"Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау". 6 нчы сыйныф
план-конспект урока (6 класс) на тему

Шамбазова Мунира Василовна

Милли укыту буенча директор урынбасарларының шәһәр семинарында күрсәткән ачык дәрес план-конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл almashlyklarny_gomumilshterep_kabatlau_6_syynyf.docx28.71 КБ

Предварительный просмотр:

Мөнирә Шамбазова,

Түбән Камадагы Н.М.Максимов исемендәге 1 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема. Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау

Сыйныф: 6аб (татар төркеме)

Максат:

1)  дидактик-  алмашлыклар турында белгәннәрне гомумиләштереп системалаштыруга ярдәм итү;

2) үстереш – гомумиләштерү күнекмәсен камилләштерү, бердәм республика имтиханнарына әзерләнү күнекмәләре булдыру;

3) тәрбияви – туган телгә, табигатькә карата мәхәббәт, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, презентация, экран, мультимедиапроектор, тест сораулары, индивидуаль биремле карточкалар.

Дәреснең тибы: белемнәрне актуальләштерү.

Дәрес барышы.

I. Ориентлашу этабы.

1) Психологик уңай халәт булдыру.  

- Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез яхшымы? Бүгенге дәресебезне башлап җибәрәбез.

II. Уку мәсьәләсен кую. 

- Укучылар, җөмләләрне сәнгатьле итеп укыгыз, алмашлыкларны табыгыз. Җавапларыгызны төркемнәрдә тикшерегез. Кем җавап бирә, билгеләп куегыз.

1) Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын оя итте минем сөйгән карлыгачым.

2) Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык,

    Ашап ята бушка гына алар азык”.

3) “Ничек качыйк? Ничек табыйк качу юлын?”-

     Һәрбер Бүре шуңа салган бөтен уен.

4) Балтасы кулда, Егет эштән бераз туктап тора;

    Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.

    Сискәнеп, безнең Егет катып кала аягүрә,

    Аңламастан, каршысында әллә нинди “ят” күрә.

5) Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;

    Барчасы юк сүз аларның – булганы юктыр гомер.

Көтелгән җаваплар: безнең, минем, бездән, алар, ничек, ничек, һәрбер, шуңа, бөтен, әллә нәрсә, безнең, әллә нинди, һич, сине, барчасы, аларның

-Бу шигырь юлларының авторы кем? - Бөек шагыйрь кайчан туган? - Кайсы әсәрләрен укыганыгыз бар?

 - Бу өзектә нинди алмашлыклар бар? - Алар алмашлыкларның кайсы төркемчәләренә керә? Узган дәрестә кайсын өйрәндек? Бүген нинди уку мәсьәләсе куела?

Уку мәсьәләсе: алмашлыклар турында белем һәм күнекмәләрне камилләштерү, аларны кабатлау өстендә эшләү.

III. Өй эшен тикшерү. 290 нчы күнегү, 2 алмашлыкка морфологик анализ ясарга.

Үзбәя.

IV. Җөмләләрне укыгыз һәм биремнәрне үтәгез.

 А. Бу көнне Тукай бүләге лауреатлары билгеле була. Ә. Бәйрәм Тукайның туган көнендә уздырыла. Б. Казанда һәр елны апрель азагында Шигырь бәйрәме була. В. Тукай шигырьләрен укыйлар, җырлар җырлыйлар.

Җөмләләрне текст булырлык итеп билгеле бер тәртиптә урнаштырыгыз. Кайсы пунктта дөрес җавап бирелгән?

1) Ә,Б,А,В;

2) В,А,Ә,Б;

3) Б,Ә,В,А;

4) В,Б,Ә,А.  

Кайсы җөмләдә алмашлык бар? Ул алмашлыкларның кайсы төркеменә керә? - Җөмләдәге функциясен аңлатыгыз.

Үзбәя.

Көтелгән җавап: 3) Б,Ә, В, А.

Физминут. МИКС ПЭА ШЭА (Укучылар музыка астына йөриләр. Музыка туктагач, парлашып басалар һәм бер-берсенә сораулар бирәләр. Ул сораулар темага кагылышлы була, кем нәрсә аңлап җиткермәгән, шуны сорый.)

V. Уку мәсьәләсен чишү.

-Укучылар, бүгенге дәрескә куелган уку мәсьәләсен хәзер этаплап чишәрбез. Һәр биремне эшләгәннән соң, үзегезгә билге куярсыз.

1нче этапта  без сезнең белән тест эшләрбез.

Тест эшләү. 

1. Бары, барлык, һәммә, бөтен сүзләре алмашлыкның кайсы төркемчәсенә керә? 

1) күрсәтү алмашлыклары

2) билгеләү алмашлыклары

3) зат алмашлыклары

4) тартым алмашлыклары

 2. Кайсы сүздә бер сүзе аерым языла? 

1) (бер)кем

2) (бер)ничә

3) (бер)авылда

4) (бер)кайчан

3. Минем алмашлыгы кайсы килештә килгән?

1) баш килештә;

2) төшем килешендә;

3) иялек килешендә;

4) юнәлеш килешендә.

 4. Һәрбер, һәркем, һичкайчан, беркайда алмашлыклары ясалышлары ягыннан нинди төргә керә?

1) тамыр;

2) ясалма;

3) кыскартылма;

4) кушма;

5. Күрсәтү алмашлыгы булган җөмләне билгеләгез.

1) Камил белән әтисе, тын да алмый, кошны күзәттеләр. (Р.Х.)

2) Бер җирдә юк андый ак каеннар, бер җирдә юк андый урманнар.(Һ.Т.)

3) Бүген инде ояга яз кунаклары – сыерчыклар килеп кундылар. (А.А.)

4) Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын оя итте минем сөйгән карлыгачым.(Г.Т.)

Көтелгән җаваплар:

1. 2 (билгеләү алмашлыклары);

2. 3 (бер авылда);

3. 3 (иялек килешендә);

4. 4 (кушма);

5. 2 (андый);

Үзбәя.

2 нче этапта “Кем тизрәк?” уенын уйнап алырбыз.

1 нче төркемгә бирем: сорау алмашлыкларыннан билгесезлек алмашлыклары ясарга.

 2 нче төркемгә бирем: сорау алмашлыкларыннан юклык алмашлыклары ясарга .

3 нче төркемгә бирем: сорау алмашлыкларыннан билгеләү алмашлыклары ясарга.

Көтелгән җаваплар:

1. Кемдер, кайсыдыр, әллә ничек, әллә кайчан, ничектер, ничәдер, күпмедер, әллә кем һ.б.

2. Һичкем, һичнәрсә, һичкайсы, беркая, беркайчан, берни, һичкайда һ.б.

3.Һәркем, һәрнәрсә, һәркайда, һәркайчан, һәркайдан һ.б.

Үзбәя.

 3 нче этап. Карточкалар белән эш.

-Укучылар, хәзер без карточкалар белән эшләрбез. Һәр төркемнән бер җавап бирүчене билгеләгез.

1 нче төркемгә тартым алмашлыклары турында сөйләргә, мисаллар китерергә.

2 нче төркемгә зат алмашлыклары турында сөйләргә, мисаллар китерергә.

3 нче төркемгә күрсәтү алмашлыклары турында сөйләргә, мисаллар китерергә.

    Көтелгән җаваплар:

Тартым алмашлыклары предметның кемнеке, кайсы затныкы икәнен белдерә торган алмашлыклар. Килеш һәм сан белән төрләнәләр. (Минеке, синеке, аныкы; безнеке, сезнеке, аларныкы.)

Зат алмашлыклары сөйләшүдә катнашучы затны белдерәләр, килеш белән төрләнәләр, тартым белән төрләнмиләр, берлек һәм күплек санда киләләр. (Мин, син, ул; без, сез, алар.)

Күрсәтү алмашлыклары затны яки предметны, аларның билгеләрен күрсәтә. Исемне алыштырып килсә, килеш, тартым, сан белән төрләнә. (Әнә, бу, ул, теге, менә, шул, шушы, тегенди, андый, алай, болай һ.б.)

Үзбәя.

4 нче этап. Мәкальләрне дәвам итәргә кирәк. Алардан алмашлыкларны табарга, төркемчәләрен билгеләргә. 

  1. Туган телем – үз телем, ...

1) ...күрмәс

  1. Сөйләгән һәрбер сүзгә...

2) ...һичберәүдән ишетмәссең.

  1. Күп укыган ни белә, ...
  1. ...акылның чиге юк.
  1. Һәрнәрсәнең чиге бар, ...

4) ...кая барсам – үз көнем.

  1. “Мин яман” дигәнне  ...

5) ...ышанма.

  1. Һичкем үз гаебен...

6) ...күпне күргән шул белә.

Үзбәя.

VI. Модельләштерү.

-Укучылар, без сезнең белән хәзер бүгенге дәреснең моделен яки схемасын ясарга тиеш булабыз.

- Ул схеманың төп сүзе итеп нинди сүз төркемен алырга була? (Ягъни без бүген нәрсә турында сөйләштек?) (Алмашлык.)

Алмашлык

Исем

Сыйфат                                    Сан

Рәвеш

                     

- Нәрсә ул алмашлыклар? (Исем, сыйфат, сан, рәвешне алыштырып килә торган сүз төркеме алмашлык була.)

 

VII. Рефлексия. - Дәрескә нинди уку мәсьәләсе алдык? - Аны ничек чиштек?

  1. Алмашлыклар мәгънәләре ягыннан ничә төркемчәгә бүленә?
  2. Сорау алмашлыклары нинди максатта кулланыла?
  3. Сез алмашлыгы кайчан баш хәрефтән языла?
  4. Алмашлыклар җөмләнең кайсы кисәкләре булалар?

VIII. Өй эше:

а) мәҗбүри – 297 нче күнегү, алмашлыкларның төркемчәләрен билгеләргә;              

б) ярымиҗади – 298 нче күнегүдәге текстны укырга, 3 алмашлыкка морфологик анализ ясарга, план төзеп язарга;

в) иҗади бирем – 299 нчы күнегү – алмашлыклар кулланып, “Минем иң истәлекле көнем” дигән хикәя төзергә.

 IX. Билгеләр кую: үзбәя һәм укытучы бәясе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау

 6нчы сыйныф ."Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау" темасы буенча үткәрелгән дәрескә  презентация. 1.Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту.2.Бәйләнешле сөйләм телен, фи...

"Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау"

"Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау" дәресендә алмашлыкларны кабатлау,алган белемнәрне системага салу,логик фикерләү сәләтен,иҗади активлыкларын үстерү,төркемнәрдә эшләп,дустанә мөнәсәбәт булдыру к...

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау.

6 нчы сыйныф укучылары өчен дәрес эшкәртмәсе...

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф) Тема: “Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау”

Аннотация.            Укыту-тәрбия процессына яңа методикалар һәм технологияләр кертү дәвам итә. Мәгариф системасының матди базасын ныгытуны хәзерге з...

Тема: “Саннарны гомумиләштереп кабатлау” 4 сыйныф

Тема:                       “Саннарны гомумиләштереп кабатлау&rdquo...

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау

Алмашлыкларны  гомумиләштереп                             ка...