Укучыларны бердәм дәүләт тестларына әзерләү алымнары
план-конспект урока (9 класс) на тему

Алкина Наилә Мәхмүт кызы

9 сыйныф укучыларын бердәм дәүләт тестына әзерләгәндә кулланырга була

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл deres_plany.docx27.37 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Зеленодол муниципаль районы

Осиново бистәсе

“В.В.Карпов исемендәге лицей”

Ачык дәрес

Укучыларны бердәм дәүләт тестларына әзерләү алымнары

                                                  Алкина Наилә Мәхмүт кызы

                                                                                                     1 кв.категорияле    

                                              татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                  2015 нче ел

Тема:  Укучыларны бердәм дәүләт тестларына әзерләү алымнары

Максат

  1. Укучыларны бердәм дәүләт тестларына әзерләү
  2. Укучыларның сөйләм телләрен баету,дөрес сөйләм күнекмәләрен үстерү
  3. Укучыларда игътибарлылык тәрбияләү.

Жиһазлау: дәреслек, карточкалар, интерактив такта

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.  Оештыру , исәнләшү, дежур укучы белән әңгәмә;  Тема һәм максат белән таныштыру.
  • Исәнмесез, укучылар.
  • Исәнмесез, укытучы апа.
  • Кәефләрегез ничек?
  • Кояшлы иртә кебек,

     Татар телен – Тукай телен

     Өйрәнергә дип килдек!

  • Бүген сыйныфта кем дежур?
  • Бүген мин дежур.
  • Бүген ничәнче число?
  • Бүген ... .

2. Төп өлеш

- Укучылар, без сезнең белән тестка әзерләнүебезне дәвам итәбез.Әйдәгез ситуатив күнегүләрне карап китик.

1. Поздоровайтесь с другом (подругой) по-татарски

2. Попрощайтесь с мамой  по-татарски.

3. Пожелайте сестре доброго дня.

4. Спросите у сестры, много ли у неё друзей.

5.Поинтересуйтесь у бабушки, что она читает.

6.Как скажите о том, что у вас нет сестры.

  • Сезнең парталарда карточкалар ята. Бирелгэн темалар буенча диалоглар төзеп карыйк.Сезгә  2 минут бирәм фикерләрегезне җыярга.

1)Поинтересуйтесь у друга, просторная ли её новая квартира

2) Спросите у друга какие языки он знает

3) Спросите у друга (подруги), есть ли у него (неё) старшая сестра.

4) Спросите, у друга как его зовут, откуда он и сколько ему лет.

5) Спросите у друга какая сегодня погода

6) Спросите у друга кем он хочет стать

7) Спросите  у друга какие предметы ему нравятся?

  • Ә хәзер бер диалог тыңлыйбыз. Шул диалог буенча биремнәрне үтибез.
  1. Диалог кайда бара?
  • кибеттә
  • мәктәптә
  • урамда
  1. Кибеттә нәрсәләр саталар?
  • Китаплар
  • Күлмәкләр
  • Каләмнәр
  1. Сатып алучы ничәнче үлчәмле күлмәк кия?
  • Кырык дүртенче
  • Кырык алтынчы
  • Кырык сигезенче
  1. Кибеттә нинди күлмәкләр  юк?
  • Кара күлмәкләр
  • Яшел күлмәкләр
  • Кызыл күлмәкләр
  1. Зәңгәр күлмәк ничә сум тора?
  • 1200сум
  • 1258 сум
  • 1204 сум

  • Рәхмәт,укучылар.Ә хәзер әйдәгез.Без сезнең белән укыган “Зирәк карт” хикәясен искә төшерик. Шушы әсәр буенча сезнең алдыгызда тест ята,бу безнең теста А өлешенә охшаш. Без бу өлештә  нишләргә тиеш, аңлатып китмәссезме?

А1. Бер заманда булган, ди, бер юаш патша.

  1. текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми 

А2.Ул  җитмеш яшькә җиткән кешеләрне үтертә торган булган.

  1. текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми 

А3.Бер егетнең җитмеш яшьлек әнисе булган.

  1. текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми 

А4.Гәүһәр ташы агач башындагы ояда булган.

  1. текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми 

А5. Егет базарга барып ат алып кайта

  1. текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми  

           А6. Яшь ат уйнаклап килә,ә карт ат башын борып юл биреп китә.

