Фәнни эш "Сәвәләй авылы керәшен татарлары кушаматлары"
творческая работа учащихся

Забурдаева Раушания Рифовна
Укучыларның “Эзләнү һәм ачыш офыклары” исемле төбәкара  фәнни-гамәли конференциясе       
 СӘВӘЛӘЙ АВЫЛЫ КЕРӘШЕН ТАТАРЛАРЫ КУШАМАТЛАРЫ  
Эшне башкаручылар: Асаева Азалия,  Шаяхметова Алия                                             
7 нче сыйныф укучылары
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы “Зәй 2 нче урта гомуми белем мәктәбе” МБГБУ
Фәнни җитәкче: Забурдаева Р.Р. , татар теле һәм әдәбияты  укытучысы 
 
2  
Эчтәлек 
Кереш…………………………………………………………………..3  
Төп өлеш 
1. Керәшен татарлары исемнәре…………………………………......5 
2. Кушаматлар…………………………...........…………………….....7 
2.1. Керәшен татарлары кушаматлары…………………….............13  
2.2. Кушаматың ничек, әйт әле?.......................................................14  
Йомгак………………………………………………………………....17  
Файдаланган әдәбият………………………………………………... 18 
Кушымта...........................................................................................19           
3  
Кереш 
                       Тел, сүз, исем, фамилия -милләтнең йөзе, тылсымлы могҗизасы һәм сакчысы.                                                       
                       Һәркемгә үз исеме – күңеленә иң якын, иң кадерле исем – сүз.                                                                                   
                                                                                            Гомәр Саттаров   
Фәнни-тикшеренү эшенең максаты: Сәвәләй авылы җирлегендә яшәүче керәшен татарлары кушаматларының килеп чыгышын тикшерү. Бурычлары: -авыл халкы, тумышы белән Сәвәләйдән булган, ә хәзер Зәй шәһәрендә яшәүчеләр (Долгова Анна түти, Дмитриева Зинаида Алексеевна- Зәй шифаханәсендә ФГДС та медсестра, Забурдаев Семен Иванович,Смирнова Светлана Алексеевна- “Рыболов” кибетендә сатучы, Сабаева Ольга Ивановна- “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияче)  белән аралашып, авылдагы кушаматларны туплау; - башкара торган функцияләреннән чыгып, кушаматларны төркемнәргә бүлү; -кушаматларның килеп чыгышы белән бәйле фактларны җыйнау. Бала туды. Дөньяга яңа кеше килде. Өйгә, гаиләгә яңа ямь, юаныч, куаныч, бәхет өстәлде. Шуның белән бергә яңа туган сабый ата – анасына өстәмә мәшәкатьләр дә китерде. Аларның иң беренчесе – балага исем кушу. Аңа нинди исем бирергә? Бу сорау һәрбер  ата – ананы уйландыра, борчый. Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм ул аның гомерлек юлдашына әверелә.  Татар халкы элек – электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исеме җисеменә туры килә торган матур эчтәлекле, аһәңле, җиңел һәм ачык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан. 
4  
Кеше исемнәре – күренекле татар – башкорт шагыйре Шаяхзадә Бабич әйткәнчә, гаҗәеп бер бакча ул.  Җимеш бакчасында төрле агачлар үскән кебек, исемнәр бакчасында да төрле җимешләр – исемнәр бар. Халык кеше исемнәре дөньясында мәгънәви матурлыкка омтылуның классик үрнәкләрен тудырган, үзенең идеалларын һәм тарихын чагылдыра торган исемнәр хәзинәсен барлыкка китергән. Яңа туган сабыйга кушу өчен исем эзләгәндә, ул исемнең җыйнак, җиңел әйтелешле, яхшы мәгънәле һәм аһәңле булырга тиешлеген истә тоту зарури. Күркәм исемнәребез күп булганга, һәрбер ата – ана шулар арасыннан үзенә ошаганын, зәвыгына туры, күңеленә хуш