Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты
тест (9 класс) на тему

Гилязиева Альбина Николаевна

Единое республиканское тестирование  по ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ для обучающихся, изучающих татарский язык      в русских группах общеобразовательных   организаций                             с русским языком обучения

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 23_variant_1._2.03.doc163.5 КБ

Предварительный просмотр:

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының  рус төркемнәрендәге

IX сыйныф укучыларына  ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты

1 нче вариант

Эшне башкару өчен күрсәтмә

Татар теленнән тест эше 38 биремне үз эченә алган  4 бүлектән тора.  1 нче бүлек 8 биремнән тора (1нче – 8 нче биремнәр). Алар укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән. Тәкъдим ителә торган башкару вакыты – 30 минут. 2 нче бүлек 9 биремнән тора (9 нчы – 17 нче биремнәр). Алар укучыларның уку күнекмәләрен тикшерү максатыннан бирелә.  Тәкъдим ителә торган башкару вакыты – 30 минут. 3 нче бүлек  15 биремнән тора (18 нче – 32 нче биремнәр). Алар укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен тикшерүгә кайтып кала. Башкару вакыты – 30 минут. 4 нче бүлек 2 өлештән тора. 33 нче – 37 нче биремнәр сөйләм ситуацияләренә караган репликалар язуны күздә тота. Тәкъдим ителгән  башкару вакыты - 20 минут. Ачык типтагы 38 нче бирем укучыларның  язма сөйләмен  тикшерүдән гыйбарәт. Башкару вакыты -  40 минут.

 

Уңышлар телибез!

*****

Единое республиканское тестирование

 по ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ для обучающихся, изучающих татарский язык                в русских группах общеобразовательных организаций                                                      с русским языком обучения

 вариант 1

Инструкция по  выполнению работы

      Тестовая работа по татарскому языку состоит из четырех разделов, включающих 38 заданий.  Раздел 1 (задания по аудированию) включает 8 заданий на понимание аутентичных текстов (задания 1-8). Рекомендуемое время на выполнение данного раздела – 30 минут. Раздел 2 (задания по чтению) включает в себя 9 заданий (задания 9-17). Рекомендуемое время на выполнение данного раздела – 30 минут.   Раздел 3 (задания по лексике и грамматике) состоит из 15 заданий (задания 18-32). Рекомендуемое время на выполнение – 30  минут.  Раздел 4 (задания по письму) состоит из двух частей. В заданиях 33-37 необходимо написать реплики в соответствии с заданной речевой ситуацией. Рекомендуемое время на выполнение – 20 минут. В задании 38 предлагается написать личное письмо. Рекомендуемое время на выполнение – 40 минут.

Желаем успеха!

1 нче бүлек

1  

Вы услышите четыре коротких диалога, обозначенных А, Ә, Б и В. Определите, где происходит каждый из этих диалогов. Используйте    каждое место действия из списка 1-5 только один раз. В задании есть одно лишнее место действия. 

Вы услышите запись дважды. Занесите свои ответы в таблицу.

        

1.

Ашамлыклар кибетендә

2.

Аяк киемнәре кибетендә

3.

Өс киемнәре кибетендә

4.

Баш киемнәре кибетендә

5.

Көнкүреш техникасы кибетендә

Ответ:

Диалог

А

Ә

Б

В

Место действия

2  

Вы услышите пять высказываний. Установите соответствие между высказываниями каждого говорящего А – Г  и утверждениями, данными в списке 1 - 6. Используйте каждое утверждение из списка  1-6  только один раз. В задании есть одно лишнее утверждение. 

Вы услышите запись дважды. Занесите свои ответы в таблицу.

1.

Г. Тукай әкиятләре

2.

А.Пушкин әкиятләре

3.

Рус әкиятләре

4.

Мультфильмнар

5.

Кинофильмнар

6.

Татар әкиятләре

Ответ:

Говорящий

А

Ә

Б

В

Г

Утверждение

Вы услышите разговор двух друзей. В заданиях 3 – 8 обведите цифру  1, 2 или 3, соответствующую выбранному Вами варианту ответа.

Вы услышите запись дважды.

        

3  

 Марат  … кайтып килә.

1)

мәктәптән

2)

балалар бакчасыннан

3)

даруханәдән

4

Марат  хәзер …   җыена.

1)

дару алып кайтырга

2)

дәресләрен әзерләргә

3)

 самбо түгәрәгенә барырга

5

Марат  мәктәптә … укый.

1)

төштән соң

2)

төшкә кадәр

3)

иртәдән

6

Сәрия бүген мәктәпкә  … .

1)

барган инде

2)

Барачак

3)

Бармый

 

7

Сәриянең сыйныфы … җиңүче булган.

1)

самбо ярышында

2)

җыр конкурсында

3)

чаңгы ярышында

8

 Сәриянең  … вакыты бар әле.

1)

3 сәгать

2)

1 сәгать

3)

45 минут

По окончании выполнения заданий 1- 8 не забудьте перенести свои ответы в бланк ответов № 1. Для заданий 3 - 8 поставьте знак «х» в клеточку, номер которой соответствует номеру выбранного Вами ответа.

