“Я, я хәрефе” темасына дәрес конспекты (1 нче сыйныфта белем алучы татар балалары өчен)
план-конспект урока на тему

Гарафутдинова Алия Гумаровна

Әлеге дәрес эшкәртмәсе рус мәктәбендә 1 нче сыйныфта белем алучы татар балаларына  “Я, я хәрефе” темасын өйрәткәндә кулланылырга мөмкин

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ya_ya_hreflre.docx27.65 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районы

178 нче мәгариф үзәгенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гарәфетдинова Алия Гомәр кызының

1 нче сыйныф татар төркемнәре өчен татар теленнән

“Я, я хәрефләре”

темасына дәрес конспекты

Тема: Я, я хәрефләре

Дәрес максатлары:

  • [йа, йә] авазларын ишетеп таный белергә өйрәтү; я хәрефенең график формасын үзләштерү; аваз кушылмалары, сүз, җөмлә уку күнекмәләрен формалаштыру;

Көтелгән нәтиҗә: [й]авазын танып, сөйләмдә дөрес куллану.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча: [йа, йә] авазының дөрес әйтелеше.

Предметара нәтиҗәләр: 

  •  регулятив:

− уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

  • танып белү: 

− өлешләрдән бербөтенне төзи белү;

− гомумиләштерү.

  •  коммуникатив:

− үз карашыңны, фикереңне формалаштыру;

− бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килә белү;

− иптәшеңнең җавабын тыңлый белү;

Шәхси нәтиҗәләр: матур һәм дөрес язу.

Җиһазлау: хәрефләр кассасы, хәрефләр,  кушылма,   таблицалар,  сигнал карточкалары.

Дәреслек:Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова “ Әлифба”, 47-48 нче битләр.

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты

  • Исәнмесез, укучылар!  
  • Кәефләрегез ничек соң?
  • Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен,анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

   -    Яхшы ниятләрегез өчен рәхмәт сезгә.

II.Үткәннәрне кабатлау, белемнәрне актуальләштерү.

1. Сузык авазлар турында белемнәрен искә төшерү (тактага эленгән хәрефләрне укыйбыз);

- и, ы, э, ә, а, о, ө, у, ү;

- Бу хәрефләрнең авазларын билгелибез (болар сузык авазлар);

- Ни өчен сузык аваз икәнен ачыклыйбыз ( бу авзларны сузарга, хәтта җырларга мөмкин).

2. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын  табарсыз.

Язын дөньяга килә,

Көзен саргаеп үлә.  (Яфрак)

     

     Ут та түгел, ук та түгел,

Үзе карны кисә.  (Кояш)

Ялт итте, йолт итте,

Елгага төшеп китте.  (Яшен)

-Бу сүзләрдә нинди охшашлык бар?

Җавап. Бу сүзләр табигатькә кагылышлы. Алар һәркайсы ике иҗекле. Өч сүздә дә я хәрефе бар һәм хәреф саны аваз саныннан азрак.

-Нинди ике төркемгә бүлә аласыз?

Җавап. Нечкә һәм калын әйтелешле сүзләр.

 III.Дәрес темасын һәм максатын ачыклау

  •  
  • Сүзләрнең аваз составын тикшерү.
  • - Укучылар, сезгә кайсы хәреф таныш түгел? (я хәрефе)

-Ул нинди хәреф? Авазын әйтеп карагыз.

-  Димәк, без бүген нинди яңа аваз белән танышачакбыз?
(Без бүген [йа, йә] авазы белән танышачакбыз.)

IV. Яңа теманы аңлату.

  1. Дәреслектәге материал белән танышу. Кушылмаларны уку.
  2. − Әйдәгез уен уйнап алабыз. Я хәрефе кергән сүзләр язылган карточкаларның һәркайсын үз өенә кертергә кирәк. Әгәр сүз калын әйтелешле булса зәңгәр өйгә, нечкә әйтелешле булса яшел : куян, ясмык, яшел, яка, ямьле, ябалак, ялан, Язилә, ярминкә.(Укучылар чиратлап чыгып биремне үти)

Физминут.

V. Яңа теманы ныгыту.

1. Иҗек схемалары буенча укыту.

2.  Таблица элү, сүзләр укыту, аларның мәгънәсен аңлату.

     та                хшы        мьле

     ба                    я                  я                            ман                    я             шел

     ту                 рар

3. Ай турында әңгәмә оештыру. Ребусны уку.

