Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интернет ресурслардан файдалану
статья по теме

Галиуллина Гульнара Габдулхаевна

 

       Бәхеткә каршы соңгы елларда мәктәптә дә интернет ресурслардан файдаланып булу мөмкинлеге чыкты. Балалар ике телне дә кызыксынып, авырсынмыйча өйрәнсен өчен безнең эшебездә төрле техник чаралар, күрсәтмә материаллар нык ярдәм итә.

        Күптән түгел генә татар тел укытучыларына ярдәмгә бала.рф сайты булдырылды. Мәгариф сыйфатын үстерү максатын алга куеп эшләнгән «БАЛА» дип аталучы мультимедиалы интерактив китапханә татар телен һәм татар әдәбиятын өйрәнүгә юнәлтелгән.

         Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен әлеге китапханә татар телен үзләштерү, татар әкиятләрен өйрәнү өчен ярдәмлек, татар телендә эшләнгән мультфильмнар иленә юл күрсәтүче.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konferenciya_90_gimn.docx19.7 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интернет ресурслардан файдалану

      Г .Г. Галиуллина,  Ф.Ю. Кәримова ,

 I кв.категорияле татар теле  укытучылары

                МББУ “169 нчы номерлы гомуми белем бирү мәктәбе”

       XXI гасыр –югары компьютер технологияләре заманы.Хәзерге заман баласы үзенең тормышын аннан башка күз алдына китерә алмый. Шуңа күрә укытучы дәрескә кызыксыну уяту өчен компьютер   технологияләреннән  киң файдалана.  

       Бәхеткә каршы соңгы елларда мәктәптә дә интернет ресурслардан файдаланып булу мөмкинлеге чыкты. Балалар ике телне дә кызыксынып, авырсынмыйча өйрәнсен өчен безнең эшебездә төрле техник чаралар, күрсәтмә материаллар нык ярдәм итә.

        Күптән түгел генә татар тел укытучыларына ярдәмгә бала.рф сайты булдырылды. Мәгариф сыйфатын үстерү максатын алга куеп эшләнгән «БАЛА» дип аталучы мультимедиалы интерактив китапханә татар телен һәм татар әдәбиятын өйрәнүгә юнәлтелгән.

         Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен әлеге китапханә татар телен үзләштерү, татар әкиятләрен өйрәнү өчен ярдәмлек, татар телендә эшләнгән мультфильмнар иленә юл күрсәтүче.

        Бүгенге көн балалары татарчага тәрҗемә ителгән мультикларны гына түгел, беренче татар мультфильмнарын да карау, туган телендә сөйләшүче мультик геройлары тәэсирендә үсү бәхетенә ия.  Татар мультфильмнары татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә бик нык файда итә. Без рус мәктәбендә укытабыз һәм мультфильмнардан бик еш файдаланабыз. Шуңа күрә без татар теле дәресләрендә бу мультфильмнарны ничек кулланып булу мөмкинлеген тикшердек.  Сабыйлар рус теленнән татар теленә тәрҗемә ителгән әкиятләр, мультфильмнарны яратып карый.

        “Бала” китапханәсе татар телен читтән торып өйрәнү өчен дә нәтиҗәле чыганак. Китапханәгә илебезнең һәр төбәгеннән генә түгел, хәтта чит илдә торып та кереп була.

        “Бала” интерактив китапханәсен ике юнәлештә кулланырга була. Рус мәктәпләрендә балалар рус һәм татар төркемнәренә бүленәләр. Татар төркемендә укучы балалар татарча иркен сөйләшәләр, аңлыйлар, үз фикерләрен җиткерә алалар. Татар телендә дөрес сөйләшергә өйрәтү өчен, балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру, сюжетлы уеннар оештыру, гомумән, баланың актив сөйләмен үстерү зарур. Сөйләшергә өйрәтү өчен баланы мөмкин кадәр күбрәк сөйләмгә җәлеп итәргә кирәк. Кече яшьтәге мәктәп балалары эмоциональ, хәрәкәтчән балалар. Алар тиз арыйлар, бала материалны үзе өчен кызык булса гына, үзенең ихтыяҗына туры килсә генә кабул итә һәм фикерли башлый. Хәзерге вакытты “Бала” сайтында барлыгы 25 мультфильм  урнашкан. Шуларның 17се Г.Тукай, 2се А.Алиш, 5се татар халык әкиятләре һәм берсе Зәкәрия Әхмәровныкы.Бөтен сыйныфларда да Г.Тукай иҗаты өйрәнгәнлектән бу мультфильмнарны рәхәтләнеп кулланырга була. Шулай ук һәр сыйныфта татар халык авыз иҗатына да сәгатьләр бирелә. Бу сәгатьләрдә дә мультфильмнарны файдаланырга була. Дәрес башында балаларга теге яки бу тема турында мәгълүмат бирелә. Аннан соң әсәр белән таныштырыла, балалар әсәрне башта дәреслектән укыйлар, бу әсәрне ничек күзаллаулары турында сөйлиләр. Шуннан соң мультфильм тәкъдим ителә. Балалар үзләренең фикерләре белән уртаклашалар, сорауларга җавап бирәләр. Шулай ук мультфильмның лексикасына да игътибар итәләр, сәнгатьлелеген ачыклыйлар. Шигырьләр, хикәя һәм әкиятләрдәге геройларның образларын, вакыйгаларын сурәтләүне алар күз алдына конкрет китерәләр һәм үзләрен шул вакыйгалар эчендә итеп хис итәләр, хыялланалар һәм фикер йөртергә өйрәнәләр. Шуннан соң балаларга бу әсәрне сәхнәләштереп карау мөмкинлеге бирергә була. Бу балаларның сүзлек запасын баетуга, бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә, әсәрне истә калдырырга, баланың талантын ачуга һәм дәресне кызыклы үткәрүгә зур ярдәм итә. Татар мультфильмы милләтне коткаручы бер могҗиза буларак тансык. Ул милли рухны балаларга кече яшьтән үк сеңдерә ала. Бигрәк тә ул чын милли рухлы, халыкчан булса, халык иҗатын, туган телне, матур гадәтләребезне балаларга җиткерә алса.