килгәнен, әлбәттә, заман таләпләренә җавап бирә торганын сайлый ала. Һәрбер телдә кешегә эндәшү, атап әйтү, мөрәҗәгать итү өчен хезмәт итә торган билгеле бер антропонимик категорияләр бар. Гадәттә кешегә атау – эндәшү өчен төп антропонимик номинатив категория исем кулланыла. Атау- эндәшүдә, кешенең исемен әйтү белән генә чикләнмичә, аның янында билгеле бер калыпта (модельдә), теге яки бу өстәмә антропонимик номинатив категориянең берсен яки икесен, өчесен берьюлы куллану  һәм башка шартлар белән билгеләнә.        
5  
ТӨП ӨЛЕШ 
1.  Керәшен татарлары исемнәре 
Керәшен татарлары христиан динен кабул иткәннән соң, рус – христиан исемнәрен куша башлаганнар. Рус исемнәре сөйләштә татар теленең артикуляцион базасына җайланып, фонетик үзгәрешләргә дучар булганнар, исемнәр кыскартылып та, ягъни алар составындагы аерым авазлар яки иҗекләр төшерелеп тә әйтеләләр. Мәсәлән: Эркей – Аркадий, Yкси – Акулина, Атна – Анюта, Пикла – Фекла, Жаудый – Евдокия, Тапый / Тимей – Тимофей. Тау ягы керәшеннәре сөйләмендә: Чанки – Александр, Таба – Трофим, Бача – Вася, Чарги – Сергей, Купый – Прокофий, Бабук – Варвара, Yксинә - Аксинья, Бабич – Федосья, Керисә - Кристина, Тырпый – Трофим. Гомумән керәшен сөйләшләрендә бер үк исем берничә төрле итеп әйтелергә мөмкин: Микәй – Микәйлә - Микуш – Миша – Микәй – Михаил Наталҗа – Натай – Натуш – Натка – Натуша – Наталья Гурапый – Гурый – Гөрпей – Гөрпинә - Гуруш – Агриппина Исемнәрдәге фонетик үзгәрешләр сузык авазларга да, тартык авазларга да карыйлар. Керәшен сөйләшләрендә кеше исемнәрен кыскартып һәм төрле кушымчалар ялгап әйтү күренеше татар теленең башка сөйләшләре, мәсәлән Нократ [Бурганова, 1962, 37], Пермь татарлары [Рамазанова 1976, 143], мишәр сөйләмнәре [Мәхмүтова, 1978, 116 – 117], Себер татарлары сөйләшләре белән дә уртак. Шулай ук башка төрки телләрдә дә андый үзенчәлекләр табыла [Баскаков, 1971, 96 ]. Галимнәр керәшен татарлары исемнәрен борынгы болгар- татар исемнәре белән типологик яктан бик охшаш дип табалар [Юсупов, 1960, 110] 
6  
      1.Иркәләтеп яки кечерәйтеп әйткәндә, төрлечә кыскартылганда ялгызлык исемнәренә - ка /- кә, - кай / - кәй кушымчалары ялгап әйтү актив: Yлкәй – Ульяна, Пидукай – Федора, Палукай – Пелагея, Аудыкай – Авдотья, Бәчкә - Василий, Питкә - Петя, Ибука – Иван, Лизкә - Лиза, Ыступка – Степанида, Саңка – Соня, Былудка – Володя, Жәнкә - Елена, Yничкә - Анисья, Жүлкә - Юлия, Аука – Авдотья.        2.Yз итеп, яратып, иркәләп әйткәндә ялгызлык исемнәренең беренче -ук /-үк  кушымчалары ялганып әйтелә.    Ир – ат исемнәре: Эрчүк – Арсений, Микук – Михаил, Питук – Петя, Илүк – Илья, Кечтүк – Костя, Ибук – Ибай – Ибашай – Иван, Бәчүк – Василий, Шашук – Саша, Ычтук – Степан, Гәрүч – Герасим. Хатын – кыз исемнәре: Мәтүк – Матрена, Барук – Варвара, Аудук – Авдотья, Аннук – Анна, Минук – Маланья, Кәтүк – Екатерина, Начтук – Анастасия, Палук – Пелагея, Санук – Соня, Марук – Маруся, Лизук – Лиза, Елизавета. 3. Кеше исемнәренә - уш / - үш кушымчалары ялгап әйтү бераз үзсенү, бераз кимсетү мәгънәсе өсти. Ир – ат исемнәре: Әлүш – Алексей, Иртүш – Артемий, Микуш – Михаил, Герущ – Григорий, Никуш – Никита, Чилүш – Сельвистор, Дәкүш (Яку) – Дәкәу- Яков, Мәтүш – Матвей, Гәрдүш – Гордей, Пикуш – Прохор, Тикуш – Тихон, Метүш – Дмитрий. Хатын – кыз исемнәре: Даруш – Дарья, Кәтүш – Екатерина, Ануш – Анна, Баруш – Варвара, Сануш (Шура) – Александра. - уч / - үч, - ич: Жәүлич – Евгения, Бибич (Пидуч – Федосья),Упруч – Ефросинья, Анич – Анисья, Марич – Мария. 4. Кеше исемнәрен кыскартып – ай / - әй, - ый / - ей кушымчалары ялгап әйтү киң таралган. 
