Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау
план-конспект урока (6 класс) на тему

Абзалова Эндже Равиловна

Татар төркеменең 6 нчы сыйныфында татар теленнән сингапур системасы кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл singapur_rveshlrne_kabatlau.docx33.97 КБ

Предварительный просмотр:

МГББУ “Татарстан Республикасы Буа шәһәренең 5 нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбе”

ТЕМА: Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау

(татар төркеменең 6нчы сыйныфында татар теленнән сингапур системасы кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Үткәрде. татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Абзалова Э.Р.

ТЕМА: Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау

 

МАКСАТ :      1)Рәвешләрнең җөмлә төзелешендә тоткан урынын ныгыту.

                          2)   Рәвешләрнең сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау;

 Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне  камилләштерү, дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру.

                     3) Татар телнең  матурлыгын тоярга өйрәтү, халык авыз иҗатына кызыксыну уяту, олы кешеләргә карата ихтирам хисе тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ: 6 нчы сыйныфлар өчен дәреслек ( татар балалары өчен), татар  теле, Н.В.Максимов, М.З. Хәмидуллина.

Тезник чаралар: проектор ,интерактив такта,ноутбук.

Таратма материал: битләр,маркерлар,каләмнәр,карточкалар.

     ДӘРЕС ТИБЫ :  белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәрес. 

      МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: Практикум   дәрес, биремнәр  үтәү.

       КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР:

- КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД,

- Релли Робин

- Финк – Райт – Раунд Робин

- Модель Фрейр

Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше:

               1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

- Исәнмесез, хәерле көн, укучылар, укытучылар!

Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, диләр. Әйдәгез әле бер- беребезне яңа көн белән котлап, матур сүзләр әйтик.

- Хәерле көн!

- Яңа көн тынычлык алып килсен!

- Көннәр имин булсын!

- Яңа көн күп бишлеләр алып килсен!

- Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

Укытучы:

Иртә таңнан балкып чыккан кояш та сезгә бары шатлык китерсен, йөзегездәге  елмаюлар беркайчан да сүрелмәсен. Менә шундый матур теләкләр белән дәресебезне башлыйбыз.

2. Актуальләштерү:

 Слайдлардагы тестларны эшлиләр. Стикерлар ярдәме белән үзләренә билге куеп баралар. Кызыл -3, сары – 4, яшел- 5

  1. Рәвеш нинди сүз төркеме?

А) предметның билгесен белдергән

Б) эш- хәлнең билгесен белдергән

В) эш-хәл, хәрәкәтне белдергән

2) Рәвеш нинди сорауларга  җавап бирә?

А) ничек? Кайда? Күпме?

Б) нинди? Кайсы? Ничек? Кая?

В) Күпме? Нәрсәне? Кая? Нишләргә?

3. Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар?

А) дүрт

Б) алты

В) җиде

4. Рәвешнең үзенә генә хас нинди билгесе бар?

А)  зат-сан белән төрләнәләр

Б) исемләшәләр

В) төрләнми торган сүз төркеме

5. Рәвешләр күбрәк җөмләнең кайсы кисәге булып киләләр?

А) хәл

Б) тәмамлык

В) аергыч

6. Төзелеше ягыннан нинди рәвешләр була?

А) тамыр, ясалма, парлы

Б) кыскартылма, ясалма , тамыр

В) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә

7. Бу сүзләрнең төркемчәләре нинди?

Былтыр, байтак, чәчәктәй, ерак, юкка, тиз

А) вакыт, күләм-чама, охшату- чагыштыру, урын, сәбәп-максат, саф

Б) саф, күләм-чама, вакыт, охшату- чагыштыру, сәбәп-максат, урын

В) күләм- чама, урын, вакыт, сәбәп- максат, охшату- чагыштыру, саф

8. Ясалышлары ягыннан болар нинди рәвешләр?

Бервакыт, иртә-кич, күз ачып йомганчы, көмештәй, кинәт

А) тамыр, парлы, тезмә, кушма, ясалма

Б) кушма, парлы, тезмә, ясалма, тамыр

В) кушма, парлы, тезмә, тамыр, ясалма

УМ кую.Укучылар, без бүгендәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Өй эшенә сезгә караган сораулар әзерләп килергә кушылды.

- Сез хәзер  КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД  (опроси-опроси-обменяйся)структурасы ярдәмендә бер – берегезнең белемнәрегезне тикшерерсез.

 - Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак.  

Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар,битне уртага бүләләр.Яртысын иң баш партнерына бирәләр һәм тагын уртага битне бүлергә тиеш буласыз. Битнең берсен биткә-бит партнерга бирәсез.

   Битнең астын 4\1 өлешен бөкләргә кирәк була.(Күрсәтелә).

 -Битнең күренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналган  соравыгызны язасыз,ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавабы языла.

-  Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды  (Таймер куела)

- вакыт бетте

- Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез,якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез,иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз “Молодец, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды”

. Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. Элеге эшне сез 3 тапкыр кабатларга тиеш буласыз.

