлы матбугатның ярдәме зур. Мәсәлән, газета һәм журналлардан өйрәнелә торган кагыйдәгә караган җөмләләр табып язу, җөмлә кисәкләрен өйрәнгәндә, схемалар буенча җөмләләр төзү (3 нче слайд), алмашлык төркемчәләрен үткәндә, газета-журнал битләрендәге материаллардан файдаланып, таблицаны тутыру

(4 нче слайд) һ.б. Материалны дөрес, урынлы һәм тиешле күләмдә кулланганда, укучыларга теманы тирәнрәк, сыйфатлырак үзләштерергә мөмкинлек туа.

          3 нче слайд.

  1. ______        .   .   .     _ _ _ _ _  

4 нче слайд.

зат

тартым

Күрсә-

тү

сорау

Билге-

ләү

Билге-

сезлек

юклык

                                           

Тагын бер юнәлешне искә алу урынлы булыр. Әлбәттә, мәктәптә сәләтле балаларга аеруча игътибар итәбез. Табигать тарафыннан бирелгән иҗат һәм сәләт чаткылары булган  балаларны туплау һәм үстерү - безнең төп бурычыбыз.  Балалар бик теләп шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр язалар. Мәктәп күләмендә чыга торган газетада һәр укучының эше чагылыш таба. Иҗади эшкә җирлек тудыру өчен, балалар “Сабантуй” һәм “Ялкын”га язылалар. Бу аларга яшьтәшләре иҗаты белән дә танышырга мөмкинлек бирә, укучыларның иҗат итү мөмкинлекләрен үстерергә ярдәм итә. Шуларны исәпкә алып, татар балаларын гына түгел, ә рус телле балаларны да татар матбугатына язылырга өндәү бик отышлы булыр, чөнки ул аларга фән буенча өй эшләрен үтәгәндә, өстәмә мәгълүмат кирәк булганда зур ярдәмлек булып торачак. Вакытлы матбугаттан уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә  карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикри тирәнлеген ачып бирә, аны мәдәниятле итә, һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли.

                 Сер түгел, рус балаларына татар телен өйрәтү авыр да, шул ук вакытта кызыклы да. Укытучы үзенең педагогик осталыгын даими үстереп торырга тиеш. Укыту процессы ул – укытучы һәм укучының бердәм эшчәнлеге. Без һәр баланың карашын аңлап, сулышын тоеп эшләргә, аның олы ярдәмчесе дә, киңәшчесе дә, тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы да булырга, баланы дәрестә актив катнаштыра алырга, анда белем алуга кызыксыну уята белергә тиешбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә радиотапшырулардан файдалану"

"Хәзерге шартларда татар теле һәм әдәбияты укытуның эчтәлеге һәм методикасы" темасы астында шәһәр семинарында чыгыш....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә традицион булмаган дәрес төрләрен файдалану

Россиядәге белем бирү системасы, чит илләрдәге кебек үк, күп гасырлык традициләргә ия. Ф.Энгельс: “Традициядән дә куәтлерәк көч юк”,-дип язган. Кайбер уку йо...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интернет ресурслардан файдалану

     Бәхеткә каршы соңгы елларда мәктәптә дә интернет ресурслардан файдаланып булу мөмкинлеге чыкты. Балалар ике телне дә кызыксынып, авырсынмыйча өйрәнсен өчен безнең эшеб...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сыйфатлы белем бирүдә, сыйныфтан тыш чараларда информацион технологияләр куллануда укытучыларның роле (чыгыш)

Методик берләшмә эшчәнлеге түбәндәге төп" Укыту һәм тәрбия эшендә информацион технологияләр нигезендә белем  бирү сыйфатын яхшырту аша тирән белемле, иҗади фикерләүче, сәламәт, милли культур...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект алымын куллану темасына педсоветта чыгыш

   Каким должен быть современный урок татарского языка и литературы? Этот вопрос является актуальным для всех учителей татарского языка, которых волнует проблема модернизации образова...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә PISA халыкара тикшеренүләре форматындагы биремнәрдән файдалану

Гадәттә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларны аңлап укуга өйрәтү тоташ булган текстлар ярдәмендә алып барыла. Ләкин бүгенге заман укучысы тормышта тоташ булмаган текстлар белән дә очраша. Шу...