Мөхәммәт Мәһдиевнең "Бәхилләшү" повестенда автор образы"
творческая работа учащихся (7 класс) на тему

Халитова Лилия Азатовна

Язучы прозаик буларак Мөхәммәт Мәһдиевнең исеме матбугатта алтмышынчы елларның ахырларыннан күренә башлый. 60 нчы елларда татар әдәбиятына бер төркем сәләтле язучылар килә. Алар илгә азмы-күпме демократия, азатлык килгән чорда әдәбиятка керделәр. Аларны рус әдәбиятында – шестидесятники, язганнарын исә “Деревенская проза” дип атадылар. Үзәк тема – авыл һәм табигатне саклау, ахыр чиктә кешелекне катастрофадан коткарып калу. Мөхәммәт Мәһдиев үзенең әдәбиятка алып кергән авыл темасына тугрыклы калды, монда аның берничә юнәлеше бар:

1. 40 нчы еллар уртасы һәм ахыры кешеләрнең күңел матурлыгы, яшәү рәвеше, өмет-хыяллары (“Без 41 нче ел балалары”, “Фронтовиклар”).

2. Сугыштан соңгы авыл кешеләренең дөньяга мөнәсәбәте, үзләре саклап алып килгән әхлак-әдәп, күңел матурлыгы (“Торналар төшкән җирдә”, “Исәнме, Кәшфи абый”).

3. Чор, аның үзенчәлекле яклары, кешеләре, аларның рухи җаны, әлеге чор белән саубуллашу(“Бәхилләшү”).

Мөхәммәт Мәһдиевнең прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үзенең язу манерасы бар. Ул – әсәр өчен материал сайлауда, аңа якын килү һәм аны сәнгатьле сурәтләү алымнарында гаять үзенчәлекле язучы. Аның күпчелек әсәрләрендә башыннан ахырына кадәр үтәли сузылып бара торган сюжет сызыгын очратмыйсың. Автор бер вакыйгадан икенчесенә, бер урыннан икенче урынга, бер дәвердән икенче дәвергә, күперләр салып тормыйча, җиңел күчеп йөри. Шуңа бәйле рәвештә аның язу стиленең характеры да үзгәрә: кырыс реализм, юмор, сатира, лиризм үзара бер-берсе белән гел аралашып, чиратлашып бара. Гомумән, нечкә юмор, ирония, халыкчан тапкырлык – язучы стиленә хас төп сыйфатлардан санала. Менә “Бәхилләшү” повесте дә, басылып чыгу белән, бәхәс уятты.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mohmmt_mhdiev.doc55.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                           

                                          Фатих Әмирхан иcемендәге

VI республика мәктәп укучылары фәнни-гамәли конференциясе

Кешелек җәмгыятенең рухи мирасын үзләштерү һәм әхлакый кыйммәтләр формалаштыру тәҗрибәсе секциясе

Мөхәммәт Мәһдиевнең “Бәхилләшү” повестенда автор образы

Башкарды: 170 нче урта мәктәбенең

7 нче сыйныф укучысы

  Абдрахманов Булат Фәнис улы

                                                                 Җитәкче:  татар теле һәм  әдәбияты

укытучысы Халитова Лилия Азат кызы

                                                Казан, 2014                 

 

        Эчтәлек:

I. Кереш....................................................................................................     3

II. Төп өлеш.............................................................................................     4

III. Йомгак...............................................................................................    11

IV. Кулланылган әдәбият......................................................................    13           

                   

                                                      Кереш

   Язучы прозаик буларак Мөхәммәт Мәһдиевнең исеме матбугатта алтмышынчы елларның ахырларыннан күренә башлый. 60 нчы елларда татар әдәбиятына бер төркем сәләтле язучылар килә. Алар илгә азмы-күпме демократия, азатлык килгән чорда әдәбиятка керделәр. Аларны рус әдәбиятында – шестидесятники, язганнарын исә “Деревенская проза” дип атадылар. Үзәк тема – авыл һәм табигатне саклау, ахыр чиктә кешелекне катастрофадан коткарып калу. Мөхәммәт Мәһдиев үзенең әдәбиятка алып кергән авыл темасына тугрыклы калды, монда аның берничә юнәлеше бар:

               1. 40 нчы еллар уртасы һәм ахыры кешеләрнең күңел матурлыгы, яшәү       рәвеше, өмет-хыяллары (“Без 41 нче ел балалары”, “Фронтовиклар”).

