"И.Тукатарның “Ялкау өчен ботка суынган” хикәясе" темасына дәрес конспекты
план-конспект урока по теме

Гарафутдинова Алия Гумаровна

Конспект урока литературного чтения для II класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon i.tukatarnyn_yalkau_ochen_botka_suyngan_hikyase.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Гарәфетдинова Алия Гомәр кызының

әдәби уку дәресенә план һәм конспекты

Дата:

Сыйныф:

Тема: И.Тукатарның “Ялкау өчен ботка суынган” хикәясе.

Максат:

        1) укучыларны И.Тукатарның “Ялкау өчен ботка суынган” хикәясе белән таныштыру, дөрес укырга өйрәтү;

        2) укучыларның уку күнекмәләрен үстерү, сөйләм телен баету;

        3) укучыларда эш карата мәхәббәт, тырышлык, эшчәнлекне тәрбияләү.

Җиhазлау: дәреслек, презентация, рәсемнәр, компьютер һ.б.

Дәрес тибы: яңа материалны үзләштерү

Кулланылган методлар һәм алымнар: укытучы укуы, әңгәмә, сүзлек белән эш, аңлатмалар бирү, әсәрне уку, әсәргә иллюстрацияләр карау, сорауларга җаваплар бирү һ.б.

     

План

  • Оештыру
  • Исәнләшү, укучыларны барлау;
  • Укучыларның игътибарын туплау; дәрес материалын теләп үзләштерү өчен, уңай психологик халәт булдыру.

  • Актуальләштерү
  • Үткән дәрес материалын искә төшерү;
  • Өй эшен тикшерү – “Дәү әти” шигырен сәнгатьле уку;
  • Әсәр турында фикер алышу.

  • Яңа белем турында һәм күнекмәләр бирү
  • Укучыларны дәреснең темасы белән таныштыру;
  • Әкият жанры турында сөйләшү;
  • Сүзлек өстендә эш;
  • “Тату туганнар” корея халык әкияте белән танышу.
  • Физкультминутка.

  • Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту
  • Сорау-җавап рәвешендә әсәргә анализ ясау;
  • Рәсем белән эш.

  • Дәресне йомгаклау
  • Өй эше бирү;
  • Актив укучыларны билгеләү, билгеләр кую.

Дәрес барышы:

1. Оештыру.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар!

укучы: Исәнмесез, укытучы апа!

Укытучы: Бер-беребезгә уңышлы көн теләп, бүгенге уку дәресен башлап җибәрәбез, укучылар!

Укытучы: Сүзне дежур укучыга бирәбез. (Укучыларны барлау)

2. Актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар, үткән дәрестә без нәрсә укыдык? Кайсы язучының әсәре белән таныштык?

укучы: Узган дәрестә без И.Туктарның  “Борын” хикәясен укыдык.

Укытучы: Укучылар, “борыны күтәрелгән”, “борыны төшкән” дигәнне сез ничек аңлыйсыз?

(Укучыларның фикерләре тыңлана)

Укытучы: Дөрес, укучылар! Бу сүзләр туры мәгънәдә кулланылмый. Борын күтәрелә – масаю, мактану, ә борын төшү үпкәләү дигәнне аңлата.

3. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү

Укытучы: Укучылар, бүген без И.Тукатарның “Ялкау өчен ботка суынган” хикәясен укырбыз. Аңа кадәр, укучылар, рәсемнәргә карагыз әле: сез алар буенча нәрсә әйтә аласыз?

(Укучылар фикер алыша)

Укытучы: Яхшы! Хикәядә сүз нәрсә турында бара соң, укып карыйк.

        

Укытучы: Хикәянене укый башлаганчы, аңлаешсыз сүзләрне аңлатыйк, укучылар.

                Җиңнәребезне сызганып – подняв рукава

Кашык кадәр көрәк – лопата размером в ложки

ашыгып – спеша

ботка пешкәнен көтимме  – подождать пока сварится каша

төш җиткәнче – до обеда

                бездән калышма – не отставай от нас

әйләнеп кайтып өлгермәссез – не успеете вернуться

артыгыздан куып җитәрмен – догоню вас

йокымсырап – впадая в дремоту

көрәк кадәр зур кашык – большая ложка размером в лопату

ботка суынмас борын  – пока не отстыла каша

                

Хикәяне өлешләп уку .

