4 нче сыйныф татар төркеме өчен ( рус мәктәбе)1 нче яртыеллыкка контроль эш.
тест по теме

Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинат кызы

4 нче сыйныф   татар төркеме өчен ( рус мәктәбе)1 нче яртыеллыкка контроль эш.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Казан шәһәре .... районы  ... нче мәктәпнең 4 А сыйныф  укучысы _______________________________________________________________ның (нең) татар теленнән

                                                      I  ярты еллыкка контроль эше.

                                                                                                                          ________ декабрь, 2015 нче ел.

Билге_____________________________

 I.Текст укы, эчтәлегенә нигезләнеп, биремнәрне үтә. Дөрес җавапның номерын түгәрәккә ал.

                                                                  Ике күрше.

                                                                       (мәсәл)

 1)Урманда ике күрше карга яшәгән. 2) Кошларның берсе башкалар белән бик тиз аралашкан, дуслашкан. 3)Бу карга бик матур карга кызын сайлаган. 4)Алар яхшы балалар үстергәннәр. 5)Әтисе күп эшләгән, балаларына азык табарга өйрәткәннәр. 6)Әнисе аларга булышкан, киңәшләрен биргән. 7)Бу каргалар әйбәт яшәгәннәр.

8)Ә икенче карга берәү белән дә аралашмаган. 9)Үзен бик акыллы итеп санаган. 10)Ул башкалардан көлгән. 11)Аның оясы да, гаиләсе дә булмаган. 12)Көннәр үткән. 13)Карга авырган, ябыккан, хәле беткән. 14)Аның янына күршесе очып килгән. 15)Ул аңа тәмле ризыклар биргән. 16)Ашагач, карга күршесенә  зур рәхмәт әйткән: “Әй күрше, бу урманда синнән дә яхшы карга юктыр.”

17) Беренче карга нинди бәхетле бит!

күрше- сосед, аларның берсе- один из них, бик акыллыга санаган считал себя очен умным, ябыккан – похудел.

1. Яңгырау тартык авазлар гына кергән сүзне билгелә.

1) күрше

2) акыллыга

3)урманда

4)тәмле

2. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән сүзне билгелә.

1) әйбәт

2) оясы

3) көлгән

4) күршесе

3. Ясалма сүзне билгелә.

1) каргалар

2) гаиләсе

3) тәмле

4)урманда

4.Кайсы рәттәге исемнәр чыгыш килешендә?

1) урманга, урамга

2) карганы, күршенене

3) ризыктан, урманнан

4) акылның,  кошның

5. Бу исем нәрсә белән төрләнгән?

Күршем

1) килеш

2) тартым

3)килеш һәм тартым

4) сан

6. Булышкан фигыле нинди заманда?

1)үткән

2) хәзерге

3)киләчәк

4)бу фигыль түгел

7. Сыйфатны билгелә.

1) хәле беткән

2) берәү

3)акыллы

4) балаларына

8. Кайсы сүз артык?

1) акыллы

2) тәмле

3) юлы

4) бәхетле

9. Балаларына сүзе кайсы урында дөрес кушымчаларга бүленгән?

1) бала-лары-на

2) бала-лар-ы-на

3) бала-ла-ры-на

4) бала-ла-рына

10.Мәсәл  нәрсә турында ( морале ничек)?

  1. дус яшәргә кирәкми
  2. башкалардан көләргә ярамый, дус һәм эшчән булырга кирәк
  3. һәрвакыт ашарга кирәк
  4. күп итеп ризык җыярга кирәк.

II.Укылган текст нигезендә биремнәрне башкар.

  1. 4 җөмләдән әйбәт сүзенә синоним булган сүзне тап.____________________________________.
  2. 10 җөмләдән елаган сүзенә антоним булган сүзне яз____________________________________.
  3. 15 җөмләдән баш кисәкләрне тап____________________________________________________.
  4. 1 җөмләдән баш килештәге исемне тап_______________________________________________ .
  5. 14-17 җөмләләр арасыннан өндәү җөмләнең номерын яз_________________________________.
  6. 3 җөмләдән сыйфатны күчереп ал___________________________________________________.
  7. 2-4 җөмләләрдән 3зат, күплек сандагы зат алмашлыгын яз______________________________.
  8. 8-13 җөмләләрдән юклык формасындагы фигыльләрне яз________________________________.
  9. 17 җөмләдә басым беренче иҗеккә төшкән сүзне тап____________________________________.
  10. 3-4 җөмләләрдән күплек сандагы исемне яз____________________________________________.
  11.  1-3 җөмләләрдән иялек килешендәге исемне тап_______________________________________.
  12.   1 җөмләдән санны яз_____________________________________________________________.

III. Өстәмә бирем.

  1.Урман  сүзен килеш белән төрләндер.

... к.

... к.

... к.

... к.

... к.

... к.

... к


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

11 нче сыйныф татар төркеме өчен ( рус мәктәбе) 1 нче яртыеллыкка контроль эш.

11 нче сыйныф   та​тар төркеме өчен ( рус мәктәбе) 1 нче яртыеллыкка контроль эш....

Контроль эш 2 сыйныф татар төркеме

Максат һәм бурычларыЯзма эшләрдә тәкъдим ителгән текстлар грамматиканы үзләштерү, әдәби материалны ныгыту һәм истә калдыру, бәйләнешле сөйләм формалаштыру, туган якка, милли традицияләргә мәхәббәт тәр...

5 сыйныф татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан контроль тест

5 сыйныф татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан контроль тест...

4 нче сыйныф татар төркеме өчен ( рус мәктәбе)1 нче яртыеллыкка контроль эш.

4 нче сыйныф татар тцркеме өчен   1 ярты еллыкка контроль эш....

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...