7  
Ир – ат исемнәре: Ибый – Иван, Гөрей – Григорий, Пантый – Пантелемон, Yртәмей – Артемий, Даный – Данила, Пилей – Филипп, Учый – Осип, Жәрәмәй – Еримей, Тимей – Тимофей, Купый – Прокофий, Бәчлей – Василий, Эркей – Аркадий, Кирей – Кирилл. Хатын – кыз исемнәре: Тапый – Татьяна, Марҗый – Мария, Дарҗый – Дарья, Праскый – Просковя, Укыле – Акулина, Палый – Пелагея, Угапый – Агафья, Улей – Ульяна, Супый – Софья, Урый – Ирина, Надый – Надежда, Кәтей – Екатерина, Начтый – Анастасия, Бирей – Вера, Гратый – Агафья. 5. Билгеле булганча, керәшен татарлары сөйләшенә  җ – лаштыру хас. Бу күренеш кеше исемнәренең әйтелешендә дә бик нык чагыла. Жәүлич – Евгения, Жәлкә - Елена, Жүлкә - Юлия, Жюрик – Юрий, Жәрәмәй – Еремей, Кирҗә - Кирья, Лакирҗа – Лукирья, Маржый – Мария, Дарҗый – Дарья, Упинҗа – Офелия, Маланҗа – Маланья. 2. Кушаматлар 
Кушамат 2 сүз кушылу юлы белән ясалган кушама («кушма») + ат («исем»). Кешенең рәсми төп исеменә кушыла өстәмә ат (исем) дигән мәгънә белдерә. Иске татар телендә кушаматлар фамилия функциясен башкарганнар, ягъни  алар,  кеше исеменә өстәлеп әйтелеп, шәхесне тагын да аныклау, ачыклау, конкретлаштыру функциясен үтәгәннәр (Сәлим Торна – Сәлим Яруллин яки Торна Сәлиме – Яруллин Сәлим һ. б.). Хәзерге телебездә кушамат функциясен фамилия үти ала.  Башкара торган функциясеннән чыгып, татар телендәге кушаматларны өч төркемгә бүләләр: 1) шәхси кушаматлар; 2) нәсел кушаматлары; 3) коллектив – территориаль кушаматлар. 
8  
Шәхси кушаматлар (шулай ук нәсел һәм коллектив кушаматлары да) килеп чыгышлары, бирелешләре буенча реаль чынбарлык белән тыгыз бәйләнешле.  Алар гаять күп төрле һәм күп кырлы, гомуми һәм хосусый физик һәм рухи сыйфатларга ия булган кешенең характеры, төс – бите, буй – сыны, физик билгеләре һәм башка якларын ачыклый торган характерологик сүзләргә нигезләнеп барлыкка киләләр. Шәхси кушаматларда  объектның (шәхеснең) теге яки бу сыйфатына, үзенчәлегенә, нигезләнү, шуңа тапкыр килү, образлы характерологик бәя бирү,  тулы мәгънәви эчтәлек белдерү, башка төр ялгызлык исемнәренә караганда, калку һәм сиземлерәк  була. Алар кешенең характеры, төс – бите, физик кимчелеге, милли чыгышы, профессиясе, яшәү урыны һ. б. мотивларга нигезләнеп кушылалар. Шәхси кушаматлар бары бер генә индивидумны характерлаулары белән аерылып торалар. Балага исемне тугач та әти - әнисе яки якын туганнары бирсә, кушаматны кешенең яшәү дәверенең төрле этапларында (тугач та, үсмер чак, урта яшьләрдә яки картайгач) аерата характерлы шәхси сыйфатын мотив итеп алып, коллектив, ул яши торган мохит, җәмгыять куша.  Нәсел кушаматлары бер яки берничә семьядан торган нәселнең җирле халык телендәге төп атамасы (Күкеләр, Торналар, Аюлар, Чүтәйнекләр, Кашыклар, Карышканнар, Шомалар һ. б.) һәм шул нәселнең һәр членының рәсми булмаган тагылма исеме – кушаматы (Рәхимҗан күке һ. б.) булып йөриләр. Нәсел – ыру кушаматлары (патронимнар) ыруглык җәмгыятенең патриархлык чорында ук барлыкка килә башлаганнар. Ыруг, нәсел башлыгының исеме яки ыруг тотемына, нәсел атамасына әверелгән. Татарларда да, башка халыклардагы кебек үк, байтак кына нәсел – ыру кушаматларыннан фамилияләр ясалганнар: Салма – Салмин, Тукмак – Тукмаков, Чапчак – Чапчаков, Салкын – русчага тәрҗемә итеп Морозов, 
