Анализ үрнәкләре
учебно-методический материал (5, 6, 7, 8, 9 класс) на тему

Хәнипова Гөлүзә Гариф кызы  (Ханипова Гулуза Гарифовна)

Әдәби һәм лингвистик анализ үрнәкләре бирелә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әдәби әсәргә анализ30.76 КБ
Файл Лингвистик анализ30.86 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәби әсәргә гомуми анализ буенча киңәшләр

(Д.Заһидуллина буенча)

1. Әсәрне иҗат иткән язучының кайсы чорда, нинди шартларда яшәгән һәм иҗат иткәнлеген исәпкә ал. Язучы иҗат иткән тарихи шартларны билгеләгәндә генә, әсәрдәге вакыйгаларга, андагы образларга, тел, стиль һәм милли үзенчәлекләргә дөрес бәя бирергә мөмкин. Монда ук әсәрнең кайсы елда язылуын күрсәт.

2. Әсәрнең нинди жанрда язылуын һәм бу жанрның үзенчәлекләрен ачыкла. Һәр жанрның үзенең анализ элементлары, аермалыклары барын да истә тот.

3. Әсәрне дөрес итеп, игътибар белән укып чык. Кычкырып уку, эчтән уку, кеше укыганны күзәтеп бару, сайлап уку, йөгерек уку һ.б. форманы сайлый аласың.

4. Эчтәлекне сөйләп чык (тулысынча, өлешчә яки сорауларга җавап рәвешендә).

5. Әсәрне өлешләргә бүл (вакыйгаларның үзгәрүеннән, образларның гамәлләреннән, язучының фикерләре үзгәрүеннән чыгып, әсәрне өлешләргә бүлү – анализның мөһим элементы).

6. Әсәрнең төзелешен, композициясен күз алдына китер. Сюжетын билгелә: төенләнешен, вакыйгалар үстерелешен, кульминацион ноктасын, чишелешен ачыкла.

7. Әсәрнең темасын билгелә. Гадәттә тема анализның башында ук ачыклана. Әсәрнең нәрсә турында булуы, нинди хәлләрне ачыклавы, нәрсәгә багышлануыннан чыгып, аның темасы билгеләнә.

8. Әсәрдәге образларны, геройларны билгелә, аларны төркемлә, төп һәм ярдәмче образларга бүл. Аларның үзара мөнәсәбәтләрен, каршылыкларын, эшләрен күрсәт. Образларны сөйләмнәренә, тышкы кыяфәтенә, тышкы һәм эчке дөньяларына, характерларына бәя бир. Геройлар яшәгән, формалашкан мохиткә игътибар ит.

9. Әсәрдә булган сурәтләүләргә: чагыштыру, каршы кую, тасвирлау, әсәр телендәге образлы сүзләр, фольклор элементларына игътибар ит һәм аларның әһәмиятен ач.

10. Әсәрнең эчтәлеген үзләштергәннән соң, язучының төп фикерен - әсәрнең идеясен билгелә.

11. Әсәрне бербөтен итеп күз алдына китер, ягъни синтезла.

12. Әсәрнең милли үзенчәлеген, аның халыкчанлыгын, татар һәм дөнья әдәбиятында тоткан урынын билгелә.

13. Әсәр турында үзеңнең фикереңне әйт: ул нинди тәэсир калдырды?

Әдәби әсәргә анализ

1. Әсәр кайсы елда языла?

2. Әсәр язылган чорда илдә барган вакыйгалар.

3. Язучының иҗади югарылыгы (нинди әсәрләр язган, иҗат методы, нинди гаиләдә тәрбияләнгән, иң күренекле әсәре).

4. Әсәрнең жанры (роман, повесть, хикәя, новелла һ.б.) Ни өчен роман яки башка жанрга керүен дәлиллибез.

- Романда ике яки берничә герой һәм берничә сюжет сызыгы.

- Повестьта бер герой, бер сюжет сызыгы.

- Хикәядә бер күренеш, бер вакыйга, бер герой.

- Новелла – шул ук хикәя, ләкин ахыры көтелмәгәнчә тәмамлана.

5. Әсәрнең темасы.

6. Идеясе.

7. Проблемасы.

8. Сюжет элементлары.

9. Образлар системасы:

- төп образлар,

-ярдәмче образлар,

-актив образлар,

-пассив образлар.

10. Геройның портреты.

11. Образга якын булган интерьер.

12. Табигать күренешләре.

13. Әсәр кем исеменнән сөйләнә.

14. Әсәрнең теле.

15. Әсәрнең әһәмияте.