               2. Сугыштан соңгы авыл кешеләренең дөньяга мөнәсәбәте, үзләре саклап алып килгән әхлак-әдәп, күңел матурлыгы (“Торналар төшкән җирдә”, “Исәнме, Кәшфи абый”).

               3. Чор, аның үзенчәлекле яклары, кешеләре, аларның рухи җаны, әлеге чор белән саубуллашу(“Бәхилләшү”).

                                Мөхәммәт Мәһдиевнең прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үзенең язу манерасы бар. Ул –  әсәр өчен материал сайлауда, аңа якын килү һәм аны сәнгатьле сурәтләү алымнарында гаять үзенчәлекле язучы. Аның күпчелек әсәрләрендә башыннан ахырына кадәр үтәли сузылып бара торган сюжет сызыгын очратмыйсың. Автор бер вакыйгадан икенчесенә, бер урыннан икенче урынга, бер дәвердән икенче дәвергә, күперләр салып тормыйча, җиңел күчеп йөри. Шуңа бәйле рәвештә аның язу стиленең характеры да үзгәрә: кырыс реализм, юмор, сатира, лиризм үзара бер-берсе белән гел аралашып, чиратлашып бара. Гомумән, нечкә юмор, ирония, халыкчан тапкырлык –  язучы стиленә хас төп сыйфатлардан санала. Менә “Бәхилләшү” повесте дә, басылып чыгу белән, бәхәс уятты.  

3

                                                     

                                                Төп өлеш.

                 “Бәхилләшү” әсәрендә төп герой –  язучы үзе. Автор –  өлкән яшьләрдәге кеше, аның балачагы авылда үткән һәм күп кенә авылда туып-үскэн кешеләр кебек, ул авылдан шәһәргә киткән. Аның авылында берничә йорт кына калган. М. Мәһдиев әсәрдә тормышның бик күп мәсьәләләрен күтәрә. Биредә авыл гына юкка чыкмый, татар халкының йолалары, этнографик үзенчәлекләре акрынлап юкка чыга. “Бәхилләшү” -  моңсу повесть. Автор элекеге –  ул яшәгән, ул сагынган эпоха бетүен һәм авылның яңа эпохага кереп баруын яза, яңа эпохада авыл бөтенләй элекеге авылга охшамаган. “...Теге тальянның иске моңында авыл, аның тарихы ыңгыраша, авыл үзенең үткәне, бүгенгесе белән хушлаша, елый-елый аерылыша иде.” Авыл үзенең үткәне белән хушлашкан кебек, язучы да яшьлеге узган авылы белән хушлаша, хәтта “бәхилләшә”: “Без үскән, яши белгән татар авылы юк инде.” “Бәхилләшү” повесте үз эченә билгеле бер чорны алган. Автор һич читенсенмичә: “Күрегез дә гыйбрәт алыгаз, без әнә шулай яшәдек”,–  дип әйтергә тели. Аның тавышы моңсу да, сөенечле дә, сагышлы да. Мөхәммәт Мәһдиев әсәреннән әсәренә күчеп килгән төрле-төрле характерлы халык уллары һәм кызлары чамасыз авыр сынаулар кичерделәр, шулай да үз йөзен, үз телен югалтмадылар. Мәһдиевнең геройлары –  гади авыл кешеләре – Исламгали, Хәерниса, Сәмигулла, Мөбарәкша, Шәйдулла һ.б.– татар халкының горурлыгын, намусын саклап калганнар. Алар борынгы бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын үтәп килгәннәр.

                                Әсәрнең беренче бүлеге Исламгали агай турында сөйләү белән башланып китә. Аның һәр сыйфаты гүя авыл халкы өчен табигый булган яшәү рәвешен күрсәтеп тора. Орден-медальләргә караш, асфальтка утырып акча җыючы инвалидларга бәя... Яңа

                                                                      4

                эпохада көндәлек күренешкә әйләнгән бу хәлләр теге вакыт авылында начар эш булып исәпләнгән икән. “Менә, улым, кешеләр шундый булырга тиеш” дигән сүзләре белән автор, Исламгали агай аша, ул чор кешеләре һәм бүгенге заман кешеләре арасында бик тирән упкын ятуын, ул заманда начар исәпләнгән гадәтләрнең бүген нормага әверелүен күрсәтә кебек.

