Сингапур методы буенча уткэрелгэн дэрес планы
план-конспект урока (5 класс) по теме

Сингапур методы буенча уткэрелгэн дэрес планы шк№10

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл singapur_metodikasy_buencha_utkrgn_dres_urnge.docx16.76 КБ

Предварительный просмотр:

                         

Сингапур методикасы буенча үткәргән дәрес үрнәге.

Хакимова Рәмзия Риф кызы,

I квалификацион  категорияле

 татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы.

Тема:Рәсим белән Илнур хикәясе буенча БСҮ.

Максат: Үткән теманы ныгыту.Диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.Яңа теманы кызыклы,файдалы итеп аңлату. Фикерләрен әйтә белүләренә ирешү. Дәрестә тиз һәм дөрес җавап бирүләренә ирешү.Чиста,пөхтә булырга,үз сүзеңдә тора белергә чакыру.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар.

Материал: 5 нче сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, Л.Д.Белоусова, Э.Н.Хәбибуллина).

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру(йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп,бер өстәлдә 4 укучы утыра).

I.     Дәресне оештыру.(ХАЙ ФАЙВ-тынычлану сигналын куллану)

1.    Исәнләшү(укытучы һәм бер-берсе белән исәнләшәләр)

2.    Уңай психологик халәт булдыру.

II.   Өй эшен тикшерү.(Диалогны ятларга иде.1-2  сөйли,3һәм 4 тыңлыйлар,бәялиләр)

III.Актуальләштерү.

1.Үтелгән сүзләрне (карточкалар белән) кабатлау.

а)  Һәр укучыга сыйфатлар язылган карточкалар таратыла.  МЕНЕНДЖ МЭТ кулланып эшләү.Үзләре генә, иптәшләренә карамыйча гына бирелгән сүзләрне тәрҗемә итәләр.А лар Б белән, Б лар А белән  алышып (яки 3-4,1-2 алышып) бер-берсенең эшен тикшерәләр.

Эшчән-            Әйбәт-          Ихтирамлы-          Тәрбиясез-

Начар-             Яхшы-          Ихтирамсыз-         Ярдәмчел-

Тырыш-           Ялкау-         Тәрбияле-               Акыллы-

б) Һәр укучыга фигыльләр язылган карточкалар таратыла. Шулай ук алышып тикшерелә.

Тора-          Ашый-    Уйный-     Йоклый-

Юына-        Китә-      Әзерли-     Үтүкли-

Киенә-        Кайта-     Булыша-

в) Шулай ук тезмә фигыльләр язылган карточкалар бирелә.Тәрҗемә итәләр.Тикшерәләр.

Хаталарын төзәтәләр.

Идән себерә-             Аш пешерә-       Тузан сөртә-

Идән юа-                   Чүп чыгара-        Тузан суырта-

Табак-савыт юа-       Тузан сөртә-       Ярдәм итә-

2.Текстны кабатлау. (12 дәге иптәше белән очрашалар.Бер-берсенә “Рәсим белән Илнур” текстын тәрҗемә итәләр.КЛОК БАДДИС кулланып эшләү.

3.Текстан чыгып сорау җөмләләр төзиләр.

а) индивидуаль төзиләр; б) “ПОРТНЕР ПО ПЛЕЧУ” белән тикшерәләр.

в) Сыйныфтан “4нче №лы” укучылар үзләренең сорау җөмләләрен укыйлар. “3 нче№лы” укучы җавап бирә. ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН кулланып эшләү.

4.Рәсимгә бәя бирәләр ( 4әрләп эшлиләр (ТИМБИЛДИНГ),кайсы өстәл алдан эшләп бетерә-шул “Феерверк” ясый.(ТИМ ЧИР)

  Илнурга бәя бирәләр. 4әрләп эшлиләр.Эшләп бетерүләрен күрсәтү өчен “Феерверк” ясыйлар.

IV.Физкультминут.  “Әпипә” көенә йөриләр. Музыка туктый.Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр. МИКС-ФРИЗ-ГРУП куллану.

-Рәсим белән Илнур текстында ничә кеше катнаша? (2 кеше-Илнур,Рәсим.  Музыка туктауга икешәрләп берләшәләр.)

-Рәсимнең өендә иртән ничә кеше бар иде? (2 кеше-әнисе һәм Рәсим. Музыка туктауга икешәрләп берләшәләр.)

-Илнурның өендә ничә кеше бар иде? (2 кеше-Илнур һәм әнисе.Музыка туктауга икешәрләп берләшәләр.)

V.Рәсим белән Илнур хикәясе буенча фикер алышу.

1.Тактада эш.               Илнур нишли?                                Рәсим нишли?

                           (1,2 өстәлдән укучылар                      (3,4 өстәлдән укучылар

                            чыгып-чыгып язалар,бер-                  чыгып-чыгып язалар,

                           берсен тулыландыралар)                    бер-берсен тулыландыралар)

2.Комплимент әйтү.Киңәш бирү.

                           Илнурны мактыйлар.                             Рәсимгә киңәш бирәләр.

                           (1,2 өстәл)                                               (3,4 өстәл)

3.Хикәяне үз исеменнән үзгәртеп ,эчтән укыйлар.Хикәяне үз исеменнән кычкырып “3нче№лы” укучылар укыйлар.

VI. Йомгаклау.

      Миңа дәрес кызыклы булды.... (ничә кешегә кызыклы булган,шулар кулларын күтәрәләр)

      Миңа авыр булды.....( кулларын күтәрәләр)

      Мин аңладым.... (кулларын күтәрәләр)

Бүгенге дәрестә без кемнәр турында сөйләштек.Син нинди булыр идең?

Өй эше: хикәяне үз исемеңнән сөйләргә. (Билгеләр алдагы өй эшен тикшергәндә куелган иде.Үзгәртеп куярга мөмкин.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габделҗәббар Кандалыйның иҗат үзенчәлекләре ( Сингапур технологиясе буенча дәрес эшкәртмәсе)

Г.Кандалыйның тормыш юлын кабатлау, шәхесенең, иҗатының үзенчәлекле якларын ачыклау. Иҗатының идея тематикасы белән таныштыру.2. Әсәрләренең теле, сурәтләү чараларына байлыгы, башка мәгърифәтчеләр бел...

Риза Фәхретдиновның “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемалары чишелеше. (Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру, “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемаларын билгеләү, образларга бәя бирү, әсәрнең теленә игътибар...

Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес планы

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен...

Сингапур методы буенча ачык дәрес эшкәртмәсе

Бу дәрес эшкәртмәсе 2 сыйныфта укучы рус балалары өчен сингапур методы структуралары  белән төзелгән. "Көндәлек режим " темасын кабатлау булып бара....

Сингапур системасы буенча уздырылган ачык дәрес

Сингапур системасы буенча уздырылган ачык дәрес...