"Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә радиотапшырулардан файдалану"
материал по теме

Алексеева Миляуша Робертовна

"Хәзерге шартларда татар теле һәм әдәбияты укытуның эчтәлеге һәм методикасы" темасы астында шәһәр семинарында чыгыш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon doklad_gmo-2008.doc55.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт муниципаль районы

 

 “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә радиотапшырулардан файдалану” дигән темага эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.

                                                   

 

21 нче мәктәпнең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Алексеева Миләүшә Робертовна

2008 ел.

Татар әдәбияты һәм сәнгатьнең башка төрләре.

   Гомуми белем мәктәпләрендә укыту һәм тәрбия эшен алга табан камилләштерү максатын күз алда тотып милли сәнгатьтән урынлы файдалану укучыларның дөньяга карашын формалаштырырга ярдәм итә. Милли сәнгать халык культурасы үсешендә бай чыганак, кыйммәтле тәҗрибә булып санала, аны җентекләп өйрәнү исә халыкның килеп чыгышына, үсеш процессына, тарихына, культура мирасы формалашуга тирән ихтирам, горурлык хисе тәрбияли.

   Әдәбият дәресләрендә халкыбыз культурасы үсешендә зур роль уйнаган чиктәш сәнгать әсәрләрен комплекслы файдалану укыту процессының тәрбияви йогынтысын бермә-бер арттыра төшә, чөнки сәнгать әсәрләре (музыка, сынлы сәнгать, кино, театр һ.б.) кешенең сиземләү, тою сферасына төрлечә йогынты ясыйлар, укучыларның интеллектуаль һәм шулай ук эмоциональ мөмкинлекләрен активлаштыралар.

   Нәрсә соң ул сәнгать? Сәнгатьнең нинди төрләре бар? Сәнгать төрләре һәм әдәбият арасында нинди бәйләнеш яши?

   Әдәбият , музыка, сынлы сәнгать, скульптура, театр, кино, радио һәм телеэкран һ.б. сәнгатьнең төп төрләрен тәшкил итәләр. Сәнгать төрләренең асыл сыйфаты, барыннан да бигрәк художестволы фикерләүдә нинди материаль чаралар куллану белән билгеләнә. Һәр сәнгать төре үзенә генә хас булган материал белән эш итә. Мәсәлән, сынлы сәнгатьтә - буяу, музыкада авазлар, скульптурада – балчык, агач, мәрмәр, кино, театр, телеэкранда – сүз һәм хәрәкәт, радиода – сүз һәм авазлар. Матур әдәбиятта тормышны сурәтләү, образлар тудыру чарасы булып сүз тора.

   Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә роле гаять зур булганга күрә алдынгы укытучылар әдәбият укыту процессында сәнгатьнең башка төрләреннән  файдалануга зур әһәмият бирәләр.

Татар әдәбияты һәм радиотапшырулар мәсьәләсе.

   Радио –көчле идеология коралы. Татарстан радиосының тууында, үсешендә татар әдәбияты әһәмиятле роль уйнаган. Шул ук вакытта әдәбиятның баюында, камилләшүендә Татарстан радиосы башкарган эш гаҗәеп зур һәм киң. Татарстан радиосын тудыруда язучы Шамил Усманов башкарган җитди хезмәт тә югары бәя сорый.

  Радио, телевидение кебек үк, әдәбиятны һәм сәнгатьне пропагандалауда әһәмиятле эш башкара. Аның тапшыруларында аерым сүз осталарының иҗатына, әдәби әсәрләргә нигезләнеп эшләнгән радиопостановкалар, радиокомпозицияләр, әдәби-фестивальләр, викториналар, кроссвордлар, диспутлар. конференцияләр һ.б. үткәрү традициягә кергән.