9  
Эшләпә - Шляпкин, Шәйкә - Шайкин, Майур – Майоров, Матурым – Матуров, Куштан – Куштанов, Күке – Кукушкин һ. б.  Коллектив – территориаль кушаматлар бер төркем кешеләргә яки аерым авыл, поселок, шәһәр халкына карыйлар. Алар кешеләрне, нәсел – ыру кушаматлары кебек канкардәшлек аша берләштермиләр, бәлки яши торган торак пункт уртаклыгы нигезендә бергә туплап, гомумиләштереп атыйлар. Коллектив – территориль кушаматлар күбесенчә күрше авыл халкына тагылалар. Шул авыл халкының һөнәре, кәсебе, холкы, урнашкан урынының физик – географик үзенчәлеге яки бу авылда булып узган игътибарга лаеклы берәр вакыйга коллектив кущаматының нигезен ягъни барлыкка килү сәбәп – мотивларын тәшкил итә. Хәзер тирә - яктагы авыл халкын коллектив – территориаль кушаматлар белән атау яшь буын телендә урын алмый диярлек. Теге яки бу авыл халкын гомуми рәвештә атау өчен, күплек саны кушымчасы алган авыл исеме үзе актив кулланыла: Карлылар, Кодашлар, Биектаулар, Ноласалар, Норлатлар һ. б.  Коллектив – территориаль кушаматлар, гомумилекне (башлыча, аерым бер авыл халкын тулаем, яки аның бер төркемен - бер урам халкын) белдергәндә, күплек санында кулланылалар: Кишерләр, Каратәпиләр, Яңалар, Капчыклар, Бүрекләр, Котылдыклар, Никкүчтемнәр һ. б.  I. Топонимнарга һәм микротопонимнарга нигезләнеп ясалган кушаматлар. Топонимнарга нигезләнгән кушаматлар: башкача, шәхеснең үзе генә яисә семьясы белән авылдан яки башка торак пунктан күчеп килүенә яки туган авылыннан икенче бер җиргә барып яшәп һәм эшләп кайтуына яисә шул авылдагы башка төр торак пунктта яшәвенә мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка киләләр: Келәш Сайфулла, Кыркүл Кирамы, Матак Ибрай (Әлки районы үзәге Базарлы Матак авылыннан), Төмән җә Казан Шәкүр, Мамадыш Әлфия (Мамадыш районыннан килгән) һ. б. 
10  
Микротопонимнарга нигезләнгән кушаматлар шәхеснең яки гаиләнең торак пунктның кайсы җирендә йортлары булуга, кайсы урында яшәвенә нисбәтле рәвештә барлыкка киләләр. мондый кушаматлар бер торак пункт эчендәге теге яки бу географик ориентир (географик термин) белән атала: Чат Равиясе, Су буе Гайшә, Югары оч Гайни, Күпер төбе Нигъмәтҗан, Койрык Галимҗан, Кыр капка Габдулла, Чокыр Равил, Почмак Нәфис, Ар турам Хаҗи, Елга Сания, Чүплек Галәү һ. б.   II. Этнонимнарга мөнәсәбәтле кушаматлар. Боларда шәхеснең милли чыгышы яки аның башка милләт, халык яисә этник группа вәкилләренә берәр ягы белән охшавы тәгъбир ителә: Башкорт Морат, Хәяли Мишәр, Мукшы Хәсән, Ар Шәрифе (бабалары удмурт булганга), Чирмеш Мөбәрәкша, Калмык Мифтах, Кыргыз Камал (күзләре кысык), Типтәр Шәйхулла, Чуваш Фәхрулла, Барый Еврей, Чегән Гайшә, Әрмән Тәфкил, Япон Шәриф, Грузин Вәли (кара мыеклы булганга), Поляк Җәмил, Типтәр Әмир, Мукшы Мирзаян, Арап (гарәп) Альберты һ. б. III. Антропонимнарга мөнәсәбәтле кушаматлар. Бу төркем кушаматлар шәхеснең ерак бабасының исемен (нәсел кушаматын) атау яки шәхеснең үз исемен бозып, аңа якын яңгырашта, күбесенчә, кыскартып әйтә, я булмаса, шәхесне икенче бер шәхескә охшатып, аның исем – фамилиясе белән атау җирлегендә барлыкка киләләр: а) шәхеснең нәселенә нигез салган ерак бабасының исеменә нисбәтле кушаматлар: Борһан Тукый (Тукай), Гибәкә (Гыйбадулла) Галимәсе, Төхби (Төхфәтулла) Сарасы, Вәли Мәрьяме, Фәйзә Таңата, Хәким Саниясе, Әхмәтгәрәй Чүрәш, Хәйрулла Карапай (Карабай), Җәркәй (Ярмөхәммәт – Җәркәй) Гөлфиясе, Хәсән Гайсасы, Салай (Сәләхетдин) Фаругы һ. б.; б) шәхесне икенче бер шәхескә охшатып, аның исеме яки фамилиясе белән атау җирлегендә туган кушаматлар: Архимед Нури (авыл халкына яхшы киңәш бирергә һәм уйлап табарга оста булганга), Гулливер Әнвәр (бик озын 
