Укучыларны Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләүнең алшартлары.
учебно-методический материал (9 класс) по теме

Нафикова Алия Ринатовна

БҮЛЕК. УКУЧЫЛАРНЫ ДӘҮЛӘТ (ЙОМГАКЛАУ) АТТЕСТАЦИЯСЕНӘ ӘЗЕРЛӘҮНЕҢ АЛШАРТЛАРЫ

1.1.     Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең торышы  ..........................6

1.2.     Татар теленнән  яңа формада дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү ........................................................................................10

1.3. Заманча технологияләр куллану - дәүләт йомгаклау аттестациясенә уңышлы әзерлек чарасы            ............................................................................12

1.4. Укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләүдә килеп туган кыенлыклар һәм аларны чишү юллары ....БҮЛЕК. УКУЧЫЛАРНЫ ДӘҮЛӘТ (ЙОМГАКЛАУ) АТТЕСТАЦИЯСЕНӘ ӘЗЕРЛӘҮНЕҢ АЛШАРТЛАРЫ

1.1.     Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең торышы  ..........................6

1.2.     Татар теленнән  яңа формада дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү ........................................................................................10

1.3. Заманча технологияләр куллану - дәүләт йомгаклау аттестациясенә уңышлы әзерлек чарасы            ............................................................................12

1.4. Укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләүдә килеп туган кыенлыклар һәм аларны чишү юллары ....

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Эчтэлек27.5 КБ
Microsoft Office document icon Кереш203.5 КБ
Microsoft Office document icon Практик өлеш73 КБ

Предварительный просмотр:

ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ.....................................................................................................................3

I БҮЛЕК. УКУЧЫЛАРНЫ ДӘҮЛӘТ (ЙОМГАКЛАУ) АТТЕСТАЦИЯСЕНӘ ӘЗЕРЛӘҮНЕҢ АЛШАРТЛАРЫ

  1. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең торышы  ..........................6
  2. Татар теленнән  яңа формада дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү ........................................................................................10

1.3. Заманча технологияләр куллану - дәүләт йомгаклау аттестациясенә уңышлы әзерлек чарасы            ............................................................................12

1.4. Укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләүдә килеп туган кыенлыклар һәм аларны чишү юллары ............................................................. 21

ЙОМГАК................................................................................................................30

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ..............................................................................33



Предварительный просмотр:

КЕРЕШ

2013 нче елдан 9 нчы сыйныфларда татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясе (ДЙА) кертелде. Бу күренеш  укучылар һәм укытучылар тарафыннан төрлечә кабул ителде. Кемнәрдер (укучылар һәм әти-әниләр) аңа каршылык белдерделәр. Шулай да җөмһүриятебездә татар теленең дәүләт теле булуын исәпкә алганда, әлеге яңалык ана теле һәм әдәбияты фәнен укыткан мөгаллимнәр тарафыннан хуплап каршы алынды. Чөнки “Татарстан Республикасы Халыклары телләре турында”гы закон һәм Дәүләт программасы мәктәпләр, балалар бакчалары алдында да зур бурыч – Татарстанда яшәүче татар, рус, һәм башка милләт балаларына татар һәм рус телләрен яхшылап өйрәнү бурычын куйды [20]. Республиканың дәүләт телләренә гамәли яктан ия булу ихтияҗы арту шартларында рус – татар икетеллелеге аралашу (коммуникатив) нигезенә корыла[19]. Ике телне белмичә, шәхесара мөнәсәбәтләр урнаштыру мөмкин түгел. Икетеллелек (билингвизм) һәм күптеллелек (полилингвизм) кешеләрнең аралашуы өчен зур әһәмияткә ия булып тора, этнослар арасындагы каршылыкларны кисәтә, халыклар дуслыгын ныгыта [25, 121]. Әлеге гаять мөһим проблеманың асылы гомуми белем бирү мәктәпләренә кайтып кала. Алар укытучыларда милләтара мөнәсәбәтләрнең үзара ярашып торуына ярдәм итүче татар-рус, рус-татар, милли икетеллелекне формалаштыру буенча төп функцияне  үтәүчеләр.

Татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясе кертелү милли икетеллелек мәсьәләсенең  мөһимлеген җитди кабул итмәүче башка милләт балалары өчен татар телен өйрәнү игътибарны уңай якка үзгәртте.

Хәзерге заман шартларында рус-татар икетеллелеге икетеллелек мохите тудыра. Мондый мохиттә татар теле үсеп, баеп кына калмый, рус телендә сөйләшүче халык арасында аны куллану ихтыяҗын да арттыра [4].

Соңгы вакытта җәмгыятьтә барган үзгәрешләр белән беррәттән илебезнең мәгариф системасында укыту эчтәлеген яңарту процессы бара. Тирән белемле, югары әхлаклы, үз – үзен үстереп, шәхес буларак танытучы укучы тәрбияләү бүгенге көннең бурычы. Бу уңайдан татар теле һәм әдәбияты укыту да эчтәлеге һәм формасы ягыннан яңарырга һәм заман ихтияҗларына җавап бирерлек итеп үзгәртелергә тиеш[19]. Мәгариф өлкәсендә тәҗрибәм артык зур булмаса да (эш стажым – 4 ел) мин әлеге мәсьәләнең мөһимлеген аңлап эшләргә тырышам. Безнең мәктәп рус мәктәбе санала (Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында урнашкан 119 нчы мәктәп), шул сәбәпле укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну уяту аеруча зур тырышлык сорый.  Аларның белемнәрен, укуга карата  кызыксынуларын һәм омтылышларын үстерү өстендә даими эшләргә тырышам. Аеруча да 9 нчы сыйныфлар белән эшләү зур тырышлык һәм көч таләп итә. Әлеге фәнни хезмәтемдә дә мин рус телле укучыларны татар теленә өйрәтү мөмкинлекләрен өйрәнергә алындым. Максатым - 9 нчы сыйныф укучыларын дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә уңышлы әзерләү алымнарын өйрәнү. Әлбеге максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды:

  1. темага караган әдәбият белән танышу;
  2. 9 нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән дәүләт (йомгаклау) аттестациясе таләпләре һәм аларны үтәү шартлары турында мәгълүмат туплау;
  3. укучыны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү барышында кулланылган уңышлы методлар һәм чараларны билгеләү;
  4. өйрәнгәннәрдән чыгып нәтиҗәләр ясау.

Сайлап алынган теманың актуальлеге һәм өйрәнелү дәрәҗәсе: 9 нчы сыйныф укучыларын дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләү һәм бу өлкәдә нәтиҗәлелеккә ирешү бүгенге көн укытучысын борчыган иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Чөнки аның күрсәткечләре укучының белем дәрәҗәсен генә түгел, ә укытучының эш тәҗрибәсен дә күрсәтә. Бүген информацион-мәгълүмати чараларда әлеге темага караган күп кенә мәгълүматлар табарга мөмкин. Шулай ук  дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләү өчен төрле кулланмалар да дөнья күрә башлады. Рус мәктәпләрендә эшләүче укытучылар үзләре дә «Мәгариф» журналында күп санлы мәкаләләр бастырып, укыту тәҗрибәләре белән таныштыралар, методик киңәшләр бирәләр.Әмма әлеге материаллар гына җитәрлек түгел. Безнеңчә, бу өлкәдә һәр укытучының шәхси эш тәҗрибәсе, сыналган эш алымнары булырга тиеш.  

Хезмәтнең методологик нигезе булып Сафиуллинаның Ф.С. ның “Татар телен өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре” (2001) [14], Харисов Ф.Ф.ның “Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре” (2002) [26], Харисова Ч.М. ның “Методика обучения татарскому произношению” (2000) [27], Асадуллин А.Ш. , Юсупов Р.А. ның “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре” (1998) [5]  хезмәтләрен тора.

Тикшерүнең методы: эш барышында эзләнү, тикшеренү, барлау (тасвирлау), анализлау, нәтиҗә ясау, гомумиләштерү кебек  методлар кулланылды.

Хезмәтнең теоретик һәм гамәли әһәмияте: беренчедән, әлеге хезмәт укучылар өчен татар теленнән дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү юлында  кулланма әсбап буларак файдалы булыр,  икечедән, тикшерү барышында кулланылган алымнар һәм методлар татар теле укытучыларының  эш тәҗрибәсен баетуга ярдәм итәр дип ышанабыз.

Курс  эшенең төзелеше: хезмәт  керештән, бер бүлек, дүрт бүлекчәдән,  йомгак һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

I БҮЛЕК

УКУЧЫЛАРНЫ ДӘҮЛӘТ (ЙОМГАКЛАУ) АТТЕСТАЦИЯСЕНӘ ӘЗЕРЛӘҮНЕҢ АЛШАРТЛАРЫ

  1. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең торышы

Татар теленә өйрәтүнең 200 еллык тарихы бар. Бүгенге көндә татар теле мәктәпләрдә, училищеларда, югары уку йортларында укытылып килә. Ләкин татар телен рус һәм башка татар булмаган аудиториядә укыту өлкәсендә зур авырлыклар бар. Шул авырлыкларны төгәлрәк аңлау өчен, аларның төп сәбәпләренә төшенү өчен татар телен рус балаларына укытканда  телне яхшы үзләштерүләре төп мәсьәләләрнең берсе булып тора [14, 8].

Татар телен чит тел буларак укытуның лингвистик, психологик – педагогик нигезләрен эшләүгә багышланган эчтәлекле фәнни һәм методик хезмәтләр язуда педагогика фәннәре докторлары Ф.Ф.Харисов һәм Ч.Харисова, А.Ш.Әсәдуллин, Р.А.Юсупов, Ф.С.Сафиуллина, Х.С.Фәтхуллова, Н.Т.Сазонова, Р.Р.Нигъмәтуллина, Р.З.Хәйдәрова, Л.А.Гиниятуллин кебек галимнәр, методистлар һәм укытучылар җитди өлеш кертеп килделәр һәм бу җаваплы эшне хәзерге вакытта да уңышлы дәвам итәләр [31, 119].