   Язучылар һәм башка сәнгать эшлеклеләренең юбилей даталарын билгеләп үтүдә Татарстан радиосы кыйммәтле эш  башкара. Соңгы елларда Г.Тукай, Ф.Әмирхан, М.Гафури, Г.Ибраһимов кебек һ.б әдипләрнең тууына 120 ел, Г.Исхакый, К.Тинчурин, Т.Гыйззәт, М.Фәйзи, Ш.Камал, С.Рәмиев, Б.Рәхмәт  кебек язучыларның тууына 110 ел, М.Җәлил, К.Нәҗми, И.Гази. Ә.Фәйзи , А.Алиш, Н Исәнбәт, Г.Бәширов кебек һ.б сүз осталарының тууына 100 ел тулу уңае белән радио аша уздырылган чаралар гына да күп нәрсәләр турында сөйли.  Радиодан аеруча яратып тыңланган тапшыру төрләреннән иң әһәмиятлеләре – радиоспектакльләр, радиоинсценировкалар, радиокомпозицияләр. Түбәндәге әсәрләр буенча үткән соңгы еллар эчендә радио аша оештырылган тапшырулар  барлык тыңлаучылар, аеруча әдәбият укытучылары, киң масса укучылар күңеленә хуш килде: “Язгы җилләр”(К.Нәҗми), “Намус” (Г.Бәширов), “Тукай” (Ә.Фәйзи), “Онытылмас еллар” (И.Гази), “Тирән тамырлар”, “Татар хатыны ниләр күрми”, “Безнең көннәр”, “Кызыл чәчәкләр” (Г.Ибраһимов), “Безнең шәһәрнең серләре, “Беренче театр”, “Банкрот”, “Бәхетсез егет” (Г.Камал), “Маякчы кыз” (Г.Гобәй), “Тормыш гаме” (Р.Вәлиев), “Моңлы бер җыр” (Т.Миңнуллин). “Җилкәнсезләр”, “Зәңгәр шәл” (К. Тинчурин), “Хат ташучы”(М.Җәлил), “Каты токым” (Ш.Бикчурин), “Хөсәен Ямашев”, “Сынау” (А.Расих), “Таныш моңнар”, “Туган ягым каеннары” (И.Юзеев), “Миңлекамал” (М.Әмир), “Сүнмәс утлар”, “Алтын йолдыз”, “Газинур”, “Агыла болыт”, “Мәңгелек кеше” (Г.Әпсәләмов), “Бары бер генә сәгатькә”, “Шаяру” (Ә. Еники), “Чоңгыллар” (М. Хәбибуллин, “Тукай хатлары” (М.Әгъләмов), “Кызлар хатлары” (А.Гыйләҗев), “Мәтрүшкәләр хуш исле” (Ш.Рәкыйпов), “Ардуан батыр” (Г.Ахунов), “Озын-озак балачак” (М.Кәрим), “Ай сукмагы”, “Кәккүк ялгыша икән” (Г.Сабитов), “Алмазбулат” (Ю.Сәфиуллин), “Күтәрелеп буразнадан” (Ә.Маликов), “Курайчы малай” (Р.Батулла) һ.б.

   Илебез укучылары үзәк радио аша рус телендә бирелгән “Маякчы кызы” (Г.Гобәй) радиоспектаклен бик яратып кабул иттеләр.

   “Татарстан” радиосы даими рәвештә Казан, Әлмәт, Минзәлә, Бөгелмә, Чаллы драма һәм комедия һ.б. дәүләт, халык театрларында зур уңыш белән куелган күп кенә спектакльләрнең монтажын радио тыңлаучыларга җиткереп килә. Аларның кайберләрен генә күрсәтеп үтик: “Кыр казлары артыннан” (И.Юзеев), “Язлар моңы” (Ә.Гаффар), “Кар астында кайнар чишмә” (А.Гыйләҗев), “Хафизалам –иркәм” (Г.Камал), “Китәм инде”(Р. Хәмид), “Кичер мине, әнкәй” (Р.Батулла), “Күрше кызы гел килмәс” (Р.Мингалимов), “Сармат кызы Сәринә” (Н.Фәттах), “Сәер кеше”, “Күк капусы ачылса” (Х.Вәхит), “Ак калфак” (М.Фәйзи), “Яшьлегем –җүләрлегем, яшьлегем-гүзәллегем” (Т.Миңнуллин) һ.б.

