Халкыбызның милли киемнәре.
презентация к уроку (6 класс) на тему

Сунгатова Гульнара Зулькаровна

Тәрбия сәгатьләрендә куллану өчен үрнәк. презентация.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon kiem.ppt2.6 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

I бүлек Борынгы татарларда кием -салым

Слайд 2

Белгән кеше бар микән: бу татар мөселманнарның киеменең формасы кай заманадан бирле калган икән? Татарда бар кием: күлмәк, ыштан, камзул, казаки, җилән, чапан һ.б. Бу киемнәрнең бәгъ зесе бар, башка халыкта һичберәүдә күренми. Һичбер халыкның киеменә охшамый. Бу якын тирәдәге халыкларда ирләр күлмәге күбрәк озынлыгы тезгә җитәр-җитмәс буладыр, җиңел ситсадан яки бүздән, һәркем үзенең теләгәненә күрә.

Слайд 3

Иң астан кия торган киемдер, күлмәк өстеннән, урысларның жилеты урынына. Якалы була, алдан төймәлиләр биш я алты төймә белән һәм кесәләре була. Ул камзулның тагы бер төрлесе була кыска җиңле, җиңе терсәгенә җитәр-җитмәс. Ул камзул күп кешедә әдрәстән я бикасаптан була. Дәхи казаки дигән кием попларның полукафтаны кебегрәк була; озын була, тездән була, тездән түбән, тубыкка чаклы, һәртөрле нәрсәдән. Элгәре күбрәк әдрәстән, бикасаптан буладыр инде.

Слайд 4

Ул кәләпүш асыл Бохардан, сартлардан чыккан нәрсә. Ул кәләпүш фарсыча сүз: кәлә-баш мәг ъ нәсендә, пүш-япмак мәг ъ нәсендә; баш капкачы дигән кебек була.Ул кәләпүшне башка бертөрле ефәк материядән, хәтфәдән ясыйлар әйләнәсенә ука тотып. Ефәк чуклы була түбәсендә. Аны һәм яхшы итеп эшлиләр, ул кәләпүшне әдрәстән, бикасаптан, с итсадан вә һәртөрле материядән.

Слайд 5

Чалбар кияләр.. Махсус татар чалбары була,урыс чалбарына башкарак; төбе бик киң була, балак очлары таррак; бу чалбарны балагын чыгарып йөреп булмый. Балакны чыгарып йөри күп кешеләр. Һәртөрле халыкта булса кирәк, хатын-кыз киеме белән ирләр киеме бер төрле түгел. Ирләр киеме белән хатыннар киеме арасында күп аерма бар. Инде хатын-кыз киемнәре менә: күлмәк, ыштан, читек, башмак, кәвеш, камзул, тун, яулык, шәл. Хатыннар күлмәге бик озын була, җиргә чаклы, аякны капларлык; шәригат ь буенча хатыннар киеме шулай кир әк. Хатыннар күлмәгенең итәге ике кат була. Элгәре күлмәкнең итәге башка төстән була торган иде, инде күлмәге белән бер төсле була. Ситса була, унике аршын яки унөч аршын ситса кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Халкыбызның милли бәйрәмнәре. Сабантуй.

Әлеге дәрес рус мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында  (татар төркеме)  үткәрелде. Укучылар милли йолалар буенча презентация карыйлар, әдәби әсәрләрдә бу теманың чагылышын күрәләр, иң мөһиме милли ...

Әдәбият дәресләрендә халкыбызның милли традицияләрен куллану

Укытучы буларак бурычым - үз халкымның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү. Шуңа күрә мин укучыларымны үз милләтен, туган туфрагын, нигезен, әти...

Презентация.Милли киемнәр.

Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре.Дәрес өчен презентация....

Татар халкының милли киемнәре.

5 классның татар төркеме өчен "Татар халкының милли киемнәре" темасына дәрес эшкәртмәсе  һәм презентация дә тәкъдим ителә....

Презентация "Татар халкының милли киемнәре"

Презентация "Татар халкының милли киемнәре".Мужские и женские одежды с национальными узорами, элементы одежды, женские украшения....

Презентация "Татар халкының милли киемнәре"

Презентация "Татар халкының милли киемнәре".Мужские и женские одежды с национальными узорами, элементы одежды, женские украшения....

Презентация "Татар халкының милли киемнәре"

Презентация "Татар халкының милли киемнәре".Мужские и женские одежды с национальными узорами, элементы одежды, женские украшения....