11  
булганга), Хачатурян Әмир (сызгырып көй чыгарганга), Кутузов Хөснекәй (беренче империалистик сугышта бер күзен югалтып, М. И. Кутузовка охшап калганга); в) шәхеснең үз исемен бозып яки аңа якын яңгырашта кыскартып әйтү нигезендә ясалган кушаматлар: Гомәр – Чумар, Габдулла Апуш, Фасхетдин – Пыскый, Шакир – Шака, Закир – Зака, Кәлиулла – Каләй, Самук – Сәмигулла, Патый – Фатыйма, Ибраһим – Ибрай, Мөлек – Мөлүш һ. б.   IV. Шәхеснең һөнәр – кәсебе, профессиясе яки эшләү урыны (учреждение һ. б.) белән мөнәсәбәтле кушаматлар. Мондый кушаматлар шәхеснең хезмәт урынына, профессиясенә нисбәтле рәвештә бирелгәннәр. Аларның күбесе хәзерге профессия атамаларына нигезләнеп ясалганнар: Чабатачы, Бурлак, Читәнче, Асламчы, Кырык тартмачы һ. б. : а) шәхес башкара торган һөнәр – кәсеп исеменә нигезләнгән кушаматлар: Комендант Равил,  Гали Көтүче,  Чүлмәкче Гәрәй,  Кибетче Зәйнәп, Шофер Әнәс, кассир Гәрәй, Пешекче Саимә, Укытучы Венера, Страховой Илнура, Газчы Марсель, Лесник Фирдүс, Тегүче Нурия һ. б.;  б) шәхеснең эш урыны (учреждениясе) исеменә нисбәтле кушаматлар: Сельсовет Зыя, Кәнсә Фатыйма (колхоз канцеляриясендә эшләгәнгә), Пучты Халимә, Мәктәп Гайшә (мәктәптә эшләгәнгә), Аптек Роза, Май Сәлах (май заводында эшләгәнгә), Келәт Шәйхи, Склад Илдария һ. б. V. Шәхеснең яки аның ата – бабаларының яки үзенең чины, титулы, социаль чыгышына мөнәсәбәтле кушаматлар: а) элекке сословие атамалары һәм титуллары белән бәйләнешле кушаматлар: Алпавыт Габдулла, Кулак Вәли, Габдрахман Бай, Купец Хафиз, Мещан Салих һ. б.; б) рухани титулларга мөнәсәбәтле кушаматлар: Гали Ишан, Мулла Зәки, Әкрам Мөрит, Әсма Абыстай, Казый Сәлим һ. б.;  
12  
в) хәрби чин, дәрәҗә атамаларына мөнәсәбәтле кушаматлар: Зиннур Майор, Сержант Хәбир, Гариф Солдат, Капитан Тәлгать, Полковник Харрис, Генерал Гани, Матрос Шәмил, Моряк Нәби, Комиссар Сәхәп һ. б.   VI. Шәхеснең характер сыйфатларын белдерүче кушаматлар. Халык коллектив теге яки бу кешенең характерындагы аерата калку һәм типик булган тискәре яки уңай сыйфатларны бик оста тотып ала һәм гаять төгәл һәм тасвирлы итеп бер сүз белән әйтеп бирә. Бу сүз күп вакытта шәхескә кушамат булып тагыла: а) шәхеснең уңай характер сыйфатларын белдерүче кушаматлар: Батыр Зәкир, Уңай Сафа, Үткен Бану, Мировой Әмир, Тырыш Вәли, Өлгер Рәсимә, Ләтчә («җитез») Әлфия һ. б.  б) шәхеснең тискәре характер сыйфатларын белдерүче кушаматлар: Пытымыр Мәхмүзә, Габдулла Аткыч, Елак Найтап, Кайнар Садыйк, Телчән Зөләйха, Сос («хәйләкәр») Вәли һ. б.  VII. Шәхеснең тышкы физик билгеләрен характерлаучы кушаматлар: Кечкенә Наилә, Кәрлә Хәлит, Гомәр Таза, Ит чүмәләсе Мәхмүзә, Бочка Фатыйма, Чандыр Роза, Шыр сөяк Фәридә, Сакау Минһаҗ, Кыек Госман, Матур Фатих, Сөйкемсез Сөембикә, Кызыл Хуҗа, Рыжий Равил, Ала Камил һ. б.  VIII. Туганлык терминнарына һәм иркәләп – кечерәйтеп әйтү сүзләренә нигезләнеп ясалган кушаматлар: а) туганлык терминнарына нисбәтле кушаматлар: Кияү Габделнур, Түти Насыйр, Апакаем Һади, Бабай Галия, Энекәш Рөстәм, Рәшит Оклаубикә, Парень Нәҗибә, Анакай Салих, Баҗай Хәмзә һ. б.  б) иркәләп – кечерәйтеп эндәшү сүзләреннән ясалган кушаматлар: Бәбкәй Галимә, Иркәм Әхмәдулла, Мәрьям Канатым, Халисә Йөрәгем, Колынчыгым Бикәсе һ. б.   IX. Шәхеснең даимән авыруы атамасына нисбәтле кушаматлар: Хәлил Таз, Муса Кукша («пеләш»), Ютәл Сәрия, Сәлах Акма һ. б. 