   Татарстан радиосы буенча “Яшьләр радиодулкынында”, “Театр микрофон алдында”, “Язучы трибунасы”, “Язучылар – балаларга”. “Әдәби укулар”, “Әңгәмәдәш”, “Табигать һәм без”, “Татар музыка сәхифәләре”, “Безнең радиокитапханәбездә”, “Иң бәхетле вакыт”, “Тәгәри китте йомгагым”, “Балалар иҗаты”, “Тел күрке –сүз” кебек тапшырулар сериясе, “Идел дулкыннары” исемендәге радиоальманах, “Кеше һәм закон”, “Ориентир” кебек радио журналлар, “Яшь алмаш сөйли” дигән балалар өчен радиогазеталар һ.б. укучыларны әдәбиятка, сәнгаткә тарту-якынайту юнәлешендә зур эш башкаралар. Соңгы вакытларда гына радио аша оештырылган “Тукайга чәчәкләр”, “Әй, мөкатдәс, моңлы сазым”, “Җырым игенчеләр турында” дигән әдәби –музыкаль композицияләр шагыйрьләрнең үз шигырьләрен укулары радиотыңлаучылар, бигрәк тә укучы яшьләр күңеленә хуш килде.

   Без мәктәп программасына кертелгән һ.б әсәрләргә нигезләнеп һәм шулай ук мораль - этик темаларга оештырылган радиотапшыруларны укучылар белән күмәкләп тыңлыйбыз. Шул ук вакытта кассеталарга, DVD ларга яздырып барабыз һәм дәресләрдә алар турында сөйләшүләр алып барабыз. Соңгы елларда телевизордан караган “Тамчы шоу”, “Җырлыйк әле” һәм радиодан тыңлаган төрле характердагы тапшырулар турында укучылар телдән һәм язма рецензияләр башкаралар.Укучылар тарафыннан түбәндәге темаларга язылган эшләр мөстәкыйль язуы, фикер тирәнлеге ягыннан әдәби әсәрләргә багышлап иҗат ителгән эшләрдән уңай якка шактый аерылып тора: “Минем тормышымда радио”, “Радио-әдәбият һәм сәнгатьне пропагандалаучы кыйммәтле чара”, “Радио һәм татар совет язучылары”, “Татар профессиональ җырчылары һәм сәләтле һәвәскәр җырчылар тавышын миңа җиткерүдә Татарстан радиосының роле”. “Шамил Усманов –Татарстан радиосына нигез салышучы”, “Татарстан радиосы тапшыруларында без мәктәптә өйрәнгән әсәрләр” һ.б.

   Татар  теле һәм әдәбияты дәресләрен тормыш белән бәйләү максатыннан, мин халык авыз иҗаты әсәрләрен киң кулланам, музыка, җыр сәнгатенә мөрәҗәгать итәм,җирле материалларны файдаланам,укучыларга күренекле әдипләрнең әдәби җәүһәрләрен җиткерергә тырышам һәм дәрестә өйрәнгәнне класстан тыш чараларда ныгытам, тулыландырам.

   Әдәбият - тормыш дәреслеге ул. Татар теле һәм әдәбияты программасы укучыларга халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәтүне дә күздә тотып төзелгән.

   Мәсәлән, 5 класста - әкият, табышмак, мәкаль һәм әйтемнәр, 6 класста җырлар үтелә.Моның өчен дәресләрдә техник чаралар кулланам. Халык авыз иҗатының һәр жанрына аудиокассеталар туплыйм һәм радиотапшырулардан кирәкле язмаларны күчереп алып, шуларны укучыларга тыңлатам.   “Таңбатыр”, “Үги кыз”, “Гөлчәчәк”кебек тылсымлы әкиятләрне, мәктәп, хайваннар тормышы турында һәм Хуҗа Насретдин мәзәкләрен укучылар бик яратып тыңлыйлар. “Халык җырлары“темасын үткәндә ничек инде аудиоязмалардан кулланмыйсың? Һәр көнне радиодан “Татарстан дулкынында” халык җырлары тапшырыла.Халкыбызның борынгы һәм иң матур җырлары- “Гөлҗамал”, “Көзге ачы җилләрдә”, “Туган ил”, “Ай былбылым”, “Сабан туе”, “Шома бас” – бүген дә бик әһәмиятле.Көйләренең дәртле, ышанычлы яңгыраулы булуы укучылар хәтерендә озак саклана һәм алар үзләре дә шул җырларны яратып җырлыйлар.