                                       Япон методикасы буенча тәрбияләнә торган онык вакыйгасы да әлеге фикерне куәтли: яңа буын инде Исламгали сыйфатларын тулысы белән югалтып бетерәчәк. Балалар буыны – Габделхәмәтләр дә башка “ул бит инде синеңчә булып уйлый алмый”, туган телендә дә дөрес сөйләшә алмый, ләкин алар Исламгали тәрбиясе күргәннәр. Ә инде яңа замандагы яңа буын - бөтенләй башка! Менә шушы уй борчый авторны. Ул Исламгалиләрдә туры сүз һәм каты кулны, мескенлеккә төшмәүне, үз-үзенең бәясен белүне яза, сокланып яза, горурланып яза. Ләкин яңа буында әлеге әхлак сыйфатларның сакланмавы аны әрнетә. Автор –  шушы үзгәрешнең шаһиты.

                   Икенче бүлек тә әлеге фикергә тоташып китә. Ул заман авылында иң начар, иң әшәке саналган сыйфатларны, хәзерге буындагы начар сыйфатлар белән чагыштырмалы түгел икән! Авыл халкы тарафыннан яратылмаган  Сәмигулла гомер буе кешеләргә ярдәм итеп яши, баласы үзеннән түгел икәнен белә торып Хәернисага өйләнә, ул баланы үзенеке итеп үстерә. Ә аның уллары исә аракы-тәмәкедән ары китә алмыйлар, хәтта әтиләренең үлеменә сәбәпче булалар. Сәмигулланың авторга “ул заманны белмисеңдер” диюе, аның да үткән заман кешесе икәнен искәртә. Ул заман авылы кичерә алмаган, ярата алмаган кешеләр бүген инде бергә, яңа заман начарлыкларын күргән буынга матур гына булып күренә башлый. Авторны да шул –   яхшы һәм яман

5

                критерийлары үзгәрүе борчый. Ләкин аны шул заман, үтеп бара торган заман,   аның   кешеләре  бетергән   икән.  Ә  инде   яңа   заманга  алар калмаган: “каен белән усак кына тишелеп үсә!” Димәк, авторны ул заман ясаган хаталар да уйландыра, ул хаталарны үз җилкәсенә күтәрәчәк яңа буын аңа кызганыч.
Әлеге, үткән чорның да төрле вакыты булган икән. Автор хәзерге Чепья авылы белән ач чактагы әлеге авылга бәйле кичерешләрен чагаштыра. 50 ел элек булган ачлык үткән заманныкы, аның  авырлыгы -   бүген исә мондый ук авырлык юк. Димәк, әлеге чор белән бергә авырлыклары да юкка чыккан. “Тик әйләнеп кайтмасын инде...” монысы авторның һәр юлыннан сизелеп торган теләк. “Чепья урамында йөргәндә минем күзләремдә гел яшь булды”,  – ди автор. Бу яшь  – әлеге авырлыкның үтүенә сөенү яше, шул авырлыкны йөрәк аша үткәрүдән хәсрәтләнү яше кебек тоела. Ачлык кына мени, ул заманның төннәрен кешеләрне җыеп алып китә торган вакытлары да булган икән. Автор бу турыда, әлеге афәтнең үз гаиләсендә дә кагылуын сөйләп, әрнеп-сызланып әйтә. Ул заманның ачлыгы да, ямьсез җырлары да булган. Боларны җыеп, түгәрәкләп, автор болай дип яза: “Син эшкә бик булган егет идең бит! Синең җаның чиста, пакь күңелең җәрәхәтле иде. Кайларда югалып йөрисең син! Син бит гаделлек, тамак туйдырлык ризык эзләп киткән идең. Син бит авылда бара торган хәлләргә түзеп тора алмыйча чыгып киттең. Синең күз алдыңда ачлыктан атлар кырылды, авыл җитәкчеләре, колхозчының тамагын туйдыруның төп мәсъәлә икәнен онытып, гел җыелыш җыйдылар, динне, мулланы сүктеләр, мәчет манарасын кистеләр, авылның хуҗалыгын тәмам китереп терәделәр. Син бит шундый рухсыз, имгәтелгән авылны ташлап киттең. Без ул чакта күңелләребез белән   сизә   идек, болар   –  вакытлы   адашулар,  болар   –   акыл