13  
X.Шәхеснең исәп – хисабы, төрле үлчәү берәмлекләре һәм акча исәбе атамаларына нисбәтле кушаматлар: Алтмыш Сәлах (60 кадәр генә санный белгәнгә), Биш түтәрәм Хәлим, Өч тиенлек Закир, Мең Сум Хәбир, Алты – биш Сафи, Бер тиен Гали. XI. Абстракт мәгънәле сүзләрдән ясалган кушаматлар: Хәким Хәсрәт, Вафа Тавыш (көчле тавышлы булганга),Үкенеч Хәяли һ. б. XII. Хайван, кош – корт, балык һәм тере җан илләренең исеме (зоологик терминнар) белән аталган кушаматлар: Бозау Кәлимулла, Үгез Әхмәт, Ишәк Таһир, Дуңгыз Хәйрулла, Эт Салих, Маймыл Юныс, Әрлән Латыйп, Чебеш Закир, Сандугач Мансур, Бөркет Самат, Әхмәт Бака, Елан Хәлимә, Чикерткә Фәридә, Чебен Галимулла, Алабуга Нәби, Кильки Сәгыйдә һ. б. 
2. 1. Керәшен татарлары кушаматлары. Әүдики: Бабамның бабасы да шулай әйтәе. Бабаң да башсызе. Кушаматыгыз ничек әле сезнең?  Җарап: Кушаматыбыз җук безнең. Әүдики: Кушаматсыз керәшен керәшен түгел ул. Җабалакмы әле кушаматыгыз? Җарап: Кушамат түгел ул – Җабалак. Әүдики: Нәрсә сунн? Җарап: Памилия… Әүдики: Җабалак дигән памилия җук керәшеннәрдә. Җарап: Ябалаков Еграф Трофимович мин. Паспорта шулай. Әүдики: Бозма керәшен исемнәрен. Җабалак Топыйның малае Җаграп син, белдеңме? Җарап: Сайгун Җабалак дип тә җөртәләр әле. Әүдики: Нәстә ул Сайгун? Җарап: Үзем дә белмим инде. 
14  
Әүдики: Кушаматыңны белергә кирәк, исемеңне онытсаң да, кушаматыңны онытма. Менә мин беләм. Кәзә безнең кушамат. Бабамның әтиенә кушканнар. Әллә каян мамыклы кәзә алып кайткан булган. Мамыклы кәзә сыердан җакмы, дип сөйләп җөргән. Шуннан … (223 бит, Т. Миңнуллинның «Гөргери кияүләре» комедиясеннән). Керәшен халкы башка халыклардан үзенең күтәренке күңеллелеге белән аерылып тора. Аларның үзләренә генә хас йолалары, бәйрәмнәре бар һәм ни хикмәт, сугыш елларыннан соң керәшен халкы арасында балаларга бер – берсенә ошаган исемнәр бирү киң таралган. Мәсәлән, Сәвәләй авылындагы Толяларны гына алыйк. Мондый исемле ир – атларны санап китсәң, очына чыкмассың, бармагыңны гына бөгеп өлгер! Әйтеп киткәнемчә, безнең халык – акыллы халык. Бу хәлдән дә чыгу җаен тапкан. Ничек дисезме? Хәзер аңлатам. Кешеләрнең, беләсездер инде, исемнәре бер булса да, башкаларда очрамый торган үзләренә генә хас сыйфатлары бар. Ә керәшеннәргә кушамат тагарга шушы сыйфат кына кирәк тә инде. Әйдәгез, шул ук Толяларны алыйк. Аларның Сәвәләйдә нинди сортлысы гына юк: Яланбаш Толя, Озын Толя, Бөки Толя, Матурым Толя, Абрам Толя, Ару Толя һ. б.  2. 3. Кушаматың ничек, әйт әле? Кушаматсыз кеше буламы дөньяда? Булса да, бик сирәктер. Аеруча керәшен авылларында кушаматсыз кеше юк. Чит авылга килеп, кешене исем – фамилиясе белән сорыйсың икән, җавап бирүче аптырап кала, бераз уйланып тора да: - Кушаматы ничек, кушаматы белән әйт әле, - дип куя. 
Сәвәләй авылында һәр гаиләнең диярлек кушаматы бар: Канҗалар, Камалар, Укмачлар, Бакырлар, Суркалар…  Кушамат килеп чыгу – ул үзе бер тарих, риваять. Мәсәлән, кешегә хас сыйфатларны, аның халкын чагылдырганнары да бар: Үткен, Учак (тиз 
15  