   2008 нче ел - истәлекле даталарга бай ел. Радиодан әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә тирән эз калдырган язучы, шагыйрь, артист,композиторларның юбилейларын  искә алу  турында тапшырулар һәрдаим яңгырап тора. Дәреслеккә кертелгән әдипләребезнең тормышы, иҗаты турында   язмаларны туплап барырга тырышам. Гыйнвар аенда И.Юзеевның тууына 75 ел, Г.Зәйнашеваның тууына 80 ел, А.Гыйләҗевның тууына 80 ел; февраль аенда Ф.Хөснинең тууына 100 ел, Ф.Яруллинга 70 яшь, Герой-шагыйрь М.Җәлилнең туган көне,Г.Исхакыйның тууына 130 ел; март аенда балалар язучысы Дәрҗия Аппакованың тууына 110 ел, язучы һәм драматург Р.Батуллага 70 яшь булды. Әлеге әдипләребез турында яздырып алынган мәгълүматларны әдәбият дәресләрендә тыңлыйбыз һәм иншалар язганда файдаланабыз.  Укучыларга алдан ук апрельдә Г.Тукайның туган көнен, август аенда Р.Миңнуллинга 60 яшь, сентябрь аенда А.Алишның тууына 100 ел, октябрь аенда Н.Фәттахның тууына 80ел, ноябрь аенда Ш.Галиевкә 80 яшь тулуын билгеләп үтү булачак дип искәртеп куям һәм теле-, радиотапшыруларны карап  тыңлаганнан соң,  уй-фикерләрен туплап язып барырга кушам.

   Май аенда    Татарстанның халык артисты Р.Ваһаповның   тууына 100 ел   тулды.  6 апрель көнне   “Татарстан”  радиосында “Рәшит Ваһапов исемендәге IV Халыкара фестиваленең ачылу тантанасы”булып   узды. Тапшыру аудиокассетага язып алынды.

   Радиотапшыруларны класстан тыш чараларда, тәрбия сәгатьләрендә дә киң кулланам. “Татарстан” радиосында “Музыкаль манзара” исемле тапшыруны укучылар бик яратып тыңлыйлар.  

  “Сердәшханә сәхифәләре”яшь буынны тәрбияләүдә   әһәмиятле роль уйный. Бу тапшыруда өлкән буынның яшь буынга киңәшләре бирелә, сәламәт яшәү өчен бүгенге яшьләргә нәрсә җитми, буш вакытыңны син ничек үткәрәсең кебек сораулар тәкъдим ителә. Бер тәрбия сәгатен мин шушы темага багышладым һәм   укучыларым үзләренең ял минутларын ничек үткәрүләре турында редакциягә хатларын юлладылар.

     2008 нче ел –Гаилә елы. Шул уңайдан радио һәм телевидениедән гаилә традицияләренә багышланган күптөрле тапшырулар бара.  “Яшьлек аланы” тапшыруында “Яшь кәләш” фестивалендә катнашкан һәм бәйгеләрдә җиңеп чыккан Ләйсән Галәвиева белән бик кызыклы очрашу булды. Тормыш иптәше Наил белән хәзерге заман гаиләсенең бердәм,тату яшәү серләрен чиштеләр. Әлеге радиотапшыру да яшүсмерләргә үрнәк булып яңгырар иде дип уйлыйм.

    Сыйныфтагы укучыларым гаилә темасын яктырткан тапшыруларны тыңлап баралар һәм  үзләре дә “Минем гаиләм”, “Мин - нәселемнең дәвамы”,”Гаилә традицияләре”, “Әти-әниемнең һөнәре”дигән иншалар язып, “Яшьләр заманы”, “Әлмәт таңнары” газеталарына җибәрәләр. Дәресләрдә “Кем җиде буын бабасын белә?”, “  Буш вакытын кем ничек  үткәрә?”  дип ярышлар оештырам.  

