"Р.Вәлиеваның “Дәү әни” хикәясе" темасына дәрес конспекты
план-конспект урока по теме

Гарафутдинова Алия Гумаровна

Конспект урока литературного чтения во II классе 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon r.vlievanyn_du_ni_hikyase.doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

Гарәфетдинова Алия Гомәр кызының

әдәби уку дәресенә план һәм конспекты

Дата:

Сыйныф:

Тема: Р.Вәлиеваның “Дәү әни” хикәясе.

Максат:

        1) укучыларны  Р.Вәлиеваның “Дәү әни” хикәясе белән таныштыру, дөрес укырга өйрәтү;

        2) укучыларның уку күнекмәләрен үстерү, сөйләм телен баету;

        3) укучыларда дәү әниләргә карата мәхәббәт, хөрмәт, ихтирамлык, игътибарлык, сакчыл мөнәсәбәт , мәрхәмәтлек хисләре тәрбияләү.

Җиhазлау: дәреслек, презентация, рәсемнәр, такта, компьютер

Дәрес тибы: яңа материалны үзләштерү

Кулланылган методлар һәм алымнар: укытучы укуы, әңгәмә, сүзлек белән эш, аңлатмалар бирү, әсәргә иллюстрацияләр карау, сорауларга җаваплар бирү һ.б.

     

План

  • Оештыру
  • Исәнләшү, укучыларны барлау;
  • Укучыларның игътибарын туплау; дәрес материалын теләп үзләштерү өчен, уңай психологик халәт булдыру.

  • Актуальләштерү
  • Үткән дәрес материалын искә төшерү, сораулар ярдәмендә өй эшен тикшерү;
  • Әииләр турында фикер алышу.

  • Яңа белем һәм күнекмәләр бирү
  • Дәү әни турында шигырь уку;
  • Укучыларны дәреснең темасы белән таныштыру;
  • Сүзлек белән эш;
  • Р.Вәлиеваның “Дәү әни” хикәясе белән танышу.
  • Физкультминутка.

  • Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту
  • Сорау-җавап рәвешендә әсәргә анализ ясау;
  • Укучылар үз дәү әниләре турында сөйлиләр.

  • Дәресне йомгаклау
  • Өй эше бирү;
  • Актив укучыларны билгеләү, билгеләр кую.

Дәрес барышы:

1. Оештыру.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар!

укучы: Исәнмесез, укытучы апа!

Укытучы: Бер-беребезгә уңышлы көн теләп, бүгенге уку дәресен башлап җибәрәбез, укучылар!

Укытучы: Сүзне дежур укучыга бирәбез. (Укучыларны барлау)

2. Актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар, үткән дәрестә без нәрсә укыдык? Кайсы язучының әсәре белән таныштык?

укучы: Узган дәрестә без Әминә Бикчәнтәеваның “Әтием белән бергә” шигырен укыдык.

Укытучы: Укучылар, исегезгә төшерегез әле: малай әтисе белән бергә нинди эшләр эшли?

укучы: Малай әтисе белән бергә утын кисә, кар көри, кәрзин үрә.

Укытучы: Рәхмәт, укучылар! Эштән арып кайткан әтисен ул ничек каршы ала?

укучы: Әтисе арып кайтканда, ул аның эшләрен эшли, аның янында гына йөри.

Укытучы: Дөрес! Укучылар, ә сез әтиләрегезгә нинди эшләр эшләргә ярдәм итәсез?

(Укучыларның фикерләре тыңлана)

Укытучы: Матур җавапларыгыз өчен рәхмәт, укучылар! Әтиләрегезгә булышып бик дөрес эшлисез, чөнки әтиләр балалары өчен бик тырышалар, күп авыр эшләр башкаралар. Әти-әниләрегезгә гел булышыгыз, ярдәм итегез!

3. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү

Укытучы: Укучылар, тактада шигырьне укыйк әле:

Әниемнең әнисе 

                        Әбием була минем. 

                        Әби генә түгел әле, 

                        Ул минем дәү әнием. 

                                                 (Ә. Бикчәнтәева) 

Укытучы: Бу шигырь кем турында, балалар?

укучы: Бу шигырь дәү әни турында.

Укытучы: Укучылар, дөрес! Бүген без Р.Вәлиеваның “Дәү әни” хикәясен укырбыз. Аңа кадәр, укучылар, рәсемне карагыз әле. Әлеге рәсемдә кем сүрәтләнгән?  

укучы: Әлеге рәсемдә дәү әни  сүрәтләнгән.

