“Саңгырау тартык [т] авазы һәм Т,т хәрефләре” темасына дәрес конспекты һәм презентациясе (1 нче сыйныфта белем алучы татар балалары өчен)
план-конспект урока по теме

Гарафутдинова Алия Гумаровна

Әлеге дәрес эшкәртмәсе рус мәктәбендә 1 нче сыйныфта белем алучы татар балаларына  “Саңгырау тартык [т] авазы һәм Т,т хәрефләре” темасын өйрәткәндә кулланылырга мөмкин

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sangyrau_tartyk_t_avazy_hm_tt_hreflre.docx27.7 КБ
Файл t_hrefe_hm_avazy.pptx1.85 МБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районы

178 нче мәгариф үзәгенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гарәфетдинова Алия Гомәр кызының

1 нче сыйныф татар төркемнәре өчен татар теленнән

“Саңгырау тартык [т] авазы һәм Т,т хәрефләре”

темасына дәрес конспекты

Тема: Саңгырау тартык [т] авазы һәм Т,т хәрефләре 

Дәрес максатлары:

  • [т] авазын ишетеп таный белергә өйрәтү; т хәрефенең график формасын үзләштерү;

Көтелгән нәтиҗә: [т] авазын танып, сөйләмдә дөрес куллану.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча: [т] авазының дөрес әйтелеше.

Предметара нәтиҗәләр: 

  •  регулятив:

− уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

  • танып белү: 

− өлешләрдән бербөтенне төзи белү;

− гомумиләштерү.

  •  коммуникатив:

− үз карашыңны, фикереңне формалаштыру;

− бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килә белү;

− иптәшеңнең җавабын тыңлый белү;

Шәхси нәтиҗәләр: матур һәм дөрес язу.

Җиһазлау: хәрефләр кассасы, хәрефләр,  кушылма,   гөмбәләр,  сигнал карточкалары.

Дәреслек: Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова “ Әлифба”.

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты

  • Исәнмесез, укучылар!  
  • Кәефләрегез ничек соң?
  • Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен,анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

   -    Яхшы ниятләрегез өчен рәхмәт сезгә.

II. Үткәннәрне кабатлау, белемнәрне актуальләштерү.

1. Сузык авазлар турында белемнәрен искә төшерү (тактага эленгән хәрефләрне укыйбыз);

- и, ы, э, ә, а, о, ө, у, ү;

- Бу хәрефләрнең авазларын билгелибез (болар сузык авазлар);

- Ни өчен сузык аваз икәнен ачыклыйбыз ( бу авазларны сузарга, хәтта җырларга мөмкин).

2. Хәзер табышмакларның җавапларын табыгыз:

1. Мин әйтәм, ул кабатлый. (тутый кош)

2. Кош түгел – оча,

Ябалактан курка.

Чикләвекләр ярата,

Сызгырса, урман яңгырата. (тиен)

3. Канаты бар, аягы бар,

        Үзе йөзә алмый. (тавык)

Җавап. Бу сүзләр табигатькә кагылышлы. Алар һәркайсы ике иҗекле. Өч сүздә дә т хәрефе бар.

-Нинди ике төркемгә бүлә аласыз?

Җавап. Нечкә һәм калын әйтелешле сүзләр.

III. Дәрес темасын һәм максатын ачыклау

  • Сүзләрнең аваз составын тикшерү.
  • - Укучылар, бу сүзләр нинди авазларга башлана?

-Ул нинди хәреф? Авазын әйтеп карагыз.

-  Димәк, без бүген нишләрбез?
(Без бүген [т] авазы белән танышуны дәвам итәрбез.)

IV.  Яңа теманы аңлату.

  1. Дәреслектәге материал белән танышу. Кушылмаларны уку.
  2. Физминут.

V. Яңа теманы ныгыту.

1. Иҗек схемалары буенча укыту.

2.  Таблица элү, сүзләр укыту, аларның мәгънәсен аңлату.

     Ка                     аш        й

     ха                 т                   т                           ук          та            ш

     са                   ун                                                       р

3.  Тактадагы сүзләрне уку, мәгънәләрен аңлату.

Тимур

таяк

такта

тузан

теш

тун

тәрәзә

Тәнзилә

а) ике иҗектән торган сүзләрне әйтергә;

ә) өч иҗектән торган сүзләрне әйтергә;

б) кеше исемнәрен әйтергә.

4. − Әйдәгез уен уйнап алабыз. Гөмбәләрне һәркайсын үз өенә кертергә кирәк. Әгәр сүз калын әйтелешле булса “Калын” язулы кәрҗингә,  нечкә әйтелешле булса, “Нечкә” язулы кәрҗингә салыгыз.  (Укучылар чиратлап чыгып биремне үти)

5.“Яшелчәләр” темасына ”Детектив” лексик уен.

