Милли мәгарифтә уку сыйфатын күтәрүдә төп бурычлар
учебно-методический материал (9 класс) на тему

Шарифуллина  Разиля  Ильясовна

    Бүгенге көндә  компетентлы ( способный, белемле, сәләтле, уңышка ирешә торган) шәхес формалаштыру өчен, укытучы  үзе дә шул таләпләргә  ия булырга тиеш.  Компетентлы укытучы нинди күнекмәләргә ия булырга тиеш?

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon milli_mgarifnen_belem_syyfatyn_kutrud_top_burychlar.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Милли  мәгарифнең  белем  сыйфатын күтәрүдә  төп  бурычлар.

  Бүгенге көн  мәгариф  системасының өстенлекле  юнәлеше булып- баланың  үзлегеннән  үсешен  тәэмин итүгә юнәлдерелгән  уку-танып белү  процессын  оештыру  тора.  Без   тәртипле, эш сөючән,  тормышта үз урыннарын  таба алырлык,  җәмгыять  өчен  төрле яклап  үскән  шәхес тәрбияләргә тиеш. Алар  инициатива  күрсәтә белүче, очраган кыенлыклардан җиңү  юлларын мөстәкыйль таба алырлык, ягъни стандарт булмаган  чилешләр таба алучы;  креатив (иҗади),  критик (тәнкыйди)  фикергә  ия, һәм шулай ук  хезмәт  базарларында  конкурентлыкка  сәләтле,  компетентлы  шәхес булсын. Бу-укыту-тәрбия процессының  асыл максаты.

    Бүгенге көндә  компетентлы ( способный, белемле, сәләтле, уңышка ирешә торган) шәхес формалаштыру өчен, укытучы  үзе дә шул таләпләргә  ия булырга тиеш.  Компетентлы укытучы нинди күнекмәләргә ия булырга тиеш?

1)  Даими өйрәнергә:  үзгәрешләргә әзер булырга, һәр эш нәтиҗәле булсын өчен тырышырга,  белемеңне системага салырга, башкалар фикере белән исәпләшергә, яңалыкны тиз кабул итәргә өйрәнергә;

2) Эзләнергә:  информацияне сайлап ала белергә, үзеңә  кирәклесен эзләп табарга;

3)  Хезмәттәшлек итәргә: группада, командада эшләгәндә, карарлар кабул иткәндә, конфликтларны  чишкәндә башкалар  фикере белән исәпләшүдә;

4) Эшкә тотынырга: проектлар эшләргә, бердәм булырга, үз эшеңне оештыра белергә;

5) Җайлашырга: яңа  информацион һәм коммуникатив  технологияләрне кулланырга, яңалыкны тиз кабул итәргә, югалып калмаска.

     Заманча сыйфатлы белем бирү – универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыруга юнәлгән  булырга тиеш. Укытуга  компетентлы  якын килү  укытучы белән укучының бер үк максатта эшләвен тәмин итә.Укытучы  укучыга әзер белем бирергә тиеш түгел:укучылар белем алырга килә, ә укытучы укучыларның белем алуларын оештырырга тиеш була, ягъни     эшлекле белем механизмы тормышка ашырыла:укытучы да, балалар да процессның субъектлары булу зарур. УУГ гамәлләре  яңа белем һәм күнекмәләрне мөстәкыйль рәвештә үзләштерә алуы һәм шул процессны оештыра белүне тәэмин итә торган гамәлләр җыелмасы. Укытучы –оештыручы төрле эш формалары, яңа белемнәрне эзләргә этәрүче технологияләр кулланырга тиеш. (Традицион  эш төрләре белән,  инновацион формалар еш кулланырга: тренинг, эшлекле уен, мастер-класс, проект эшләре,  эзләнү-тикшеренү эшләре һ.б.)

   Яңа стандартлар укытучыдан мәгълүмати коммуникатив технологияләр  куллануны  таләп итә.Компьютер технологияләрен куллану нәтиҗәсендә балалар мәгълүмат ташкынында иркен аралашырга өйрәнә, мәгълүмат алу ысулларын үзләштерә. Белем бирүдә проектлар методын файдалану балага шәхси  якын килеп укытуда нәтиҗәле технологияләрдән санала. Проект төзү эшчәнлеге мөстәкыйль фикерләүне үстерү,мәгълүмат таба белү, фаразлау ,стандарт булмаган карарлар кабул итү осталыгына ия булуны күздә тота.  Мультимедиа технологияләре электрон белешмәлекләр, энцеклопедияләр, күләмле мәгълүмат чыганаклары белән эшләүгә юл ача.

  Укучыларның үзара ярдәмләшүен активлаштыруга юнәлтелгән  эш формасы буларак эшчәнлекне төркемнәрдә оештыру уңай нәтиҗәләр бирә. Укучылар бер – берсе белән аралашып, бер – берсенең фикерен тыңлап, үз – үзләрендә мөстәкыйльлек сыйфатлары булдыралар, шулай итеп, алар үзүсешкә ирешә.

Проблемалы укыту технологиясе куллану нәтиҗәсендә балаларның фикерләү сәләте камилләштерелә.

