Без– булышчылар
план-конспект урока на тему

Сабирзянова Ландыш Марсовна

" Без -булышчылар"  темасына дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bez-_bulyshchylar_achyk_dres.doc72.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес планы

Дәреснең темасы: Без– булышчылар

Максатлар: (укытучы өчен):

1 Белем бирү максаты: Өйрәнелгән лексик-грамматик сөйләмдә куллана белүне камилләштерү.

2. Үстерү максаты: Укучыларның сөйләм байлыгын арттыру, фикерләү сәләтен үстерү.

3. Тәрбияви максат: Эшчән, ярдәмчел булырга, әти-әниләргә, өлкәннәргә, хайваннарга игътибар күрсәтергә, булышырга теләк уяту.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре.

Шәхси УУГ:

-укуга карата кызыксыну хисе;   -укучы ролен үзләштерү;  -нәтиҗәләргә үзанализ һәм үзконтроль

Метапредмет нәтиҗәләр.

Регулятив УУГ:

-Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;               -укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү

Коммуникатив УУГ:

-башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;                        -парларда эшли белү

Танып-белү УУГ:

-укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә,тиешле мәгълүматны таба белү

Дәрес тибы: ЛГКК

Җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектор, дәрес темасына ясалган презентация, сүзлекләр, интерактив такта, биремле карточкалар.

Дәрес барышы:

1.Мотивлаштыру

I.Оештыру моменты.

-Исәнмесез,укучылар?

-................

-Хәлләрегез ничек?

-...................

-Рәхмәт, минем дә хәлләрем бик яхшы. Дәресебезне башлыйбыз

II. Актуальләштерү.

Бүген ничәнче число? Атнаның нинди көне? Дәрестә барыбыз да бармы? Көн  нинди?

Без үткән дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

-Әти- әниләргә булышу турында. Ә сезгә өй эше итеп нәрсә бирелгән иде?

- Шигырьләр укырга кирәк иде.

-Дөрес.  Әйдә, ...  бу шигырьләрне укы   әле.                                                                           ( Слайд 2)

Әни утыртты  гөлләр
Алар үсә зур булып,
Утыралар ямь биреп,
Бөтен өебез тулып
Мин аларга су сибәм
Яки иртән. Я кичен,
Әниемә булышам
Эш аз булсын  өчен.

Әни пәрәмәч пешерә
Вак итеп тәмле итеп
Без табында чөй эчәбез
Бергәләп, тәмле итеп
Мин дә булыштым әнигә
Пәрәмәчләр ясарга
Үзең эшләгәч тәмле ул
Кирәк эшләп ашарга

 -Балалар, ә бу шигырьләр нәрсә турында?

- Хезмәт, булышу турында.

III. Уку мәсьәләсен кую

-Экранга карыйк. Бу сүзләрнең  бер-берсе белән  уртак яклары бармы? Нинди?

(Слайд№3)

Мин – булышчы. -

Булышчы –

Булышу –

Булыша –

-Алар ничек тәрҗемә ителә? Алар белән җөмләләр төзегез!

- ...

-Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшүне дәвам итәчәкбез. 

- ...

-Әйе, укучылар, без бүгенге дәрестә хезмәт, булышу турында сөйләшербез.                     ( Слайд№4)                  

IV. Уку мәсьәләсен чишү. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

-Укучылар, сез үзегез “булышчы” сүзен ничек аңлыйсыз? Кем булышчы була ала? Балалар да мы?. Ә алар кемгә булышчы була алалар?  Ә без аларга ничек булыша алабыз соң? Сез әти-әниегезгә ничек булышасыз?              (Балалар үз җавапларын әйтәләр) )

-Сез аларга булышкач, алар сезне мактыйлармы? Сезгә нәрсә әйтәләр? Сез шатланасызмы?

-Ә хәзер тактага карагыз . Бу рәсемнәрдә  малай нишли?                                                  ( Слайд№5,6)

Малай  идән юа.