     1962 елның августында Мәскәү радиосы, “Сүзләр дөньясында” дигән цикл ачып, бөек рус теленең үзенчәлекләре һәм тел культурасы турында тапшырулар башлап җибәрде. Бу башлангычны илебезнең башка республика радиолары да күтәреп алды. Ниһаять, 1974 елның мартында Татарстан радиосы да татар теле турында тапшырулар оештыра башлады. Һәм соңгы елларда системалы рәвештә, ике атнага бер мәртәбә, ял көннәрендә “тел күрке-сүз” программасы эфирда яңгырап килә. Бу тапшыруларны радио тыңлаучылар яратып каршы алдылар, хәзер бу программа аларның яратып тыңлана торган тапшыруларына әйләнде.

   Бу тапшырулар күренекле язучыбыз Гомәр ага Бәширов чыгышлары белән башланып киткән иде. Тора-бара бу эшкә башка язучыларыбыз да  актив катнаша башлады, тел белгечләре дә килеп кушылды.

   “Тел күрке – сүз” программасының төп бурычы –татар әдәби тел нормаларын пропагандалау, телнең үсеш законнары белән таныштыру, тел байлыгын ачып бирү, сөйләм культурасын күтәрүдә ярдәм итү һәм киңәш, тел фактларын фәнни-популяр аңлату. Шушы максатлардан чыгып, тапшырулар редакциясе туган телебез турында чыккан яңа фәнни хезмәтләр, сүзлекләр турында да информацияләр оештыра. Аерым исемнәрнең мәгънәсе, шәһәр, авыл, елга, тау исемнәренең килеп чыгышы, телдәге неологизмнар һәм архаизмнар, синоним һәм омонимнар, аерым сүзләрнең әйтелеше һәм язылышы, графика-әлифбабыз мәсьәләләре, тел байлыгының үстерү юллары һәм чыганаклары, сөйләм һәм язма әдәби телләренең үзенчәлекләре, исем һәм фамилияләребезнең дөрес язылышы, телләрнең үзара бәйләнеше һәм йогынтысы, Болгар, Казан ханлыгы чорында телебезнең үзенчәлекләре, үлгән һәм ясалма телләр, аерым әдипләрнең тел үзенчәлекләре, телләрнең киләчәге  - болар барысы да тапшыруда күтәрелгән проблемалар.

  “Тел күрке - сүз”нең үз стиле бар, ул башка радиотапшырулардан аерылып тора. Бу аның радиотыңлаучылар белән тыгыз элемтәдә эшләп килүе белән дә бәйләнгән. Бу тапшыруның программасы соңгы елларда шактый киңәйде, тапшыруларның эчтәлеге һәм сыйфаты да үсә төште. Тапшыруның популярлыгы диктор Тәлгать Хаматшин белән Флера Хәмитованың осталыгына да бәйләнгән.        

    Сүзләр дөньясы! Нинди зур, диңгез кебек киң һәм иркен, таң калырдай бай, сихри дөнья!.. Телебез - тиңсез кадерле мирас ул.  

    Әдәбият укыту процессында чиктән тыш сәнгать әсәрләреннән эффектлы файдалану программа материалын тирәнрәк үзләштерергә мөмкинлек бирә, сәнгать төрләренең үзенчәлекләрен киңрәк тоярга, сәнгать осталары турында байрак мәгълүмат алырга булышлык итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методы

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методын  куллану укучыларның активлыгын үстерә, мөстәкыйльлек тәрбияли, телгә мәхәббәт уята.....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технология аша мәдәни компетенция үстерү

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә традицион булмаган дәрес төрләрен файдалану

Россиядәге белем бирү системасы, чит илләрдәге кебек үк, күп гасырлык традициләргә ия. Ф.Энгельс: “Традициядән дә куәтлерәк көч юк”,-дип язган. Кайбер уку йо...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интернет ресурслардан файдалану

     Бәхеткә каршы соңгы елларда мәктәптә дә интернет ресурслардан файдаланып булу мөмкинлеге чыкты. Балалар ике телне дә кызыксынып, авырсынмыйча өйрәнсен өчен безнең эшеб...

Чыгыш. "Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану"

Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә PISA халыкара тикшеренүләре форматындагы биремнәрдән файдалану

Гадәттә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларны аңлап укуга өйрәтү тоташ булган текстлар ярдәмендә алып барыла. Ләкин бүгенге заман укучысы тормышта тоташ булмаган текстлар белән дә очраша. Шу...