Соңгы елларда бу өлкәдә аеруча зур игътибарга лаеклы хезмәт дип Ф.Ф.Харисовның “Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни – методик нигезләре”  дәреслеген [26] атарга мөмкин.  Автор биредә татар теленә өйрәтүнең лингвистик, психолого – педагогик нигезләрен, методиканың дидактик мәсьәләләрен, татар теленә өйрәтүнең методик принципларын, метод, алымнары һәм чараларын яктырта. Галим Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак татар телен укытуга туры килгән метод дип, түбәндәгеләрне күрсәтә:  

  1. Табигый (натураль) метод;
  2. Тәрҗемә методы;
  3. Аңлы – гамәли (практик) метод;
  4. Интенсив метод;
  5. Катнаш метод;
  6. Имитатив (охшату) методы.

Шулай ук аудио – визуаль, программалаштырылган, таныштыру, күнекмәләр, коммуникатив методлар куллану да татар теленә өйрәтүнең төп чаралары дип билгеләнә.                                                                                            

Рус телле укучыларга татар теле укыту мәсәләсенә килгәндә Ф.С.Сафиуллинаның фәнни эшчәнлегенә тукталмый мөмкин түгел [14]. Галимә, белем бирүдә түбәндәге мөһим мәсьәләләрне күрсәтә:

1)рус телле укучылар татар телендә ирекле аралашырга, җаваплы сөйләмнең төп фикерен билгеләү;

2) куелган коммуникатив максатка ирешү;

3)фикерләрне язмача белдерү, рәсми һәм эш кәгазьләрен дөрес яза белү;

4) төрле чыганаклардан кирәкле мәгьлүматны табып, куллана белү;

Гомумән, дәреслекләр, сүзлекләр, үзөйрәткечләр, методик кулланмалар – укытучы эшчәнлегендә зур ярдәмлек.Татар теленә өйрәтүнең төп чараларын билгеләү, укыту – тәрбия эшчәнлеген оештыру һәм үткәрүгә булышучы барлык                                                                                                             уку материалы белем бирү чарасы булып санала.

Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты нигезендә милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләре һәм бәяләү системасы формалаштыру тора [19].

Әгәр, укучыда универсаль уку гамәлләре формалаштыра алсак, бала мәктәптә алган белем-күнекмәләрне укыту-тәрбия процессында гына түгел, ә реаль тормышта да куллана ала. Укучыларыбыз үзенә үзе ышанган, мөстәкыйль эш итә торган, конкурентлылыкка сәләтле, дөрес аралашу серләрен белүче, рухи дөньясы бай, иң матур кешелек сыйфатларына  ия     була.

Мәктәпне тәмамлаучы бала төшенчәләргә билгеләмә бирергә, аңлату, кабатлау, дәллилләү кебек логик процедуралар белән хәбәрдар булырга, нәтиҗә ясый, индуктив һәм дедуктив фикерләр төзи белергә, шулай ук фикерне кыска, конкрет, төгәл итеп, хатасыз җиткерә белергә өйрәнергә тиеш. Укучылар чагыштыру, анализ, синтизлауда, гомумиләштерүдә, системалаштыруда һәм классификацияләүдә  кыенсынмаска, авырыксынмаска тиеш. Бу күнекмәләрне формалаштыру өстендә даими эш алып барылмаса, аралашу культурасы, логик культура формалаштыру мәсьәләсе хәл ителмәячәк. Шәхескә юнәлтелгән укыту технологиясе элементаларын файдаланып, укучыларда логик культура формалаштыруга игътибар бирү укыту эшчәнлеген оптимальләштерүгә дә булыша. Бу исә фәнне төпле үзләштерергә этәргеч бирә[19].

Шулай итеп, рус телле балаларны татар теленә өйрәтүнең төп бурычы - татар телен практик яктан аралашу коралы буларак кулланырга өйрәтү. Татар теле дәресләрендә рус телле балалар өйрәнелгән телдәге сөйләмне дөрес аңларга, әңгәмәләрдә катнашырга, күргән һәм ишеткән вакыйгаларны сөйли белергә, татарча текстларны укырга һәм тәрҗемә итәргә, шулай ук татар телендә дөрес язу күнекмәләре дә алырга тиеш. Һәр сыйныф өчен сөйләмдә белем һәм күнекмәләр булдыруга аерым грамматик минимум билгеләнгән, татар теленә генә хас специфик үзенчәлекләргә аерым игътибар ителә (сингармонизм, агглютинативлык, иҗек төрләре, ассимиляция күренеше, сузыклар редукциясе, басым закончалыклары һ.б.) Лексик һәм грамматик минимумны үзләштергәндә татар телендәге сүзләрнең дөрес әйтелеше һәм интонациясе эшкәртелә, формалаша.

Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү сөйләм эшчәнлегенең төп төрләрен (аудирование, телдән сөйләү, уку һәм язу) дә үз эченә ала.

Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтү процессы коммуникатив нигездә төзелә. Монда түбәндәге приниплар исәпкә алына: укытуның практик якка юнәлгән булуы; актив сөйләм эшчәнлеге; укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу; укучының туган телен исәпкә алу; укырга һәм язарга өйрәтү; шулай ук гомуми дидактик принциплар да исәпкә алына: аңлылык, күрсәтмәлелек, проблемалылык һ.б. [13].

Рус мәктәбендә татар теле укыту системасында төп һәм алдынгы урын телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм формалаштыруга бирелергә тиеш. Бу белемнәр рус телле укучыга алга таба татар телен өйрәнгәндә төп нигез булып торачак [24, 11].

Бүгенге көндә рус балаларын татар теленә өйрәтү барышында файдалы, кызыклы итеп, заманча технологияләрдән файдаланганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

Мәгариф органнары, хөкүмәт тарафыннан, татар телен нәтиҗәле укыту өчен, күп кенә шартлар тудырыла. Методик кулланмалар, дидактик һәм тарату материаллары, таблицалар, диафильмнар, видеокассеталар, һәртөрле сүзлекләр, класстан тыш уку китаплары белән тәэмин итү, татар телен укытуда компьютер мөмкинлеләреннән файдалану өчен дисклар булдырыла.

Туган телебезне, мәдәниятебезне саклап калуда, үстерүдә “Мәгариф” журналы төп көч булып тора. Биредә һәрчак Мәгариф һәм фән министрлыгының эшчәнлеге, татар теле укытучыларының проблемалары, педагог-галимнәрнең фикерләре игътибар үзәгендә.

Дәресләрдә балаларның танып белү эшчәнлеген үстерү өчен эш төрләрен дифференцияләштереп бирү күздә тотыла. Ягъни сыйныфтагы һәр балага шәхси якын килеп, шәхси үзенчәлекләрен истә тотып, бирем һәм күнекмәләрне аерып бирү.

Гомумән, Татарстан Республикасы мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен дәүләт теле буларак укытуның нәтиҗәлелеген арттыру әһәмиятле мәсьәлә булып кала бирә. Шушы максатларга ирешүдә укытучыдан зур тырышлык, түземлелек, иҗади хезмәт таләп ителә. Укучыларның да телен баету һәм камилләштерү һәр татар теле һәм әдәбият дәресендә игътибарга алынырга, аның өстендә махсус эш алып барылырга тиеш.                                                                                          

Бүгенге татар теле укытучысының бурычы – баларга телне практик һәм теоритик яктан өйрәнү өчен, һәр укучыга үз активлыгын һәм иҗадилыгын күрсәтү өчен шартлар тудыру.

1.2. Татар теленнән  яңа формада дәүләт йомгаклау аттестациясенә

әзерләнү

Дәүләт йомгаклау аттестациясе (ДЙА) - хәзерге белем бирү системасының аерылгысыз өлеше, элементы [8, 20]. Аның уку-укыту процессына килеп керүе, бердән, белем бирү системасындагы үзгәреш- яңарыш, яңа технологияләрнең уку-укыту процессына үтеп керүе белән тыгыз бәйләнештә тора. Икенчедән, татар теленнән имтиханның ДЙА форматында уздырыла башлавы гомуми урта белем бирүче мәктәп, гимназия, лицейларда әлеге предметны яңа статуска күтәрә. Өченчедән, уку-укыту барышын яңача оештыруга этәрә, программа-дәреслекләрнең эчтәлеген тагын бер кат барлап чыгу мәсьәләсен көн тәртибенә куя. Дүртенчедән, ул XI сыйныфтагы БДИ га әзерлекнең бер этабы булып тора.

Татар теленнән  ДЙА сайлап алу имтиханы буларак билгеләнгән, аны гомуми урта белем бирү мәктәпләренең XI сыйныф укучылары үз теләкләре буенча сайлый ала. 2008/2009 нчы уку елында ул беренче мәртәбә эксперимент төсендә үткәрелде һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының татар теленнән белемен бәяләүне күз алдында тотты [1, 15].

Татар теленнән  БРИ биремнәрен төзү барышында берничә принцип, критерий алга куела. Имтихан материалы, структурасы, төзелеше эчтәлеге әлеге предметның үзенчәлегенә, мәктәптә татар телен укыту тәҗрибәсенә нигезләнә. Икенчедән, сораулык аерым тел  фактларын гына билгеләүгә кайтып калмыйча, татар теленнән алган белемнәрне комплекслы тикшерүгә йөз тота. Өченчедән, уку-укыту программаларындагы аерымлыклар бердәм республика имтиханы өчен биремнәрнең өч юнәлештә - татар мәктәпләрендә укучы татар укучылары, рус мәктәбендә укучы татар балалары һәм рус телле укучылар өчен аерым әзерләнүен таләп итә [1].

Имтихан эшенең эчтәлеге “Татар теленнән урта (тулы) гомуми мәҗбүри белем эчтәлеге” нә, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Татар теленнән дәүләт стандарты”на, “Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-9 нче классларында укучы татар балаларының татар теленнән белемнәрен бәяләү нормалары”на нигезләнеп төзелә. Бердәм республика имтиханын оештыру һәм уздыру гамәлләре Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан регламентлана [11].

Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсен бәяләү эчтәлеге һәм катлаулылыгы буенча бер төрле булган имтихан материалларын бер үк шартларда башкарырлык итеп, стандартлаштырыла.

