Контроль эш 2 сыйныф татар төркеме
тест на тему

Габбасова Гөлчәчәк Шамил кызы

Максат һәм бурычлары

Язма эшләрдә тәкъдим ителгән текстлар грамматиканы үзләштерү, әдәби материалны ныгыту һәм истә калдыру, бәйләнешле сөйләм формалаштыру, туган якка, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләү, табигатьне саклау, аның шифалы үләннәреннән дөрес файдалану, ешелеклелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү максатын күз алдында тота. Текстларының күбесе балалар әдәбиятының һәм башка әдәби әсәрләрнең иң яхшы үрнәкләреннән сайланган, табигать, кешенең табигатькә мөнәсәбәте, аны саклаудагы роле, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кебек бүгенге заман проблемаларына туры киләләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kim_2_syy._tat.t_-_kopiya.doc99 КБ

Предварительный просмотр:

2 сыйныфлары (татар төркемнәре) өчен татар теленнән

контроль эшләр

Педагогик киңәшмәдә каралды

1  нче   номерлы беркетмә

“___”  август  2016 нчы ел    

2016– 2017 нче уку елы        

               

 

2016– 2017 нче уку елы

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Контроль эшләр түбәндәге документларга нигезләнеп язылды:

 

I.   Мәктәпнең локаль документлары:

1.Татарстан  Республикасы  Совет районы муниципаль  гомуми бюджетлы  белем   учреждениесе “169 нчы гомуми белем бирү мәктәбе” нең 2016-2017 нчы елга укыту  планы.

2.Татарстан Республикасы Совет районы муниципаль гомуми бюджетлы белем  учреждениесе “169 нчы гомуми белем бирү мәктәбе” нең  “Эш программасы турында нигезләмә”се.

  II. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән   программа:

 Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана  теле һәм әдәбияты укыту  программалары. 1- 11 нче сыйныфлар. – Казан: Мәгариф,  2011

   III.  Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслекләр:

Панова Е.А. Татар теле:  рус телендә башлангыч  гомуми белем  бирү мәктәбенең  2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Ф,Ф Харисов, Ч.М.Харисова, Е.А.Панова: рәссамы Л.Хисамова. -  Казан: “Мәгариф-вакыт” нәшрияты,  2013. – 143 б.: рәс. б-н.

Харисов Ф.Ф. Татар   теле: Татар теле:  рус телендә башлангыч белем  бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, А.К. Җәләлиева. – Казан: Татар кит. нәш., 2012. – 95 б.: рәс. б-н.    

IV. Укыту-методик комплекты:

1. Татар теленнән иҗади сочинениеләр һәм изложениеләр язарга өйрәтү. 1-4 нче сыйныф. М.Җ.Ахиярова, И.Х. Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина, Казан: “Мәгариф”, 2009.

2. “Мәгариф” журналлары. Текстлар “Мәгариф” журналының, 2007, 2011 саннарыннан да алынды.

3. 1-4 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы: Дүртьеллык башлангыч сыйныфларда эшләүче укытучыларга ярдәмлек/ М.Х. Хәсәнова, Л.И. Галиева, С.С.Мөхәммәтшина, Т.Н. Садыйкова. – Казан: Мәгариф, 2000.

Максат һәм бурычлары

Язма эшләрдә тәкъдим ителгән текстлар грамматиканы үзләштерү, әдәби материалны ныгыту һәм истә калдыру, бәйләнешле сөйләм формалаштыру, туган якка, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләү, табигатьне саклау, аның шифалы үләннәреннән дөрес файдалану, ешелеклелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү максатын күз алдында тота. Текстларының күбесе балалар әдәбиятының һәм башка әдәби әсәрләрнең иң яхшы үрнәкләреннән сайланган, табигать, кешенең табигатькә мөнәсәбәте, аны саклаудагы роле, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кебек бүгенге заман проблемаларына туры киләләр

Үткәрелү максатына һәм эшләү алымнарына карап, диктантлар берничә төргә бүленә: аңлатмалы,, искәртмәле, сүзлек, хәтер, иҗади, рәсемле һәм контроль диктантлар. Укучыны дөрес язарга, фикерне тәртипле рәвештә иҗади итеп формалаштыра белүгә өйрәтү бурычлары да күз алдында тотыла.

Текстлардагы сүзләрнең күләме алдагы сыйныфлар белән дәвамлылыкны саклап бирелгән. Шулай ук әдәбият, әдәби уку дәресләрендә өйрәнгән тексттагы сүзләрнең дөрес язылышын тикшерүгә ирешү дә контроль эш текстлары эчтәлегенә кертелгән. Тел һәм әдәбият дәресләре бердәмлеген тәшкил итүдә, гомуми урта белем бирүнең дәүләт стандарты нигез итеп алына, шул рәвешле федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыруга  иҗади якын киленә.

