"Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау"
план-конспект урока (6 класс) по теме

Хуҗина Налия Сәгыйть кызы

"Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау" дәресендә алмашлыкларны кабатлау,алган белемнәрне системага салу,логик фикерләү сәләтен,иҗади активлыкларын үстерү,төркемнәрдә эшләп,дустанә мөнәсәбәт булдыру каралган.Г.Тукайның иҗатына кызыксыну,мәхәббәт тәрбияләү максатыннан,шигырьләрен җырларын искә төшерү уңышлы булды.Р.Г.Хәсәншина дәреслеге буенча үткәрелгән әлеге дәрес сингапур структурасына нигезләнеп төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл almashlyk-singapur.docx31.08 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:Алмашлыкларны  гомумиләштереп кабатлау.

Максат:1)Алмашлыкларны кабатлау,алган белемнәрне системага салу;

               2)Укучыларның логик фикерләү сәләтен ,иҗади активлыкларын    

                   үстерү, төркемнәрдә эшләп,дустанә мөнәсәбәт булдыру.

              3)Г.Тукай иҗатына кызыксыну,мәхәббәт  тәрбияләү.

Җиһазлау:презентация, 6 нчы сыйныф   дәреслеге,карточкалар,Г.Тукай “Сабыйга” аудиоязма.

Кулланылган сингапур структуралары:

I Мотивлаштыру-ориентлашу.

1.Уңай психологик халәт тудыру;

-Кара-каршы партнерларыгыз белән исәнләшегез.

-Күзләрегезне йомып,без булдырабыз дип кабатлыйбыз!

-Мин сезгә яхшы кәеф,дәрестә актив булуыгызны телим.

2.Өй эшенең ярым иҗади һәм иҗади төрләрен тыңлау.

3.УМ кую ситуациясе.

-Ә хәзер экранга  игътибар итегез әле.

Бар күңеллелек бөтен дөньяда,бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу?-Мин беләм:бәйрәм бүген,бәйрәм бүген!

-Әлеге шигъри юлларның авторы кем?(Укучыларның җаваплары тыңлана)

-Әйе,бөек шагыйребез Г Тукайның “Бәйрәм бүген” шигыреннән.Чыннан да,тиздән шагыйребезнең туган көне зурлап билгеләп үтеләчәк.Дәресебездә

без аның иҗатына киң урын бирербез.Шигырьдә билгеләнгән сүзләргә карап,дәресебезнең темасын ачыкларбыз.Алар сезгә танышмы?(Укучыларның җаваплары тыңлана)

-Әйе.без сезнең белән алмашлык сүз төркемен өйрәндек.Тактадагы парковкадан алып,модельне тутырып бетерергә кирәк.(Тактада ике укучы бергәләшеп модельне тутыралар).

Көтелгән җавап:

                                                 Алмашлык

                                       мөстәкыйль сүз төркеме

           предмет,зат,билге мәгънәләренә күрсәтә,ишарә итә

           исем,сыйфат,сан ,рәвеш сүз төркемнәрен алыштыра

                                            7  төркемчәсе бар

зат   күрсәтү   сорау  билгеләү   билгесезлек   юклык   тартым

нинди сүз төркемен алыштырса,шуның грамматик билгеләрен ала

теләсә нинди җөмлә кисәге була ала

      Бу модельдә алмашлык турында бөтен мәгълүмат тупланган,димәк ,без бүген алмашлыкларны гомумиләштерепкабатларбыз.

Үзбәя.

Тема тактага һәм дәфтәрләргә языла.

УМ өлешләп чишү.

1.Алмашлыкларның төркемчәләре турында нәрсәләр беләсез?10 секунд уйлагыз.

*Ә хәзер капма -каршы партнерыгызга 30 секунд эчендә җавап бирегез.Беренче булып А партнеры җавап бирә.(30 сек.,звонок)

*(..җавабы тыңлана)Сез бу фикер белән килешәсезме?Рәхмәт.

*Ә хәзер Б партнерлары җавап бирә.(30 сек.звонок)Сез бу фикер белән килешәсезме?Рәхмәт.(Укучылар алмашлыкның 7 төркемчәсе турында мисаллар китереп сөйлиләр).

