6 нчы класс. Хайдарова Р.З. дәреслеге буенча "Сорау алмашлыклары" темасы
план-конспект урока (6 класс) на тему

Дәрес тулысынча укытучы өчен белем бирү максаты, тәрбия бирү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе), тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе) һәм дәреснең белем бирү максатлары белән төзелгән. Дәреснең тибы ЛКФ. ФГОС шартларында татар теле һәм татар әдәбияты укыту методикасындагы яңалыклар кертелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 6_nchy_klass.sorau_almashlyklary._hydrova_r.z._buencha.docx15.08 КБ

Предварительный просмотр:

                   6 нчы класс

    «Сорау алмашлыклары”

      (Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Назипова)

      Дәрес тибы: ЛКФ

     Дәрес максатлары:

  1. Укытучы өчен:

Белем бирү максаты( дәреснең предмет нәтиҗәсе):

-Сорау алмашлыкларын җөмләдә урынлы куллана белү;

Тәрбия бирү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

-Җөмлә төзелешен чагыштырып, нәтиҗә ясый белү.

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

-Әхлакый проблеманы чагылдырган җөмләләр ярдәмендә үзара дөрес аралашу тәрбияләү.

2)Укучыларга җиткерелә торган дәреснең белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

-Сорау алмашлыкларын дөрес кулланып, сорау җөмләләр төзү.

-Кирәкле лексик материалны кулланып, сорау җөмләләр төзү.

Җиһазлау: дәреслек (12-13 нче битләр), методик ярдәмлек (13 нче бит).

I.Оештыру.

1) Уңай психологик халәт тудыру;

2) Дежур укучы рапорты.

“Минем мәктәбем”, “Безнең сыйныф” темасы буенча җөмләләр кертеп.

II.Өй эшен тикшерү.

III.Актуалләштерү:

1.Прослушайте и укажите слова со звукам ә

-Нәрсә, кем, ничә, мәктәп, кибет, китапханә, билге, бәйрәм.

IV. Яңа сүзләр белән танышу:

Сүзләрне кабатлагыз:

Тактада яңа сүзләр:

Көндәлек, китапханә, хата, һәрвакыт.

1.Яңа сүзләрнең әйтелешен укытучы артыннан бергәләп кабатлыйлар.

2.Әлеге сүзләрне сүзтезмәгә кертү.

а)Оляның көндәлеге б)мәктәп китапханәсе в)ике хата г)һәрвакыт чиста.

3.Әлеге сүзтезмәләргә сораулар кую (сорау алмашлыклары тактага язылган)

Ничә? Нәрсә? Нинди? Кайда? Ничек? Кемнең?

4) Укучылар әлеге сорау алмашлыкларын кулланып, сорау җөмләләр төзиләр.

5)Яңа сүзләр һәм сорау алмашлыклары белән диалоглар төзү (парларда эш).

6) Яңа сүзләр һәм сорау алмашлыклары белән ситуатив күнегүләр эшләү.

7) Дәреслектән 3 нче күнегү,13 нче бит.

8) Узнайте у друга:

-Как зовут его маму?

-Сколько лет  его братишке?

-Какие оценки у него в дневнике?

V. Яңа сүзләрне җөмләдә куллану.

Төркемнәрдә эш:

-Һәр төркем янындагы төркемгә 4 сорау җөмлә бирә.

Мәсәлән:

-Мәктәп китапханәсе ничәнче катта урнашкан?

-Безнең сыйныфта ничә кыз һәм ничә малай бар?

-Бу кемнең китабы?

-Сашаның көндәлеге нинди?

VI.Өй эше:

12 нче бит, 1 нче күнегү (кушымчаларны язып бетерергә, һәр җөмләгә сорау җөмлә төзергә).

VII. Йомгаклау:

Балалар үзләренең эшчәнлегенә билгене үзләре куялар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку и литературы для 9 класса, автор учебника Р.З. Хайдарова

Аңлатма язуыЭш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:1.Программа:“Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар,Татарстан Республикасы Мәгариф Минис...

Конспект урока по методике В.Д.Шадрикова по татарскому языку на тему "Прошедшее неопределенное время глагола" для 4 класса по учебнику Р.З.Хайдаровой

Тема:  "Билгесез  үткән заман хикәя фигыль"Максат:  1. Билгесез  үткән заман хикәя фигыль кушымчалары белән таныштыру;       билгеле үткән заман хикәя фигыльлә...

Рабочая программа к учебнику 1 класс Хайдаровой.Тат. теле.

Программа для работы с учениками 1 класса по учебнику Хайдаровой Р.З....

Нинди? соравы 2 класс Хайдарова

Ачык дәрес.  2нче сыйныф, рус балаларына дәрес эшкәртмәсе, Хайдарова Р.З. буенча....

Р.З.Хайдарова дәреслеге буенча 4 нче сыйныф өчен дәрес конспекты. Минем дустым

4 нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес конспекты. Минем дустым...

Сүзләрне кушу ысулы. Кушма, парлы, тезмә сүзләр. (5 нче класс өчен татар теленнән дәрес план- конспекты. Р. Г. Хәсәншина дәреслеге буенча)

quot;Сүзләрне кушу ысулы. Кушма, парлы, тезмә сүзләр" (5 нче класс өчен татар теле дәресе план- конспекты.  Р. Г. Хәсәншина дәреслеге буенча)темасына багышланган дәрес эшкәрт...