 Ай  кояшка караганда күпкә кечкенә. Ул җиргә якынрак, шуңа күрә зур булып күренә. Ул таш, ком, тузан кебек матдәләрдән тора. Анда су һәм һава юк. Без айның бер (көн булган) ягын гына күрәбез, ә икенче (төн булган) ягын күрә алмыйбыз.

5.Исемнәрендә я хәрефе булган укучылар басалар.

6. Тактадагы сүзләрне уку, мәгънәләрен аңлату.

таяк

яңгыр

ярминкә

бәя

як

Наҗия

ял

шаян

Галия

а) ике иҗектән торган сүзләрне әйтергә;

ә) өч иҗектән торган сүзләрне әйтергә;

б) кеше исемнәрен әйтергә.

5.“Яшелчәләр” темасына ”Детектив” лексик уен.

Бер укучы детектив була. Ул арты белән борылып тора, ә укучылар укытучы күрсәткән яшелчәнең билгеләрен, сыйфатларын әйтәләр. Укучы шул билгеләр нигезендә предметны табарга тиеш (Чөгендер, кәбестә, кишер, бәрәңге)

Ул кызыл. Җир астында үсә. Ансыз винегрет булмый.(Чөгендер)

Ул катлы-катлы булып үсә. һ.б.(Кәбестә)

Аның тамырын ашыйлар. Ул кызыл, баллы. Аны куян да бик ярата.

6.Икенче  уен  ”Дәшмибез” дип атала.  (хәрефле сигнал карточкалары күрсәтәләр)

яхшы [й...хшы]

таяк [тай...к]

ямьле [й...мьле ]

шаян [ шай...н]

яңгыр [й...ңгыр]

яшел [й...шел ]

7. Интерактив тактада бирем эшләү.

VI. Йомгаклау.

-Нинди яңа аваз һәм хәреф белән таныштык?

- Бу аваз турында нәрсәләр белдек?

Рефлексия.

-Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә эшләдек? ( Без бүгенге дәрестә уйнадык, җөмләләр төзедек. [йа, йә] авазлары һәм я хәрефе белән таныштык, анализ ясадык.)

-Без анализны ничек ясадык? (сүзне сыздык, иҗеккә бүлдек, һәр иҗектәге авазларны таптык)

- Сезгә дәрес ошадымы?

“Уңыш агачы”бызның нинди җимешләре пеште икән, карыйк әле.

  • Сезнең алдыгызда кечкенә конверт бар, ул конвертта төрле төстә алмалар.
  • Мин бу дәрестә бар нәрсәне дә аңладым,  бер хата да ясамадым, миңа дәрес ошады, дип уйлый икән, кызыл алмаларны агачка чыгып беркетәсез.
  • Кем, мин  аңладым, бераз ялгыштым, дип уйлый икән, яшел алмаларны эләбез.
  • Сау булыгыз, укучылар!

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "К хәрефе" темасына дәрес эшкәртмәсе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уздырылган шәһәркүләм семинарда күрсәтелгән дәрес планы.(2 класс,татар төркеме.)...

“Саңгырау тартык [т] авазы һәм Т,т хәрефләре” темасына дәрес конспекты һәм презентациясе (1 нче сыйныфта белем алучы татар балалары өчен)

Әлеге дәрес эшкәртмәсе рус мәктәбендә 1 нче сыйныфта белем алучы татар балаларына  “Саңгырау тартык [т] авазы һәм Т,т хәрефләре” темасын өйрәткәндә кулланылырга мөмкин...

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы Ягъфәрова Р.Х.)

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы  Ягъфәрова Р.Х.)...

“Я, я хәрефе” темасына дәрес конспекты (1 нче сыйныфта белем алучы татар балалары өчен)

Әлеге дәрес эшкәртмәсе рус мәктәбендә 1 нче сыйныфта белем алучы татар балаларына  “Я, я хәрефе” темасын өйрәткәндә кулланылырга мөмкин...

“Саңгырау тартык [т] авазы һәм Т,т хәрефләре” темасына дәрес конспекты һәм презентациясе (1 нче сыйныфта белем алучы татар балалары өчен)

Әлеге дәрес эшкәртмәсе рус мәктәбендә 1 нче сыйныфта белем алучы татар балаларына  “Саңгырау тартык [т] авазы һәм Т,т хәрефләре” темасын өйрәткәндә кулланылырга мөмкин...

5-9 нчы сыйныфларның туган телдә белем алучы ( татар) төркемнәре өчен туган телдән эш программасы

Состалена рабочая программа для 5-9 классов. Для каждого класса конкретно  дается рабочая программа. Программа на татарском языке для татарсой группы в русскоязычной школе....