 

Гомуми белем күнекмәләрен бәяләүнең критерий һәм нормалары

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Телдән сөйләү белән бергә, башлангыч сыйныфларда язу күнекмәләре дә формалаштырыла. Моның өчен түбәндәге язма эшләр башкарыла:

1)татарча сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, текстларны күчереп яки ишетеп язу;

2)сорауларга җавап язу;

3)сүзлек яки контроль  диктантлар язу;

4)изложение язу;

5)сочинение язу.

 Матур язуга караган кимчелекләрне төзәтү дә язк күнегүләренә керә. 1 нче сыйныфта һәр укучының, 2-4 сыйныфларда кайберләренең дәфтәрләренә аерым хәрефләрне язу үрнәкләре бирелә.

Матур язуның күләме: 1 нче сыйныфта 1 юл, 2 нче сыйныфта 2 юл, 3-4 нче сыйныфларда 3 юлдан артмаска тиеш. Бу эш һәр дәрестә алып барыла.

                           

Тикшерү характерындагы язма эшләр күләме:

Эш төрләре

Сүзлек диктанты

Контроль  диктант

Изложение

Сочинение

4

4

1

2

2 нче сыйныфларда язма эшләрне бәяләү:

Язма эш төре

Саны

Сүзлек диктанты

7-10 сүз

Сочинеине

10-15 җөмлә

Диктант

20-25 сүз

Изложение

15-20 сүз

Күчереп язу

Сүз

Җөмлә

8-13

4-5

Күчереп язуны бәяләү:

Таләпләр

Билге

1

Эш пөхтә башкарылса, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1-2 җирдә хәрефләрнең  урыны алышынган булса

“5”ле куела.

2

Эш бик пөхтә башкарылмаса,  1-2 хата җибәрелсә, хәрефләрнең урыны алышынган булса

“4”ле куела

3

Язуда 3-5 хата җибәрелсә яки  хәрефләрнең  урыны алышынган булса, текст пөхтә язылмаса, төзәтүләр  булса

“3”ле кула.

4

Хаталар саны 5 тән артса, төзәтүләр күп  булса

“2”ле куела

Сүзлек диктантын бәяләү:

Таләпләр

Билге

1

Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә

“5”ле куела.

2

Бер орфографик хаталы эшкә

“4”ле куела

3

Өч орфографик хаталы эшкә

“3”ле кула.

4

Биш орфографик хаталы эшкә

“2”ле куела

Диктантларны бәяләү:

Таләпләр

Билге

1

Хатасыз яки тупас булмаган 1 хата җибәрелгән, дөрес каллиграфия белән матур итеп язылган эшкә  

“5”ле куела.

2

Өчтән артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган; хатасыз, ләкин төзәтүләр  белән бик бик үк пөхтә язылмаган эшкә

“4”ле куела

3

Биш орфографик  һәм 1  пунктуацион  хаталы эшкә

“3”ле кула.

4

Алты орфографик, биш пунктуацион  хаталы эшкә

“2”ле куела

Изложениене бәяләү:

Таләпләр

Билге

1

Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

“5”ле куела.

2

Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә

“4”ле куела

3

Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә

“3”ле кула.

4

Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарныңсаны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса

“2”ле куела

Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.

  Сочинение план нигезендә языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең  күләме 2 нче сыйныфларда 0,5 бит.

Сочинениене бәяләү:

Таләпләр

Билге

1

Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

“5”ле куела.

2

Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса

“4”ле куела

3

Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса

“3”ле кула.

4

Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса

“2”ле куела

Грамматик белемнәрне бәяләү:

Таләпләр

Билге

1

Укучы ана телендә өйрәнелгән грамматик күренешләрне сөйләмдә дөрес кулланса, тупас булмаган 1-2 хата җибәрсә, укытучыга 1-2 өстәмә сорау бирергә туры килсә

“5”ле куела.

2

Төп таләпләрне үтәп тә, 2 грамматик хата ясаса, ләкин өстәмә сораулар саны 3 тән артмаса

“4”ле куела

3

Грамматик форма һәм җөмләләрне сөйләмдә куллана белсә, ләкин 4-5 грамматик хата җибәрсә

“3”ле кула.

4

Грамматик күнекмәләр начар үзләштерелсә, грамматик кагыйдәләрне сөйләмдәә куллана алмаса, хаталар 6 дан артып китсә

“2”ле куела

1 чирек

Кереш контроль диктант.

Мәктәп.

Менә көз килде.Балалар мәктәпкә баралар.Мәктәп зур һәм якты. Балалар бик шат. Кулларында чәчәкләр бәйләме. Аларны укытучы каршы ала. (20 сүз)

Бирем.Сузык авазларга сызарга.