      Рус төркемнәрендә эшләүгә килгәндә, бу сайтның китапханә бүлегеннән файдалану отышлырак. Мондагы әсәрләр мультфильм дәрәҗәсенә җиткерелмәгән әле , әмма инде әсәр буенча ясалган иллюстрацияләр, эчтәлекне тулысынча ачып бирә. Мультимедиа ресурсы уку процессын оештыруда индивидуаль якын килү мөмкинлеген исәпкә алып төзелгән. Укучыларга, үзләренең уку мөмкинлекләренә карап, материалга кат-кат әйләнеп кайту, кат-кат кабатлау мөмкинлеге тудырылган. Бу исә, бигрәк тә авыр үзләштерүче балаларга, укудагы уңышсызлыклардан котылырга ярдәм итәчәк. Татар теле өйрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итү йөзеннән, мультимедиа кызыклы биремнәр, хәрәкәт, тавыш, төсләр белән тәэмин ителгән. Бу бүлектә әсәрнең тәрҗемәсен карарга була, текст экранда чыгып бара, сүзлек эше күрсәтелә. Әсәрне өйрәнгәннән соң баланы тестлар, биремнәр ярдәмендә тикшерергә була. Монда барлыгы 22 әсәр бирелгән. Шуларның 8е татар халык әкияте, 2се А.Алиш әсәре. Шулай ук рус һәм филиппин халык әкиятләре бар. Бу бүлектә балалар Дәрдемәнд, К.Насыйри, М.Гафури , Н.Фәттах кебек бөек язучылар белән беррәттән Р.Мингалим, Р.Вәлиева, Р.Вәлиев, Рафис Гыйззәтуллин кебек бүгенге көн балалар язучыларының әсәрләре белән дә таныша алалар.

       Әлеге китапханә әсәрләрен тулы дәрес буена һәм дәреснең бер өлеше итеп алырга була. Дәрестә текстның рус һәм татар телендәге вариантын тыңларга, укырга, караоке буенча эшләргә мөмкин. Әсәрне тулысынча өйрәнеп беткәннән соң тикшерү өлешендә биремнәр үтәргә, фикер алышырга ягъни рәсем буенча сорауларга җавап бирергә, ә иң соңыннан тестлар ярдәмендә әсәрне ни дәрәҗәдә аңлауны тикшерергә була. Мультимедиадагы интерактив мөмкинлекләр укучының уку эшчәнлегенең мөстәкыйльлеген тудыруны күздә тота: укучы сөйләм эшчәнлеген үзе модельләштерә, үз хаталарын үзе таба, үзе төзәтә. Мультимедиада һәр әсәр буенча биремнәр бирелде. Аларны укытучы дәрес структурасының үзе кирәк дип тапкан этабында куллана ала.

       “ Бала” китапханәсе татар интернеты өчен зур уңыш. Мультфильмнарны туган телеңдә карау барыбер икенче икән шул. Осталык булганда, татар теле китап теле генә түгел, мультик теле дә була ала. Татар теленә камил тәрҗемә, образларның чын һәм кызыклы булуы бу проектны югары дәрәҗәгә күтәрә һәм аның киләчәге барлыгын күрсәтә. Рус балаларына татар телен өйрәтүчеләр өчен бу көн саен,дәрес саен кулланыла торган ярдәмлеккә әйләнәчәк.Искиткеч файдалы,кирәкле эш башкарган “Татармультфильм» Татар балалары татар телендә мультфильм карый алгач, милләтнең әле киләчәге бар диясе килә.

      Тел кешеләргә аңлашу –аралашу өчен мөһим. Шуны да онытмыйсы иде: балаларның тел үзләштерүе һәм аны актив куллануы, тәрбия һәм белем алуы аның һәрьяклы үсеше өчен уңайлы шарт булып тора. Чөнки ана теле – тою, сизү, йөрәк теле. Ә инде чит тел белү – кешенең зур байлыгы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методы

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методын  куллану укучыларның активлыгын үстерә, мөстәкыйльлек тәрбияли, телгә мәхәббәт уята.....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технология аша мәдәни компетенция үстерү

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...

"Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә радиотапшырулардан файдалану"

"Хәзерге шартларда татар теле һәм әдәбияты укытуның эчтәлеге һәм методикасы" темасы астында шәһәр семинарында чыгыш....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә традицион булмаган дәрес төрләрен файдалану

Россиядәге белем бирү системасы, чит илләрдәге кебек үк, күп гасырлык традициләргә ия. Ф.Энгельс: “Традициядән дә куәтлерәк көч юк”,-дип язган. Кайбер уку йо...

Чыгыш. "Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану"

Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә PISA халыкара тикшеренүләре форматындагы биремнәрдән файдалану

Гадәттә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларны аңлап укуга өйрәтү тоташ булган текстлар ярдәмендә алып барыла. Ләкин бүгенге заман укучысы тормышта тоташ булмаган текстлар белән дә очраша. Шу...