Татар теле дәресләрендә  иҗади үстерешле Рәхимов технологиясе кулай булса, әдәбият  дәресе өчен Яхин  методологиясе  кулай.  Тагын инновацион технологияләрнең берсе- критик фикерләү технологиясен аерып күрсәтәсем килә. Бу технология – үз фикереңне яклый,  җиткерә алу, әңгәмәдәшеңне тыңлый белү,  аргументларга нигезләнеп, логик фикер йөртергә шартлар тудыра. Дәреснең төрле этабында куллану өчен төрле алымнары бар.  Яңалыгы – иҗади шәхес тәрбияләүгә шартлар тудыра.   Бу турыда мәгълүматны мәгариф журналларыннан да таба аласыз. (“Кәрзин” ысулы,  Синквейн, Кластер, Алты эшләпә һ.б. ысуллар)

  Укучыларның үзара ярдәмләшүен активлаштыруга юнәлтелгән  эш формасы буларак эшчәнлекне төркемнәрдә оештыру уңай нәтиҗәләр бирә. Укучылар бер – берсе белән аралашып, бер – берсенең фикерен тыңлап, үз – үзләрендә мөстәкыйльлек сыйфатлары булдыралар, шулай итеп, алар үзүсешкә ирешә.

Укытуның традицион системасында  булган иң яхшы алым,методларын кулланып һәм үстерә барып эшләгәндә генә инновацион технологияләр яхшы нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итә.

Дәрестән  тыш үткәрелгән түгәрәкләрдә конференцияләр, диспутлар, түгәрәк өстәлләр, олимпиадалр, ярышлар, эзләнүләр, тикшерү эшләре алып  барылырга тиеш. Бүгенге көндә  без сәләтле  балалар белән төрле фәнни-тикшеренү укуларда катнашабыз. Алдагы елларда Г.Ибраһимов исемендәге, Н.Думави исемендәге  төбәкара фәнни-тикшеренү укуларында, “Мин-тикшерүче” (“Я-исследователь») Иделбуе төбәкара яшүсмерләрнең фәнни-тикшеренү конференциясендә уңышлы гыга катнашып тәҗрибә уртаклаштык. Быел эшебез  бигрәк тә  күп булды: Кояш Тимбиков исемендәге  яшүсмерләрнең зона укуларында катнашып призер булдык,  Фатих Кәрим исемендәге укучыларның фәнни-гамәли конференциясенедә җиңүче, Чаллыда узучы  Ломоносов  укуларына җәңүче,  шулай ук   мәгрифәтче Р.Фәхреддин  укуларына  катнаштык.

Яңа белем бирү стандартлары куйган  таләпләрне уңышлы үтәү мәктәп, гаилә, җәмгыять һәм дәүләт бердәм булып, зур көч куеп эшләгәндә генә булачак. Яңа стандартлар буенча  чыгарылыш укучысы  кызыксынучан, дөньяны актив танып-белүче, белем нигезләрен яхшы үзләштерүче, мөстәкыйль һәм иҗади, үзенең туган ягын, илен  яратучы, гаилә һәм җәмгыять  кыйммәтләрен кабул итүче һәм хөрмәт итүче, үзе эшләгән эшкә гаилә һәм мәктәп алдында җавап бирә белүче, кеше фикерен тыңлый һәм үз фикерен әйтә белүче, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен  төгәл үтәүче булырга тиеш.

Укытучы  күрәзәче  түгел.  Ул  баланың  киләчәктә  кем   булуын,  җәмгыятьтә  нинди  урын  тотуын  белә  алмый.  Шулай  да  укытучы  перспектив  эшләргә  тиеш. Ул  тәрбияләүче   шәхес  заманча  җәмгыятькә  уңышлы   формалашкан  булсын  һәм   чын кеше булып калсын.

Мәктәптә бала имтиханга гына әзерләнергә тиеш түгел, ә гомумкешелек  кыйммәтләренә төшенергә, сәламәт яшәү  рәвеше алып барырга өйрәнергә, һөнәр сайларга,  шәхес сыйфатларын үзләштерергә, социальләшергә тиеш. Мәктәп үзендә укыган һәр баланы Кеше итеп тәрбияләп чыгырырга тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Хокуклар һәм бурычлар

Презентация для урока в 6 классе...

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...

“БЕЛЕМ СЫЙФАТЫН ҮСТЕРҮДӘ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЭШЛӘРНЕҢ АКТИВ ФОРМАЛАРЫН КУЛЛАНУ”

Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: бу фәннәрне тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәд...

Математика укытуның сыйфатын күтәрү

Укытучыларның август киңәшмәсенең пленар утырышында ясаган чыгыш.Максат:1.Укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашу....

Милли мәгариф - милләт киләчәге

Материалда Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының милли мәгариф эшчәнлеге яктыртыла...

Ата аналар җыелышында чыгыш (Хөснетдинов Р.Г.) ТЕМА: “Укучыларның хокуклары һәм бурычлары”

Ата аналар җыелышында чыгыш (Хөснетдинов Р.Г.)ТЕМА: “Укучыларның хокуклары һәм бурычлары&rdquo...