6

                 җитмәүдән.”(425 б.) Димәк, ул чорның кешеләренә, Җәмилдәге кебек тырышлык, эш ярату, гаделлек, чиста күңел хас. Ләкин ул чорда ачлык, кирәксез җыелышлар – күз буяулар, динне бетерү дә һ.б. хас. Болар барысы – яхшысы да, начары да – авторның күңел түрендә урын тоткан. Ул заман авылының табигате – авторны тәрбияләгән табигать– үзе үк олы тәэсир көченә ия булып күз алдына килә. “Берәр кешенең юньсезлеген күрәм дә уйлап куям: юк, агайне, син шундый бер иртәне күрми калгансың. Дөрес, студент елларында син бәрәңге казырга колхозга кайткалагансың, әмма бит син ямь-яшел басуда кырауга кадәр эшләгәнсең. Сез бит бәрәңге басуында учак якмагансыз, әле генә җирдән чыккан бәрәңгене көлдә пешереп ашамагансыз. Сез беренче кыраудан соңгы алтынсыман басу өстендә буразналарга ятып, шуышып йөргән зәңгәр төтен кисәвен күрмәгәнсез. Сезнең күңелегездә, тәнегездә яхшылык өчен ачылырга тиеш булып та, ачылмый калган күзәнәкләр кибеп калган.” (467 б.) Заман үзгәрүе, техника үсеше бу табигатьне дә узган заманныкы иткән, яңа буынга, яңа эпохага килеп җитүенә комачау ясаган: “Язмыш... Нигә генә инде син безне әнә шундый иртәләрдән аердың?”(467 б.) дип язган автор әлеге матур хәтирәләр белән яши, аларны күңелендә саклый һәм киләчәк буынга язып кына булса да калдырырга тели. “Хәтер... Ярый әле, кеше тормышында син бар. Син булмасаң, кешеләр азынып, әллә ниләр эшләп бетерерләр иде. Ярый әле, Бөек Тәрбияче – син бар. Әйтик, мине моны хәтерләр өчен.”(480 б.) Шул ук яңа заман, шул ук техника үсеше дә халыкка бик кирәкле, файдалы үзгәрешләр дә алып килгән. Атна саен җилкәсендә базардан икмәк ташыган Әхмәдулланың кече малае ике тонна ярым бодай алган.                                                                              

                        Автор, гомүмән, авыл белән генә түгел, шул заман авылына хас бик вак   детальләр белән  дә  хушлаша.  XI бүлек  “Хуш, мәңгегә   хуш,

7

                яшьлегем тангосы!” дигән сүзләр белән тәмамлана. Танго – яшьлек хәтирәсе истәлеге. Автор яшьлеге белән хушлашучы. Танго тавышы яңгыраган клуб-чиркәү дә юк, авыл да бетеп бара. Әлеге танго белән бәйле истәлекләрдә  күренеп киткән кешеләр дә юк инде. Аларның авыр язмышы – әлеге заманның авыр язмышы. Танго биегән өчен – гомерлек сөргеннәр, бәхетсезлекләр. Алар белән хушлашу кирәк, бик кирәк, бәхилләшү дә кирәк. Мондый сынаулар, авырлыклар кешеләргә ничек тәэсир иткән. Болар турында сөйләгәндә автор үзенә дә бәя биреп уза: “Болай дип уйладым: гаделсезлекләр, тормыш сынауларыннан чиста рух белән чыга алу – кешенең иң зур бәхетедер. Мин ул сынаулардан бераз имгәтелеп чыктым, ахрысы”(578 б.). Гомумән, әсәрдә авторның үзе турында язган урыннары шактый: “Минем бөтен бәхетем – авылга кайткач, авыл халкының сөйләгәнен тыңлап утыру мөмкинлеге. Мин тыңлый беләм. Мин аның үземнең бәхетем дип исәплим”(607 б.). Ул болытларга гашыйк кеше (597–

                 598 б.): “Тормыш куган, чират торган кеше болытларны күзәтә алмый”(600 б.). Ләкин автор да – күзәтүче генә, ул да болытлар кебек ирекле кеше түгел. “Мин авырлык белән генә әзерләндем. Үзем салган кечкенә кибән дә, корган шалашым да ятим булып, моңсуланып миңа карап калган сыман тоелды. Машинага керер алдыннан мин үзебезнең авыл өстендәге биек зәп-зәңгәр күк йөзенә карап алдым. Авыл хатыннарының Сабантуй көнне генә сандык төбеннән алып бөркәнә торган юка ак ефәк шәлләре сыман аксыл мамык болыт кисәкләре акрын гына көньякка таба йөзәләр иде. Мин үземне шунда кол кебек сиздем: менә машина, ул мине алып китәргә тиеш, аннан поезд, ул да мине шушы кибәннәр, шалашлардан, ак болытларымнан аерырга тиеш

