Татарлар
материал на тему

Фәйзрахманова Сиринә Нурислам кызы

Халыклар дуслыгы көне уңаеннан оештырылган чарада катнашу өчен сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Татарлар35 КБ

Предварительный просмотр:

       

Татарлар

Халыклар дуслыгы көне уңаеннан оештырылган чарада катнашу өчен сценарий

Төзүче: Фәйзрахманова Сиринә Нурислам кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Чистай шәһәре, Татарстан Республикасы

     “Су буйлап” көе яңгырый. Ике укучы сөлге тотып бииләр. Капка ясап басалар. Алар арасыннан алып баручылар чыга.  

1а.б. Әссәләмәгаләйкүм, дуслар!

       Чын милләтчә бу сәлам.

      Саф татарча җавап бирәм:

     Вәгаләйкүм - әс-сәлам!

2а.б. Исәнмесез! Хәерле көн, кадерле дуслар!

музыка

Алыр баручылар сөйли:

Борын-борын заманнарда

Болгар иле булган, ди.

Безнең борынгы бабалар

Шушы илдә торган, ди.

Ул бабайлар әйбәт күннән

Читекләр теккәннәр, ди.

Читек киеп, илләр гизеп,

Сәүдә дә иткәннәр, ди.

Шушы нәни читек аша

Танылган, ди, халык та,

Хезмәт сөю бабайларга

Китергән, ди, байлык та

Гореф- гадәт, йола югалмаган,

Җуелмаган хәтер- хәзинә

Читекләрдә - болын чәчәкләре,

Нуры кунган татар йөзенә.

Татар халкы зур шәхесләр белән

Танылган ул гомер- гомергә.

Бүген дә без асыл татарларның

Уңганлыгын салыйк күңелгә.

Татар дисәм, мине бөтен дөнья белә,

Ул исем бит ташка сырланган.

Шушы исем белән халык гомер иткән,

Шатланган да, янган, сызланган!

Татар кызы, татар уллары без,

Саклыйк, яклыйк туган илебезне.

Без көч биреп, яшәтергә тиеш

Җандай газиз туган телебезне

 

Төрле татар халык киемнәре кигән укучылар:

1.Без - татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без - татарлар!

Татар исемен без

Иң-иң озак йөрткән бер халык.

 

2.Без - татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре.

Без - татарлар!

Батыр халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде!

 

3. Без - татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Без - татарлар!

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән гөрләшеп.

 

4. Без - татарлар!

Бик күп татарларның

Барын бергә җыйган татарлар.

Я, әйтегез, җирдә

 Бездән көчле,

Бездән эшчән нинди татар бар?

 

         Берәм- берәм әйтәләр:     Без - татарлар:

Болгар татарлары,

Себер татарлары,

                                                   Нугай татарлары,

Мишәр татарлары,

Типтәр татарлары,

Нократ татарлары,

      Керәшен татарлары -

                 Барысы бергә:    Тагын бик күп, бик күп татарлар.

1А.Б.                                 Т өрле-төрле исем йөртсәк тә без,

2 А.б.                                 Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә,

1 А.Б.                                 Тик бер генә туган телебез,

2А.Б                                     Тик бер генә туган илебез.                

Музыка “Тәфтиләү”

а.б. Татар җыры… Ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен.

Оялчан да, инсаф, ягымлы ул

Yзе салмак, үзе акрын.

а.б. Шул җыр белән сәфәр чыгып,

Тарих үрләреннән килгәнбез.

Татар җырын тыңлап таралганбыз,

Татар җырын җырлап җиңгәнбез.

А.Б. Бергәләшеп яшик, тату булыйк

Татарстан дигән җирләрдә.

Горурланыйк, без бит татар диеп

Аралашыйк татар телендә

Көмеш суларың, зәңгәр урманың
Якын күңелгә, Татарстаным.
Син — туган ягым,
Син — минем таңым, Татарстаным.

Җыр “ Мин яратам сине, Татарстан”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Без- татарлар.

                                ...

Презентация "Чит илдә яшәүче татарлар"

Презентация к урока в 10 классе по татарскому языку (рус.группа)....

Конференция "Күренекле татарлар"

Конференция материаллары...

Фәнни эш "Сәвәләй авылы керәшен татарлары кушаматлары"

Укучыларның “Эзләнү һәм ачыш офыклары” исемле төбәкара  фәнни-гамәли конференциясе        СӘВӘЛӘЙ АВЫЛЫ КЕРӘШЕН ТАТАРЛАРЫ КУШАМАТЛАРЫ  Эшне башкаруч...