«кабынып» китә торган), Батыр, Кырма, Җид Иван (саран булганга бирелгән күрәмсең), Командир Мария һ. б. Бер исемдәге кешеләр күбәеп китсә, аларны тиз аеру өчен кушаматлар тагыла. Батыр Микулай, Татар Микулай, Мукшы Микулай, Мылтык Аудый, Әпләш Аудый, Мокан Аудый, Матурым Толя, Яланбаш Толя, Бөки Толя.... Моннан кала кешенең физик хәләтенә бәйле кушаматлар да шактый: Сукыр Федор, Аксак Степан, Полтора Палук (зур гәүдәле, симез булганга), Дегет Бәчкә (кара тәнле) Бер кешегә кушамат тагу турында сөйләп китү урынлы булыр.  Сәвәләй авылына  яшәргә Норлат районыннан бер гаилә күченеп килә. Рафис абыйның бер күзе күрми (йомылып тора) торган була. Бер көнне ул эшкә төшкәч: - Сезнең авылда һәркемгә кушамат тагалар икән. Менә улларымны Акбашлар дип йөри башлаганнар. Үземә дә озакламый кушамат тагарлармы инде? – дигән  - Тормыштан артта калгансың, Рафис абзый. Инде сине күчеп килгән көннән үк «Снайпер» дип йөриләр бит, дигәннәр. - Кем соң ул Снайпер? – дип сораган ул. - Ул бер күзен йомып, төз атучы, дигәннәр эшчеләр. - Шулаймыни? – дип башта гаҗәпләнеп, соңрак горурлана төшеп әйтеп куйган Рафис абзый. Хайван, кош кушаматлы кешеләр һәр авылда да бар инде: Тычкан Миша, Аю Филипп, Тавык Җәкәү, Җәен Толя, Поши Иван, Песи Сергей, Куян Коля, Чәүкә Метрей, Бәрән Иван һ. б. Хезмәт иткән җир белән бәйле кушаматлар да шактый: Дунай Филипп, Кубинец, Майкоп… Шуларның берсе Мангул кушаматы. Фрол бабай яшь чагында Монголиядә сугышта булган. Ул әсирлеккә эләккән. Авылдагы Әҗәй Степан исемле бер кешесе шул якларда партизан отрядында сугышкан һәм Фрол 
16  
бабайны атка тагып тартып баруларын күреп, мылтыктан атып, арканын өзгән һәм аны үлемнән коткарган. Икесе дә сугыштан исән – имин әйләнеп кайткач, авыл халкы берсен Мангул Фрол, икенчесен Партизан Степан дип йөри башлаганнар (хатыны Анна түти сөйләгәннәрдән). Хәрби кушаматлар да күп. Алар арасында Танкист Иван, Полковник Симун, Моряк Яким, хәтта Маршал кебекләр дә бар. Сәясәт һәм сәнгать белән бәйле кушаматларга аерым тукталасы килә. Заманында авылда Сукарно (чит ил башлыгы), Фурцева (мәдәният министры), Шопен (бөек композитор), Петипа (балет биючесе) да булган. Бу кушаматлар хуҗаларына әлеге күренекле кешеләргә охшаш яки шул өлкәдә надан булулары өчен тагылган. Төрле хәлләрдән килеп чыккан кушаматлар да бар. Узган гасырның 60 нче елларында авыл клубында «Алитет уходит в горы» исемле Румыния кинофильмын күрсәткәннәр.  Авылның бер егете баш геройга (Алитет) бик охшаган булган. Кино тәмамлануга, бу егетне Алитет Илья, дип йөри дә башлаганнар. Толя исемле бер кеше башкалар белән: Арумы? (керәшеннәрдә исәнләшүнең бер төре) дип хәлләр белешә икән. Күп тә үтмәгән, аңа авылдашлары Ару Толя дип исем кушканнар. Бервакыт Ару Толя күршеләренә кергән дә: - Арулармы? – дип исәнләшә икән. Бүлмәдә булган күрше хатыны тавышыннан танымыйча: - Юк, бу Минәйләр, Арулар күршебездә, - дип җавап биргән.  Әйе, бер тагылган кушамат кешегә гомере буена юлдаш була, аның балаларына, хәтта оныкларына күчә. Кеше үз кушаматына шулхәтле ияләнә, хәтта аның белән горурлана да. Мин үзем кушаматларга каршы түгел. Әмма шуны әйтеп үтәсем килә, һәр кешенең исемен әйткәндә, тирә - юньдә һава билгеле бер төрле тирбәнеп куя. 
17  
Әлеге тирбәнеш исем хуҗасына уңай йогынты ясый (әлеге факт фән тарафыннан инде күптән расланган). Аеруча кешегә тулы исем белән дәшү мөһим. Шулай да кушаматлар керәшен авылларының үзенчәлекле бер өлеше, асыл бизәге, бер төрле культура элементы булып тора. Авылларны кушаматсыз итеп күзаллавы шактый кыен. Йомгак 