Чәчмә (эпик) әсәргә анализ тәртибе

1 нче вариант

1. Жанры (роман, повесть, новелла, хикәя һ.б.) һәм аны билгеләүче сыйфатлар.

2. Темасы (әсәр нәрсә турында?).

3. Конфликты (төп конфликт, ярдәмче конфликтлар; аларның үзара бәйләнеше; кульминациясе, чишелеше; эчке конфликт; характерлар һәм хәлләр арасындагы конфликт).

4. Сюжеты (аның үсеше, этәргеч көчләр; төп һәм ярдәмче сюжет сызыгы, сюжет элементлары).

5. Композициясе.

6. Образлар системасы (төп һәм ярдәмче, актив һәм пассив, уңай һәм тискәре, конфликтта катнашучы геройлар, аларның үзара мөнәсәбәтләре, эш-хәрәкәтләре, төп сыйфатлары, автор тарафыннан аларга бирелгән бәяләмә).

7. Сурәтләү үзенчәлекләре (портрет; пейзаж; интерьер; автор яратып кулланган сурәтләү чаралары; хикәяләү формасы, ягъни кем исеменнән сөйләнүе һ.б.).

8. Персонажларның һәм авторның теле.

9. Әсәрнең идеясе (күтәрелгән темадан туган фикерләр).

   10. Әсәрнең әһәмияте (идея-эстетик кыйммәте, тәрбияви роле, әдәбиятта тоткан урыны һ.б.).

2 нче вариант

1. Жанры.

2. Темасы (әсәр нәрсә турында?).

3. Идеясе (автор нәрсә әйтергә теләгән?).

4. Проблемалар.

5. Сюжет элементлары (пролог – экспозиция – төенләнеш – вакыйгалар үстерелеше – кульминация – чишелеш – эпилог).

6. Образлар системасы (төп һәм ярдәмче, актив һәм пассив, уңай һәм тискәре).

7. Портрет.

8. Интерьер.

9. Табигать күренешләре.

10. Әсәр кем исеменнән сөйләнә?

11. Әсәрнең теле.

12. Әсәрнең әһәмияте:

- эстетик кыйммәте,

- тәрбияви әһәмияте,

- әсәрнең татар әдәбиятында тоткан урыны.

Лирик әсәргә анализ тәртибе

1 нче вариант

1. Жанры (газәл, хат, эпиграмма, сонет, робагый һ.б.).

2. Тематикасы (пейзаж лирикасы, мәхәббәт лирикасы, фәлсәфи лирика, сәяси лирика һ.б.).

3. Идеясе.

4. Лирик шигырьләрдә шагыйрьнең эчке кичерешләре чагылу үзенчәлеге; герой образы һәм автор, гомум хисләрне тасвирлау.

5. Лирик герой, аның хисләре, кичерешләре, шомланулары, өметләре, рух диалектикасы.

6. Лирик әсәрнең композицион бердәмлеге (үзәк геройны ачучы төп поэтик детальләр, рефрен һ.б.). Сюжетсыз лирик әсәрнең композициясе (мәсәлән, фәлсәфи шигырьдә).

7. Тел-сурәт чаралары (метафора, эпитет, сынландыру, антитеза, янәшә кую, аллегорик-символик образлар һ.б.).

8. Интонациясе.

9. Ритмик төзелеше.

10. Әһәмияте.

2 нче вариант

1. Әсәрнең жанр төре.

2. Әсәрнең темасы (сәяси, мәхәббәт, фәлсәфи, пейзаж, гражданлык лирикасы һ.б.).

3. Әсәрнең идеясе.

4. Шагыйрьнең эчке кичерешләре чагылу үзенчәлеге (лирик герой һәм автор образы, гомуми һәм шәхси хисләрне тасвирлау һ.б.).

5. Әсәрнең теле, сурәтләү чаралары (метафора, чагыштыру, сынландыру, эпитет, гипербола һ.б.).

Стилистик фигуралар (кабатлау, риторик эндәш, риторик сорау, сүз төшереп калдыру һ.б.).

6. Әсәрнең интонациясе (сагышлымы, шатлыклымы, публицистикмы һ.б.

Драма әсәренә анализ тәртибе

1 нче вариант

1. Жанры (драма, трагедия, мелодрама, комедия, водевиль;, музыкаль комедия һ.б.), аны билгеләүче сыйфатлар.

2. Темасы (әсәрдә яктыртылган тормыш күренешләре).