2. Сөекле шагыйребез аз гына гомер эчендә  бай иҗат мирасы калдырды.Без аның шигырьләрен кечкенәдән яратып укыйбыз,күп кирәкле фикерләр алабыз.Аудиоязмада Г.Тукайның “Сабыйга” шигырен тыңлап китик.Тыңлаганда алмашлыкларга игътибарлы булыгыз.(Аудиоязманы тыңлау, фикер алышу)

- Укучылар,шигырьдә очраган алмашлыкларны дәфтәргә язып куйыйк.Алмашлыклар кергән кайсы шигырьләрен яттан беләсез?(Укучылар җавабы тыңлана)

3.Укучылар,дәреслектән 414 нче күнегүне табабыз,җөмләдәге алмашлыкларның төрләнешен аңлатып язабыз.

Үзбәя.

4 –Укучылар,әйдәгез бераз ял итеп алыйк.(Микс Пэа Шэа )

Мин музыка куям һәм сез парлашып, бию хәрәкәтләре ясап йөрисез.Музыка беткәч,туктап каласыз,шуннан мин сезгә сорау бирәм.Кыскача шул сорауга җавап бирергә тиеш буласыз.(...) Ә хәзер барыбыз да торабыз.Музыка.

  1.Шул,һәр,андый алмашлыкларының кайсысы күрсәтү алмашлыгы түгел?

  2.Билгесезлек алмашлыклары ничек ясала?

  3.Ул алмашлыгын килеш белән төрләндерегез.

  4.Җөмләне дәвам итегез:ясалышларына карап, алмашлыклар...

  5.Алар нинди әһәмияткә ия?

5.Сорд  Кардс структурасы.

   Карточкаларда бирелгән алмашлыкларны дөрес итеп төркемнәргә берләштерегез,исемнәрен язып чыгыгыз.

Алмашлыклар:син,теге,моныкы,кайсы,нәрсәдер,барлык,һичнинди,алар,берни,болай,кайсыдыр,барча,шуныкы,аның,әнә,тегенеке,бөтен,үз,әллә кем,беркайчан,һәммә,ничәнче,әллә кемнеке,күпме.

Зат алмашлыклары:син,алар,аның.

Күрсәтү алмашлыклары:теге,болай,әнә.

Сорау алмашлыклары:кайсы,ничәнче,күпме.

Тартым алмашлыклары:моныкы,шуныкы,тегенеке,әллә кемнеке.

Билгеләү алмашлыклары:барлык,барча,һәммә,бөтен,үз.

Билгесезлек алмашлыклары:нәрсәдер,кайсыдыр,әллә кем.

Юклык алмашлыклары:һичнинди,бернинди,беркайчан.

6.-Экранга игътибар итәбез.Г.Тукай шигырьләреннән алынган өзекләрдәге алмашлыкларны табып,нинди җөмлә кисәге икәнен билгеләгез.

1.Бәхетле шул баладыр,кайсы дәрсенә күңел бирсә,

   Мөгаллимне олугъ күрсә,белергә кушканын белсә.

                                                                     (“Бәхетле бала”)

2.Каткан,туңган агачларны хәзер кара:

    Һәрбересе яшәрешеп яфрак яра.

                                                                    (“Яз галәмәтләре”)

3.Тукта,сабрит аз гына,ди,и кадерлеАлмагач,

    Һич уенда юк кызык,дәрсем хәзерләп куймагач.

                                                                  (Эш беткәч,уйнарга ярый”)

4.Һәр тараф тын.Уй миңа тик әллә ни җырлый,укый;

    Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.

                                                                   (“Пар ат”)

_Димәк алмашлыклар җөмләдә ия,хәбәр,аергыч,тәмамлык,хәл була ала икән.

111.Рефлексия,бәяләү.

1”Дәрестә нинди УМ чиштек?” соравына җавап бирү,билгеләр кую.

2.Дәрескә булган фикерләрне язып,парковкага элү.

3.Өй эше:а) ирекле темага алмашлыклар кергән хикәя язарга(1 нче төркем)

                  б)алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау өчен,9-10 биремнән                                                                

                    тестлар әзерләргә.

 

                                                                                                                                                                                                                                                                                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Урок-презентация "Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау"

Урок по татарскому языку моңно проводит с учаәимися в 6 класса, который является татарским и обучается по стандартной программе: 4 часа в неделю....

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау

 6нчы сыйныф ."Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау" темасы буенча үткәрелгән дәрескә  презентация. 1.Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту.2.Бәйләнешле сөйләм телен, фи...

"Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау". 6 нчы сыйныф

Милли укыту буенча директор урынбасарларының шәһәр семинарында күрсәткән ачык дәрес план-конспекты....

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау.

6 нчы сыйныф укучылары өчен дәрес эшкәртмәсе...

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау

Алмашлыкларны  гомумиләштереп                             ка...