ДЙАга әзерләнү ныклы методологик нигез булуны, теоретик материал, төшенчәләр белән аңлап эш итүне дә таләп итә.

ДЙАның контроль-үлчәү материаллары (КҮМ) үзенчәлекле формада төзелгән биремнәр тупланмасыннан тора.

Җавапларны сайлап алу мөмкинлеге булган биремнәр (А тибындагы биремнәр). Мондый биремнәрнең һәркайсына җавап 4 вариантта тәкъдим ителә. ДЙАда катнашучы үзе дөрес дип тапкан бер җавапны сайлап алырга тиеш [11].

Кыска җаваплар бирүне таләп иткән биремнәр (В тибындагы биремнәр). Мондый биремнәрнең җавабы кыскача формалаштырыла һәм җаваплар бланкысына сүз яки цифра формасында языла. Бу өлештәге биремнәргә дөрес җавапны очраклы рәвештә генә язарга мөмкин түгел.

А һәм В өлешендәге биремнәргә җаваплар, компьютер катнашында, эталон яисә берничә эталон белән чагыштырылып тикшерелә.

Киңәйтелгән җавап бирүне таләп иткән биремнәргә (С тибындагы биремнәр) укучы аңлатмалы җавабын тәкъдим итәргә тиеш. Мондый биремнәр махсус әзерлек үткән экспертлар тарафыннан тикшерелергә тиешле язмача контроль эшне хәтерләтә [22].

ДЙА нәтиҗәләре, 100 баллы шкала буенча билгеләнә. Бер үк вакытта Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән өлкәсендәге комиссия төрле фәннәр буенча ДЙА билгеләрен (100 баллы шкаланы) йомгаклау аттестациясе билгеләренә (5 баллы шкалага) тәңгәлләштерә.

Чыгарылыш сыйныф укучысы системалы белем алса гына ДЙА га уңышлы әзерләнә һәм, анда катнашып, белем алуның югары баскычына күтәрелә ала [11].

Гомумән, ДЙАны гамәлгә кертү укучыларда белем сыйфаты өчен җаваплылыкны арттырачак, белем бирүнең эзлеклелеген саклау принцибын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк, ә иң мөһиме, укучыдагы белем сыйфатына объектив бәя бирүче төп чара буларак кулланылачак.

1.3. Заманча технологияләр куллану - дәүләт йомгаклау аттестациясенә уңышлы әзерлек чарасы

Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүнең, аны үзләштерүне тиешле дәрәҗәгә күтәрүнең, укучыларны нәтиҗәле итеп дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләүнең төп юлы — рус мәктәпләрендә укучыларга татар теле һәм әдәбиятын сыйфатлы, нәтиҗәле итеп укыту.

Әлеге  мәсьәләгә бүген галимнәр дә, укытучылар да зур игьтибар бирә: ТР Мәгариф министрлыгы җитәкчелегендә төрле киңәшмә-утырышлар уздырыла, альтернатив программа, дәреслекләр, ДЙАга әзерлек өчен кулланмалар төзелә, алар гамәлдә сынап карала. Дәреслектәге материаллар укучының аңын, фикерләү сәләтен, сөйләмен үстерү максатын күздә тотып төзелгән. Күнегүләр укучыларны аваз, иҗек, сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтүдән тыш, дәрестән-дәрескә балаларның тыңлап аңлау, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерүгә дә юнәлтелә.

Татар телен чит тел буларак өйрәтү буенча  “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп”  журналларында да күп кенә файдалы һәм кызыклы язмалар дөнья күрә. Аларда татар теленә өйрәтүнең тарихы, белем бирүдә заманча технологияләр куллану мәсьәләсе, программадагы үзгәрешләр, татарча сөйләмне ишетеп аңларга өйрәтү, диологик сөйләм үстерү алымнары, аларның әһәмияте, татар теленә өйрәтү методлары һ.б. мәсьәләләр  күтәрелә.

Гомумән, татар телен чит аудиториядә укытуны мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк итү – бүгенге көн педагогикасының мөһим бурычларыннан берсе. Ә уңай нәтиҗәләргә ирешүдә заманча технологияләргә таяну ярдәм итә ала.

Мин дә, үз укучыларымны татар теленә нәтиҗәле итеп өйрәтү максатыннан, әлеге өлкәдә күп эзләнәм, төрле технологияләрне үз эшчәнлегемдә сынап карага тырышам. Кайсылары минем укучыларым өчен уңайлы, кайсылары катлаулы булуыннан чыгып, үзем өчен файдалы һәм нәтиҗәле булганнарын сайлап алам. Хезмәт юлымда башкаларның эш-тәҗрибәләрен сынап карап, аларга карата үз фикеремне булдырырга тырышам. Максатым - телне аңлап, дөрес итеп сөйләшергә, логик фикерләргә өйрәтү барышында укыту методларының иң отышлыларын сайлап алу.

Белем бирүдә заманча технологияләрне куллану ул - әхлаклы кеше тәрбияләү, педагогик технологияләр булдыруда фәннең роле арту, өйрәнгәнне тормышта куллана белү һәм башкалар [2, 20].

1980 еллардан башланган мәктәп реформасы уку-укыту барышына  гамәли үзгәрешләр кертүне күздә тота. Барыннан да бигрәк, сыйныф-дәрес рамкаларын күздә тотып әйтелә торган “традицион укыту” белән янәшә мәктәпкә яңа технологияләр, инновацион дәресләр күбрәк үтеп керә. Яңалык яклылар традицион дәреснең фәлсәфи нигезен мәҗбүр итү педагогикасы тәшкил иткәнлеккә, аның мәгълүмат бирүгә йөз тотуына, балага якын килү ягыннан авторитар (таләп итү педагогикасы) булуына, өстенлек алган ысул буларак аңлату-күрсәтүгә мөрәҗәгать итүенә басым ясыйлар [5, 27].

Инновацион технология буенча татар теленә өйрәтү – уку-укыту процессын яңача оештыруны аңлата. Бу вакытта укыту процессы төп нәтиҗәгә - укучының актив коммуникатив эшчәнлеккә омтылуын алдан сизүгә, баланың хисси һәм интелектуаль мөмкинлекләрен файдаланып аралашуга юнәлтелә.

Татар теленә өйрәткәндә, заманча технологияләрне файдалануның мөһим бурычлары булып түбәндәгеләрне саныйм:

  • укучыда өйрәнелә торган фәнгә карата кызыксыну уяту;
  • укучының танып белү активлыгын арттыру;
  • тел өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру, аралашу вакытында үзара ярдәмләшү мохиты тудыру;
  • укучының иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу, алган белемнәрен тирәнәйтү, инициативасын тагын да үстерү.

Үземә килгәндә, дәресләремдә күбесенчә  коммуникатив технологияне  кулланам. Чөнки коммуникатив белем бирү, ягъни аралашу нигезендә өйрәтү технологиясе укучыга татар теле дәресләрендә белем һәм күнекмәләрне урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә гамәлдәге программа таләбе күләмендә аралашуны җитәрлек дәрәҗәдә үзләштерергә мөмкинлек бирә.

Татар телен чит тел буларак укытканда, Ф.Ф.Харисов һәм Е.И.Пассов билгеләгән, белем бирүнең эчтәлегенә караган түбәндәге принципларын хуплыйм:

  1. Сөйләмгә өйрәтү юнәлеше аралашу аша укытуны аңлата. Бу исә, иң беренче чиратта, диалогик һәм монологик сөйләм телләрен үстерү.
  2. Функциональлек өйрәнелә торган телнең сүзләре һәм грамматик формалары уку эшчәнлеге процессында берьюлы үзләштерелә. Бу принцип, безнең фикеребезчә, телне гомуми система буларак өйрәнүгә юл ача. Укучы сөйләм, аралашу барышында, лексик берәмлекләр белән беррәттән, төрле грамматик формаларны  да өйрәнә ала.
  3. Яңалык принцибы сөйләм ситуациясенең яңалыгын аңлата. Әлбәттә, һәр дәрестә яңа ситуацияләргә нигезләнү төрле тел бермәлекләрен өйрәнү мөмкинлеге бирә. Бу, бердән, уку-укыту процессын кызыклы, мавыктыргыч итә, икенчедән, укучыларның белемнәрен тирәнәйтә.
  4. Ситуативлык уку процессын рольле оештыруга нигезләнә. Бу вакытта дәрес материалы көндәлек тормышта еш очрый торган ситуацияләрне торгыза.  Болай укыту балаларны татар телен гамәли кулланырга өйрәтүгә этәргеч булып тора.
  5. Коллектив ара бәйләнеш принцибы балалар бер-берсе белән актив аралашуын аңлата. Бу технологиянең нигезендә нәкъ менә укучы - укытучы һәм укучы - укучы аралашуы иң мөһим фактор булып тора. Шулай булгач, әлеге технология тәрбияви максатка да хезмәт итә, шул ягы белән ул аеруча әһәмияткә ия.
  6. Аралашуның шәхси юнәлеше принцибы сөйләм үзенчәлеген аңлата. Әлеге принцип сөйләмгә куелган таләпләрне балаларга җиткерүне дә, шул ук вакытта  һәр  баланың  сөйләм  үзенчәлекләрен  исәпкә  алып  эш  итүне белдерә[27].

Бу технология буенча укытканда, балаларга тәкъдим ителгән барлык күнегүләр аралашу өчен билгеләнгән сөйләм күнегүләрен тәшкил итәргә тиеш. Сөйләм күнегүләре шартлы сөйләм (лексик берәмлекләр кабатланган күнекмәләрне формалаштыру максатында вакытның чикләнмәгән булуы) һәм сөйләм (предметларны, рәсемнәрне тасвирлау, текстның эчтәлеген сөйләү һ.б.) күнегүләренә бүленә [26].

Уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләрнең иң мөһим шарты - мәгълүмат чыганагы булу (китаплар, дадактик материаллар, техник чаралар, компьютер һ.б.) [26].  

Шулай итеп, коммуникатив технологияләр кулланып үткәрелгән дәресләр  укучыларга телне аралашу чарасы, дөньяны һәм үзен танып белү, мәдәниятне өйрәнү,  иҗади һәм актив, дөрес, матур итеп аралашырга өйрәтү.