3. Конфликты (төп конфликт, ярдәмче конфликтлар; аның персонажлар арасындагы мөнәсәбәтләрдә, аларның эш-хәрәкәтләрендә, уй-фикерләрендә һәм омтылышларында чагылышы).

4. Сюжеты (аның үсеше, төп сюжет сызыклары). Сюжет һәм композиция.

5. Образлар системасы (төп һәм ярдәмче; актив һәм пассив; уңай һәм тискәре; аларның сыйфатларын билгеләүче факторлар).

6. Драма әсәренә хас элементлар (персонажлар исемлеге, ремаркалар, декорация, диалог, индивидуаль сөйләм һ.б.) һәм аларның автор идеясен, образларны ачудагы роле.

7. Идеясе.

8. Әсәрнең әһәмияте (идея-эстетеик кыйммәте, тәрбияви роле, әдәбиятта тоткан роле).

2 нче вариант

1. Жанры.

2. Тема.

3. Идея.

4. Проблема.

5. Конфликт.

6. Сюжет элементлары.

7. Драма әсәренә хас элементлар:

- персонажларның исемлеге,

- ремаркалар,

- декорация,

- яктылыкның үзгәрүе,

- төсләр хәрәкәте,

- диалог,

- монолог.

8. Образлар системасы.

9. Сәнгатьчә эшләнеше.

10. Әсәрнең әһәмияте.

Әдәби образны тикшерү-бәяләү планы

1.Геройның әсәрдәге образлар системасындагы урыны.

2. Җәмгыять вәкиле буларак герой:

- иҗтимагый урыны;

- тышкы кыяфәте;

- тормышка карышы, кызыксыну даирәсе, гадәтләре;

- эшчәнлек сферасы, омтылышлары;

- башкаларга йогынтысы.

3. Геройның эчке дөньясы:

- башкаларга мөнәсәбәте;

- эчке кичерешләре, уй-фикерләр юнәлеше.

4. Авторның геройга мөнәсәбәте.

5. Әсәрдәге геройның аерым сыйфатлары ничек тасвирлана:

- портрет ярдәмендә;

- автор сыйфатламасы аша;

- башка геройлар бәяләмәсе аркылы;

- лирик чигенешләр, пролог, биографик моментларга тукталу эчендә;

- эш-гамәлләре мисалында;

- сөйләмдә;

- башка катнашучылар янәшәлегендә;

- әйләнә-тирәне тергезү белән.

Образга характеристика планы

1. Портреты.

2. Чыгышы.

3. Аны тәрбияләгән шартлар.

4. Шәхси кичерешләр.

5. Дөньяга карашы.

6. Кешеләр белән мөнәсәбәте.

7. Сыйнфый йөзе.

8. Рухи байлыгы, омтылышы.

9. Әсәрдәге конфликтлар, аларны хәл итүдә геройның роле.

10. Образны бирүдә кулланылган сурәтләү чаралары.

11. Нәтиҗә.

Чәчмә әсәргә лингвистик анализ

1. Җөмлә кострукцияләре (гади, кушма, ким,...)

2. Синоним, антоним, омоним кулланылышы.

3. Сүз төркемнәренең кулланылышы.

4. Мәгънәви үзәк (бер җөмлә, сүзтезмә, кечкенә абзац булырга мөмкин).

5. Халык авыз иҗатын куллану.

6. Риторик җөмләләр (җавап таләп ителми, уйландыра торган сорау җөмләләр).

7. Диалекталь материаллар.

8. Тел-сурәтләү чаралары.

9. Әсәрнең гомуми интонациясе (моңсу, сагыну, үкенү).

10. Символик образларның бирелеше.

11. Табигать күренеше, портретның бирелеше.

Драма әсәренә лингвистик анализ

1. Диалогларның бирелеше.

2. Декорация теле (детальләрнең тыгызлыгы, функциясе).

3. Образларның бирелеше (тирән һәм схематик).

4 Авторның катнашу миссиясе. Текстка ничек керә? (ремаркалар аша шартлы образ, сынландыру аша).

5. Әсәрнең динамикасы нәрсә хисабына ирешелә? (персонажларның хәрәкәтләре, декорациянең тиз алышынуы, сөйләм үзенчәлеге, ремаркалар бирелеше).

6. Эчке монолог.

7. Мимиканың, сүзсез хәрәкәтләрнең роле.

8. Пәрдәләргә, күренешләргә, бүлекләргә бүлүнең әһәмияте.

Тезмә әсәргә лингвистик анализ

1. Образлар табу.

2. Һәр юлдан логик басымлы сүзне табу.

3. Логик басымлы дүрт сүзне тезеп куеп мәгънә табу.