Малай  тузан суырта.

Малай чүп чыгара.

Малай тузан сөртә.

Малай кер үтүкли.

Малай ашарга әзерли.

 Малай сеңлесен карый.

Малай  урын җыя.

Малай идән себерә.

-Укучылар, без җөмләләрне ничәнче затта кулландык? Хәзер бу сүзләрне 1 нче затка куегыз.. Җөмләләр үзгәрерме?

-Тагын кемнәргә, нәрсәләргә без булыша алабыз?

-Кошларга, хайваннарга.

-Ничек?

-Кошларга җимлекләр ясыйбыз,  йорт хайваннарыбызны карыйбыз, ашатабыз.                  (Слайд№7)

-Әйдәгез, дустыгыздан сорагыз әле.  Как скажешь о том, что:                                         (Слайд№8)                                                                                                                                                                                             
- сапм моешь посуду;
- сам убираешь постель;
- сам помогаешь родителям .
- Дәвам итәбез, дустыгыздан сорагыз әле, ә  ул сезгә җавап бирсен.    

 Спросите у товарища, помогает ли он маме.                                                                     (Слайд № 9)                                                                  

-Что он делает?  

- помогает ли он маме;
- поливает ли он цветы;

-вытирает ли он пыль.
Подтвердите, что вы варите суп.                                                                                        (С лайд № 10)                                          
-варите суп;
-моете посуду;

- ухаживаете за домашними животными;

- гладите.

 Әйдәгез,  бер уен уйнап алыйк. Сүзләр адашканнар, дөрес итеп җөмләләрне төзергә кирәк.  

                                                                                                         ДӨРЕСМЕ?                   ( Слайд № 11)       
Мин тәлинкә ашыйм 
Син китап юасың
Мин китап юам 
Ул  аш тегәм 

Мин  савыт- саба пешерәм.

-Бу сүзләр дөрес язылганмы?
-Юк, ...  .

-Хәзер  Тейк оф-тач даун структурасын   кулланып бер уен уйнап алырбыз. Мин өйдә булышуны әйтсәм, сез утырасыз, урамда  булышуга караган сүзләрне әйтсәм, басасыз.  Игътибар белән тыңлагыз.                                                                                           (уен уйнау.                 ( Слайд № 12))

савыт- саба юам

чүп ташлыйм

тузан сөртәм

утын ярам

утын кисәм

бәрәңге чистартам

идән юам

урын җыештырам

кошларны ашатам

  -Дәресебезне дәвам итәбез.                                 Аерым сүзләрдән җөмләләр  төзегез.    (Слайд № 13)                                                                              
-Без,эшчән,түгел,балалар,ялкау,без.-  Без ялкау  түгел, без эшчән  балалар.
-Кунаклар,килә,җыештырабыз,шуңа күрә,өй,безгә,бүген,без
-Барлык,тырыш,эшчән,балалар,сыйныфта,безнең,һәм
                                                                           
 Җөмләләрне дәвам итегез                        (Слайд № 14)
-Мин тырыш кыз (малай),чөнки...
-Мин әнигә булышам,чөнки...
-Әни миңа рәхмәт әйтә,чөнки...
-Әнинең өйдә эше күп, шуңа күрә..

- Сезнең һәрберегезнең  өстәлендә   карточкалар,  анда төрле хәрефләр бирелгән, ул хәрефләр буталган, алардан  булышу темасына караган сүзләр төзергә кирәк.                              ( Слайд № 15)

и,ә,д, н, с, р,е,е, б, ә- идән себерә

к,е,р,а,ю- кер юа

с,с,а,а,ю,в,ы,т,б- савыт-саба юа

ү,т,к,ү,и,л,р,е,к- кер үтүкли

ч,р,т,а,и,т,с,а,р,б,г,ң,е,ә,ә,р- бәрәңге читарта

ш,е,п,а,ш,р,е,ә- аш пешерә

с,с,у,и,б,ә- су сибә

с,т,у,з,ө,р,т,а,н,ә - тузан сөртә

б,з,е,б,л,ы,ч,л,р,а,ы,ш,у,- без булышчылар

-Хәзер “ Мин өйдә булышчы” темасына диалог уйлагыз һәм аннан соң аны  без сезне тыңлап китәбез.