Татар телендә керәшен исемнәрен төрле яктан  тикшереп чыкканнан соң, түбәндәге нәтиҗәләргә килдек: 1. Татар теленең кеше исемнәре хәзинәсе ике мең ел вакытны үз эченә алган ике дистәләгән гасырның һәм төрле тел семьяларына караган кабилә һәм халыкларның тарих дәвамында үзара кушылулары, катнашулары, милли үзенчәлекләрне саклаган хәлдә формалашкан.  2. Исемнәрдәге фонетик үзгәрешләр сузык  авазларга  да, тартык авазларга да карыйлар. Керәшен сөйләшләрендә кеше исемнәрен кыскартып һәм төрле кушымчалар ялгап әйтү күренеше татар теленең башка сөйләшләре белән дә уртак. 3. Иске татар телендә кушаматлар фамилия функциясен башкарганнар, ягъни алар, кеше исеменә өстәлеп әйтелеп, шәхесне тагын да аныклау, ачыклау, конкретлаштыру функциясен үтәгәннәр. 4. Исемгә кушамат өстәп әйтү авылда, гомумән торак пунктта, бер үк исемле ике яки берничә кеше булганда, аларның берсе турында сүз барганда икенчесе белән бутамау, аның турында сүз барганының исемен конкретлаштыру ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен кулланылган.  Башкара торган функцияләренә карап, татар кушаматларын өч группага бүлеп булла: 1) шәхси кушаматлар;  2) нәсел – ыру кушаматлары;  3) коллектив – территориаль кушаматлар. Һәр группа үзенә генә хас үзенчәлекләргә ия.  
18  
        Хәзерге вакытта кешегә кушамат белән эндәшү искелек калдыгы булып санала. Менә шуның өчен мәктәптә барлык укучылар арасында исемнәрне бозып әйтү, кушамат белән эндәшү, үчекләү, үртәү, телләшү кебек ямьсез күренешләргә каршы системалы көрәшергә кирәк.        Алга таба без бу эшебезне дәвам итәчәкбез, чөнки ачыклыйсы кушаматларыбыз бик күп әле.
Әдәбият исемлеге 
1. Баязитова Ф. С. Әлмәт төбәге татарлары. Рухи мирас: көнкүреш һәм йола терминологиясе, фольклор текстлары. – Казан: Мәгариф, 2001.- 169 – 171 бит
2. Безлюдова М. М., Глоба Э. А. Тайный смысл имен на Руси: Узнайте значение своего имени: нумерология, астрономия, древний славянский алфавит. – Москва: ФАИР – ПРЕСС, 2206. – 117 – 249, 249 – 275 бит
3. Малевин Л. Нумерология. Тайна имени и судьбы / Леонард Малевин. – Москва: РИПОЛ классик, 2206. – 119 – 206, 233 – 305 бит
4. Сатаров Г. Ф. Исемең матур, кемнәр куйган? – Г. Ф. Сатаров. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 3 - 80 – 84 бит
5. Сатаров Г. Ф. Татар антропонимикасы – Г. Ф. Сатаров. – Казан: Ун – т нәшер., 1990. – 99 – 13 – 59 – 68 – 82 – 224 – 248 бит.
6. Туганайлар. Иҗтимагый – сәяси керәшен гәҗите – «Татмедия» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, дәүләт учреждениясе, 2005. - № 8, 2003. - №13
7. Т. Миңнуллин Ай булмаса, йолдыз бар: Пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшер., 1996. – 223 бит    
 

Скачать:

ВложениеРазмер
PDF icon prezentatsiya.pdf629.28 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем туган авылым.

Авылыбызның тарихын белү, аның үткәнен барлау- безнең бурычыбыз....

Авылым топонимикасы

Мамадыш районы Көек-Ерыкса һәм Яңа Комазанавыллары  топонимикасы....

Без- татарлар.

                                ...

Татарлар

Халыклар дуслыгы көне уңаеннан оештырылган чарада катнашу өчен сценарий...

Презентация "Чит илдә яшәүче татарлар"

Презентация к урока в 10 классе по татарскому языку (рус.группа)....

Конференция "Күренекле татарлар"

Конференция материаллары...