4. Һәр юлдан сузык һәм тартык авазларны табу.

5. Һәр юлдан р, л ны санап алабыз(юлның яңгырашын тәэмин итәләр).

6. Һәр юлдан сузык+борын авазы комбинациясен табу.

7. Йомык авазларны табу (йомык аваз хисабына фразалар киселә).

8. Лексик дәрәҗә, тел-сурәтләү чаралары.

9. Шигырьнең мәгънәви үзәге (сүз, ымлык, сүзтезмә, метафора).

10. Шигырьнең теле.

11. Шигырьнең язылу сәбәбен күрсәткән строфаны табу.

12. Ни өчен шундый исем бирелгән?

13. Барысы ничә сүз? Шуларның күпмесе актив, пассив?

14. Ничә конкрет , ничә абстракт исем?

15. Конкрет исемнәр кайсы поэтик образны ачыклый?

16. Фигыльләр.

17. Сыйфатлар.

18. Исем, сыйфат, фигыль, алмашлык – кайсы күбрәк? Нинди төсмер бирәләр?



Предварительный просмотр:

Фонетик анализ ясау тәртибе

  1. Тикшерелә торган сүз квадрат җәяләр эчендә иҗекләргә бүлеп языла, аларның ачык яки ябык булуы күрсәтелә.
  2. Басымлы иҗек билгеләнә.
  3. Авазлар, хәрефләр һәм аларның саны әйтелә.
  4. Сузык авазларның төре, аларга хас булган законнарның булу-булмавы күрсәтелә.
  5. Тартык авазларның төре, аларга хас булган законнарның күзәтелүе-күзәтелмәве әйтелә.
  6. Сүзнең әйтелеше белән язылышы туры килүе яки килмәве һәм аның сәбәпләре аңлатыла.

Үрнәкләр

Китап

  1. Китап [ки-тап], 1нче иҗек – ачык, 2нче иҗек – ябык.
  2. Басым 2нче иҗеккә төшә.
  3. Сүздә 5 хәреф бар: к, и, т, а, п; 5 аваз бар:[к], [и],[т], [а], [п]
  4. Сузык авазлар: [и] – алгы рәт (нечкә), югары күтәрелешле, иренләшмәгән

[а] – арткы рәт (калын), түбән күтәрелешле, иренләшмәгән.

Сүз сингармонизм законына буйсынмый.

  1. Тартыклар: [к] –саңгырау, саф йомык, тел арты тартыгы

[т] – саңгырау, саф йомык, тел-теш тартыгы

[п] – саңгырау, саф йомык, ирен-ирен тартыгы

  6. Сүзнең әйтелеше белән язылышы туры килә.

Төнге

  1. Төнге [төң-гө], 1 нче иҗек – ябык, 2 нче иҗек – ачык.
  2. Басым икенче иҗеккә төшә.
  3. Сүздә 5 хәреф бар: т, ө, н, г, е; 5  аваз бар: [т], [ө], [ң], [г], [ө]
  4. Сузык авазлар: [ө], [ө] – алгы рәт (нечкә), урта күтәрелешле, иренләшкән.

Сүз сингармонизм законының рәт һәм ирен гармониясенә буйсына.

  1. Тартыклар: [т] – саңгырау, саф йомык, тел-теш тартыгы,

[ң] – яңгырау, ярымйомык, кече тел тартыгы,

[г] – яңгырау, саф йомык, тел арты тартыгы.

  1. Сүзнең әйтелеше белән язылышы туры килми:

1) ирен гармониясе күзәтелә е - [ө],

2) тел арты охшашлануы (ассимиляциясе) күзәтелә [н]// [ң].

Гамьсез

  1.  Гамьсез [гъәм-сэс], 2 иҗек тә ябык.
  2. Басым 2нче иҗеккә төшә.
  3. Сүздә 6 аваз бар: [гъ], [ә], [м], [с], [э], [с]; 7 хәреф бар: г, а, м, ь, с, е, з
  4. Сузык авазлар: [ә] – алгы рәт (нечкә), иренләшмәгән, түбән күтәрелешле, кыска сузык,

    [э] - алгы рәт (нечкә), иренләшмәгән, урта  күтәрелешле, кыска сузык.

5. Тартыклар:  [г ъ] – яңгырау, кече тел тартыгы,

[м]- яңгырау, ирен-ирен тартыгы,

 [с], [с]- саңгырау, тел-теш тартыгы.

