Бердәм дәүләт тестларына әзерләнү.
презентация к уроку (9 класс) на тему

Сунгатова Гульнара Зулькаровна

Бу презентация БДТ ларына әзерләнү өчен төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bdt_eshe.pptx150.31 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Текст 1) Дөньяда һәр нәрсәнең чиге дә, чамасы да бар. 2) Эчә торган төче су планетадагы бар суларның нибары ике генә процентын тәшкил итә. 3) Калган туксан сигез проценты эчәргә яраклы түгел. 4) Шуның өстенә, ул ике процент һич тә артмый, бәлки, тотылган саен кими генә бара... 5) Ярый ла, безнең якларда хәзергә эчәр суның запасы күп. 6) Шул сәбәпле әле хәзергә су кытлыгы көтелми. 7) Әмма кайбер җирләрдә суны хәзер үк инде самолетта ташып, җан башыннан бүләләр. 8)Кайбер зур шәһәрләрдә гап-гади суны стаканлап сатуларын да онытмыйк. 9) Бу хәлләр безне дә сагайтырга, табигатьнең бу кадерле бүләгенә игътибарлы булуны искәртергә тиешле. 10) Чишмәләре кибеп, сусыз калган авыллар бездә дә юк түгел. 10) Ни сәбәпле корый чишмәләр? 11) Чишмә чыга торган урман яки агачлык киселеп бетә дә чишмәнең чыганагы киемен салдырып алган кеше шикелле ялангачланып кала. 12)Ул урынны терлек-туар таптый, ул чүпләнә, пычрана. 13) Шуннан соң чишмәнең корымый хәле калмый. 14) Чишмә артыннан, акрынлап, аның суы белән туклана торган инеш тә кибә. 15) Ул арада, дым булмагач, чишмә һәм инеш буенда куаклар, үләннәр, болыннар да корый, бу тирәгә кош-корт та оя ясамый башлый. 16) Шулай итеп, кошлар сайрап торган гаҗәеп матур бер табигать почмагы тиз арада җансыз, күңелсез, ташландык бер чокыр-чакырга әверелә. 17) М ондый к үң елсез х ә лне булдырмаска м ө мкин бит. 18) Яшел яфраклар шаулап, болыннар, чирәмлекләр хуш ис бөркеп, чишмәләр чылтырап аккан ямьле урында яшәү нинди зур бәхет, нинди шатлык! 19)Шуның өстенә, сәламәтлеккә дә нинди файдалы. (Г.Бәшировтан.)

Слайд 2

Проблема Бу текстта Г. Бәширов кешелеккә чынлап торып куркыныч янаган проблемаларның берсе – яшәешнең нигез ташы булган табигатькә карата мөнәсәбәт, аңа сакчыл караш мәсьәләсен күтәрә.

Слайд 3

Автор позициясе Язучы: “Мондый күңелсез хәлне булдырмаска мөмкин бит”, - ди .

Слайд 4

Минем позициям Минем фикеремчә дә, бу хаталарны соңыннан төзәтү авыр, хаталарны булдырмау җиңелрәк, хәерлерәк.

Слайд 5

Суның кадерен белик! Ахыр чиктә табигатьне һәртөрле куркынычтан халыкның мәхәббәте саклап кала алыр иде. Ж. Дорст, француз галиме

Слайд 6

В 1 2, 18 нче җөмләләрдән ирен гармониясенә буйсынган сүзләрне табыгыз. 2) Эчә торган төче су планетадагы бар суларның нибары ике генә процентын тәшкил итә. 18)Яшел яфраклар шаулап, болыннар, чирәмлекләр хуш ис бөркеп, чишмәләр чылтырап аккан ямьле урында яшәү нинди зур бәхет, нинди шатлык!

Слайд 7

В 2 9, 10 нчы җөмләләрдәге тартым белән төрләнгән исемнәрне табыгыз , килешләрен билгеләгез ? 9) Бу хәлләр безне дә сагайтырга, табигатьнең бу кадерле бүләгенә игътибарлы булуны искәртергә тиешле. 10) Чишмәләре кибеп, сусыз калган авыллар бездә дә юк түгел .