2 нче бүлек

 

Прочитайте текст. Определите, какие их приведённых утверждений   9-16 соответствуют содержанию текста (1 – текстка туры килә), какие не соответствуют ( 2 – текстка туры килми).

В бланке ответов № 1 поставьте знак «х» в клеточку, номер которой соответствует номеру выбранного Вами ответа.

Урманны кем генә яратмый икән?! Ә шагыйрьләр, язучылар өчен урман – илһам чыганагы. Габдулла Тукайның Кырлай урманнары турында язганнары һәрберебезнең хәтерендә саклана. Без дә урманны бик яратабыз. Аның гүзәллеген мактау өчен,  матур сүзләр эзлибез.

Матурлыгыннан тыш, урманның файдасы да бик күп. Ул һаваны сафландыра, тузаннан чистарта. Шуңа күрә дә урманның һавасы һәрвакыт саф була.

Яз һәм җәйләрен урманнарда нинди генә кошлар сайрамый! Дару үләннәренең дә күбесе шунда үсә. Башта урман кешеләргә тәмле-тәмле җиләкләрен бүләк итә. Аннары гөмбәчеләрне үзенә чакыра.

Урмандагы һәр агач табигатькә үзенчә ямь биреп тора. Аларның файдасы да төрлечә. Мәсәлән, каенны алыйк. Аның суы кешеләрне төрле авырулардан дәвалый. Май аенда җыелган каен яфракларын чәй итеп эчү шифа була. Мунча яратучылар да каенга рәхмәт әйтәләр.

Урман матур да, файдалы да. Аны сакларга кирәк!  (Әхсән Баяннан)

       

9  

 Урманны һәркем ярата.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми  

10

  Һәркем урманны мактарга тели.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми  

11

  Урманда сайраучы кошлар аз.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми  

12

Шифалы үләннәрнең  күпчелеге бакчада үсә.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми  

13

 Башта урман гөмбәчеләрне чакыра.

 1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми  

14

Һәр агач үзенчә файдалы.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми  

15

    Имәннең яфракларын чәйгә салырга мөмкин.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми  

16

Каен агачы да кешеләргә күп файда китерә.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми  

17

Прочитайте тексты и установите соответствие между текстами А – Е и заголовками 1 - 8. Запишите свои ответы в таблицу.  Используйте каждую цифру только один раз. В задании есть один лишний заголовок.

Получившуюся последовательность цифр запишите в бланк ответов № 1 справа от номера соответствующего задания, начиная с первой клеточки. При переносе ответа на бланк следует указать только эту последовательность, без запятых, пробелов и прочих символов. Каждый символ пишите в отдельной клеточке в соответствии с приведёнными образцами.

1.

Сугышның тәмамлануы

2.

Укучыларның теләге

3.

Җиңү көнен бәйрәм итү

4.

Медаль бирү турындагы язу

5.

Фаина ханымның тыйнаклыгы

6.

Медаль булдыру турындагы карар

7.

Фаина ханымның батырлыгы  

8.

Шәфкать туташлары мәктәбен ачучы


      А.
 Казан Суворов училищесында булды бу хәл. Бөек Ватан сугышының егерме еллыгын бәйрәм итү тантанасы иде. Залга кара костюмлы хатын-кыз килеп керде. Аның күкрәге тулы орден һәм медаль. Залдагы кешеләр, гаҗәпләнеп, аңа борылдылар. Алар каршында училищеның шәфкать туташы Фаина Чанышева басып тора иде.

 

Ә. Суворовчылар урыннарыннан сикереп тордылар. Алар Фаина апалары янына килеп бастылар. Аларның бу бүләкләр турында беләселәре килә иде.

 

Б. Суворов училищесында ул инде 15 ел эшли. Ләкин бу көнгә кадәр аның сугышта күргәннәре турында беркемгә дә сөйләгәне булмады. Сугыштагы батырлыгы өчен бүләкләрен  дә аның беркемгә дә күрсәткәне юк иде.

В. Бу вакыйгадан соң училищеда тагын бер хәл булды. Халыкара Кызыл Хач бүлегеннән хәбәр килеп төште. Анда Фаина Чанышеваны Флоренс Найтингейл алтын медале белән бүләкләү турында язылган иде.

Г. Флоренс Найтингейл – инглиз кызы. Ул 1820-1910 нчы елларда яшәгән, гомере буе авыруларга ярдәм иткән. Хастаханәләрдә яхшы шартлар булдыру өчен көрәшкән. Беренче булып, Англиядә шәфкать туташлары укыта торган мәктәп ачкан.

Д. Флоренс Найтингейл үлгәннән соң, Кызыл Хачның халыкара конференциясе аның исемендәге медаль чыгарырга карар кабул иткән. Бу бүләк сугыш вакытында  авыруларны дәвалауда зур хезмәт күрсәткән дипломлы шәфкать туташларына бирелергә тиеш була.