6. Сүзнең әйтелеше белән язылышы туры килми:

1. г хәрефе –[г ъ]

2. а хәрефе -  [ә]

3. з хәрефе -  [с]

Лексик анализ ясау тәртибе

  1. Сүзнең мәгънәсенә бәйле төшенчәләр ачыклана: төп (лексик) мәгънәсе, туры яки күчерелмә мәгънәдә кулланылуы, бер яки күп мәгънәле булуы әйтелә; омонимы, синонимы, антонимы булу-булмавы ачыклана.
  2. Килеп чыгышы ягыннан төре билгеләнә.
  3. Кулланылыш өлкәсе күрсәтелә.
  4. Кулланылыш дәрәҗәсе аңлатыла.
  5. Тикшерелә торган сүз белән фразеологизмнар төзеп булу-булмавы искәртелә.

Үрнәкләр

Бәхет

  1. Иң көчле һәм тулы канәгатьлек хисен белдерә.

Туры – бәхет яулау, күчерелмә – бәхет йолдызы – мәгънәләрдә кулланыла.

Күп мәгънәле сүз: бәхет басу, бәхет ишеге ачылу, бәхет эзләү һ.б.

Омонимы юк, синонимнары – сәгадәт, бәхет-сәгадәт, антонимы – бәхетсезлек.

  1. Килеп чыгышы буенча – фарсы сүзе.
  2. Кулланылыш өлкәсе буенча – гомумхалык сүзе.
  3. Актив кулланылышта йөри.
  4. Фразеологик әйтелмәләр төзи: бәхет басу, бәхете йоклаган (кеше), бәхетенә кырау тию, бәхет кошын кулдан ычкындыру.

Фигыль

  1. Эш, хәрәкәт, гамәл мәгънәсендә йөри.

Туры мәгънәдә (яман фигыльләр кылу) кулланыла.

Күчерелмә мәгънәдә характер, холык төшенчәсен белдерә (кешенең фигылен сынау)

Омонимы –фигыль – сүз төркеме атамасы. Синонимы һәм антонимы юк.

  1. Килеп чыгышы буенча – гарәп теле сүзе.
  2. Кулланылыш өлкәсе буенча – гомумхалык сүзе, омонимы лингвистик термин буларак очрый.
  3. Пассив кулланыла, омонимы тел белемендә актив кулланылышта.
  4. Фразеологик әйтелмәләрдә очрамый.

Сүз төзелешен һәм ясалышын тикшерү тәртибе

  1. Тикшереләсе сүз җөмләдән аерып алына.
  2. Сүзнең тамыры билгеләнә.
  3. Сүздәге кушымчалар һәм аларның төрләре күрсәтелә.
  4. Сүзнең нигезе һәм аның төре билгеләнә. Ясалма булганда, ысулы күрсәтелә.

Үрнәкләр

Алмагачларны

  1. Сүз ике тамырдан – алма+агач ы – тора. Тамырдаш сүзләр: алмагачлы, алмагачсыз, алмагачтай.
  2. Кушымчалар: - лар – күплек сан һәм модальлек кушымчасы,

-ны – төшем килеше һәм бәйләгеч кушымча.

3. Сүз ясалма нигезле, кушылу ысулы (синтаксик юл) белән ясалган.

         Алма-гач-лар-ны 

             Киемнәрен

  1. Сүзнең тамыры – ки, тамырдаш сүзләр: киемле, киемсез, киемлек.
  2. Кушымчалар: -ем – ясагыч,

-нәр – исемдә күплек сан һәм модальлек кушымчасы,

-е – III зат берлек сандагы тартым һәм бәйләгеч кушымча,

-н – төшем килеше һәм бәйләгеч кушымча.

3.Сүз ясалма нигезле, сүз ясагыч кушымча ялгану ысулы (морфологик юл) белән ясалган.

Ки-ем-нәр-е-н

             Аңлаткаламагансыз

  1. Сүзнең тамыры – аң, тамырдаш сүзләр: аңлы, аңсыз, аңлылык.
  2. Кушымчалар: -ла – сүз ясагыч,

-т – йөкләтү юнәлеше һәм модальлек кушымчасы,

-кала – кабатлану дәрәҗәсе һәм модальлек кушымчасы,

-ма – юклык һәм модальлек кушымчасы,

-ган – үткән заман хикәя фигыль һәм модальлек кушымчасы,

-сыз – II зат күплек сан һәм бәйләгеч кушымча.

3. Сүз ясалма нигезле, сүз ясагыч кушымча ялгану ысулы (морфологик юл) белән ясалган.