Рус телле балаларны татар сөйләменә өйрәтү процессы коммуникатив технология нигезендә цикллылыкка корылган. Цикл – текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны. Бу сан даими түгел. Ул текстның лингвистик яктан катлаулылыгына, текстның күләменә, укучыларның фикерләү сәләтләре дәрәҗәсенә бәйле.

Текстны өйрәнү өч этаптан тора: текст алды, текст һәм тексттан соңгы этаплар. Беренче этапта укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнергә тиешләр. Дәрес тибы буенча бу дәресләр лексик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ЛКФ) һәм грамматик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ЛГФ) дип атала. Әгәр тел өйрәтү процессын тел һәм әдәбият дәресләренә бүлү укыту планына кертелгән икән, без аларны татар теле дәресләре, ягъни татар теленең лексикасына, грамматикасына өйрәтү дәресләре дип атый алабыз. Укучылар, текстны лингвистик яктан беркадәр кабул итәргә әзерләнгәч, текстны үзен укырга күчәргә мөмкин. Бу дәресләрдә, нигездә, турыдан-туры текстны уку, текст буенча эш күнегүләре өстенлек итә. Шуңа күрә аны уку дәресләре дип атарга мөмкин. Дәрес тибы ягыннан алар лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресләре (ЛГКК) була. Бу тип дәрес тә, текстның катлаулылыгына карап, бер яки берничә дәрес булырга мөмкин. Мондый дәресләрдә алда өйрәнелгән лексика һәм грамматика турыдан-туры текстта кабатлана, төрле бәйләнешләргә керә, ягъни лингвистик материалны сөйләмдә куллану камилләшә.

Текстан соңгы этапта текст эчтәлеге һәм аңа салынган әхлакый проблема буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресләре оештырыла. Дәрес типлары да диалогик-монологик сөйләм дәресләре дип атала. Бу дәресләрдә тексттагы лексик-грамматик материал сөйләмдә мөстәкыйль кулланылу дәрәҗәсенә җиткерелә, укучылар материал эчтәлеге буенча спонтан сөйләм этабына чыгалар. Аңлашылганча, тел өйрәтү процессында татар теле һәм әдәбият дәресләре үзара шартлы бәйләнештә булалар. Циклда әдәби әсәрне өйрәнү өчен бирелгән сәгатьләр санына татар теле дәресләре саны да, әдәбият дәресләре саны да керә.

  Коммуникатив технологияләр нигезендә дәресләрнең төрләре:

  • Иҗат һәм фантазиягә таянучы дәресләр: лекция,семинар, сыйныф алдында булган белемнәреңне яклау, зачет – дәрес, укучылар конференциясе һ.б.
  • Иҗат һәм фантазиягә таянучы дәресләр: спектакль, коллектив инша, концерт, дәрес-бәхәс.
  • Нинди дә булса бер шөгыльне имитацияләү: экскурция,ярминкә,  сәүдә йорты.
  • Дәрес-уен: дидактик, рольле, ярыш-уеннар.
  • Сюжетлы рәсемнәр буенча, бирелгән текст буенча, шәхси тәэсирләргә нигезләнгән иншага әзерләнү дәресләре.
  • Текстны анализлау,аның белән иҗади эшләү, үзеңнең текстыңны уйлау дәресләре [26, 97].

      Укытучы дәрескә әзерләнгәндә барлык диалог бәйләнешләренең шатларын уйлап эшләгәндә, уку процессының билгеле бер моделен ясый ала  һәм шуның буенча дәресләр бер-берсе белән үрелеп бара.

Бу ысулның структурасы 4 технологик этаптан тора:

  1. Коммуникатив ситуация структурасы эшләү;
  2. Укучы белән укытучының бергә эшләвен проектлаштыру;
  3. Диалогларда катнашу:
  4. Бәйләнешле сөйләм буенча рефлекция;

      Коммуникатив ситуация куеп без, укычыдан дәресләрдә актив катнашу сорыйбыз. Бу тормышчан вакыйга булып, аның эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт була ала:

  • проблемаларны актуальләштерү;
  • кичереш һәм фикерләү шартлары;
  • карарлар кабул итү,альтернатив нигездә үз гамәлләрен сайлау, өстәмә материал эзләү, аларны анализлау.

  Эш барышында мин проблемалы укыту технологиясен дә файдаланам. Проблемалы укыту-укытучының укучылар белән берлектә проблемалы ситуацияне хәл итү юлларын эзләү процессы. Бу вакытта балаларның фикерләү сәләте камилләштерелә, ныклы белем һәм күнекмәләр формалаша. Укучыларда интеллектуал көч яңа вакыйга, төшенчәләрне аңларга  һәм фикер аша үткәрергә тырышкан вакытта кыенлыкларга очраганда барлыкка килә һәм ул проблемалы ситуациянең тудырылуын, тема белән тирәнтен кызыксынуны, аны хисси кабул итүне һәм укучының ихтыяр көченә ия булуын таләп итә.

Шунысы да әһәмиятле: әгәр укытучы дәрестә уңай психологик халәт тудыра алса,  уңышка китерәчәк ситуация уйлап таба алса,  үз  эшен яратса, укучыларны хөрмәт итсә, ул һичшиксез  зур уңышларга ирешәчәк. Балалар үзләренә булган игътибарны күреп  үзләрен яратуларын, үзләренә ышануларын тоеп яшәргә тиеш.    

Татар телен чит тел буларак өйрәтүдә уен технологиясен файдалану да отышлы. Ул укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фән белән кызыксыну уята. Үткәрү максатыннан чыгып, уеннарны берничә төркемгә бүленә:

-дидактик уеннар;

-тәрбияви уеннар;

-үстерешле уеннар;

-социальләштерүче уеннар.

Дидактик уеннарны укучыларның белем дәрәҗәсен, танып белү эшчәнлеген камилләштерү өчен кулланабыз. Тәрбияви уеннарны әхлак тәрбиясе бирү, рухи сыйфатлар, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү максатыннан үткәрәбез.

Укучыларның сөйләм телен үстерүдә, эзлекле фикер йөртү сәләтләрен формалаштыруда үстерешле уеннар ярдәм итә.

 Укучылар бигрәк тә рольле уеннарны яраталар.Рольле уеннар укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыра, үзара ярдәмләшү теләге тудыра.

Татар һәм рус телләрен чагыштырып өйрәтү өлкәсендә дә актив эш алып бару зарури: татар мәктәбендә—рус телен, рус мәктәбендә татар телен укытуда бәйләнеш булдыру укучыларның белемнәрне үзләштерүенә өстәмә ярдәм бирәчәк.

Гомумән, бүгенге дәрес төзелеше, эчтәлеге, оештырылуы зур үзгәрешләр кичерә. Без бүген дәреснең, беренче чиратта, коммуникатив юнәлешен көчәйтергә тиешбез: дәрестә хезмәттәшлек мохите булдыру, эшлекле партнерлар аралашуы, үзара контроль, үзбәя, төркемдә үзара ярдәмләшү кебек гамәлләр формалаштыруга игътибар бирергә кирәк. Укучы мәгълүматны утырып, тыңлап кабул итүчедән бу мәгълүматны табу, үзләштерүдә актив катнашучыга, партнерга әйләнергә тиеш. Уку мәсьәләләрен чишүдә төрле ысулларда ориентлашырга, уку эшчәнлеген оештыруның башка формаларын булдыруга ирешергә кирәк. Яңа алымнар куллану укытучының оештыру сәләтен үстерүне дә таләп итә: бүген укытучы төркемдә кулланылучы коллектив эш формалары белән идарә итә белергә тиеш. Укытучының роле дә үзгәрә: ул – белем бирүче түгел, ә белемне үзләштерүдә укучылар эшчәнлеген оештыручы. Бу максатны тормышка ашыруда соңгы вакытта актуаль булган Сингапур методикасын куллану да уңышлы нәтиҗәләр бирә. Әлеге система буенча төркемнәрдә эшләү – укучыларның үзара ярдәмләшүенә юнәлтелгән эш формасы. Бу вакытта балалар үзләре мәгълүмат чыганагына әйләнә. Укучылар, бер-берсенең фикерен тыңлап, үзүсешкә ирешә ала. Укытучының максаты – билгеле бер белемнәр җыелмасын тапшыру түгел, ә баланың индивидуаль үсешен, аның кызыксынуын, сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру. Хезмәттәшлеккә корылган Сингапур укыту структураларын мин дә үз дәресләремдә файдалана башладым.  Алар  дәресне уен формалары, интерактив эш алымнары белән баетырга ярдәм итә һәм укучыларда тел өйрәнүгә кызыксыну уята.

Гомумән, бүген дәресләрдә заманча технологияләр куллану белем бирү дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итә. Ул укыту-тәрбия эшен гамәлгә ашыру, укытучыдан фәнни-методик яктан әзерлек белән беррәттән, укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белүне дә таләп итә. Компьютер - укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Аны бары тик урынлы һәм нәтиҗәле кулланырга гына кирәк. Мәктәпләрдә  компьютерлар өчен эшләнгән гамәли укыту программалары бар. Татар теле дәресләрендә куллану өчен “Минем беренче сүзлегем” һәм “Татар теле-2002”, “Татар телле Заман”, “Татар теле-5-11” (2009) һ.б. компакт-дисклар чыкты [28. 29. 30.]. Хәзер һәрберебездә ноутбуклар бар, бу программаларны куллану өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Укучыларның белемнәрен тикшергәндә, өстәмә мәгълүмат биргәндә бу дисклар бик уңай. Укучылар белән бергәләп компьютер программаларын файдаланып дәрес өчен төрле иҗади эшләр үтибез, Exel программасында тестлар төзибез. Бу программа укучыларның белемнәрен тикшерү өчен бик җайлы, чөнки анда җаваплар да кертелә, укучыларның белемнәрен дә компьютер бәяли. Укучыларга өй эше итеп тест төзеп килергә кушсаң, укучылар моны зур теләк белән эшлиләр.

