"Ботка пешерүле милли йолаларыбыз"
статья на тему

Борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга баралар, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләренең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана. Ул хәзинәләрнең күпчелек өлешен без бары тик халыкның үзеннән өйрәнеп, тел осталарын һәм йола белгечләрен сөйләтеп кенә белә алабыз. Шуның өчен дә без өлкән кешеләребездән мөмкин кадәр күбрәк информация тупларга тиешбез. Шул вакытта гына безнең милли йөзебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз сакланачак. Әгәр дә без милли бәйрәмнәребезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны яңадан торгызып, киләсе буынга тапшырабыз икән, димәк, башка халыклар каршында безнең абруебыз да артыр.                                  

Скачать:


Предварительный просмотр:

     

                                           Сабирова Гөлүсә Мөхәмәтхәсән кызы,

                                          Түбән Кама шәһәре,

                                          7 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе

Ботка  пешерүле милли йолаларыбыз

Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар.

Әйе, һәрбер кеше үз халкының үткәнен, бабайларның ничек көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен, гореф-гадәтләрен белергә тиеш.

Йола — җәмгыяттә элек-электән кабатланып килгән, ныклап урнашкан гореф-гадәт; буыннан-буынга күчеп, халык арасында таралып киткән ниндидер чараны үткәрү өчен кагыйдә.

     Һәрбер мәҗлеснең үзенә генә хас кызыклы, истәлекле үзенчәлеге була. Йолаларның да кайсында такмазалар әйтү, җырлы-биюле уеннар башкару, кайсыларында су сибешү, кайсыларында ризык пешерү кеше күңелендә шатлыклы мизелләр, күңелле хатирәләр калдыра. Әлеге мәкаләм дә ризык пешерүле йолаларыбызга юнәлтелгән, чөнки җырлы-биюле уеннарыбыз арасында туклану мәсьәләсе дә каралган икән, димәк, бала күңелендә бу йола истә калачак.

Ботка пешерүле милли йолаларыбыз - Карга боткасы, Яңгыр боткасы, Зәрә боткасы, Сабан боткасы, Келәү боткасы, Нигез боткасы. Кулланылыштан төшеп калу куркынычы янаган  ботка пешерүле йолаларыбыз хәзерге көндә ни дәрәҗәдә үтәлә? Рухи байлыкларыбыз, гореф-гадәтләребез, милли йолаларыбызны кире кайтару,  халкымда милләтебезгә  карата кызыксыну, хөрмәт хисләре уяту – бүгенге көндә борчуга калдырган проблемаларның берсе.

Безнең әби-бабаларыбыз бик зирәк, акыллы, белемле булганнар. Кеше тормышы белән бәйле һәрбер вакыйгага зур җаваплылык белән караганнар. Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе. Чыннан да, бүгенге көндә дөрес туклану мәсьәләсенә җитдирәк булырга кирәк. Балалар, яшьләр арасында ашкайнату системасы авырулары чәчәк ата. Сәламәт балалар тәрбияләү – безнең бурычыбыз. Ә сәламәт булу өчен, файдалы ризыклар белән туклану мөһим. Әби-бабаларыбыз, үз тәҗрибәләреннән, күзәтүләреннән чыгып, төрле ярмаларның кеше организмы өчен файдасы бар икәнлегенә төшенгәннәр.

Ашамлык – дару ул, дигән бөек Гиппократ. Солы ярмасыннан әзерләнгән ризык белән даими туклану ашкайнату системасы һәм бавыр эшчәнлеген җайга сала. Безнең илдә ачлык чорында солы бик күп авылларны үлемнән коткарып калган. Сугыш вакытында да сугышчыларга көч туплау өчен солы боткасы кесәлен биргәннәр.

Безнең рационда карабодай күбрәк диетик ризык буларак билгеле. Шуңа да суга пешерелгән карабодай боткасын шикәр чиреннән, артык юанлыктан интегүчеләргә киңәш итәләр.

Дөге ярмасы чәчләрнең матурлыгы, тырнакларның ныклыгы һәм нервларның сәламәт булуы өчен мөһим булган В төркеме витаминнарына бай.

Тары ярмасын начар экологияле зур шәһәрләрдә һәм районнарда яшәүчеләргә яратырга кирәк, чөнки аның составындагы элементлар организмдагы начар матдәләрне чыгара.

Моннан чыгып, безнең әби-бабаларыбыз милли йолаларында юкка гына ботка пешермәгәннәр икән дигән нәтиҗәгә киләбез.

Карга боткасы.

”Карга боткасы” – ритуал уеннар, такмазалар, “тылсымлы” теземнәр ярдәмендә – салкын кышның китүен, язның, кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен теләп, табигать көчләренә эндәшү, кырда пешерелгән ботканы җиргә сибеп, җир ананы хөрмәтләү, явыз рухларны куалау йоласы. [2,  9 б.]

Бәйрәм көнне балалар алдан ук ботка пешерәсе болынны чистарталар, урынын, утынын әзерлиләр. Бу бәйрәмне алдан көткән авыл апа-агайлары һәр баланың янчыгына итен, маен, ярмасын, йомыркасын салып чыгара, рәхмәт ишетә. Авылны урап үткәннән соң, халык табигатьнең иң күркәм җиренә - кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан-кырларга яки тау битләренә җыелганнар, бергәләп ботка пешереп ашаганнар. Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәгән, аның күп өлешен, каргаларга дип, ялан өстенә сибеп калдырганнар.

                               

                                        Зәрә боткасы

Ни өчен “Зәрә боткасы” дип атаганнар?