 

Е. Фаина ханымның күкрәгендә сигез медаль, өч орден балкый. Аларның һәркайсы - онытылмас вакыйгалар истәлеге.

Текстлар

А

Ә

Б

В

Г

Д

Е

Исемнәр

По окончании выполнения заданий 9 - 17 не забудьте перенести свои ответы в бланк ответов № 1. Обратите внимание на то, что ответы на задания А7-А14, В3 располагаются в разных частях бланка.

3 нче бүлек

Ответы на задания 18 - 32 запишите в бланке ответов № 1 справа от номера соответствующего задания, начиная с первой клеточки. Каждый символ пишите в отдельной клеточке в соответствии с приведёнными образцами.

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 18 – 25 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует  отдельному заданию 18- 25.

18

Бүләк сайлау – җитди эш, чөнки хикмәт аның ... түгел, ә аны ихлас күңелдән бирүдә.

БӘЯ


   

19

Кайвакыт бик кыйммәтле бүләк тә урынлы булмаска, хуҗаларның милли  ... кимсетергә мөмкин.

ДӘРӘҖӘ

20

Әгәр сезне ... чакыралар икән, бу очракта иң яхшы бүләк - чәчәк.

ӨЙ

21

... теләсә кайсы очракта да бүләк итәргә мөмкин.

ЧӘЧӘК

22

Башка бүләкләрдән аермалы буларак,  аны төрмичә ... .

ТАПШЫР


23

… кабул итә белергә дә кирәк.  

БҮЛӘК


24

Күп кешеләр, бүләкне сүтеп тә тормыйча, берәр  ... алып куялар.

УРЫН


25

Мондый чакта рәхмәт әйтү, төргәкне ачып, анда нәрсә барлыгын карау һәм тагын бер мәртәбә рәхмәт әйтү … .

ЯХШЫ

Прочитайте текст. Преобразуйте слова,  написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 26 – 32 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует  отдельному заданию 26-32.

26

Март – ярым кыш, ярым яз ае,чөнки яз килгәндә генә, ... җилләр яңадан әйләнеп кайта.

КӨЧ


27

Ләкин язны берни дә туктата алмый, кояш үзенең  … эшен башкарырга ашыга.

ИГЕЛЕК


28

 Мәктәптән соң, көндәлек эшләребездән тыш, … кошлар өчен азык салырга кирәк.

ҖИМ


29

Аларга  ... азык табу тагын да кыенлаша.

ЯЗ


30

 … сыерчыклар кайтырлар, алар өчен дә оя ясап элергә кирәк.

ТИЗ


31

Кояш карап тора да, безгә вакыт җитмәгәнен аңлап, икенче көнне  … үк уяна.

ИРТӘ


32

Шул ... әз-әзләп көннәр озая, төннәр кыскара бара.

РӘВЕШ

По окончании выполнения заданий 18  – 32 не забудьте перенести свои ответы в бланк ответов № 1.

4 нче бүлек

 Для ответа на задания 33-38 используйте бланк ответов № 2.

 При выполнении заданий 33 - 38 обратите внимание на то, что ваши ответы будут оцениваться только по записям, сделанным на бланке № 2. Записи в черновиках  при проверке экспертом не учитываются.

В заданиях 33-37  необходимо написать реплики в соответствии с заданной речевой ситуацией.

                    Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

33

Позвоните однокласснику и предупредите, что не придете сегодня в школу, потому что заболели гриппом.

34

Уточните у учителя физкультуры, будет ли школа участвовать в лыжном кроссе.

35

Поинтересуйтесь у друзей, какие профессии хотелось бы им выбрать в будущем.

36

Спросите у друга (подруги), куда  он (она) поедет отдыхать в летние каникулы.

37

Поздравьте одноклассников с окончанием учебного года и пожелайте им хорошего отдыха.    

38

Сез татар дустыгыздан  хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

... Кичә безнең мәктәптә бик күңелле кичә үткәрелде. Ул татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 190 еллык юбилеена багышланган иде. Мәктәпкә күп кунаклар килде. Укучылар әдәби-музыкаль композиция әзерләделәр.

... Ә сезнең мәктәптә ниди кичәләр үздырыла?Аларда кемнәр катнаша? Синеңчә, бөек шәхесләргә багышланган кичәләр ни өчен кирәк?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тесты

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына  татар теленнән бердәм республика тестын үтүгә тест (1 вариант)....

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты

17. Прочитайте тексты и установите соответствие между текстами А-Е и заголовками 1-8. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок....

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге 9нчы сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тесты...

Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 нчы сыйныф татар төркемнәрендә укучылар өчен арадаш аттестация эше биремнәре

Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 нчы сыйныф татар  төркемнәрендә укучылар өчен арадаш аттестация эше биремнәре   (БРТ форматы)...

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының 5нче сыйныф(рус төркеме )өчен татар теленнән арадаш аттестация эше

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының 5нче сыйныф(рус төркеме )өчен татар теленнән арадаш аттестация эше...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...