8

               

                Тиеш, тиеш, тиеш... Мин гел ниндидер программага буйсынып йөрергә, гел аерылырга, гел китәргә тиеш. Нигәдер, тормыш сукмакларының очын таптым дигәндә генә мин шуларны югалтырга тиеш. Нигәдер, ак болыт кебек миңа иркенләп йөзеп йөрү мөмкинлеге бирелмәгән. Безгә ак болыт булырга язмаган шул...”(621 б.) Автор да шул заман кешесе, язмыш аны үзе теләгәнчә йөрткән. Ул инде яңа чорның, яңа буынның ирекле булачагына ышана. Автор хәзерге “кешеләрнең бит бөтен хатасы шунда,  – ди, –  алар тарихтан гыйбрәт алмыйлар, көндәлек тормышта, тарихны онытып, стратегик ялгыш җибәрәләр” ди. Никадәрле тормыш фактлары, без онытып бетергән хикмәтләр, дулкынландыргыч мизгелләр, характерлар, фәнни-гыйльми белешмәләр бар бу повестьта. Автор беренче карашка бик кечкенә булып күренгән тормыш фактларына мөрәҗәгать итә. Ипи пешерү турында мондый сүзләр күрәбез: “...Ипи салу... Дөньяда иң игелекле, мәгънәле, иҗади бер эш ул. Ипи салу – хатын-кызың бер тәүлеккә сузылган эше. Бу тәүлектә йортта зур, тыныч шатлык, тынлык, тантана”.

                   Ат җигү дә автор игътибарыннан читтә калмый: “...ат җигә белү – авыл халкының сәнгать эше иде заманында, – дип әйтеп үтә автор,  –...тәңкәле шлея салган җигүле аттан да матуррак тагын нинди транспорт бар икән?..”

                        Хәтта бәрәңге сабагына багышланган юлларга тап булабыз: “...бәрәңге сабагы исе. Ул ис башны әйләндерә, йөрәккә кан куа, ул иснең ни икәнен белмәгән халыклар сиңа иң бәхетсез кешеләр булып тоела, ул ис исертә, берәүләрне шагыйрь, философ, дәрвиш итә, икенчеләрне министр, генераль директор, баш режиссер, ректор, үз дәрәҗәсен үзе белеп   яшәүче  лауреат итә...”  

9

                   Печән  өстенә дә  сүзләр табылган: “...дөньяда иң татлы йокы – хуш исле печән өстендәге йокы, ...мунча алдында каен миллеге, нарат тактасы исенә җир җиләкле печән исе кушылган, ком сафланган, баш мие бушап кагылып калган...”

                                Тагын бик күп төрле хәлләргә бәя бирә алган язучы, алар илаһи җан өргән, шушы тормыш күренешләрен башкаручы кешеләрнең кызыктыргыч, кабатланмас характерларын тудырган, автор югары сүзләр белән авыл апаларын яза: “Авыл хатыннары белән сөйләшеп утырырга яратам мин. Алар тәкәллефсез була”. Автор шулай авыл апаларын шәһәр “ханым”нары белән чагыштырып ала һәм аларның гадилеген тагын да исбат итә, ә сала агайларын: “...безнең ата-бабалар идән-сәке юмаганнар, аш пешермәгәннәр. Ирләр төп, генераль мәсьәләләрне генә хәл итәргә тиеш!” Тирән һәм файдалы, мәгънәле, гаять кызыклы күзәтүләргә нигезләнгән, гыйльми, фәлсәфи һәм кыйммәтле әсәр язган Мөхәммәт Мәһдиев, аның һәр бүлеге, һәр сәхифәсе, һәр күренеш, һәр аерым сүзе туган телебезгә кайнар мәхәббәт белән эретелгән. Автор үзе яшәгән дәвергә, үзенә юлдаш, утырдаш булган кешеләргә, берсенә дә битараф түгел. Һәммәсенә аек мөнәсәбәтен – соклануын яки җирәнүен, мәхәббәтен һәм нәфрәтен – бүгенге көн зарурлыгыннан һәм югарылыгыннан торып белдерә алган.

10

Йомгак.