    Алда әйтелгәннәрдән нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр  шактый. Укытучының бурычы - яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта аларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау зарур. Татар теле дәресләрендә заманча технологияләр куллануның өстенлеге бәхәссез. Барыннан да элек алар – шәхескә юнәлтелгән ныклы һәм вариатив. Алар тел өйрәнүдә шактый күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә.

1.4. Укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләүдә килеп туган кыенлыклар һәм аларны чишү юллары

 Бүгенге көндә кайсы укытучы үз алдына «Укучыларны ничек отышлы итеп, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләргә?» дигән сорауны куймый икән. Әлеге проблема мине дә борчыган мәсьәләләрнең берсе. Чөнки мин 9 нчы рус сыйныфында татар теле һәм әдәбияты дәресләре (8 сыйныфтан бирле)  алып барам.  Сәгатьләр бүленеше:  татар теле – 2, әдәбият - 2 сәгать (барлыгы 68/68 сәгать).

Эш программасы  “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”     (төзүчеләре: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева)  нигезендә төзелде[13]. Укыту Ф.С.Сафиуллина, Д.С.Фәтхуллова дәреслеге буенча алып барыла. Әлеге сыйныфта барылгы 28 укучы. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре 2 төркемгә бүленеп укытыла. Минем төркемдә 14 укучы:

  1. Алифанов Владислав Игоревич;
  2. Бабушкина Ксения Васильевна;
  3.  Валеев Алмаз Радикович
  4. Васин Алексей Андреевич
  5. Газизянова Алсу Хусаиновна
  6. Герасимов Артур Сергеевич
  7. Гусаров Кирилл Сергеевич
  8. Гуськова Екатерина Олеговна
  9. Нестеров Владислав Валерьевич
  10. Плеханова Анастасия Аделевна
  11.  Сергеева Юлия Витальевна
  12. Туюров Кирилл Валерьевич
  13. Тюрин Кирилл Рафаэлевич
  14. Устин        Александр Евгеньевич

Шуларның икесе ( Бабушкина Ксения, Газизянова Алсу) татар телен "5" билгеләренә үзләштерәләр. Валеев Алмаз һәм Сергеева Юлия ныклы "4"легә белә. Плеханова Анастасия үзенең тырышлыгы белән "4"ле билгесенә өлгереп бара. Калган укучыларның белем дәрәҗәләре түбән. Герасимов Артур һәм Тюрин Кириллар татар теленә тискәре мөнәсәбәттә. Шул сәбәпле дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнгәндә алар белән шактый кыенлыклар туды. Берничә укучы +1 баллга таянып,  ныклы әзерлектән баш тарттылар, өстәмә сәгатьләргә йөрмәделәр.  

Әлеге кыенлыкларга  карамастан без, укытучылар, балаларны имтиханга әзерләргә тиешбез. Миңа да бу өлкәдә шактый тырышлык куярга туры килә. ДЙА га әзерлекне 8 сыйныфтан ук башладык. Укучыларга  ДЙА ның таләпләре, шартлары, эш төрләре турында даими аңлату эшләре алып барылды. Хәтта кайбер әти-әниләргә дә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Нәтиҗәдә, укучыларда ДЙА га карата җаваплылык тойгысын азмы-күпме арттыруга ирешә алдык.

Укучыларны татар теле дәресенә тарту өчен дәресне төрлечә оештырырга, аны балалар күңелендә эз калдырырлык, кызыксыну уятырлык итеп үткәрергә тырышам.  Педагогик эшчәнлегемдә традицион белем бирү юлы белән беррәттән заманча белем бирү методларын кулланып эш итәм. Дәрестә киң куллана торган  эш формалары булып: төркемнәрдә эш, парлап эшләтү, индивидуаль, уен, проект яклау, иҗади биремнәр үткәрү һ.б. лар тора. Шулай ук төрле методлар кулланып эш алып барам. Бу коммуникатив метод, эзләнү методы,  иҗади проект яклау,  проблемалы, чагыштыру,  нәтиҗә ясау һ.б. шундый методлар. Гомумән, дәрес нинди генә формада үткәрелмәсен, ул фәнгә кызыксыну, белемгә омтылыш уятырга һәм укучыларны иҗади, актив шәхес итеп тәрбияләүгә булышырга тиеш дип уйлыйм.

Укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм һәм язма телләрен баету максатыннан, балаларга индивидуаль якын килеп, төрле авырлыктагы биремнәр (югары, уртача, түбән әзерлекле укучылар өчен) әзерлим. Моны, әлбәттә, укучылар белергә тиеш түгел.Ул бүленеш укытучының үзе өчен генә.Шул мәгълүматлар нигезендә түбән әзерлекле  укучыларны уртачалар дәрәҗәсенә, уртачаларны исә яхшы әзерлеклеләр югарылыгына күтәрүне бурыч итеп куям. Бу исә аларда үз көчләренә ышаныч тудыра. Әйтик, дәреснең актуальләштерү өлешен сорау  бирү белән башлыйм, ягъни бу укучыларга җиңелрәк сораулар, гадиерәк эшләр бирәм, аннан уртача әзерлекле балалардан мисаллар, дәлилләр таптырам, ә көчле укучылар нәтиҗә, йомгак ясый,тулыландыра. Шулай эшләү дәрестә һәр укучының катнашуына китерә.Бу юнәлештә эшләргә миңа Сингапур укыту структуралары да (парларда, төркемнәрдә эшләү, үзара хезмәттәшлек)  ярдәм итә.

Һәр дәрес яңа күнекмәләр һәм эш алымнары формалаштырудан гыйбарәт. Яңа теманы өйрәнгәндә көчле укучыларга, ә ныгыту һәм кабатлау өлешендә йомшаграк укучыларга игътибар итәм.

Дәреслекләрендә  бирелгән күнегүләр белән генә чикләнмичә, үзем дә өстәмә карточкалар әзерлим. Биремнәрне мөстәкыйль үти алмаучы укучыларга сүзлекләр яки аерым сүзләрнең тәрҗемәләре язылган карточкалар бирәм.

Гомумән, тел дәресләрендә мөстәкыйль эшләргә киң урын бирергә тырышам. Әлеге алымны гадидән катлаулыга, җиңелдән авырга бирү принцибын күздә тотып оештырганда гына тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Әйтик, карточкалар белән эш. Аларны мин өч дәрәҗәдә төзим (А- йомшак укучыга, Б –уртача укучыга, С- көчле укучыга). Укучыларга эш төрләрен сайлап алу мөмкинлеге дә тудырам. Һәр укучы үз көчен сынап карый ала.

Дәресләрдә укучыларның белемнәрен тикшерү максатыннан тестлар үткәрергә тырышам. Алар, беренчедән үтелгән дәрес материалын кабатлау өчен файдалы булса, икенчедән, тиз арада укучыларның белемнәрен бәяләргә ярдәм итә, өченчедән, ДЙА га әзерлек этабы (тестларны шундагыча төзергә тырышам)  булып тора, дүртенчедән, алар интернетта чыккан конкурсларда катнашу өчен дә файдалы. Татар телендә дә "Без-Тукай оныклары", " Зирәк тиен" дигән конкурслар игълан ителде. Бала компьютер артына утыргач, аны конкурс итеп түгел, уен итеп кабул итә. Ә нәтижәдә, үзенә күп файдалы мәгълүмат ала. Тест балаларның белемнәрен һәм күнекмәләрен ачыклауга гына түгел, ә алар ирешкән биеклекне дә билгеләргә ярдәм итә. Укучының дәрескә нинди әзерлек белән килүен һәм нәрсә үзләштереп китүен, ничә баланың һәм кемнәрнең белемнәр сыйфатының нинди дәрәҗәгә күтәрелүен дә билгели алабыз. Дәрестә һәр укучыга иҗади якын килеп эшләгәндә генә укучыларның белем алуга кызыксынучанлыгы арта, гомуми күнекмәләре генә түгел, бәлки аерым сәләтләре үсә. Тестны шулай ук укучыларның программа таләп иткән минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшерү ысулы буларак та кулланам.

Тестлардан зуррак темаларны тәмамлаганнан соң файдалану уңай нәтиҗә бирә. Тестлар биремнәрнең үтәлүен яки үтәлмәвен билгеләү белән бергә танып белү эшчәнлегендәге уңай якларны һәм җитешсезлекләрне, укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен, килеп чыккан кыенлыкларның сәбәпләрен ачыклауга да ярдәм итә.

Тестлар шулай ук 3 дәрәҗәдә төзелә. “Җиңелдән - авырга” принцибы саклана. Тест җаваплары берничә вариантта бирелә. Дөрес җавапны билгеләгәндә, укучы бер генә вариантын сайлап алырга тиеш.

Соңгы елларда татар теле дәресләрендә куллану өчен чыгарылган тестлар җыентыклары,  дисклар һәм  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында урнаштырылган 9 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән бердәм республика тестлаштыру демоверсияләре  дә (сылтама:  http://mon.tatarstan.ru) бу бу юнәлештә эшләү өчен төп чыганак булып тора. Укучыларның кайберләре “Ана теле” он-лайн мәктәбенә дә язылып, шактый этапларны нәтиҗәле үткән. Укучылар грамматика, лексика, фонетика һәм сөйләм теленә өйрәнү өчен дәресләр белән баетылган, видеофильмнарга, аудиороликларга зур урын бирелгән әлеге виртуаль онлайн дәресләрдә катнашып, белемнәрен арттыруга ирешәләр.  Укучылар өчен биредә урнаштырылган лингафон кабинеты, язу лабораториясе, грамматик белешмәлек, блокнот/сүзләр карточкасы, тәрҗемәче, текстны тавышландыру, өлгергәнлек турында хисап, хисап үзәге бүлекләре дә шактый кызыклы.

 Шулай ук “Маi тест» программасы ярдәмендә үзем тестлар төзи башладым. Бу очракта сыйныфның белем дәрәҗәсен күз алдында тотам. Эш барышында ачык һәм ябык тестлар кулланам. Ачык тестларда җавап бирелми, укучы үзенең белем һәм күнекмәләренә таянып җавап яза. Ябык тест берничә вариант җавапны үз эченә ала.