Слайд 8

В 3. 19 нчы җөмләдән әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзләрне языгыз . 19) Шуның өстенә, сәламәтлеккә дә нинди файдалы.

Слайд 9

В 4 8-10 нчы җөмләләрдән ясагыч кушымча ялгану ысулы белән ясалган сыйфатларны языгыз . 8) Кайбер зур шәһәрләрдә гап-гади суны стаканлап сатуларын да онытмыйк. 9) Бу хәлләр безне дә сагайтырга, табигатьнең бу кадерле бүләгенә игътибарлы булуны искәртергә тиешле. 10) Чишмәләре кибеп, сусыз калган авыллар бездә дә юк түгел.

Слайд 10

В 5 9 нчы җөмләдәге алмашлыкларның төркемчәләрен билгеләгез . 9) Бу хәлләр безне дә сагайтырга, табигатьнең бу кадерле бүләгенә игътибарлы булуны искәртергә тиешле.

Слайд 11

В 6 8-10 нчы җөмләләрдән инфинитив фигыль ләрне языгыз . 8) Кайбер зур шәһәрләрдә гап-гади суны стаканлап сатуларын да онытмыйк. 9) Бу хәлләр безне дә сагайтырга, табигатьнең бу кадерле бүләгенә игътибарлы булуны искәртергә тиешле. 10) Чишмәләре кибеп, сусыз калган авыллар бездә дә юк түгел.

Слайд 12

В 7 1-2 нче җөмләләрдән рәт гармониясенә буйсынмаган сүзләрне языгыз . Дөньяда һәр нәрсәнең чиге дә, чамасы да бар. 2) Эчә торган төче су планетадагы бар суларның нибары ике генә процентын тәшкил итә.

Слайд 13

В8. 13-15 нче җөмләләр арасыннан хәзерге заман сыйфат фигыль булган җөмләнең номерын языгыз. 13) Шуннан соң чишмәнең корымый хәле калмый. 14) Чишмә артыннан, акрынлап, аның суы белән туклана торган инеш тә кибә. 15) Ул арада, дым булмагач, чишмә һәм инеш буенда куаклар, үләннәр, болыннар да корый, бу тирәгә кош-корт та оя ясамый башлый.

Слайд 14

C2 Текст буенча сочинение языгыз. Автор позициясен билгеләгез. Сез автор белән килешәсезме? Ни өчен? Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез . Бу вакытта файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез . Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кече һәм урта сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханына әзерләү

Кече һәм урта мәктәп укучыларын бердәм дәүләр имтиханнарына әзерләгәндә кулланырга мөмкин булган эш төрләре....

Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен файдалы сылтамалар

Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен файдалы сылтамалар...

Укучыларны бердәм дәүләт тестларына әзерләү алымнары

9 сыйныф укучыларын бердәм дәүләт тестына әзерләгәндә кулланырга була...

Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү

Имтиханга әзерләнү өчен материаллар...

Бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү өчен биремнәр варианты

Бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү өчен биремнәр варианты. Биремнәр Ә.Ш.Юсупова, Г.Р. Мөгътәсимова һ.б. "Татар теле. 9 нчы сыйныф: Бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү өчен кулланма"га( Казан: Г...

Бердәм республика тестларына әзерләнәбез!

Минем хезмәтем - минем тырышлыгым. Бу бүлектә укытучы өчен кирәк булган эш программалары, дәрес эшкәртмәләре, төрле темаларны яктырткан методик киңәшләр, методик ярдәмлекләрдә һәм журналларда басылган...

Сочинение язабыз. 9нчы сыйныфта Бердәм Дәүләт Тестлаштыруына әзерләнү өчен

Материал для подготовки к ЕРТучащимся 9класса (татарская группа)...