                 Шулай үткәннәрне искә алып, автор бүгенге көннәргә, бүгенге тормышка кайта. Авыр елларда да гөрләп яшәп килгән авыл, хәзер бетеп бара, яшьләр авылда юк диярлек, булса да бүген-иртәгә китәргә торалар. “Пенсионерлар урамы” дип атый повестьнең бер героинясы Энҗе авылдагы урамнарның берсен. Бу бәхәсле сөйләшүдә “автор үзе дә катнаша” һәм Энҗенең сүзләре аңа бик тәэсир итә: “Менә сез авылны бик кайгыртасыз, бу турында язасыз, телевизордан да сөйлисез. Ләкин бит үзегез үк башлап авылдан чыгып киткәнсез...” Автор үзенә күп сораулар куя башлый: “...Әйе, авылдан ник киттем? Моның сәбәпләре кайда? Авылны тергезергә кирәк дип сөйләп тә, мин нигә анда күчеп кайтмыйм? Моның сәбәбе нәрсәдә? Кайда? Йомгакның очы кайда?”

                 Әсәр үзе шул йомгак кебек кабул ителә. Авторның да, башка кешеләрнең дә авылдан китүенә, читтә гомер итүенә сәбәпләрне ача. Гаепләп тә түгел, кызганып та түгел, сагынып яза. Әлеге заманныкы гына булган, шул югалганнарны ул бик бөртекләп, яратып сурәтли: “Утыз җиденче ел картлар тәгъбирен бетерде, кырык беренче ел революцион җыр колонналарын туктатты. Аулак өйләрнең эчке җылылыгы, моңы-җыры, серенә кырык бишенче ел чик куйды: юк, булмады, егерме ике – егерме алтынчы елгы егетләрнең – йөзләгән егетнең – авылга нибары өч-дүрте генә кайтты да, алар да ОРСлы җирләргә чыгып китте. Көтәр, сагыныр, кеше булмаган җирдә аулак өй була алмый, анда җыр тумый. Җыр ул – шундый нәрсә, аның бер боҗрасын имгәтсәң, калган боҗралары яши алмый”(628 б.). Ул үзе дә шул заман, шул авыл кешесе: “Миңа да яшәү, иҗат итү өчен авылым суы, авылым һавасы кирәк. Шул авыл басуларының исе кирәк”(630 б).

11

 Ләкин... ләкин: “Иске авыл шулай итеп металлоломга китте...” (632 б.) Автор да, яңа буын белән бергә, яңа заманда яши. Ләкин ул: “Ул эскертләрне, ул ризыкларны, кырау төшкән бәрәңге сабагы, баллы салам исләрен сагынып яшәвемне, гаеп итмәгез инде...”(632 б.) диеп эндәшә, шулар белән яши.

12

Кулланылган әдәбият:

1.  Мәһдиев М.  Бәхилләшү  - Казан: Тат. кит. нәшр., 1990. - 382-632 б.

2.  Шамсутова А.   М. Мәһдиев иҗатына бер караш || Казан утлары. -

    №12, 2003.

3.  Рәис Даутов, Равил Рахмани. Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Казан: Тат. кит. Нәшр., 2009.

4. Әдәбият белеме сүзлеге – Казан, 1990 – 125 б.                                      

                                     

13


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок литературы в 7 классе по теме: "Автор-образ-читатель. Как создает героя автор, как создает героя читатель".

ТИП УРОКА: творческая мастерская. ЦЕЛИ УРОКА: 1) знать, при помощи каких средств создают образы авторы (писатели, поэты, художники, музыканты); 2) закрепить и систематизировать знания по теории лит...

Урок внеклассного чтения по литературному краеведению в 7 классе Тема: «Земля моя прекрасная!» (Образ «малой родины» в творчестве местных авторов и художников).

Урок внеклассного чтения  по литературному краеведению включен в планирование с целью воспитания у учащихся любви к природе родного края. При подготовке к уроку были использованы стихи и картины ...

История создания романа «Война и мир». Особенности жанра. Образ автора в романе.

Познакомить с историей создания романа, формированием авторского замысла, раскрыть его своеобразие, обучение конспектированию....

презентация к уроку-семинару "Образ автора в поэме "Мёртвые души". Лирические отступления"

Тема урока "Лирические отступления в поэме "Мёртвые души". Образ автора в поэме ." Данный урок представляет собой обобщение материала по произведению, работа с текстом предполагает анализ и систематиз...

Образ автора

Образ автора по произведениям И.С. Тургенева и И.В. Гоголя...