Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес
план-конспект урока (5 класс) на тему

 

 Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kommunikativ_tehnologiya_nigezend_tozelgn_dzres.docx16.32 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Дүрт аяклы дусларыбыз”

Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, “Татар теле”

5 нче сыйныф, циклдагы 1 нче дәрес.

Сәгъдиева Ләйсинә Сәгыйдулла кызының 4.06. - 18.06.2015 үткәрелгән “ФГОС шартларында татар теле һәм татар әдәбияты укыту методикасында, эчтәлегендә яңарышлар” темасына зачет эше.

Алабуга, 2015 ел.

Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес.

(Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, “Татар теле” 5 нче сыйныф, циклдагы 1 нче дәрес).

Тема: “Дүрт аяклы дусларыбыз”

Дәрес тибы: ЛКФ

Дәрес максатлары:

1.Укытучы өчен:

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

- дүрт аяклы дусларыбызның тышкы кыяфәте буенча органнар аталышын, аларның сыйфатын әйтә белү;

Тәрбия бирү максаты( дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

-чагыштыра,нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү.

Тәрбия бирү максаты( дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

-дүрт аяклы дусларыбызга карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү.

2.Укучыларга җиткерелә торган дәреснең белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

Дүрт аяклы дусларыбызның тышкы кыяфәте буенча органнар аталышын, аларның сыйфатын әйтә белү;

-Үзеңнең  дүрт аяклы дустың турында сөйләү өчен кирәкле лексик материалны өйрәнү.

Җиһазлау: дәреслек(104 нче бит) эт токымнарының кыяфәтләре,методик ярдәмлек50-51 нче битләр,Р.З.Хәйдәрова”Татарский язык в таблицах”.

1.Оештыру.

I) уңай психологик халәт тудыру;

2)дежур укучы рапорты

3)укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.

II)Өй әшен тикшерү.

III)Актуальләштерү.

1.Прослушайте и укажите слова со звуком о .

Акбай,ишегалды, овчарка,озын, койрык, йонлы, тәпи,конкурс,гадәт.

IV.Яңа сүзләр белән танышу.

Сүзләрне кабатлагыз:

Тактада транскрипция белән язылган яңа сүзләр:

Койрык- койрок

Колак- колак

Күз- күз

Ялтырый- йалтырый

Ишегалды- ишегалды

Гадәт –гәдәт

Гәүдә- гәүдә

1.Тактада язылган сүзләрнең мәгънәсен ачыклау(семантизацияләү).

2.Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш(укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатлау)

3.Әлеге сүзләрне сүзтезмәгә кертү:

-а)озын койрыклы, б) зур колаклы, в) күзләре ялтырый, г) кечкенә -гәүдәле һ.б.,

4.Әлеге сүзләр белән кечкенә җөмләләр төзү,Р.З.Хәйдәрова”Татарский язык в таблицах”.

китапчыгын файдалану:

-А)Минем песием озын койрыклы. Б)Әбинең эте зур колаклы. В)Өстәл астында песи күзләре ялтырый. Г)Безнең этебез кечкенә гәүдәле.

5.Яңа сүзләр кулланып,ситуатив күнегүләр белән эшләү.

Скажите что:

-у тебя есть собака.

-твоя собака маленького роста , живет она во дворе.

-ты играешь со своей собакой.

V. Яңа сүзләрне сөйләмдә куллануны ныгыту.

Балалар төркемнәрдә эшлиләр. Һәр төркем 4 җөмләдән торган хикәя төзи.

Мәсәлән:

-Минем этем ишегалдында яши.Ул кечкенә гәүдәле. Без бергә уйныйбыз. Аның күзләре ялтырый.

VI.Өй эше. Дәреслекнең 102 нче бите, 6 нчы күнегү.Җөмләләрне язып бетерергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Коммуникатив технология нигезендә укыту процессын оештыру принциплары

Коммуникативтехнологиянигезендәукытупроцессыноештыруөчен, бутехнологиябилгеләгәнмаксатларгаһәмпринципларгатурыкилгәнпрограммаэчтәлегенсайлауталәпителә. Димәк, коммуникативтехнологиянигезендәукытупринц...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технология аша мәдәни компетенция үстерү

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе ...

10 нчы рус телле укучылар өчен коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес планы үрнәге.Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәр .

Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәрДәрес максатлары: Белем бирү максаты:  - зәвыклы киенә белү проблемасы  буенча  диалогик һәм монологиксѳйләмгә чыгу; -дөрес киенә белү каг...

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФЛАРДА ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯ НИГЕЗЕНДӘ УКЫТУНЫҢ ӨСТЕНЛЕГЕ

Мәкаләдә рус телле балаларны татар теленә өйрәтү проблемасы яктыртыла. Бу эшне Р.З.Хәйдарованың коммуникатив технологиясенә нигезләнеп башкару иң отышлысы дип саныйм....

Коммуникатив технология нигезендә дәрес планы үрнәге. (Хәйдәрова Р.З., “Татар теле” 8 нче сыйныф, 38-39 нчы дәресләр)

Бу дәрес планы Хәйдәрова Р.З. дәреслеге буенча төзелгән. Дәреснең максаты коммуникатив технология нигезендә 8 нче сыйныф укучыларын  Ш.Галиевнең “Безнең урам малайлары”дигән шигыре белән таныштыр...

Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес

Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес....

Коммуникатив технология нигезендә дәрес планы үрнәге. (Хәйдәрова Р.З., “Татар теле” 8 нче сыйныф, 38-39 нчы дәресләр)

Коммуникатив технология нигезендә дәрес планы үрнәге. (Хәйдәрова Р.З., “Татар теле” 8 нче сыйныф, 38-39 нчы дәресләр)...