Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес планы
план-конспект урока по литературе (9 класс) по теме

Алия Бурганетдинова

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл singapur_metodikasy_buencha_dres.burganetdinova_a.kh_.docx13.68 КБ

Предварительный просмотр:

Сингапур методикасы буенча үткәргән дәрес үрнәге.

Борһанетдинова Алия Хамис кызы

1 квалификацион  категорияле

 татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы.

Тема:Данлыклы якташларыбыз.Фәхри Насретдинов

Максат: Үткән теманы ныгыту.Диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.Яңа теманы кызыклы,файдалы итеп аңлату. Фикерләрен әйтә белүләренә ирешү. Дәрестә тиз һәм дөрес җавап бирүләренә ирешү.Чиста,пөхтә булырга,үз сүзеңдә тора белергә чакыру.Данлыклы якташларыбыз турында булган мәгълүматны ныгыту,яңа белемнәрне арттыру.Якташларыбыздан үрнәк алу,горурлык  хисләре тудыру.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар.

Дәреснең тибы:Яңа материал үзләштерү

Материал: 9 нчы  сыйныф өчен Татар әдәбияты дәреслеге (З.Н.Хәбибуллина,Х.Г.Фәрдиева,Ә.Н.Хуҗиәхмәтов),интернет-ресурслар

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру(йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп,бер өстәлдә 4 укучы утыра).

I.     Дәресне оештыру.(ХАЙ ФАЙВ-тынычлану сигналын куллану)

1.    Исәнләшү(укытучы һәм бер-берсе белән исәнләшәләр)

2.    Уңай психологик халәт булдыру.Балалар бер-берсенә матур сүзләр әйтәләр.

II.   Өй эшен тикшерү.(Балаларга өй  эше итеп якташларыбыз турында өстәмә материал тупларга бирелде,һәркайсы үзенекен сөйли.)ЭЙР АР ГАЙД

III.Актуальләштерү.

1.Балалар сөйләгәнне  кабатлау,аудиоматериалларны тыңлау.

а)  Һәр укучыга сыйфатлар язылган карточкалар таратыла.  МЕНЕНДЖ МЭТ кулланып эшләү.Үзләре генә, иптәшләренә карамыйча гына бирелгән сүзләрне тәрҗемә итәләр.А лар Б белән, Б лар А белән  алышып (яки 3-4,1-2 алышып) бер-берсенең эшен тикшерәләр.КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД 

Эшчән-            Әйбәт-          Ихтирамлы-          Тәрбиясез-

Начар-             Яхшы-          Ихтирамсыз-         Ярдәмчел-

Тырыш-           Ялкау-         Тәрбияле-               Акыллы-

2.Бәйләнешле сөйләм үстерү. Үтелгән материалдан чыгып сорау җөмләләр төзиләр.

а) индивидуаль төзиләр; б) “ПАРТНЕР ПО ПЛЕЧУ” белән тикшерәләр.

в) Сыйныфтан “4нче №лы” укучылар үзләренең сорау җөмләләрен укыйлар. “3 нче№лы” укучы җавап бирә. ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН кулланып эшләү.

4.Фәхри Насретдинов иҗаты буенча истәлекләр тыңлана

 

IV.Физкультминут.  “Утыр әле яннарыма” көенә йөриләр. Музыка туктый.Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр. МИКС-ФРИЗ-ГРУП куллану.

-Сара Садыйкованың ничә баласы бар?(1  Музыка туктауга берешәр басалар.)

-Шәвәли ничә яшь (5-15. Музыка туктауга икешәрләп берләшәләр.)

-Фәхри Насретдиновның ничә мактаулы исеме бар? (3 .Музыка туктауга өчәүләшеп берләшәләр.)

V.Дәрес материалы буенча фикер алышу.ЗУМ ИН

1.Апас турында ролик карау

2. РАВНОЕ УЧАСТИЕ. Комплимент әйтү.Киңәш бирү.

Пазллардан Апас турында  җөмлә  төзү.

VI. Йомгаклау.

      Миңа дәрес кызыклы булды.... (ничә кешегә кызыклы булган,шулар кулларын күтәрәләр)

      Миңа авыр булды.....( кулларын күтәрәләр)

      Мин аңладым.... (кулларын күтәрәләр)

Бүгенге дәрестә без кемнәр турында сөйләштек.Син нинди булыр идең?

Өй эше: Кыскача конспект. (Билгеләр алдагы өй эшен тикшергәндә куелган иде.Үзгәртеп куярга мөмкин.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

В.Д.Шадриков методикасы буенча язылган дәрес планы

В.Д.Шадриков методикасы буенча язылган дәрес планы (5 класс, татар теле, рус төркеме)...

Сингапур методы буенча уткэрелгэн дэрес планы

Сингапур методы буенча уткэрелгэн дэрес планы шк№10...

Риза Фәхретдиновның “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемалары чишелеше. (Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру, “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемаларын билгеләү, образларга бәя бирү, әсәрнең теленә игътибар...

Сингапур методикасы кулланып, Абдулла Алиш әкиятләре буенча класстан тыш уку дәресе

Бу дәрестә сингапур структураларының кулланылышы, балаларга тәрбия бирү дә күздә тотыла...

Сингапур методикасы

Сингапур методикасы буенча  6 нчы  рус сыйныфның татар төркемендә  уздырылган  мастер- класс "  Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы"...

Муса Җәлилнең "Ана бәйрәме" балладасы буенча үткәрелгән ачык дәреснең план-конспекты

Тема:  Муса Җәлилнең “Ана бәйрәме” әсәре.Максатлар:  “Ана бәйрәме” шигыренә анализ ясау...