- кроссворд  чишегез,   анда тылсымлы сүз язылган.

С

А

В

Ы

Т

С

А

Б

А

Ю

Ш

П

У

Р

Ы

Н

Җ

И

Р

А

А

Е

И

С

У

С

И

Б

Н

К

Й

Ш

Д

Т

У

З

А

Ә

Е

Е

Ы

Е

Ә

С

Е

Б

Н

С

Җ

Р

С

Р

Н

Ә

Р

Е

Ә

Ө

Ы

Ү

Я

Ә

Ю

Ч

Т

Р

Я

Т

К

Е

Л

М

И

Җ

И

Л

К

ү

-Нинди сүз яшеренгән икән анда?

- Без -булышчылар.

- Әйе, дөрес. Сез -  әти-әниегезнең, безнең булышчыларыбыз. Әйдәгез, дәресебезгә йомгак ясыйк инде. Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә  турында сөйләштек?

 -Булышчы булырга, ярдәмчел булырга. Без кемнәргә булышабыз? Ничек булышабыз?

Без аларга ничек булышабыз?

Без идән юабыз

Без савыт-саба юабыз

Без гөлләргә су сибәбез

- Безнең әйләнә-тирәбездә кешеләр, кошлар, хайваннар  бик күп. Аларга без булышырга тиеш. Без -булышчылар бит, әйдәгез  бер- беребезгә булышыйк. 

V.Өйгә эш бирү

-Көндәлекләребезне чабыз, өйгә эшне язып куегыз.

  • 1. “ Мин өйдә зур булышчы” темасына хикәя язып килергә
  •             2.  Тема буенча рәсем ясарга һәм сөйләргә
  •                            3. Мәкаль,табышмаклар табып килергә

VI. Рефлексия.

-Сезнең алдыгызда карточкалар бар, Хәзер һәрберегез үзегезгә бәя бирегез әле. Сез бүгенге дәрестә ничек эшләдегез? Ничек катнаштыгыз? Үзегезгә ничәле куяр идегез?

Бүген барыгыз да дәрестә бик яхшы катнашты. Молодцы! Дәресебез бетте! Сау булыгыз!

Белмәмешкә киңәш бирик әле       ( киңәш бирү)                                                    ЦОР №6,7, 10,11

Физкультминут “Күрсәт әле үскәнем”

Ничек утын кисәләр? Күрсәт әле үскәнем,
Ничек идән юалар?
Менә шулай(2) шулай идән юалар.
Күрсәт әле үскәнем,
Ничек сулар сибәләр?
Менә шулай(2) шулай сулар сибәләр.
Күрсәт әле үскәнем,
Ничек тузан сөртәләр?
Менә шулай(2) шулай тузан сөртәләр.
Күрсәт әле үскәнем,
Ничек утын яралар?
Менә шулай(2) шулай утын яралар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Без - булышчылар.Сингапур методикасына нигезләнеп,6нчы сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе

"Без - булышчылар" темасына 6нчы сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе шул ук исемдәге бүлекнең ахырында сөйләм үстерү дәресе үткәрүче укытучыларга методик ярдәм буларак тәкъдим ителә...

Без булышчылар

"Без булышчылар" темасына презентаөия (4 сыйныф,рус төркеме)...

«Без-булышчылар» бүлеген кабатлауга күнегүләр эшләү. Татар теле, 6.

Өйрәнелгән лексик-грамматик конструкцияләрне, фигыль формаларын (хикәя, боерык, теләк, инфинитив) сөйләмдә куллана белүне камилләштерү,...