         Физкультминут

Укытучы: Укучылар, “Очты-очты” уенын уйнап алыйк әле!

Укучылар торып басалар, игътибар белән укытучыны тыңлап, очу хәрәкәтләре ясыйлар.

“Очты очты каргалар очты,  ... агачлар,   казлар,....чыпчыклар, канатлар һ.б.”

4. Белем hәм күнекмәләрне ныгыту 

Укытучы: Укучылар, ялкауның көрәге һәм кашыгы нинди?

        (Укучыларның җаваплары тыңланыла)

Укытучы: Әйе! Аларга карап ялкауның нәрсә яратканын әйтеп буламы? Балалар эшкә барганда. Ялкау иничек басып тора? Икенче һәм җиденче җөмләләргә игътибар ит.

укучы: Ялкау – ялкау малай, ул дуслары белән бергә эшләргә теләми, ә ашаганда алардан да күбрәк ашарга тели.  

Укытучы: Укучылар, дөрес! Ул ашарга ничек килә?

        (Укучылар тиешле җөмләләрне табып укыйлар)

Укытучы: Балалар Ялкауны ашатмыйча дөрес эшләгәннәрме?

укучы: Балалар Ялкауны ашатмыйча дөрес эшләгәннәр.

Укытучы: Укучылар, хикәядән әйтем булырлык җөмләне табыгыз әле. Аны нинди кешеләргә әйтергә кирәк?

        (укучыларның фикерләре тыңлана)

Укытучы: Укучылар, хикәяне дәвам итеп карагыз әле. Бу сүзләрдән соң Ялкау белән нинди хәлләр булырга мөмкин

        (Укучылар җавап бирә)

5. Дәресне йомгаклау.

Укытучы: Укучылар, бүгенге  дәрестә сез үзегезгә нинди яңалыклар  алдыгыз?

(укучыларның җаваплары)

Укытучы: Әйе, ялкау булырга ярамый, башкалар белән бергә эшләп, башкалар белән бергә ашарга кирәк .

Өй эше бирү. Укырга, эчтәлеген сөйләргә.

Билгеләр кую.

Укытучы: Укучылар, бүген дәрестә бик актив булдыгыз! Сау булыгыз, укучылар!

укучы: Саубулыгыз, укытучы апа!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План - конспект урока в форме презентации в программе Power Point на немецком языке по теме " Немецкая пресса для подростков" и конспект урока в программе Word к УМК И.Л.Бим., Л.В.Садомовой " Шаги 5" для 9 класса.

Презентация конспекта урока на немецком языке  в программе Power Point по теме "Немецкая пресса для подростков" и конспект в программе  Word показывают некоторые приёмы работы по теме "СМИ" ...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

Ф.Яруллинның "Ялкау ялы" шигыренә нигезләнеп "Яшәү яме" дигән темага үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.гән

6 нчы сыйныфта Фәнис Яруллин иҗатын өйрәнү һәм анаың шигырьләрен укып анализлау. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү....

РАЗВИТИЕ РЕЧЕВОГО УМЕНИЯ С ПОМОЩЬЮ МЕТОДА ОПОРНЫХ СИГНАЛОВ-КОНСПЕКТОВ РАЗВИТИЕ РЕЧЕВОГО УМЕНИЯ С ПОМОЩЬЮ МЕТОДА ОПОРНЫХ СИГНАЛОВ-КОНСПЕКТОВ.АНГЛИЙСКИЙ ЯЗЫК.

Говорение на иностранном языке, особенно в монологической форме, представляет большую трудность для учащихся.Обучение с помощыо метода опорных сигналов открывает большие возможности в развитии речи уч...

"Ботка пешерүле милли йолаларыбыз"

Борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга баралар, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләренең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана. Ул хәзинәләрнең күпчелек ө...

Конспект урока Вторая война Рима с Карфагеном 5 класс, Конспект урока кубановедения Появление человека современного облика 5 класс, Конспект урока Королевство франков и христианская церковь в VI— VIII вв. 6 класс, Конспект урока Московское княжество и его

В ходе подготовки к урокам использовались современные информационные технологии. Участники проектной деятельности в ходе подготовки к уроку использовали свободное образовательное пространство сети Инт...