 Тест эшләргә өйрәтүнең беренче принцибы -“алга, алга, алга” – укучы белмәгән яки кыенсынган биремне калдырып торырга, соңрак кире әйләнеп кайтырга өйрәнергә тиеш. Икенче принцип – игътибарлылыкны арттыру. Моның өчен күбрәк хәтер диктантлары, иҗади эшләр яздырам. Имтиханга әзерләгәндә, текст буенча эшне алгы планга куярга, логик фикерләүгә нигезләнеп җавап бирергә өйрәнү дә мөһим, шуны истә тотып, мин укучыларымны биремнәрне кат-кат укырга күнектерергә тырышам.

Дәресләрдә төркемнәрдә эшләү алымын да еш файдаланам. Төркемдә минем укучыларым, бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар. Нәтиҗәдә үзләренә, иптәшләренә бәя куярга, үз фикерләрен курыкмыйча әйтергә өйрәнәләр.Шул рәвешле  ялгышларын күреп, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешәләр.

Презентацион программалар төзеп, дәрес үткәрү шулай ук зур нәтиҗәләр бирә, чөнки мин аның эченә бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр кертергә тырышам, татар халкының гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүреше турында да мәгълүматлар бирәм.

Заманча технологияләр куллану белән беррәттән  укучы һәм укытучы, укучы һәм укучы арасында  җанлы әңгәмәләр оештыруга да игътибар итәм.

Дөрес, дәресләрнең нәтиҗәлелекләрен, укучыларның белемнәрен арттыру өстендә бик күп эшләргә, эзләнергә кирәк әле. Аларның барысын да дәресләрдә генә үтеп бетерү мөмкин түгел. Мәктәбебездә укучыларны ДЙА әзерләү максатыннан  дәресләрдән тыш өстәмә әзерләнүләр оешытырылды: һәр атнаның пәнҗешәмбе көнне 1 сәгать; edu.tatar.ru сайтында "МБОУ СОШ №119 "Готовимся к ГИА по татарскому языку" (https://edu.tatar.ru/facultative/index/3746 ) факультативы үткәрелә һәм 5 әр укучы махсус график буенча дәрестән тыш сәгатьләргә йөрделәр. Әлеге дәресләрне без тулысынча ДЙА га әзерлеккә багышладык. Тикшереп карау тесты узганнан соң укучыларның белем дәрәҗәсе  артуы күзәтелде, димәк минем эшчәнлегемнең нәтиҗәсе бар дигән сүз. Имтиханга әзерләүдә мондый өстәмә дәресләрнең әһәмияте зур. Монда укучыларга индивидуаль якын килеп эшләү мөмкинлеге туа. Өстәмә дәресләрдә мин күбрәк С вариантын эшләүгә басым ясыйм.Төп максат-укучыларны үз фикерен дөрес һәм матур итеп, телдән һәм язмача белдерергә өйрәтү. Төп эш - хат язарга өйрәтү. Биредә укучыларның шәхси хат язуда коммуникатив бурычны дөрес үтәүләре, хат текстларын логик эзлеклелектә төзү, абзацларга дөрес бүлә белүләре мөһим.  Без дәресләрдә шәхси хатны эш кәгазьләренә булган таләпләргә нигезләнеп язарга өйрәнәбез. Иң элек аларга хат язу алгоритмы тәкъдим ителә. Ул түбәндәге этаплардан тора.

  • Биремне игътибар белән укыгыз. Терәк хаттагы сорауларны ачыклагыз.
  • Хатның башлам өлешен языгыз. Башлам өлешендә исәнләшү була, хатны язучының исеме әйтелә, хәлләре сорала, алынган хат өчен рәхмәт белдерелә.
  • Терәк хаттагы мәгълүматка фикерегезне белдерегез. Андагы мәгълүматны сылтама буларак файдаланыгыз.
  • Терәк хаттагы сорауларга җавап языгыз. Җавабыгызда шулай ук терәк хаттагы гыйбарәләрне куллана аласыз.
  • Хатыгызны йомгаклагыз. Йомгак өлешендә үз сорауларыгызны да яза аласыз. Саубуллашырга, җавап хаты көтүегезне белдерергә онытмагыз. Шулай ук хатны язучының исемен (үз исемегезне) һәм хат язылу көнен күрсәтергә кирәк.

Укучылар өчен ДЙАның С2 биремнәрен үтәү дә шактый кыенлыклар тудыра. Биредә сөйләм ситуациясенә караган репликалар язу сорала. Укучылар аеруча реплика урынына диалог язу, фигыль формаларын аермау; кушма җөмләне  дөрес  төземәү кебек ялгышлар җибәрәләр. Мин дәресләрдә әлеге ялгышларны булдырмау өстендә дә эшләргә тырышам.  Бу юнәлештә эшләргә диологик һәм монологик сөйләмгә өйрәтү алымнары ярдәм итә. Дәресләремнең 5- 10 минутлык махсус вакытын диалогик сөйләм үстерүгә бирергә тырышам.  Ситуатив-тематик принцип нигезендә, укучыларга диалогик сөйләмне камилләштерү буенча түбәндәге типтагы күнегүләр тәкъдим итәргә мөмкин:

  • диалогик үрнәкләрне ятлау ( хор белән, индивидуаль рәвештә)
  • тәкъдим ителгән үрнәк буенча кечкенә диалоглар төзү;  
  • тематик диалоглар төзү;

“ Кибеттә” , “ Мәктәптә”, “ Урманда”, “ Транспортта”.

  • үрнәк диалогларның элементларын үзгәртү;
  • диалогларны сәхнәләштерү, аудио – видео язмадан тыңлау да бик уңышлы.

Татар теле дәресләрендә монологик сөйләмгә өйрәтү дә мөһим. Мин монологик сөйләмгә өйрәтүче күнегүләрдән түбәндәгеләрне  кулланам:

  1. укытучы (укучылар) сөйләгән текстны сүзгә- сүз кабатлап сөйләү;  
  2. диалогны хикәя итеп сөйләү;
  3. рәсемнәр һәм терәк сүзләр кулланып сөйләү;
  4. тәкъдим ителгән темага, рәсем, видеоязма буенча хикәя төзү.

Укучылар эшчәнлеген активлаштыруда уен технологиясеннән файдалану да уңай нәтиҗә бирә. Әлеге технологияне мин аеруча авыррак үзләштерүче укучылар өчен кулланам. Аеруча грамматик уеннар баланы уйларга, эзләнергә өйрәтә, телләр белүнең тормышта кирәк булуын төшендерә. Уен барышында балалар бердәмлеккә омтыла, үзара ярдәмләшеп биремнәр үтәгәндә, аларда үз көчләренә ышаныч тәрбияләнә. Өйрәнелгән темадан соң үткәрелгән уеннар аеруча нәтиҗәле. Ул укучыларның сүз байлыгын арттыра, “ дөрес әйттемме” дигән табигый курку – тартынуны да җиңәргә ярдәм итә.  

     Грамматик уеннар шунысы белән әһәмиятле: укытучы уенны башлар алдыннан, “булдыра алганча татарча сүзләр генә әйтәсез” дигән таләп куя, һәм ул укучы өчен җаваплы бирем булып тора.

      Укучыларның белем, осталык, эш күнекмәләрен булдыру һәм үстерү максатыннан кулланылучы сынамышлар, тизәйткечләр, җырлар, табышмаклар, башваткычлар, мәкаль  һәм әйтемнәр дә татарча сөйләшергә өйрәтүдә зур гамәли әһәмияткә ия булып тора.

Нәтиҗә ясап әйткәндә,  укучыга ныклы, нәтиҗәле белем бирү максатын тормышка ашыру өчен, укыту эчтәлеге һәм формасы ягыннан яңарырга һәм заман ихтияҗларына җавап бирерлек итеп үзгәртелергә тиеш. Мин үз дәресләремдә әлеге таләпләрне үтәргә тырышам һәм шул өлкәдә эзләнү, өйрәнү эшләре алып барам. Чөнки камиллеккә чикләр юк.

ЙОМГАК

Без әлеге фәнни эшебездә, 9 нчы сыйныф укучыларын дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә уңышлы әзерләү алымнарын өйрәнеп, түбәндәге нәтиҗәләргә килдек.

Бүген укучыларны яңа төр имтиханнарга (ДЙА) нәтиҗәле итеп әзерләү — укытучы алдында торган мөһим бурычларның берсе булып кала бирә. Татар теле дәресенең төп максаты – укучыны яхшы итеп, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү. Укытучының бурычы – балаларга телне практик һәм теоритик яктан өйрәтү һәм һәр укучыга үз активлыгын һәм иҗадилыгын күрсәтү өчен шартлар тудыру.

Көтелгән нәтиҗәләргә ирешү, ДЙА ны уңышлы тапшыру өчен иң элек укучыларны тел дәресләре белән кызыксындыру мөһим. Бүгенге заманда, аларны ничек итеп дәрескә тартырга? Дөрес, татар теленнән ДЙА кертелү хәзерге заман шартларында икетеллелек мохите тудыра. Мондый мохиттә татар теле үсеп, баеп кына калмый, рус телендә сөйләшүче халык арасында куллану ихтыяҗы да арта.

Безнеңчә, 9 нчы сыйныф укучылары өчен дәүләт (йомгаклау) аттестациясе гамәлгә кертелү укучыларда белем сыйфаты өчен җаваплылыкны арттырачак, белем бирүнең эзлеклелеген саклау принцибын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк, ә иң мөһиме, укучыдагы белем сыйфатына объектив бәя бирүче төп чара буларак кулланылачак.

Бүген иҗади эзләнергә сәләтле, эшенә чын күңелдән бирелгән укытучылар гына үз укучыларының сыйфатлы белем алуына ирешә ала. Моның өчен татар теленә чит тел буларак өйрәткәндә искергән, нәтиҗәсе аз булган технологияләрне яңалары, нәтиҗәлерәкләре белән алыштырырга кирәк. Яңа технологияләр ярдәмендә татар телен өйрәнү укучыны тагын да активлаштыра, мөстәкыйльлек тәрбияли. Яңа педагогик технологияләр (проект методы, яңа информацион технологияләр, интернет-ресурслар) куллану белем бирү дә шәхси якын килүгә ярдәм итә.

