Укыту-методик комплектын кулланып балаларны татар теленә өйрәтүдә дидактик уеннарның әһәмияте
консультация по теме

Укыту-методик комплектын кулланып балаларны татар теленә өйрәтүдә дидактик уеннарны куллану

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                                 

    “Укыту-методик комплектын кулланып балаларны татар теленә өйрәтүдә дидактик уеннарның    әһәмияте” дигән темага консультация

                                       

  Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы  балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң  әһәмиятлесе - уеннар.

  Уен ярдәмендә балаларда  зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Уеннарның бала психикасына уңай йогынтысы турында күренекле педагоглар Л.С.Высотский, А.Н.Леонтьев, Д.Б.Эльконин, А.В.Запорожец, А.П.Усов та үз хезмәтләрендә язганнар.

  Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин.

  Дидактик уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.

  Предмет белән уеннар вакытында уенчыклар һәм реаль  предметлар кулланыла. Уен вакытында бала предметларны чагыштырырга, охшаш һәм аерым якларын ачыкларга өйрәнә; предметларның үзенчәлекләре: төсе, зурлыгы, формасы, сыйфаты белән таныша. Соңыннан уенның эчтәлеге катлауландыра.

  Баланы әйләнә-тирәдәге предметлар белән таныштырганда аның сөйләмен үстерүгә дә әһәмият бирергә кирәк. Предметлар, аларның исемнәре белән таныштыргач, сүзле уеннарда шул исем- атамаларны төрле вариантта куллану отышлы. Андый уеннар бала аңында сүзнең мәгънәви эчтәлеген киңәйтә, төрле сүзтезмәләр төзи белергә өйрәтә.

    Сүзле уеннар тәрбия чарасы буларак отышлы, чөнки алар барышында күмәклек, дуслык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.

   Сүзле уенда катнашучылар күпмедер дәрәҗәдә тырыш, җитез, сабыр да булырга тиеш, кайбер уеннар исә нәниләрдән җыр-биюгә осталык та сорый.

         Тәрбия эшендә дидактик уеннарны кулланган вакытта, аның кагыйдәләре һәм хәрәкәтләре аша балаларда әдәплелек, игелеклелек, түземлелек формалаштырырга кирәк.

   Уен өчен уңайлы шартлар тудыру да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Кирәк-яраклар, кулланмалар алдан ук әзерләп куела. Кулланыла торган уенчыклар, җиһазлар балаларның игътибарын җәлеп итә торган ачык төстә, матур булсын.

   Дидактик уеннарның блаларга акыл тәрбиясе бирүдә роле зур. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә,яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана.

     Дидактик уеннар балаларның иҗади мөмкинлекләрен, фикер активлыгын  һәм зиһеннәрен үстерүдә  ныклы этәргеч  булып тора, булган белемнәрне ныгытырга, яхшырак истә калдырырга булыша.

     Балаларның татар теле эшчәнлегендә  нинди тема үтүләренә карап төрле дидактик уеннар үткәрергә тырышабыз. Уеннарны үткәргәндә, укыту методик комплектының күрсәтмә һәм таратма рәсемнәрен дә кулланабыз. Балалар уеннарда бик теләп катнашалар, чөнки бу комплекттагы рәсемнәр бик матур итеп эшләнгән. Алар берничә төстә бирелә. Бу төп төсләр (кызыл, сары, зәңгәр,яшел) уеннарны тагын да узенчәлеклерәк итеп үткәрергә булыша. Балалар төсләрне дә тизрәк һәм яхшырак истә калдыралар. Шулай ук рәсемнәр төрле зурлыкта бирелә.Бу үз чиратында балаларга “зур”, “ кечкенә” сүзләренең мәгънәсен аңларга ярдәм итә.

     Шулай итеп УМК белән төрледән-төрле темаларга, бик күп төрле уеннар уйлап табырга  һәм үткәрергә була.

Ә хәзер сезгә үзебез үткәргән берничә уенны тәкъдим итәсебез килә

 Дидактик  уен “Өйгә чакыр”

Максат:Гаилә темасына караган сүзләрне   кабатлау, истә калдыру. Гади диалогта катнаша белү,хәтер,зиһен үстерү Бер-береңне тыңлау, ишетү сыйфатлары тәрбияләү. 

 Дидактик  уен “Командир”

Максат: Нишлә? дигән сорау ярдәмендә дөрес итеп команда бирергә өйрәтү.Сүз байлыгы булдыру,сөйләмдә активлаштыру.Бер-береңне тыңлау, ишетү сыйфатлары, игътибарлылык тәрбияләү.

 Дидактик  уен “Курчакны киендер”

Максат: Киемнәр темасына караган сүзләрне кабатлау, истә калдыру. Гади диалогта катнаша белү, хәтер,зиһен  үстерү.Бер –береңне тыңлау,

үстерү. Бер-береңне тыңлау, ишетү сыйфатлары тәрбияләү.

               

 Дидактик уен “Ничә?”

 Максат: Ничә? соравына тулы җөмләләр белән  дөрес итеп җавап бирергә өйрәтү.1-10 га кадәр саннарны    кабатлау. Игътибарлылык тәрбияләү.

Дидактик уен “Нишли?”

Максат: Нишли? соравына тулы җөмләләр белән дөрес итеп җавап бирергә өйрәтү. Бер-береңне тыңлау, ишетү сыйфатлары,игътибарлылык тәрбияләү.

   

 Дидактик уен “Серле тартма”

Максат: Татар теленә кызыксыну уяту, аралашу теләге тудыру.Сүз байлыгы булдыру,сөйләмдә активлаштыру. Гади диалогта катнаша белү, хәтер, зиһен үстерү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү

Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү Татарстан Республикасында яшәүче төрле милләт кешеләренең үзара дуслыгын һәм аралашып яшәвен ныгыту чарасы булып тора. Белгәнебезчә, рус телле балалар белән эшл...

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре....

КСО (коллектив укыту ысулы) технологиясен кулланып татар телен укыту.

Берничә ел дәвамында мин берничә төркемдә татар телен бу ысулны кулланып укыттым. Башка милләттән булган балалар өчен бу технология бигрәк тә отышлы....

Татар теленнән белемнәрне контрольгә алу материалының әһәмияте

Укыту процессының уңышлылыгына тәэсир итә торган әһәмиятле факторларның берсе – укучыларның белемен контрольгә алу. Билгеле булганча, контроль укыту процессын регулярлаштыра, ягъни, укытучы контроль т...

Использование возможностей интерактивной доски на уроках татарского языка с русскоязычными обучающимися / учебно-методическое пособие к учебнику 8 класса «Татар теле», Ф. С. Сафиуллина Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү дәресләрендә интерактив та

татарского языка и литературы как неродногоСовершенно очевидна необходимость использования интерактивных форм организации учебного процесса, когда обучающиеся учатся языку через обучение. Наиболее эфф...

Проект «Татар теленнән бердәм республика тестлаштыруына әзерләнү өчен укыту-методик комплект төзү»

Проект татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре укытучыларына һәм укучыларга  бердәм республика тестлаштыруына әзерләнүдә ярдәм итү максатын күздә тотып эшләнде...