- Барыбызда басттык,урындыкларны төзәттек.Парлар табабыз.Беренче булып үз соравын чәче озынрак булган укучы әйтә.Эш беткәч сез үз урыннарыгызга утырырга тиеш буласыз.

 - Эшли башладык .

 - Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Молодцы.

Үзбәя. 3 сорауга да җавап бирсәгез- 5

2 сорауга җавап бирсәгез- 4

1 сорауга гына җавап бирсәгез -3

3. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Кагыйдәләр дәфтәреннән рәвешләргә морфологик анализ ясау тәртибен карап искә төшерәбез. Карточкалар белән эш. Җөмләләр язылган карточкалар һәрберсенең алдында. Алып җөмләләрне укыйлар, рәвешләрне табып, аларга телдән морфологик анализ ясыйлар. Бер- берсенең җавапларын тикшерәләр.

Иртән көлсәң кешедән, кичен көләрләр үзеңнән.

Көпә-көндез чыра яндырмыйлар.

Яман гадәт тиз йога.

Тауга менүе кыен, төшүе ансат.

Еракка куйсаң, якыннан алырсың.

Алга карасаң, абынмассың

Өстә булганны аста көт.

Яман сөйләгән яхшы ишетмәс.

Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар.

Азрак сөйләсәң, күбрәк ишетерсең

Әүвәл уйла, аннан сөйлә.

Бөтенләй сөйләшмәсәң, телсез булырсың.

Аз- аз алдап алдакчы булырсың.

Кеше акылы белән ерак баралмассың.

Үзбәя. Анализ ясау тәртибенә карамыйча ясаса- 5

2-3 мәртәбә карап ясаса-4

Анализ ясау тәртибе белән ясаса- 3

4. Релли Робин. Парларда эшлибез. Җилкә партнерлары белән диалог төзибез. Бер- берегездән әбиләрегез турында сорашасыз.

Финк- Райт -  РАУНД РОБИН (подумаем, запишем, обсуждаем)

Слайдта әби рәсеме.

( “ Минем әбием” темасына караган рәсем буенча җөмләләр төзибез, җөмләләрегездә рәвешләр кулланырга тырышыгыз. Моның өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә.вакыт китте (Таймер куела) Һәрбер кешегә 30 сек. Вакыт бирелә. Чират буенча төркемнәрдә җөмләләребезне укыйбыз.

  •  Молодцы,  дәфтәрләрегезне аласыз,бүгенге числоны ясасыз,атна көнен язып куябыз ,сыйныф эше.Хәзер сез дәфтәрегезгә төзегән җөмләләрне язып куярга тиеш буласыз. Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди сүзләр кулландың? Җөмлә тактага языла.Җөмләләр дөрес төзелмәсә төзәтәсез (Берничә укучының җөмләләре укыла.) Укучылар дәфтәрләрдә эшлиләр.

-       Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди сүзләр кулландың?

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР  (Frayer  Model)

Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Шул бүленгән кисәкнең бер почмагын әз генә бөклибез һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз. Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага рәвеш дип язабыз. Беренче баганага исемнең билгеләмәсен, икенче баганага характеристика, өченче баганага мисаллар, дүртенче баганага капма-каршы мисалларны язабыз. Һәр кәгазь битен мөстәкыйль рәвештә тутырабыз. Cезгә барлыгы дүрт минут вакыт бирелә.

       Билгеләмә        Характеристика                                     

                                                         

                                             

        рәвеш

     Мисаллар                                                       Капма-каршы мисаллар

5. Йомгаклау:

1) Өй эше  бирү: Көндәлекләрне алабыз һәм өй эшен язып куябыз.

1. “Минем әбием” темасына хикәя төзергә.

2. Рәвешләргә морфологик анализ ясау тәртибен кабатларга

2) Билгеләр кую.

3) Сорауларга җавап бирү:

- Укучылар искә төшерик:  бүгенге дәрестә нинди сүз төркемнәрен кабатладык?

- Нинди структура белән эшләү сезгә кызыклы булды?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Урок-презентация "Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау"

Урок по татарскому языку моңно проводит с учаәимися в 6 класса, который является татарским и обучается по стандартной программе: 4 часа в неделю....

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау

 6нчы сыйныф ."Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау" темасы буенча үткәрелгән дәрескә  презентация. 1.Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту.2.Бәйләнешле сөйләм телен, фи...

"Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау"

7 нче сыйныфта татар теле дәресе....

Саннарны гомумиләштереп кабатлау. Презентация.

Рус  телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфында ( татар төркеме) "Сан " темасын гомумиләштереп кабатлау өчен презентация тәкъдим итәм....

Разработка урока на тему "Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау"

Тема: Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлауМаксат: 1. Укучыларның белемнәрен системалаштыру;2. Рәвешләрнең сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау;3. Туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.Җиһазлау:...