Һәрбер сыйныф өчен бер дәреслек белән генә чикләнмичә, методик кулланмалар, дидактик материал, күнегүләр җыентыгы,таблицалар, сүзлекләр, аудио-видео кебек чаралар белән иҗат итәргә булышып, рус телендә сөйләшүче балаларга дәүләт телен үзләштерү өчен мөһим шартларны тудыру да бүгенге мөһим мәсьәләләрнең берсе.  

Укыту методларын дөрес сайлап алу һәм оста чиратлаштыру, тәрбия методларыннан уңышлы файдалану, сәләтле укучыларны күреп  алып аларның сәләтләрен тагын да үстерү, йомшак өлгерүчеләргә теләсә кайсы моментта ярдәм итәргә әзер булу, аларда үз көчләренә ышаныч тудыру, эшкә дәрт уяту – болар барысы да рус телле балаларны татар теленә өйрәтү дәресенең яхшы сыйфатлы булуы өчен мөһим шарт булып тора.

Безнең мәктәп рус мәктәбе дип санала, шул сәбәпле укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну уяту зур тырышлык сорый.   Заманча алымнар, иҗади эшләү, логик фикерләүгә корылган уеннар һәм компьютер технологияләрен кулланып укыту миңа шушы                                                                                         проблеманы да хәл итәргә шактый булыша. Дәресләрдә балаларның танып белү эшчәнлеген үстерү өчен эш төрләрен дифференцияләштереп бирүне күздә тотам. Ягъни сыйныфтагы һәр балага шәхси якын килеп, шәхси үзенчәлекләрен истә тотып, бирем һәм күнекмәләрне аерып бирәм. Бу бигрәк тә йомшак укучылар өчен мөһим. Минем төп бурычым - аларның белемнәрен, укуга карата  кызыксынуларын һәм омтылышларын үстерү.

Мәктәбебездә компьютерлар өчен эшләнгән  компакт-дисклар, электрон ярдәмлекләр бар. Сөйләм үстерү дәресләрендә аларны куллану укучылар өчен бик файдалы. Мондагы материаллар рус телле балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята. Шулай ук кайбер укучыларыбыз “Ана теле” он-лайн мәктәбене ярдәмендә дә шактый уңышларга иреште.

Гомумән, фәннәрне укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Бу юнәлештә эшләү бүгенге көн укытучысы алдына зур таләпләр куя:  ул заман белән бергә атларга тиеш. Бары шул очракта гына балаларны үз фәне белән кызыксындыра алачак.

Рус телле укучыларга татар теле укытыла башлаганга шактый вакыт үтте. Программалар, дәреслекләр, төрле кулланмалар чыкты һәм әле дә чыгып килә. Без, укытучылар да, бу өлкәдә азмы-күпме тәҗрибә тупладык. XXI нче гасыр мәктәбе укытуның традицион формалары белән генә чикләнеп калмый. Аның эчтәлеге инновацион процесслар белән тулыландырылганда гына алга китеш, үсеш мөмкин. Телне өйрәнү аша баланың гомумкультура дәрәҗәсе күтәрелә, бала эстетик таләпчәнрәк, зәвыклырак була.Соңгы вакытта мәгариф өлкәсендә ана телебезгә булган уңай мөнәсәбәт тә (заман таләпләренә туры килә торган дәреслекләр төзелү, татарча әкиятләр, электрон кулланмалар чыгарылу, төрле конкурслар үткәрелү һб. лар) бу өлкәдә нәтиҗәле эшләргә ярдәм итә. Димәк рус телендә сөйләшүче баларга татар теле өйрәтүне профессиональ югарылыкка күтәрү өчен тиешле шартлар тудырылды дип әйтергә була.  

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

  1. Абдуллина Д., Гилязова Л. Татар теленнән Бердәм республика имтиханын әзерлек өчен тестлар һәм иҗади биремнәр. / Д. Абдуллина, Л. Гилязова. - Казан: Школа, 2008.
  2. Агапова Н. В. Перспективы развития новых технологий обучения / Н. В.Агапова – М.: ТК Велби, 2005 – 247 с.
  3. Асадуллин А.Ш. Дидактический материал для русскоязычных учащихся / А.Ш.Асадуллин. – Казань: Магариф, 2002. - 36 с.
  4. Әсәдуллин А., Фәтхуллова К. Сөйләшергә тел булсын /  А.Әсәдуллин, К.Фәтхуллова // Мәгариф. -  2001. -   № 9. – Б. 10-12.
  5. Әсәдуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре / А.Ш.Әсәдуллин, Р.А. Юсупов.  – Казан: Мәгариф, 1998. – 151 б.
  6. Желдаков М. И. Внедрения информационных технологий в учебный процесс / М.И. Желдаков.  – М: Новое знание, 2003. -  152 с
  7. Максимов Н.Н. Татар теленнән тестлар / Н.Н. Максимов. - Казан: Мәгариф, 2008. - 207 б.
  8. Максимов Н.Н. Татар теленнән Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек / Н.Н. Максимов. – Казан: Школа, 2007.
  9. Максимов Н.Н. Бердәм республика имтиханына әзерләнәбез: Татар теле / Н.Н. Максимов .-  Казан:  Школа,  2008.
  10. Максимов Н., Юсипова А. Мин татарча сөйләшергә телим. Татар теленә өйрәтүдә дистанцион укыту формасы / Н.Н. Максимов, А.Юсипова. - Казан, 2008.
  11. Нәбиуллина З. Дәүләт йомгаклау аттестациясе: таләпләр һәм чынбарлык / З.Нәбиуллина //Мәгариф. - 2013. - № 2. – Б. 16-18.
  12. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы    (1-11 нче сыйныфлар) / Төз: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. – Казан: Тат.кит. нәшрияты, 2011.
  13. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында укучы татар балаларының ана теленнән белемнәрен бәяләү нормалары // Татар теле: Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен кулланма. Казан: Школа, 2008. 66 - 77 б.
  14. Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре / Ф.С. Сафиуллина.  – Казан: Хәтер, 2001. – 432 б.
  15. Сафиуллина Ф.С. Татарский язык. Самоучитель / Ф.С. Сафиуллина. – Казань: Таткнигоиздат, 1981. – 445 с.
  16. Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татарский язык. Интенсивный курс / Ф.С. Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова. – Казан: Хәтер, 1998; 1999.
  17. Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен биремнәр, күнегүләр/ Ф.С. Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова. – Казан: Мәгариф, 2009. – 56 б.
  18. Сафиуллина Ф., Фатхуллова К. Татар теленнән имтиханга әзерләнәбез / Ф.С. Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова. - Казан: Мәгариф, 2006.
  19. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. -  Казан: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, 2008.
  20. ТР халыклары телләре турындагы РТ законы. ТР халыкларының     телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасы.– Казан: ТР-сы Дәүләт Советы басмасы, 1996. – 42 б.
  21. Хабибуллина 3., Файзрахманова К. Татар теленнән язма эшләр: 2-11 нче сыйныфларда рус телле балалар өчен / З. Хабибуллина, К. Файзрахманова -Казан: Мәгариф, 2007.
  22. Фатхуллова К.С., Денмөхәммәтова Э.Н., Хайдарова Р.З. Татар теле: 9 нчы сыйныф: Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма: Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбе өчен (рус телендә сөйләшүче укучылар өчен). /К.С. Фатхуллова, Э.Н.Денмөхәммәтова,  Р.З.Хайдарова. – Казан: Гыйлем, 2012. - 64 б.
  23. Хәйдәрова Р.З. Телне эзлекле өйрәтү / Р.З.Хәйдәрова // Мәгариф . - № 4. -  2006. – Б. 30 – 32.
  24. Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л., Әхәтова Ә.Г. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле, уку дәресләре оештыру. 9нчы сыйныф Укытучылар өчен методик кулланма / Р.З. Хәйдәрова, Р.Л Малафеева., Ә.Г.Әхәтова. – Чаллы,  2008. – 64 б.
  25.  Харисов Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку  как  неродному /Ф.Ф.Харисов. –  Казань:  Изд-во  ТаРИХ,  2000.  –  479  с.
  26. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре / Русчадан Н.К.Нотфуллина тәрҗ. – Казан: Мәгариф, 2002. – 367 б.
  27. Харисов Ф.Ф. Рус телендә сөйләшүче балаларны татарчага        өйрәтүнең башлангыч чоры /Ф.Ф.Харисов. – Казан: Мәгариф, 1996. – 43 б.
  28. Харисов Ф., Харисова Ч. Татар теле. Кагыйдәләр, күнегүләр. /Ф.Ф.Харисов, Ч.Харисова. - Казан: Мәгариф, 2007. – 184 б.
  29.  Харисов Ф., Харисова Ч., Сулейманов Д. Минем беренче
    сүзлегем: Компакт-диск. (Мин татар телен өйрәнәм) сериясеннән/ Ф.Харисов, Ч.Харисова, Д.Сулейманов..- Казан, 2001.
  30.  Харисов Ф., Харисова Ч. Татар телле заман:  Компакт - диск ( Мин татар телен өйрәнәм) сериясеннән/ Ф.Харисов, Ч.Харисова - Казан, 2001.
  31. Шәкүрова М.М. Татар телен укыту методикасының фәнни мирасы (XVIII гасыр ахыры – XX гасыр) . / М.М.Шәкүрова- Казан: “Ихлас”, 2012. – 144 б.



Предварительный просмотр:

Тема         Хат язарга өйрәнү
Максат 
1. Укучыларда хат, аны язу кагыйдәләрен үзләштерү өчен шартлар булдыру.

  1. 2. Фикерләү, хәтер сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.
    3. Хат язу культурасы тәрбияләү, ДЙА әзерлек
    Җиһазлау. Компьютер, проектор, таратма материал, хат үрнәкләре.
    Материал 
    1. Фатхуллова К.С., Денмөхәммәтова Э.Н., Хайдарова Р.З. Татар теле: 9 нчы сыйныф: Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма: Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбе өчен (рус телендә сөйләшүче укучылар өчен). /К.С. Фатхуллова, Э.Н.Денмөхәммәтова,  Р.З.Хайдарова. – Казан: Гыйлем, 2012. - 64 б.