Чыганак: 1-4 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы: Дүртьеллык башлангыч сыйныфларда эшләүче укытучыларга ярдәмлек/ М.Х. Хәсәнова, Л.И. Галиева, С.С.Мөхәммәтшина, Т.Н. Садыйкова. – Казан: Мәгариф, 2000.- 17 б.

Казан.

Казан-зур һәм матур шәһәр. Казан- минем туган шәһәрем.Шәһәрдә истәлекле урыннар, театрлар, музейлар бар. Казанда зур зоопарк, матур цирк, яшел парклар бар.(23 сүз).

Бирем.Беренче җөмләдәге сүзләрне иҗекләргә бүлергә.

Чыганак: Мәгариф журналы 2011/11

Сүзлек диктанты.

Ак ,ат,ата,аз,эт,көн,төн,бала ,кеше,юкә.(10 сүз)

2 нче чирек.

Диктант.

Ял көне.

 Кичен кар яуды. Җир өсте агарды. Бүген ял көне.Көн аяз. Кояшта кар ялтырый.Балалар чана шуа. Алар ярышалар. Ял көне менә шулай күңелле үтте.(25 сүз)

Бирем.Тартык авазларга сызарга.

Чыганак: 1-4 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы: Дүртьеллык башлангыч сыйныфларда эшләүче укытучыларга ярдәмлек/ М.Х. Хәсәнова, Л.И. Галиева, С.С.Мөхәммәтшина, Т.Н. Садыйкова. – Казан: Мәгариф, 2000.- 26 б.

Сүзлек диктанты.

Яшь, ямьле, яшьтәш, тополь,альбом, сәгать,көньяк,аръяк пальто,дөнъя.(10 сүз)  

3 нче чирек.

Диктант.

Чишмә.

Безнең авылда чишмә бар. Чишмәнең суы бик тәмле.Без чишмәгә суга йөрибез.Чишмәнечистартабыз.Аның төбе күренеп тора. Кешеләр безнең чишмәнең суын бик яраталар.(24 сүз)

Бирем. Чишмә сүзен үзенә ялганган кушымчалары белән сайлап язарга.

Чыганак: 1-4 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы: Дүртьеллык башлангыч сыйныфларда эшләүче укытучыларга ярдәмлек/ М.Х. Хәсәнова, Л.И. Галиева, С.С.Мөхәммәтшина, Т.Н. Садыйкова. – Казан: Мәгариф, 2000.- 45 б.

Сүзлек диктанты.

Помидор,йолдыз,озын,чыршы,кош,кыш,очучы ,бодай,йорт,азык.(10сүз)

Изложение.

Тиен.

Тиен урманда яши.Ул чикләвек ярата.Җәен кышка азык әзерли.Күп итеп чикләвек җыя.Гөмбә киптерә.Кыш көне агач куышында яши.(21сүз.)

Чыганак: 1-4 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы: Дүртьеллык башлангыч сыйныфларда эшләүче укытучыларга ярдәмлек/ М.Х. Хәсәнова, Л.И. Галиева, С.С.Мөхәммәтшина, Т.Н. Садыйкова. – Казан: Мәгариф, 2000.- 27 б.

4 нче чирек.

Диктант.

Көчек.

Матур җәй җитте.Илшат әтисе белән Казанга барды.Абыйларының  Актырнак исемле этләре бар икән. Этнең дүрт көчеге бар.Илшат алар белән уйнады.   (  22 сүз). (Альберт Хәсәновтан)  .

Бирем.1)Беренче һәм икенче  җөмләләрдә исемнәрне һәм фигыльләрне  билгеләргә.

Чыганак: Мәгариф журналы 2007/4

Сүзлек диктанты.

Зур,яшел,киң,түгәрәк,ал,кызыл,матур,озын,биек,авыр.                                                                              

                                       

 

                       

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

11 нче сыйныф татар төркеме өчен ( рус мәктәбе) 1 нче яртыеллыкка контроль эш.

11 нче сыйныф   та​тар төркеме өчен ( рус мәктәбе) 1 нче яртыеллыкка контроль эш....

4 нче сыйныф татар төркеме өчен ( рус мәктәбе)1 нче яртыеллыкка контроль эш.

4 нче сыйныф   татар төркеме өчен ( рус мәктәбе)1 нче яртыеллыкка контроль эш....

5 сыйныф татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан контроль тест

5 сыйныф татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан контроль тест...

4 нче сыйныф татар төркеме өчен ( рус мәктәбе)1 нче яртыеллыкка контроль эш.

4 нче сыйныф татар тцркеме өчен   1 ярты еллыкка контроль эш....

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...