Сингапур методикасы буенча дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (7, 8 класс) на тему

Гайнутдинова Алсу Газизовна

конспекты уроков

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon singapur_metodikasybuencha_dres_eshkrtmlre.doc54.5 КБ

Предварительный просмотр:

Гайнутдинова А.Г.

7 сыйныф

“ ” апрель  2015 ел

ТЕМА: Җөмлә кисәкләрен кабатлау.Җөмләнең  аерымланган кисәкләре турында белемнәрне ныгыту.

.

 .

 

МАКСАТ : 1) Җөмлә кисәкләрен  гомумиләштереп системага салу һәм җөмләнең аерымланган кисәкләре турында төшенчә бирү.

                     2) Логик  фикерләү,  уйлау  сәләтен,  уку  активлыгын,                мөстәкыйльлеген,  диалогик,  монологик  сөйләмне  үстерү.

 Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне  камилләштерү,   җөмләләрләрдә аерымланган кисәкләрне таба белү   күнекмәләрен булдыру.

                      3) Татар теленә карата ихтирам,телебезнең камиллегенә ирешү ,коллективизм сыйфатын тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ:

Тезник чаралар: проектор ,экран,ноутбук.

Таратма материал: битләр,маркерлар,каләмнәр,карточкалар.

     ДӘРЕС ТИБЫ :  узган темаларны йомгаклап,яңа төшенчәне аңлату. 

      МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: Практикум   дәрес, биремнәр  үтәү.

       КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :

- джот тотс,

-  плейсмэт консенсус,

 -сорт кардс.

Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше:

               1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.Копи клэп структурасы ярдәмендә.

            2) Дәрескә кирәкле әсбабларны барлау.

            3) Дәрес максатын хәбәр итү.

   - Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып җөмлә кисәкләрен  кабатларбыз һәм аерымланган кисәкләр турында төшенчә бирү  .

2. Актуальләштерү:

 - Өй эшенә сезгә  җөмлә кисәкләренә  караган сораулар әзерләп килергә кушылды.

- Сез хәзер  Джот тотс структурасы кулланып аерым битләргә язып  белемнәрегезне тикшерерсез.

 - Моның өчен сезгә  кәгазь битләренә җөмлә кисәкләре турында белгәннәрегезне язасыз. Язылган төшенчәләрне бер-берсе белән бәйләргә тырышабыз.Монда сорт карс стуктурасы кулланыла(төрле төркемнәргә бүлеп язабыз).

- Эшли башладык .

 - Вакыт бетте .Нинди төркемнәргә бүлдегез?

3.

Яңа теманы ныгыту.Моның өчен 155нче күнегүне эшлибез.Җөмлә кисәкләрен билгеләп ,тыныш билгеләрен куелу куелмавын  аңлату.

Соңыннан нәтиҗә чыгарабыз.

 4. 156нчы күнегүне эшлибез. Аерымланган кисәкләрне табып ,нинди җөмлә кисәге булуын билгелибез һәм аерымланмаслык итеп үзгәртәбез.

Дәресне йомгаклап  плейсмэт консенсус стуктурасы кулланып дәресне йомгаклыйбыз(А4 форматындагы битне 4кә бөклибез.һәр почмакка һәр укучы җөмлә кисәкләре хакында нәрсә белә шуны яза )   .

5. Йомгаклау:

1) Өй эше  бирү: Көндәлекләрне алабыз һәм өй эшен язып куябыз.

 2) Билгеләр кую.

3) Сорауларга җавап бирү:

  -җөмләнең баш кисәге буларак ия нинди сүз төркемнәре белән белдерелә ала?

-нинди иярчен кисәк үзе ачыклаган сүздән соң килә?

- .җөмләнең нинди кисәге аерымлана? Моның өчен нинди шартлар үтәләргә тиеш?

Дәрес бетте ,чыгарга момкин.Сау булыгыз.

Гайнутдинова А.Г.

8 сыйныф

“ ” апрель  2014 ел

ТЕМА: Туфан Миңнуллин иҗатын йомгаклау.

 .

 

МАКСАТ : 1) Драматургыбызның иҗатын тагын бер мәртәбә күз алдына китереп анализлау,йомгаклау.

                     2) Логик  фикерләү,  уйлау  сәләтен,  уку  активлыгын,                мөстәкыйльлеген,  диалогик,  монологик  сөйләмне  үстерү.

 

                      3) Татар әдәбиятына  карата ихтирам ,коллективизм сыйфатын тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ:

Тезник чаралар: проектор ,экран,ноутбук.

Таратма материал: битләр,маркерлар,каләмнәр,карточкалар.

     ДӘРЕС ТИБЫ :  белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәрес. 

      МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: Йомгаклау  дәресе .

       КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :

- МЭНЭДЖ МЭТ,

- КОНЭРС,

-  ТАЙМД-ПЭА-ШЭА,

- КОНТИНИУС РАУНД РОБИН.

-  Инсайд-аутсайд сёкл (тышкы һәм эчке түгәрәкләр) 

 

Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше:

               1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.

            2) Дәрескә кирәкле әсбабларны барлау.

            3) Дәрес максатын хәбәр итү.

   - Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып Туфан Миңнуллин иҗатын йомгаклау,Язучы һәм шәхес буларак татар дөньясына керткән өлеше турында сөйләшербез  .

2. Актуальләштерү:

Берникадәр Т.Миңнуллинның  тормыш юлы һәм иҗаты турында искә төшереп китәбез.

 - Өй эшенә сезгә  Т.Миңнуллин иҗатына Һәм аның эшчәнлегенә  караган чыгышлар әзерләп килергә кушылды.

- Сез хәзер  конэрс  (почмаклар)структурасы ярдәмендә Т.Миңнуллин тормыш тормыш юлы һәм аның эшчәнлеге хакында сөйләшербез.

 - Моның өчен сезгә  түбәндәге юнәлешләр тәкъдим ителгән иде.

1.Т.Миңнуллин –кызыклы шәхес.

2.Т.Миңнуллин-җәмәгать эшлеклесе.

3.Т.Мижнуллин-журналист.

4.Т.Миңнуллин драматургиясе.

.(Күрсәтелә).

Укучылар үзләре сайлаган почмакка баралар.Үз фикерләре белән бүлешәләр.

Монда ТАЙМД-ПЭА-ШЭА структурасы кулланыла.

-  Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды  (Таймер куела)

- вакыт бетте

- Хәзер сез ни өчен шушы почмакны сайлаганыгызны аңлатасыз . Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз  . Бергә кабатлыйбыз “Молодец, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды”

 - Эшли башладык .

 - Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Афәрин.

3. Инсайд-аутсайд сёкл (тышкы һәм эчке түгәрәкләр) структурасы.

- Хәзер б партнерлар торып түгәрәк ясыйлар,аннан соң а парнерлар тышкы түгәрәк ясыйлар.  . Музыка уйный башлау белән кара-каршы хәрәкәт итә башлыйсыз.  Музыка бетүгә сорау бирелә ,шул сорауга каршыдагы парнер белән фикер алышына . Укытучы сорый һәм җавап бирелә.

- Б парнерлар бастык ,урындыкларны рәтләдек,түгәрәк ясап бастык.Аннан соң А парнерлар тышкы түгәрәк ясыйбыз. Музыка башланды.(Музыканы туктатабыз һәм җибәрәбез).

-Туфан Миңнуллин урта мәктәпне бетергән авыл исемен атарга(Олы Карамалы)

-Ничәнче елны Мәскәүгә укырга китә һәм кайда укый?(1956 ел, Щепкин исемендәге театр училище)

-“Әлдермештән Әлмәндәр” әсәре беренче мәртәбә сәхнәгә кайчан куелды?(1980)

-Ни өчен без укыган комедиясе “Бәхетле кияү” дип атала? Аңлатып бирергә кирәк.

-Моннан тыш язучы үзенең сәхнә әсәрләрендә тагын нинди проблемалар күтәрә?

 - Рәхмәт ,урыннарга утырабыз.

 

4. Йомгаклау:

1) Өй эше  бирү:”Туфан абый минем яраткан язучым”

Дәресемне тәмамлап ,мин  

             Зиннур Хөсниярның шигыре белән тәмамлыйм

Туфан абыйга

Арды дөнья,алҗыды,

Керфеген йокы басты.

Кемдер,әнә, учак якты,

Сарык суеп,казан асты.

Йокы басты керфеген,

Аш уздырып үткәрмәкче,

Милләтемнең өчесен.

Купты туфан,әй,кузгалды-

Күңелләрдә,йөрәктә.

Йоклаганны уятырга

Туфан кубу кирәк тә!

Ниһаят,кайтып җитте

Канкай улы Бахтияр.

Уян,халкым,йоклама,

Әлмәндәр карт ни дияр!

Шәкүр агай әйбәт карак,

Күңеле белән Алып.

Башкалар да күзен ачты,

Әлмәндәрдән оялып.

Купты Туфан,сүзен әйтте,

Күңелләргә,йөрәккә!

Ваемсызны уятырга

Туфан булу кирәк тә!

- ..........

Дәрес бетте ,чыгарга момкин.Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

В.Д.Шадриков методикасы буенча төзелгән татар теленнән дәрес конспекты.Исемнең тартым белән төрләнеше.5 нче сыйныф. Рус төркеме.

Иемнәрнең тартым  белән  төрләнешен аңлату; исемнәрнең зат-сан белән төрләнешен, кемнеке?соравына җавап булып килгән алмашлыкларны кабатлау.  Логик фикер йөртүне үстерү;  тар...

В.Д.Шадриков методикасы буенча язылган дәрес планы

В.Д.Шадриков методикасы буенча язылган дәрес планы (5 класс, татар теле, рус төркеме)...

Риза Фәхретдиновның “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемалары чишелеше. (Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру, “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемаларын билгеләү, образларга бәя бирү, әсәрнең теленә игътибар...

Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес планы

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен...

Сингапур методикасы кулланып, Абдулла Алиш әкиятләре буенча класстан тыш уку дәресе

Бу дәрестә сингапур структураларының кулланылышы, балаларга тәрбия бирү дә күздә тотыла...

Сингапур методикасы

Сингапур методикасы буенча  6 нчы  рус сыйныфның татар төркемендә  уздырылган  мастер- класс "  Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы"...