Аң-ла-т-кала-ма-ган-сыз

Морфологик анализ ясау  (сүз төркемнәрен тикшерү)

Исемнәрне тикшерү тәртибе

  1. Сүз төркеме билгеләнә.
  2. Мәгънә төркемчәсе күрсәтелә (уртаклык яки ялгызлык исем).
  3. Саны, тартым белән төрләнү-төрләнмәве, килеше билгеләнә.
  4. Нинди җөмлә кисәге булуы әйтелә.
  5. Ясалышы буенча төре күрсәтелә.

Үрнәкләр

Ул әле хәзер дә, балаларын юксынып, болыннарга, иген басуларына чыга...(Г.А.)

Балаларын – уртаклык исем, күплек санда, 3нче зат берлек сандагы тартым белән төрләнгән, төшем килешендә, аерымланган сәбәп хәле составында килгән, тамыр сүз.

Болыннарга – уртаклык исем, күплек санда, тартым белән төрләнмәгән, юнәлеш килешендә, кая? соравына җавап бирә,  урын хәле булып килгән, тамыр сүз.

Иген – уртаклык исем, берлек санда, тартым белән төрләнмәгән, баш килештә, кайсы? соравына җавап бирә, аергыч булып килгән, ясалма сүз.

Басуларына – уртаклык исем, күплек санда, 3нче зат тартым белән төрләнгән, юнәлеш килешендә,  кая? соравына җавап бирә, урын хәле булып килгән,     тамыр сүз.

Исемләшкән сүз төркемнәрен тикшерү тәртибе

  1. Сүз төркеме билгеләнә.
  2. Мәгънә төркемчәсе күрсәтелә.
  3. Исемләшкән булуы искәртелгәч, саны, тартым белән төрләнү-төрләнмәве, килеше билгеләнә.
  4. Нинди җөмлә кисәге булуы әйтелә.
  5. Ясалышы буенча төре күрсәтелә.

Үрнәкләр

Ике дөньям – ике елгам беткән бергә чолганып; берсе – шигърият дөньясы, икенчесе – чынбарлык. Ф.Я.)

Берсе – исемләшкән микъдар саны, берлек санда, 3нче зат тартым белән төрләнгән, баш килештә, җөмләдә ия була, тамыр сүз.

Икенчесе – исемләшкән тәртип саны, берлек санда, 3нче зат тартым белән төрләнгән, баш килештә, җөмләдә ия була, тамыр сүз.

Сыйфатларны тикшерү тәртибе

  1. Сүз төркеме билгеләнә.
  2. Мәгънә төркемчәсе күрсәтелә.
  3. Исемләшкәндә, саны, тартым белән төрләнү-төрләнмәве, килеше билгеләнә.
  4. Нинди җөмлә кисәге булуы әйтелә.
  5. Ясалышы буенча төре күрсәтелә.

Үрнәкләр

Дәртле кояш уяткандай, бөтен җан ияләрендә эшлекле хәрәкәт, куанычлы ыгы-зыгы башланды. (Ә.Е.)

Дәртле – асыл сыйфат, гади дәрәҗәдә, нинди? соравына җавап бирә, җөмләдә аергыч булып килгән, ясалма сүз.

Рәвешләрне тикшерү тәртибе

  1. Сүз төркеме билгеләнә.
  2. Мәгънә төркемчәсе күрсәтелә.
  3. Исемләшкәндә, саны, тартым белән төрләнү-төрләнмәве, килеше билгеләнә.
  4. Нинди җөмлә кисәге булуы әйтелә.
  5. Ясалышы буенча төре күрсәтелә.

Үрнәкләр

Х.Туфан – җир тормышын йөрәгенә үтә якын кабул итүче шагыйрь. (Н.Ю.)

Үтә якын – урын рәвеше, артыклык дәрәҗәсендә, ничек? соравына җавап бирә, җөмләдә хәл булып килә, тамыр сүз.

Саннарны  тикшерү тәртибе

  1. Сүз төркеме билгеләнә.
  2. Мәгънә төркемчәсе күрсәтелә.
  3. Исемләшкәндә, саны, тартым белән төрләнү-төрләнмәве, килеше билгеләнә.
  4. Нинди җөмлә кисәге булуы әйтелә.
  5. Ясалышы буенча төре күрсәтелә.

Үрнәкләр

Авылның унҗиде кешесе кул күтәреп ризалык биргән. (И.Г.)

Унҗиде – микъдар саны,ничә? соравына җавап бирә,җөмләдә аергыч булып килә, кушма сүз.    