Бер укучы детектив була. Ул арты белән борылып тора, ә укучылар укытучы күрсәткән яшелчәнең билгеләрен, сыйфатларын әйтәләр. Укучы шул билгеләр нигезендә предметны табарга тиеш (Чөгендер, кәбестә, кишер, бәрәңге)

Ул кызыл. Җир астында үсә. Ансыз винегрет булмый.(Чөгендер)

Ул катлы-катлы булып үсә. һ.б.(Кәбестә)

Аның тамырын ашыйлар. Ул кызыл, баллы. Аны куян да бик ярата.

6. Киләсе  уен  ”Дәшмибез” дип атала.  (хәрефле сигнал карточкалары күрсәтәләр)

т...зан

тиг...з

тәр...зә

такт...

тав...к

т...чкан

6. Интерактив тактада бирем эшләү.

VI. Йомгаклау.

-Нинди яңа аваз һәм хәреф белән таныштык?

- Бу аваз турында нәрсәләр белдек?

Рефлексия.

-Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә эшләдек? ( Без бүгенге дәрестә уйнадык, җөмләләр төзедек. [т] авазы һәм т хәрефе белән таныштык, анализ ясадык.)

-Без анализны ничек ясадык? (сүзне сыздык, иҗеккә бүлдек, һәр иҗектәге авазларны таптык)

- Сезгә дәрес ошадымы?

“Уңыш агачы”безнең нинди җимешләре пеште икән, карыйк әле.

  • Сезнең алдыгызда кечкенә конверт бар, ул конвертта төрле төстә алмалар.
  • Мин бу дәрестә бар нәрсәне дә аңладым,  бер хата да ясамадым, миңа дәрес ошады, дип уйлый икән, кызыл алмаларны агачка чыгып беркетәсез.
  • Кем, мин  аңладым, бераз ялгыштым, дип уйлый икән, яшел алмаларны эләбез.
  • Сау булыгыз, укучылар!

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

тутый кош

Слайд 2

тавык

Слайд 3

тиен

Слайд 5

тычмкан

Слайд 6

Та –тә ты – тэ ту – тү то – тө ти

Слайд 7

тук түк ,

Слайд 8

Тимур таяк такта тузан теш тун тәрәзә Тәнзилә

Слайд 9

т...зан тиг...з тәр...зә такт... тав...к т...чкан

Слайд 10

т у зан тиг...з тәр...зә такт... тав...к т...чкан

Слайд 11

т у зан тиг е з тәр...зә такт... тав...к т...чкан

Слайд 12

т у зан тиг е з тәр...зә такт... тав...к т...чкан

Слайд 13

т у зан тиг е з тәр ә зә такт... тав...к т...чкан

Слайд 14

т у зан тиг е з тәр ә зә такт а тав...к т...чкан

Слайд 15

т у зан тиг е з тәр ә зә такт а тав ы к т...чкан

Слайд 16

т у зан тиг е з тәр ә зә такт а тав ы к т ы чкан

Слайд 18

тун

Слайд 19

ук

Слайд 20

тук

Слайд 21

Хат


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект.

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект....

“Тартык [с] авазы һәм С,с хәрефләре”

Укучыларны [с] авазы һәм С,с хәрефләре белән таныштыру, уку күнекмәләрен формалаштыру, логик фикерләү, хәтер, игътибарны үстерү өчен шартлар тудыру, ачык һәм төгәл җавап бирергә өйрәтү....

“Я, я хәрефе” темасына дәрес конспекты (1 нче сыйныфта белем алучы татар балалары өчен)

Әлеге дәрес эшкәртмәсе рус мәктәбендә 1 нче сыйныфта белем алучы татар балаларына  “Я, я хәрефе” темасын өйрәткәндә кулланылырга мөмкин...

“Я, я хәрефе” темасына дәрес конспекты (1 нче сыйныфта белем алучы татар балалары өчен)

Әлеге дәрес эшкәртмәсе рус мәктәбендә 1 нче сыйныфта белем алучы татар балаларына  “Я, я хәрефе” темасын өйрәткәндә кулланылырга мөмкин...

“Саңгырау тартык [т] авазы һәм Т,т хәрефләре” темасына дәрес конспекты һәм презентациясе (1 нче сыйныфта белем алучы татар балалары өчен)

Әлеге дәрес эшкәртмәсе рус мәктәбендә 1 нче сыйныфта белем алучы татар балаларына  “Саңгырау тартык [т] авазы һәм Т,т хәрефләре” темасын өйрәткәндә кулланылырга мөмкин...

5-9 нчы сыйныфларның туган телдә белем алучы ( татар) төркемнәре өчен туган телдән эш программасы

Состалена рабочая программа для 5-9 классов. Для каждого класса конкретно  дается рабочая программа. Программа на татарском языке для татарсой группы в русскоязычной школе....