  1. текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми 

А7.Агачларны урманнан алып кайталар.

  1. текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми  

А8. Егет агачның кайда  очы,кайда төбе икәнен белмәде.

  1. текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми 

А9.Патша хатасын аңлады.

  1. текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми 

А10. Олыларны хөрмәт итәргә,аларның сүзләренә колак салырга кирәк.

  1. текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми 

  • Укучылар,В өлешен эшләгәндә сез аффиксларны  төгәл белергә тиеш. Шуңа күрә әйдәгез фигыль кушымчаларын искә төшереп ътик. Карыйбыз тактага.

1. Что является основой (корнем) для образования всех форм глаголов:

 а) боерык фигыль;

 ә) шарт фигыль;

 б) хикәя фигыль.

2. Найдите аффиксы глаголов будущего времени:

 а) –ма/-мә, -мый/-ми;

 ә) –ган/-гән, -кан/-кән;

 б) –ачак/-әчәк, -ячак/-ячәк.

3. Определите в каком времени даны глаголы  Киләчәк, укыячак, укымаячак?

       а) определённое будущее время;

       ә) неопределённое будущее время;

       б) настоящее время изъявительного наклонения.

4.Найдите глаголы в условном наклонении.

 а) кайтасы, киләсе, эшлисе;

 ә) көтсен, көтмәсен, килсеннәр;

 б) барса, килсә, укыса.

5. Найдите глаголы в форме неопределённое прошедшее время 

  а) кайтса, кимесен, укыды;

  ә) кайт, кайтма, укы;

  б) кайткан, килгән, көткән.

6. Найдите глаголы в форме повелительного наклонения глагола. 

 а) кил, килсен, килегез;

 ә) килә, килми, килмәде;

 б) укыса, укысагыз, укыган.

7. При помощи каких аффиксов образуется настоящее время изъявительного наклонения?

  а) –ыр, -ер, -р;

  ә) –ар; -әр; -р;

  б) –а/-ә, -ый/-и.

Әйдәгез,килеш кушымчаларын искә төшереп китик әле.Кем телдән апа һәм апасы сүзләрен килеш белән төрләндерә ала. Апасы сүзендә нинди кушымча бар?

  • Рәхмәт,укучылар.Ә хәзер тактага карыйбыз.Монда килеш кушымчаларын ялгап дөрес итеп текстны укырга кирәк.

Татар халкы китапка һәрвакыт хөрмәт белән караган. Беренче татар китапханәсе “Болгар” кунакханәсенең өченче катында урнашкан була. Китапханәгә кешеләр иң яхшы киемнәрен  киеп килгәннәр. Шәкертләр,укучылар,һөнәрчеләр,китапханәгә керү өчен,иртүк чират ала торган булганнар.

“Бу дөньяда китаптан да яхшырак юлдаш, китаптан да ышанычлырак иптәш юк”,-дигән Мирхәйдәр Фәйзи.

3.Йомгаклау өлеше.

- Укучылар без бүген нишләдек?

- Сез нәрсәләр белдегез?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кече һәм урта сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханына әзерләү

Кече һәм урта мәктәп укучыларын бердәм дәүләр имтиханнарына әзерләгәндә кулланырга мөмкин булган эш төрләре....

Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен файдалы сылтамалар

Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен файдалы сылтамалар...

Бердәм дәүләт тестларына әзерләнү.

Бу презентация БДТ ларына әзерләнү өчен төзелде....

Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү

Имтиханга әзерләнү өчен материаллар...

Бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү өчен биремнәр варианты

Бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү өчен биремнәр варианты. Биремнәр Ә.Ш.Юсупова, Г.Р. Мөгътәсимова һ.б. "Татар теле. 9 нчы сыйныф: Бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү өчен кулланма"га( Казан: Г...

Бердәм республика тестларына әзерләнәбез!

Минем хезмәтем - минем тырышлыгым. Бу бүлектә укытучы өчен кирәк булган эш программалары, дәрес эшкәртмәләре, төрле темаларны яктырткан методик киңәшләр, методик ярдәмлекләрдә һәм журналларда басылган...

Сочинение язабыз. 9нчы сыйныфта Бердәм Дәүләт Тестлаштыруына әзерләнү өчен

Материал для подготовки к ЕРТучащимся 9класса (татарская группа)...