Алмашлыкларны  тикшерү тәртибе

  1. Сүз төркеме билгеләнә.
  2. Мәгънә төркемчәсен истә тотып, саны, тартымы һәм килеше, дәрәҗәсе, исемләшүе һ.б. билгеләре күрсәтелә.
  3. Нинди җөмлә кисәге булуы әйтелә.
  4. Ясалышы буенча төре күрсәтелә.

Үрнәкләр

Мин бик озакка сузылган шушы озын язманың ахырына якынлашып киләм. (Ә.Е.)

Мин – зат алмашлыгы, 1нче затта, берлек санда, баш килештә, кем? соравына җавап бирә, җөмләдә ия булып килгән, тамыр сүз.

Шушы – күрсәтү алмашлыгы, кайсы? соравына җавап бирә, җөмләдә аергыч була, тамыр сүз.

Фигыльләрне  тикшерү тәртибе

  1. Фигыльнең затланышлы яки затланышсыз булуы, аның мәгънә төркемчәсе билгеләнә.
  2. Юнәлеше, дәрәҗәсе, барлык-юклык формасы күрсәтелә. Төркемчәсенә карап, заманы, зат-саны билгеләнә. Исем һәм исемләшкән сыйфат фигыльнең саны, тартымы һәм килеше  аңлатыла.
  3. Нинди җөмлә кисәге булуы әйтелә.
  4. Ясалышы буенча төре күрсәтелә.

Үрнәкләр

Урман артыннан мәйданга көрәшергә чыга торган егет кебек тулып килә торган ай чыкты.(Г.И.)

Көрәшергә – инфинитив, затланышсыз, төп юнәлештә, барлыкта, нинди максат белән?соравына җавап бирә, җөмләдә максат хәле була, тамыр сүз.

Чыга торган – сыйфат ф., затланышсыз, төп юнәлештә, барлыкта, хәзерге заманда, нинди?соравына җавап бирә, җөмләдә аергыч була, ясалма сүз.

Тулып килә торган - сыйфат ф., затланышсыз, төп юнәлештә, барлыкта, хәзерге заманда, нинди?соравына җавап бирә, җөмләдә аергыч була, ясалма сүз.

Чыкты – хикәя ф., затланышлы, төп юнәлештә, барлыкта, билгеле үткән заманда, 3нче зат берлек санда, җөмләдә хәбәр була, тамыр сүз.

Аваз ияртемнәрен  тикшерү тәртибе

  1. Сүз төркеме билгеләнә.
  2. Мәгънә төркемчәсе күрсәтелә.
  3. Нинди җөмлә кисәге булуы әйтелә.
  4. Ясалышы буенча төре күрсәтелә.

Үрнәкләр

Урап-урап, карлар күмә кышның озын юлларын,

Чың-чың итә, җил тузгыта җиз кыңгырау моңнарын. (Ә.А.)

Чың-чың(итә) – аваз ияртеме, тавыш тасвиры, ярдәмче фигыль белән хәбәр составында килгән, парлы сүз.

Хәбәрлек сүзләрне  тикшерү тәртибе

  1. Сүз төркеме билгеләнә.
  2. Хәбәрлек сүздә булган исемнәрнең яки фигыльләрнең күрсәткечләре аңлатыла.
  3. Нинди җөмлә кисәге булуы әйтелә.

Үрнәкләр

Әйе, сугыш алып килгән авырлыкларны онытасы юк картның. (Ә.Е.)

(Онытасы) юк – хәбәрлек сүз, эш-хәлнең үтәлмәвен белдерә, хәбәр була.

Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләрне  тикшерү тәртибе

  1. Сүз төркеме билгеләнә.
  2. Бәйлекләрнең үзләреннән алда килгән сүздән кайсы килешне таләп итүләре, иярүче һәм ияртүче сүзләр арасында нинди мәгънә мөнәсәбәте урнаштырулары буенча төре әйтелә.
  3. Бәйлек сүздәге тартым һәм килеш формалары күрсәтелә.
  4. Нинди җөмлә кисәге булуы әйтелә.

Үрнәкләр

Әтәчнең келәт астыннан чыгуын күрүгә, малай читәнгә таба тартылды. (А.Г.)

(Келәт) астыннан (чыгуын) – бәйлек сүз, 3нче зат берлек сандагы тартым белән төрләнгән, чыгыш килешендә, каян? соравына җавап биргән урын хәле составында килә.

(Читәнгә) таба (тартылды) – юнәлеш килешен таләп итүче бәйлек, иярүче һәм ияртүче сүзләр арасында урын мәгънәсен барлыкка китерә, кая? соравына җавап биргән урын хәле составында килә.

Теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләрне  тикшерү тәртибе

  1. Сүз төркеме билгеләнә.
  2. Теркәгечнең төркеме һәм төркемчәләре  әйтелә.
  3. Теркәгеч  сүзнең формалары күрсәтелә.
  4. Җөмләдә ни өчен кулланылуы  әйтелә.

Үрнәкләр

Әйбәт иде аның шигырьләре, гади генә язылган кебек, әмма бик үтемле иде. (Ә.Е.)

Әмма – тезүче, каршы куючы теркәгеч, тиңдәш кисәкләрне бәйли.

Кемнең эше бар, шуның ашы бар. (Мәкаль)

Кемнең ... шуның – теркәгеч сүзләр, иялек килешендә, аналитик иярчен аергыч җөмләне баш җөмләгә бәйлиләр, аергыч булып киләләр.

Модаль мәгънәле  сүзләрне

(кисәкчәләр, ымлыклар, модаль сүзләр)  тикшерү тәртибе

  1. Сүз төркеме билгеләнә.
  2. Мәгънә  төркемчәләре  билгеләнә.
  3. Җөмләдә ни өчен кулланылуы  әйтелә.

Үрнәкләр

Ай инде югары ук күтәрелгән һәм баягы кебек кып-кызыл түгел.(И.Г.)

Ук – көчәйткеч кисәкчә.

Кып- - көчәйткеч кисәкчә, сыйфатта артыклык дәрәҗәсен ясый.

Түгел – инкяр кисәкчәсе.

Рәхмәт, дустым, салкын чишмә төсле татлы сүзең җанга көч бирде. (М.Җ.)

Рәхмәт – ымлык, әдәплелекне белдерә торган сүз.

Кызлар, чеметә-чеметә, мине, ахры, киметә: кирелегем дә бетә, эрелегем дә бетә. (А.Н.)

Ахры – кереш сүз, ихтималлыкны белдерә.

Дә – көчәйткеч кисәкчә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Анализ 2-х эпизодов: 1. "Встреча Аксиньи с ландышем" по роману М. А. Шолохова "Тихий Дон" (Т.4, ч. 7, гл.1.) 2. Сочинение. Анализ эпизода "Изображение снежного заноса" по роману М.А. Шолохова "Тихий Дон" (Кн.3,ч.6,гл.50).

Раскрыть душевное состояние персонажа через описание картин природы ( по роману М.А.Шолохова "Тихий Дон"). 1. Урок анализа эпизода. 2. Сочинение - анализ эпизода....

Урок - практикум . Элективный курс «Занимательная жизнь русского слова». 9класс Тема урока: «Лингвистический анализ текста В.П.Астафьева «И прахом своим …»» Цель урока: Произвести лингвистический анализ текста на фонетическом, лексическом, морфоло

Цель урока:Произвести лингвистический анализ текста на фонетическом, лексическом, морфологическом и синтаксическом уровнях языка.Задачи урока:применить полученные теоретические знания о  ли...

Анализ диктанта схема анализа

Дана схема анализа. Это ускорит вашу работу...

Анализ сказки-были А.Платонова «Неизвестный цветок». Анализ сказки-были А.Платонова «Неизвестный цветок».

Тип: урок- исследование  Цели:  1) познакомить с фактами биографии            А.Платонова; ...

ТЕКСТ ЛИРИЧЕСКОГО ПРОИЗВЕДЕНИЯ КАК ОБЪЕКТ ЛИНГВИСТИЧЕСКОГО АНАЛИЗА /из опыта работы: анализ стихотворения М.Ю.Лермонтов «Из-под таинственной, холодной полумаски»/.

В современном преподавании литературы в школе одной из самых важных является работа над анализом, изучением, исследованием художественного произведения.В связи с этим наиболее эффективной формой...

Статья по методике математики Анализ УМК: Мордкович А.Г. Алгебра и начала математического анализа 10-11 классы (базовый уровень)

Анализ УМК: Мордкович А.Г. Алгебра и начала математического анализа 10-11 классы (базовый уровень)...

Анализ стихотворения А.С. Пушкина "Зимняя дорога. Анализ стихотворения Есенина «Пороша».Сопоставительный анализ стихотворения С.А. Есенина «Пороша» с приведённым стихотворением А.С. Пушкина «Зимняя дорога».

Стихотворение А. С. Пушкина « Зимняя дорога» — одно из замечательных произведений русского поэта. Когда читаешь это стихотворение, невольно представляются унылые и в то же время таинственные рус...