Укытучы: Хикәяне укый башлаганчы, аңлаешсыз сүзләрне аңлатыйк, укучылар.

                еш – часто

чандыр – худая

җиңел гәүдәле – легкое туловище

көмеш – серебро

җайлы  – хорошо, приятно

бу юлы – в этот раз

                җемелдәп торган – сверкающий

ефәк  – шёлковый

юка – тонкий

чук – бизәү өчен тагылган җепләр

Укытучы хикәяне 1 кат укый.

Чылбырлап уку.

 

         Физкультминут

Укытучы: Укучылар, “Очты-очты” уенын уйнап алыйк әле!

Укучылар торып басалар, игътибар белән укытучыны тыңлап, очу хәрәкәтләре ясыйлар.

“Очты очты каргалар очты,  ... агачлар,   казлар,....чыпчыклар, канатлар һ.б.”

4. Белем hәм күнекмәләрне ныгыту 

Укытучы: Укучылар, Гөлнурларга кем килгән?

укучы: Гөлнурларга дәү әнисе килгән.

Укытучы: Гөлнурның дәү әнисе кайда яши дип уйлыйсыз?

(Укучыларның фикерләре тыңлана)

Укытучы: Гөлнурның дәү әнисен сүрәтләгез әле (гәүдә, кашлары, киемнәре һ.б.)

(Укучыларның фикерләре тыңлана)

укучы: Укучылар, сезнең  дәү әниләрегез бармы? Алар ничә булырга тиеш? Алар турында сөйләгез әле, нинди алар?

(Укучыларның фикерләре тыңлана)

Укытучы: Рәхмәт! Балалар, “дәү әни” сүзе ике сүздән тора –  “дәү” һәм “әни”. Сез моның турында нәрсә әйтә аласыз?

(Укучыларның фикерләре тыңлана)

Укытучы: Дөрес, укучылар! Әбиләребез  дәү булса да, алар безгә әни кебек. Дәү әни – олы әни, карт әни. Димәк, дәү әниләребезне дә әнине кебек яратырга тиешбез. Алар бит – әниләребезнең, әтиләребезнең әниләре!

5. Дәресне йомгаклау.

Укытучы: Укучылар, бүгенге  дәрестә сез үзегезгә нинди яңалыклар алдыгыз?

(укучыларның җаваплары)

Укытучы: Әйе, чынлап та, дәү әниләр – игътибарга, хөрмәткә лаеклы кешеләр! Әти-әниләребез безгә ничек якын булса, алар өчен дәү әниләребез шулай ук якын, чөнки әбиләребез – әти-әниләребезнең аналары. Шуңа күрә әбиләрегезгә авыр сүзләр әйтеп, аларны үпкәләтмәгез. Аларга гел ярдәм итегез, хәлләрен сорашыгыз.

Өй эше бирү. Хикәяне укы, 1-5 нче сорауларга җавап бир (теләк буенча: дәү әниеңнең рәсемен яса).

Билгеләр кую.

Укытучы: Укучылар, бүген дәрестә бик актив булдыгыз! Сау булыгыз, укучылар!

укучы: Саубулыгыз, укытучы апа!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р. Вәлиеваның “Туган көндә” хикәясендәге лексик- грамматик материал.

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен  дәрес эшкәртәсе...

Р.Вәлиеваның "Туган көндә" хикәясе буенча ачык дәрес(3 нче сыйныф татар төркеме)

Өченче сыйныфларда үткәрелгән ачык дәрес.Дәрестә аудио, видео язмалар кулланыла.Дәрес призентация ярдәмендә  алып барыла....

Интеграль дәрес- уку һәм табигать белеме Резеда Вәлиева "Яңгыр белән Кояш" әкияте

Краткая аннотация авторских цифровых образовательных ресурсов(текстовый файл) 1.      Автор (с полным указанием ФИО, места работы и должности): Рафикова Эльвира Алм...

Р.Вәлиева - балалар шагыйрәсе."Нәни чыршы" шигыре.

Рус группаларында әдәбият дәресе....

Лиева Ляна Исмаиловна . Система работы по профилактике неуспеваемости по русскому языку и литературе

Неуспеваемость представляет собой явление, обусловленное рядом причин. Эти причины далеко не всегда сводятся к каким либо недостаткам в умственном развитии школьника.    Определение эти...

Чын дус нинди була? Р.Вәлиеваның "Дуслык" шигыре буенча дәрес конспекты

Чын дус ниди була? Р.Вәлиеваның "Дуслык" шигыре буенча ачык дәрес...