3 класс план урока Тема: "Фигыль"
учебно-методический материал на тему

3 нче сыйныфның татар теле дәресенә "Фигыль" темасына дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл figyl_dres_plany_3_syynyf.docx17.84 КБ

Предварительный просмотр:

«Фигыль» темасын өйрәнүнең технологик картасы.

Тема:

Фигыль

Максат:

1.Фигыль турында белемнәр булдыру.

2.Фигыльне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү.

3.Эшчән ,тырыш кешегә хөрмәт тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә:

шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

Укытучы укыганны һәм сөйләгәнне игътибар белән тыңлый белә; табигатькә сакчыл карый;

регулятив универсаль уку гамәлләре

күнегүләрне бирелгән үрнәк һәм кагыйдә буенча планлаштыра ала, тикшерә, башкара;

танып-белү универсаль уку гамәлләре

нишли ? нишләде? нишләгән? нишләячәк? нишләр? соравына җавап булган сүзләрне аера һәм таный; фигыль сүз төркеме дип аңлый; фигыльне сөйләмдә куллана ала;

коммуникатив универсаль уку гамәлләре

укучыларның сүзлек хәзинәсе арта, үз фикерләрен төгәл һәм ачык итеп белдерә алалар, кара-каршы әдәпле сөйләшә һәм кеше хезмәтенә хөрмәт уяна.

Төп билгеләр:

Фигыль төшенчәсе ,нишли ? нишләде? нишләгән? нишләячәк? нишләр?  сораулары.

Предметара бәйләнеш:

Әдәби уку,рус теле.

Чыганаклар:

Дәреслек:Ф.Ф.Харисов,Г.Р.Шакирова,Р.К.Сәгъдиева,

Л.К.Хисмәтова. Татар теле. 3 класс. Мөстәкыйль эш өчен биремнәр. Тест 1 -В.

Җиһазлау:

Компьютер, интернет-ресурслар, интерактив такта.

Эшне оештыру:

Фронталь,индивидуаль.

Дәрес тибы:

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Класс

3

Дәрес этаплары:

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Оештыру өлеше

-Исәнмесез,укучылар.

-Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә

 -Рәхмәт, укучылар , утырыгыз.

1.Дәреснең темасы белән таныштыру.

-Исәнмесез!

-Хәерле көн!

Актуальләштерү

1.Исем турында белемнәрне искә төшерү.

1.-Нинди сүзләрне исем дип атыйлар?

-Исемнәр нинди сорауларга җавап бирәләр?

2. Интерактив тактада эш.

Кем? соравына җавап булган сүзләрне – кызыл шакмакка, нәрсә? соравына җавап булган сүзләрне сары шакмак эченә җыябыз.

3.Өй эшен тикшерү.

(Кеше исемнәре белән дүрт җөмлә төзергә)

4.Сүзлек эше.

 I слайд: Түтәл, китмән,  китмәнни.

Уйлыйлар,искә төшерәләр.

1.-Исем кем? нәрсә? соравына җавап бирә;

-предметны белдерә.

2. Малай, бабай, очучы, сатучы, укучы, кыз – кызыл шакмак эченә; песи, агач, урман, чеби, кыш  сары шакмак эченә җыела.

3.Укучылар өй эшләрен  укыйлар, хаталарын төзәтәләр.

4.Сүзлек эшендәге сүзләр белән җөмләләр төзиләр.

Физкультминутка

Укытучы фигыльләр әйтә.

Сикерә,  оча, атлыйлар, кагынды, чүгәләде, каплады,куялар утыралар.

Гәүдә белән билгеле күнегүләр ясыйлар.

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

1.Фигыль турында белемнәр булдыру.

 II слайд: Картина белән эш.

 -Рәсемдә кемнәрне күрәсез?

 –Балалар  нишлиләр?

2.III слайд: бирелгән сүзләр арасыннан  1 нче  рәт-нишли?,

2 нче рәт нишләгән?,

 3 нче рәт-нишләр?соравына  җавап булган сүзләрне табабыз.

3. Нәтиҗә ясау. Дәреслектәге кагыйдәне уку.

4. IV слайд: Кыз нишли?

Фигыльләр белән җөмләләр төзетү.

1.-Балалар мәктәп бакчасына чыкканнар.

-Алар бакчада эшлиләр.

-Чөгендер алалар, җир китмәнниләр, агач кисәләр, сукмак себерәләр.

2.Тапканнан соң, һәр укучы үз почмагына бара.

3.-Нишли? нишләде? нишләгән?  сорауларына җавап биргән сүзләр фигыль дип атала.

4.Фигыльләр белән җөмләләр төзиләр.

Алсу су сибә, китап укый,

бәрәңге әрчи.

Яңа белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

1.Дәреслектән 22 нче биттәге 31 нче күнегүне табыйк әле. Биремне укып чыгабыз. Нокталар урынына тиешле фигыльләрне куеп языгыз.

 2. “Мәктәп китапханәсендә” дигән темага диалог төзетү. (телдән)

3. 1 нче тестның –В өлешен эшләү. Эшләп бетергәч, бер-берсенекен тикшерү.

1.Дәреслекне ачалар,күнегүне табып биремне укыйлар

Нокталар урынына тиешле фигыльләрне куеп язалар.

2.Фигыльләрне кулланып, рәсем буенча диалог төзиләр.

3. 1 нче тестның –В өлешен эшлиләр.

Тәрҗемә итү күнегүләре.

23 нче бит,32 нче күнегү.

Тәрҗемә итәләр. Җил-ветер

Йомгаклау

1.-Бүген  нинди сүз төркеме белән таныштык?

-Фигыль дип нинди сүзләрне атыйлар?

- Фигыль нәрсәне белдерә?

2. Билгеләр кую.

-Фигыль  белән.

-Нишли ?нишләде? нишләгән? нишләячәк? нишләр?  соравына җавап булган сүзләрне .

-Эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерә.

Өй эше

24 нче бит,35 нче күнегү.

Көндәлеккә язалар.

Саубуллашу

-Сау булыгыз,укучылар.

- Рәхмәт,сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разнообразие растений. Урок биологии в 6 классе. (план урока)

Урок биологии в 6 классе по изучению многообразия растений....

3нче сыйныф ( татар төркемчәсе) Тема: «Фигыль» темасын кабатлау.

3нче  сыйныф (  татар  төркемчәсе)Тема:  «Фигыль»  темасын  кабатлау.Максат:1.   фигыль  турында  өйрәнгәннәрне  кабатлау...

математика 6 класс, план урока, тема: Длина окружности и площадь круга

математикакласс: 6тема: Длина окружности и площадь кругатип урока: урок изучения нового материала через практическую деятельность детей с использованием ИКТавтор УМК: Н.Я. Виленкин, В.И. Жохов, А.С. Ч...

Химия 10 класс. План урока и презентация "Химические свойства спиртов"

Программа по химии О. С. Габриеляна. Тема  №3 "Кислородосодержащие органические соединения и их природные источники"Тема урока: Химические свойства этанола. Рассматриваются вопросы: физические св...

Мастер-класс, планы уроков и спортивные праздники

Мастер- класс для молодых специалистов по методу круговой тренировки...

Тема: Фигыль.

Тема: Фигыль....