Имеш, Түбән Шөн авылында бер мари кешесенең Дәрә (Зәрә) исемле кызы язгы ташу вакытында суга батып үлгән. Әтисе яраткан кызын оныта алмыйча зар елаган. Озак еллар буена якын–тирә авылларда, халыкка ярма өләшеп, ботка пешереп, үзенең сөекле кызын искә алуларын сораган. Тора-бара бу әйләнә-тирә татар авылларында йолага әйләнгән.

Зәрә боткасы — татар халкының милли бәйрәме. Казан арты төбәкләрендә сабанга чыгар алдыннан үткәрелә торган йола. Соңгы чорларда ул балалар тарафыннан, уеннар буларак кына үткәрелә башлаган булса да, аның элекке мәгънәсе язгы эшләр башланырга вакыт җиткәнлеген бөтен халыкка хәбәр итү, бердәмлеккә чакыруны да белдергән булса кирәк. [1, 7 б.]

                                        Сабан боткасы

Сабан боткасы – сабанчылар хөрмәтенә пешерелә торган ботка. Бу йола Чиләбе өлкәсендә үткәрелә. Эшне бетереп кайткач, карендәш-ыруын, ятимнәрне, ялгызларны чакырып, ботка пешереп ашатканнар.

                                        Яңгыр боткасы

Күп көч куеп эшкәртелгән җирләрдән яхшы уңыш алу, икмәккә бай булу -  игенче өчен иң зур шатлык. Шуңа күрә чәчүлекләрне табигать бәла-казаларыннан, корылыктан, су басудан, боз явудан һәм башкаларда саклау максаты белән, бөтен авыл кешеләре катнашында күмәкләп йола үтиләр: яңгыр сорыйлар, корбан чалалар. Авыл халкы төрле ярмалардан ботканы урманда, басуда, яки су буенда пешергән. Башлар алдыннан намаз укылган. [1, 18 б.]

Бик борынгыдан килгән бу йола барлык төрки халыкларда да булган, аларның атамалары да һәр якныкы үзенчә йөртелгән: Чистай сөйләшендә Яңгыр ашы дисәләр, Дөбъяз сөйләшендә Кереш ашы диләр, Лаешлылар Җитен боткасы дип атыйлар, Себер татарлары сөйләшендә Салам боткасы дип әйтелә. [1, 18-21 б.]

                                        Келәү боткасы

Казан арты керәшеннәрендә теләк итеп пешерелә торган ботка. Теләүле коедан су алып пешергәннәр. Теләү боткасы пешерүче карчыклар башларына тастымал кебек ак яулыклар бәйләп, ак алъяпкычлар киеп пешергәннәр, теләкләр теләгәннәр. [1, 21 б.]

                                          Нигез боткасы

Нигез урынын сайлау  - яңа йортка күчү белән бәйле йолалар җыелмасында иң җитди һәм әһәмиятлеләреннән исәпләнә.Урын тәгаенләнгәннән соң, йортны күтәрү мәшәкатьләренә керешәләр. Әлеге урынга иртәдән үк туган-тумача, күрше-күлән, авылның балта осталары җыела. Ниргә куелып беткәч, нигез боткасы ашыйлар. Үзенчәлеге - ризыкның тары, карабодай, дөгедән пешерелергә тиешлегендә.  Ярманың бөртеге күп, күләме күп, шуңа күрә савабы да күп була аның. Хәергә дә тары, дөге бирелә бит. Аны пешергән вакытта хуҗабикә: «Хәерле ризыклар булсын, нигезебездә ризыгыбыз күп, мул булсын!»  дигән теләкләр тели. [http://www.tatfolk.ru/test/tatfolk.ru_old/files/journal/1/21-25.pdf]

Йомгак ясап шуны әйтәсем килә: борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга баралар, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләренең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана. Ул хәзинәләрнең күпчелек өлешен без бары тик халыкның үзеннән өйрәнеп, тел осталарын һәм йола белгечләрен сөйләтеп кенә белә алабыз. [1, 3б.]  Шуның өчен дә без өлкән кешеләребездән мөмкин кадәр күбрәк информация тупларга тиешбез. Шул вакытта гына безнең милли йөзебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз сакланачак. Әгәр дә без милли бәйрәмнәребезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны яңадан торгызып, киләсе буынга тапшырабыз икән, димәк, башка халыклар каршында безнең абруебыз да артыр.                                 

                        Кулланылган әдәбият

  1. Баязитова Ф. С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 158 б.
  2. Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары. Казан:Татар. кит. нәшр., 1980
  3. Самига Саубанова. Бәйрәмнәр, туйлар өчен. Казан: “Раннур” нәшрияты, 1999
  4. http://www.tatfolk.ru/test/tatfolk.ru_old/files/journal/1/21-25.pdf


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...

"Милли бәйрәмнәребез, йолаларыбыз"

Максат: укучыларны милли рухта тәрбияләү, үткәннәрне                 онытмаска, ихтирам итәргә өйрәтү, уйлау,...

"И.Тукатарның “Ялкау өчен ботка суынган” хикәясе" темасына дәрес конспекты

Конспект урока литературного чтения для II класса...

Күмәч пешерүчеләр

Балаларда игенче, икмәк пешерүчеләр хезмәтенә ихтирам, икмәккә сак караш тәрбияләү; кеше тормышында һөнәрнең   бик мөһим урын тотуына ышандыру....

«Бүген нәрсә пешерәбез?» темасы өстендә эш .4 нче сыйныф (рус төркеме)

Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәнү дәресеМаксат: 1. Рәсемнәрне тасвирлый алу. Тема буенча лексик берәмлекләрне һәм структураларны сөйләмдә дөрес куллана белү...