 2. Аңлатмалы сүзлек.
3. Интернеттан алынган материаллар:
http://mon.tatarstan.ru; https://edu.tatar.ru/facultative/index/3746

Дәреснең тибы: бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Дәреснең төре: Катнаш.

Методлар: өлешчә эзләнү, күрсәтү–аңлату, фикер алышу, әңгәмә, сорау-җавап, репродуктив.

Алымнар: күрсәтмә әсбаплардан һәм техник чаралардан файдалану; аңлатмалы сөйләү; әңгәмә үткәрү; дәреслек белән эшләү; чагыштыру; төркемләп эшләү.

Педагогик технологияләр: белем бирүнең компьютер технологиясе.

                                        Дәрес планы.

I Оештыру.

Исәнләшү, укучыларны дәрескә әзерләү.

III Актуальләштерү.

Аралашу төрләрен искә төшерү

Дәреснең темасын, максатын билгеләү.  

IV Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

Хатлар, аларның төзелеше, төрләре турында төшенчә бирү

  1. Үрнәк хат уку
  2.  Планын төзү
  3. Эчтәлеген аңлату
  4. Тәрҗемә итү

V ныгыту

Үрнәк буенча хат язу

Биремнәрне үтәү

Берничә мисал уку, анализлау

  • 3. Төркемнәрдә эш. Бирелгән хатка анализ ясау, бәяләү.
  • VI Йомгаклау.
  • Өйрәнгәннәргә нәтиҗә ясау, дәрескә гомуми бәя бирү.
  • Бүген без дәрестә куелган максатка ирешә алдыкмы? Төркемнәр үз эшчәнлегезгә нинди бәя куясыз?
  • Өй эше.
  • Үрнәк буенча хат язып килергә.
  • Билгеләр кую.
  • Саубуллашу.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

Дәрес этабы

Дәрес этапларының эчтәлеге

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Эш төрләре

1.

Оештыру

Исәнмесез, укучылар! Хәерле көннәр сезгә. Зиһен һәм тел ачкычлары телимен һәммәгезгә!

Барыгыз да дәрескә әзерме? Өстәлләрегездә дәрескә кирәкле әсбапларның барысы да бармы? Утырыгыз. Татар теле дәресен башлыйбыз.

Исәнмесез!!!

2

Актуальләштерү

Укучылар сез нинди аралашу төрләрен беләсез?

Уйлап карагыз әле. Экранда якынча җаваплар чыгачак. Сез үзегез өчен мөһим булганын сайлап язып куегыз. (Хат, СМС, телефоннан сөйләшү)  

Хәзер шул җаваплар язылган почмакларга барабыз. Бер-берегез белән фикерләрегезне уртаклашыгыз. Һәр төркемнән берәр парның фикерен тыңлыйк. Бер-берегезгә рәхмәтләрегезне җиткерегез. Урыннарга утырабыз.

Укучылар түбәндәге җавапларның берсен сайлап яза һәм аңлата.

(Хат, СМС, телефоннан сөйләшү)  

Почмак (углы). Укучылар экранда бирелгән җавапларның берсен яза. (Уйларга вакыт бирелә). Аннан соң күрсәтлегән почмакка бара. Парлашалар, парларда ни өчен әлеге почмакны сайлавын аңлатып бирә. Һәр почмактан 1 укучы җавап бирә. Соңыннан рәхмәтләрен җиткерәләр. Урыннарга утыралар.

3

Яңа белем һәм күнекмәләр бирү

  • Тактадагы җөмләгә игътибар итегез.
  •    Сау бул, кадерле дустым, миңа да хат яз!
  • - Сезнеңчә, бу җөмлә кайдан алынган? (хаттан)
  • - Без бүген сезнең белән нәкъ менә хатлар турында сөйләшербез. Дәресебезнең темасы – “Хат”. Бүген хатларны язу нормалары, этикеты белән танышырбыз. Дәфтәрләрне ачып, число һәм теманы язып куегыз.
  • Сез ничек уйлыйсыз, хат нәрсә ул?
  • Аңлатмалы сүзлектә хат сүзенә булган билгеләмәне карыйк әле. (1 укучы чыгып сүзлектән хат сүзенә аңлатма таба, кычкырып укый)

1.Хат турында фикерләрен әйтү, аңлатмалы сүзлек белән эш. Хат – ис. Үзара хәбәрләшү максатында кемгәдер атап язып җибәрелә һәм тапшырыла торган язма.

  • 2.Түбәндәге сораулар буенча фикер алышу:   Хат ни өчен кирәк?
  • Сез үзегез хатлар язасызмы?
  • Хатны кемнәргә язып була?
  • Хатлар кемнән килә?
  • Ни өчен без хатларны сирәк язабыз?
  • Тагын хатлар турында нәрсәләр беләсез?

Сез ничек уйлыйсыз, хат алу күңеллеме?

  1. RaundRobin (төркемнәрдә һәр 4 кеше дә чираттан үз фикерен әйтеп чыга)

Соңыннан берәр укучы җавап бирә.

4. Ныгыту

  • Хәзер шәхси хатларга тукталыйк. Чөнки алар бу тормышта күбрәк языла һәм ДЙА да да нәкъ менә шундый хатлар язарга туры киләчәк.
  • Укыган вакытта уйлагыз: хат ничек язылган, хатта сүз нәрсә турында, хатны кем һәм кемгә яза.
  • Димәк, шәхси хатлар ничек язылырга тиеш?

2. ДЙА өчен хат язу алгоритмы тәкъдим ителү. Ул түбәндәге этаплардан тора. (экран белән эш)

1)Биремне игътибар белђн укыгыз. Терђк хаттагы сорауларны ачыклагыз.

2)Хатныћ башлам љлешен языгыз. Башлам љлешендђ исђнлђшњ була, хатны язучыныћ исеме ђйтелђ, хђллђре сорала, алынган хат љчен рђхмђт белдерелђ.

Терђк хаттагы мђгълњматка фикерегезне белдерегез. Андагы мђгълњматны сылтама буларак файдаланыгыз.

4)Терђк хаттагы сорауларга ќавап языгыз. Ќавабыгызда шулай ук терђк хаттагы гыйбарђлђрне куллана аласыз.

5)Хатыгызны йомгаклагыз. Йомгак љлешендђ њз сорауларыгызны да яза аласыз. Саубуллашырга, ќавап хаты кљтњегезне белдерергђ онытмагыз. Шулай ук хатны язучыныћ исемен (њз исемегезне) џђм хат язылу кљнен књрсђтергђ кирђк.

  • 1.Укучылар түбәндәге сорауларга җавап эзләп, үз фикерләрен әйтәләр Шәхси хатлар кемгә языла?
  • Бу хат, гадәттә нинди сүзләр белән башланырга мөмкин?
  • Шәхси хатның эчтәлегендә нәрсәләр булырга мөмкин?
  • Хат ничек тәмамлана?
  • 2.Дәреслек белән эш. Хат үрнәге белән танышу. (1 укучы кычкырып укый)
  • 3. Хат өстендә эш Хатны кем яза?
  • Хат кемгә адресланган?
  • Хат ничек башлана?
  • Хатның башында нәрсәләр сорала?
  • Хатта Энҗе нәрсә турында сөйли?
  • Энҗенең әйтергә теләгән сүзе аңлашыламы? Ни өчен?
  • Хат аша Энҗенең кәефен белеп буламы?
  • Хат ничек тәмамланган?
  • 4.Күрсәтелгән  язу алгоритмы буенча хат язу. Берничә укучыныкын кычкырып уку, тәрҗемә итү, фикер алышу.

Фикер алышу, аңлашылмаган өлешләрне тәрҗемә итү, үрнәк хатлар уку, хат язу алгаритмы белән эшләү.

Йомгаклау

  • Без кешеләр белән аралашмыйча тора алмыйбыз. Ерактагы якыннар белән дә төрлечә аралашырга була. Шуның бер мисалы – хат язу. Хатны бүгенге көндә интернет аша да җибәрергә булла. Бу бик тиз, уңайлы. Вакытны да аз ала, адресатыгыз интернет челтәрендә булса, җавапны да шул ук вакытта алырга була. Хатны ак кәгазь битенә үз кулың белән дә язып, почта аша җибәрергә мөмкин. Монда инде яңалыклар белән бергә күңел җылысын да сизәргә була. Күргәнебезчә, хат язу бер дә җиңел эш түгел. Аның үз кануннары бар.            

Түбәндәге сорауга җавап бирү:

Бүген дәрестә нишләдек?

Нәрсә ул хат?

Ул нинди өлешләрдән тора?

Фикер алышу

  • VI Өй эше

                   

VII Билгеләр кую, саубуллашу.

  • Менә сез дә өйдә хат язып карагыз әле. Көндәлекләрне ачып, өй эшен язып куегыз. Хат язарга. Ул хат дустыгызга, туганнарыгызга, яраткан кешегезгә булырга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән яңа формада дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү

     Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятны нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: бу фәннәрне тирәнтен өйрәнү – милләт бу...

“Татар теленнән практикум. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек” түгәрәгенең эш планы

Әлеге түгәрәк 8 нче сыйныфтан ук укучыларны ДЙА әзерләү максатыннан оештырылды....

ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЙОМГАКЛАУ АТТЕСТАЦИЯСЕНӘ ӘЗЕРЛӘНҮ МАТЕРИАЛЫ

МАТЕРИАЛ ДЛЯ ПОДГОТОВКИ К ИТОГОВОЙ АТТЕСТАЦИИ ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ ДЛЯ УЧАЩИХСЯ   9 КЛАССАХ...

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек вакытында ата-аналарның балаларга психологик ярдәме

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек вакытында ата-аналарның балаларга нинди психологик ярдәм күрсәтә алулары турында аңлату өчен ...

Дәүләт Йомгаклау Аттестациясенә биремнәр

9нчы сыйныф рус төркеменә Дәүләт Йомгаклау Аттестациясенә биремнәр...

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек өчен

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек өчен биремнәр...

Лексика курсы буенча өлкән сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре

Мастер – классның максаты: 1. Татар теле дәресләрендә дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре; авыр темаларны өйрәнүне җиңеләйтү;2. Хәтерне, игътибарны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү...