6 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы ( ФДББС буенча)
рабочая программа (6 класс) на тему

Нуриева Эльвира Азатовна

6 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы ( ФДББС буенча)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 6_a_b_tatar_tele.docx78.21 КБ

Предварительный просмотр:

              Каралган

МБ җитәкчесе

_________/Нуриева Э.А./

Беркетмә №   ____

 «____» __________2016 ел

            Килешенгән

26 нчы мәктәпнең милли  мәгариф  буенча җаваплы _________/ С.Х. Гайнетдинова /

«____» _________ 2016 ел

                 Раслыйм

“26 нчы урта мәктәп” МБГББУ директоры

__________/Пушканова М.С. /

Беркетмә №  _______________

 «____»   _________  2016 ел

.

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

«Аерым  фәннәрне тирәнтен өйрәнүче

26 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе»

муниципаль бюджет гомуми  белем  бирү учреждениесенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Нуриева Эльвира Азат кызының

6 А, Б сыйныфларының  рус  төркемнәрендә укыту өчен татар теленнән

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Түбән Кама шәһәре, 2016 ел

Аңлатма язуы

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:

  1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Россия Федераль Законы, 29.12.2012, 273 нче номерлы карар;
  2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 22.07.2013, 68 нче номерлы карар;
  3.  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы 1.07.2004 .
  4. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” 25.10.2013,
  5. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәби укуны укыту турында” 12138/13 нче номерлы хаты, 7.09.2013;
  6.  «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. 1-11 нче сыйныфлар», Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011нче ел.
  7.  «Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен комуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар», төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева, Казан, 2014нче ел.
  8. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының якынча эш программасын раслау турындагы 29.04.2010 нчы елдан 1763/10 нчы номерлы хаты;
  9.  2016 – 2017 нче уку елына  «Аерым  фәннәрне тирәнтен өйрәнүче  26 нчы гомуми  урта белем бирү мәктәбе»нең  укыту планына;
  10.  Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы  “Аерым  фәннәрне тирәнтен өйрәнүче  26 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе» МБГББУнең эш программалары,  уку фәннәре, курслары, модульләре турындагы нигезләмә буенча төзелде.

Татар теле  предметы  буенча укучылардан көтелгән нәтиҗәләр.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;
  • объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

Тыңлап аңлау:

  • төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;
  • сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;
  • зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;
  • сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм:

  • сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;
  • парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;
  • терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә төзеп яза белү;
  • татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә һәм яза белү.

Монологик сөйләм:

  • программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген язма сөйләмдә бирә белү;
  • конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;
  • монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;
  • өйрәнелгән лексик һәм грамматик берәмлекләрне дөрес кулланып, өйрәнгән текстның эчтәлеген язма сөйләмдә бирә белү;

          Язу:

  • өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган  сүзләрне дөрес яза белү;
  • конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;
  • прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;
  • үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;
  • программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру
  • тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Уку предметының эчтәлеге.

  1. Яңа уку елы башлана

Котлау, мактау формалары."Без мәктәпкә әзерләнәбез". Уку-язу әсбапларының исемнәре. "Инфинитив+ ярыймы (мөмкинме)" төзелмәсе. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше, тартым кушымчалары. Тартымлы исемнәрнең сөйләмдә кулланышы. Транскрипция билгеләре. Без китаплар укыйбыз. Исемнәргә кушымчаларның ялгану тәртибе. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше, килеш кушымчалары, калын һәм нечкә сүзләрнең төрләнеше. Сорау алмашлыклары. Китап басу тарихына караган лексика. Татар китабы туу тарихы. Исем ясагыч кушымчалар. Татар телендә сүзлекләр. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. К.Насыйри -  бөек галим. ... булып эшли төзелмәсе. Бәйлекләрнең сөйләмдә кулланылышы. Без китапханәдә. Мәктәп (шәһәр) китапханәсенә экскурсия,  формуляр тутыру, китап алу. Китап укуның файдасы.  Минем яраткан китабым. Иялек килеше, сораулары, кушымчалары, иялек килешенең сөйләмдә кулланылышы. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы,  кушымчалары. Көндәлекне тутыру кагыйдәләре.  Укучыга көндәлек ни өчен кирәк? Үз көндәлегең, көндәлектәге билгеләр турында сөйләү.  Уку-язу әсбапларын тәртипле тоту киңәшләре. Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

  1. Мин - зур ярдәмче

Гаиләдә эшләнә торган эш төрләре.  3 нче зат берлек сан хәзерге заман х.ф. + беләм төзелмәсе. Боерык фигыль + әле төзелмәсе. Шарт фигыль. Шарт фигыльнең юклык формасы. Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, сөйләмдә кулланылышы. Сыйфат дәрәҗәләре, предметларда дәрәҗә билгеләре. Өй хезмәте турында язма монологик сөйләм төзү (сочинение). Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. "Әхмәт нигә елады?" текстында лексик-грамматик материал.  Кереш сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы. Образга бәя бирү. Эшли ала төзелмәсе. Сорау җөмләләр.  Шарт фигыльле җөмләләрдә сүз тәртибе. Супермалай нәрсәләр эшли ала? Теләк белдерү формасы: инфинитив + телим төзелмәсе. Мин – супермалай (суперкыз) -  яңа хикәя төзү. Бәйлек сүзләр, бәйлек сүзләрнең җөмләдәге урыны.  Малайларның берсе төзелмәсе. "Уллар" хикәясе.

  1. Дуслар белән күңелле

Исемнәргә тартым һәм килеш кушымчаларының ялгану тәртибе. "Минем чын дустым" темасы буенча лексика. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Дуслар дискотекада. Үтенеч һәм рөхсәт сорау формалары: барыйм инде, барыйм әле төзелмәләре. Теләк белдерү формасы: эчәсе килә төзелмәсе. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Рөхсәт сорау формалары. Рөхсәт сорау - кирәкле эш. “Зәңгәр яфраклар” хикәясендәге лексик-грамматик материал.  Катя чын дусмы? Характер сыйфатларын ачучы сыйфатлар. Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллану. Хикәя фигыльнең заман формаларын кабатлау. Ошый, ошамый сүзләре.   Антонимнар, синонимнар. “Туган көндә” хикәясе. Туган көн бәйрәменә чакыру, өстәл әзерләү турында сөйләү. Ашарга пешерү тәртибе, төрле рецептлар. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Өйдә юк, өйдә түгел төзелмәләре.

  1. Туган җирем – Татарстан

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Туган илем, туган җирем төшенчәләре. Россиядәге, Татарстандагы диңгезләрне, елгаларны, шәһәрләрне атау. Татарстанның табигате. Татарстан Республикасының дәүләт символлары.  “Англиядән килгән кунаклар” тексты буенча лексик-грамматик материал. Урын, вакыт, охшату-чагыштыру рәвешләре. Рәвеш төркемчәләрен сөйләмдә куллану. Үткән заман сыйфат фигыльләр. “Татарстанда яшәүче милләтләр” темасы буенча ЛГМ. Татарстанда яшәүче милләтләр, аларның туган теле. “Татарстан – туган җирем” темасы буенча ЛГМ. Татарстанның климаты, анда яшәгән хайваннар, үскән үсемлекләр. Ия белән хәбәр арасында сызык. Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллану. Аркылы бәйлеге. Идел Чулманнан зуррак төзелмәсе. Казаннан Яр Чаллыга кадәр төзелмәсе.  Исем сүзтезмәләр. Казан шәһәре турында мәгълүмат. Г. Камал театры. Без театрга барабыз. Татарстанның танылган сәнгать вәкилләре.

  1. Табигать белән бергә

Нәрсә ул табигать? Безнең әйләнә-тирәбез. Кешеләрнең урманга салган зыяны.  Табигатьне саклау турында киңәшләр. Инфинитив + кирәк төзелмәсе. Боерык фигыльнең 3нче зат берлек һәм күплек сан формалары. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, сөйләмдә кулланылышы. Бездә яшәүче кошлар. Колибри – иң кечкенә кош. Кошлар, хайваннар  тормышыннан кызыклы мәгълүматлар. “Кыргый хайваннар дөньясы” темасы буенча ЛГМ. Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары,  кыяфәтләре, гадәтләре, тугрылыклыклары, аларны саклау, карау. Ачыклау максатыннан чыгып, төрле сорау алмашлыклары, кисәкчәләр кулланып, сорау җөмләләр оештыру.

  1. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Спорт төрләре. Инфинитив + яратам (телим) төзелмәсе. -чы, -че исем ясагыч кушымчалары. Нинди спорт төрләре белән шөгыльләнү турында сөйләшү. Олимпия уеннары, Олимпия уеннарындагы спорт төрләре, олимпия уты, олимпия флагы. Шарт фигыльнең барлык һәм юклык төрләре. Шуңа күрә, чөнки теркәгечләрен кулланып, сәбәп белдерү. Тән әгъзалары. Табибта. Авыручыга киңәшләр бирү. Авыруның сәбәпләре, кайсы җирең авыртуы турында сөйләү. Инфинитив(барлыкта һәм юклыкта) + кирәк (ярамый) төзелмәсе. Сәламәт булу өчен,  нинди кагыйдәләр үтәргә кирәк?

  1. Светофор – минем дустым

Юлда сак булу. Юл йөрү кагыйдәләре. Юл йөрү кагыйдәләрен сакларга киңәш бирү.

Контроль эшләр саны – 6:

  1. Кереш контроль эш
  2. Старт контроль эш

3. “Без-булышчылар”

4. “Дуслар белән күңелле”

5. “Туган җирем – Татарстан”

6. Еллык контроль эш

Тематик планлаштыру

п/п

Темалар

Сәгать саны

Уку эшчәнлеге төрләре

1

Яңа уку елы башлана

25

Сорау –җавап, ишетеп аңлау күнегүләре, тема буенча диалог, монолог төзү, сәнгатьле уку, күнегүләр эшләү, килешләрдә төрләндерү, текст өстендә эш, диологик сөйләм үстерү өстендә эш, яңа хикәя язу, фигыльне зат-сан белән төрләндерү, үткәннәрне искә төшерү, кабатлау контроль эш.

2

Без — булышчылар

22

Күнегүләр эшләү, грамматик күнегүләр эшләү, грамматик күнекмәләрне камилләштерү, тема буенча ныгыту, күнегүләре эшләү, грамматик күнегүләр эшләү,  тема буенча ныгыту күнегүләре эшләү, контроль эш, диалог һәм монолог төзеп сөйләү, сорау –җавап, ишетеп аңлау күнегүләре, хикәя төзү.

3

Дуслар белән күңелле

22

Лексик грамматик күнегүләр эшләү, диалог һәм монолог төзү, сорау–җавап, ишетеп аңлау күнегүләре, тема буенча диалог, монолог төзү, күнегүләр эшләү, күнегүләр эшләү, контроль эш, хаталар өстендә эш, тема буенча ныгыту, күнегүләре эшләү

4

Туган җирем — Татарстан

29

Тема буенча диалог, монолог төзү, сорау –җавап, ишетеп аңлау күнегүләре, күнегүләр эшләү “Англиядән килгән кунаклар” тексты өстендә эш, тәрҗемә итү күнегүләре, рәвешләр кулланып, диалоглар төзү, күнегүләр эшләү, сүзлекләр белән эш, җөмләләр төзү, контроль эш, үз-үзеңне тикшерү күнегүләре эшләү.

5

Табигать белән бергә

17

Сорау –җавап, ишетеп аңлау күнегүләре, тема буенча диалог, монолог төзү, күнегүләр эшләү, күнегүләр эшләү, ситуатив күнегүләр эшләү, ишетеп аңлау, дәфтәрдә эш, сорауларга җавап бирү, төркемнәрнең чыгыш ясавы, нәтиҗә ясау, фоторәсемнәр, китап белән эш, күнегүләр эшләү, диалогик-монологик сөйләм, контроль эш, хаталар өстендә эш.

6

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

17

Диалогик/ монологик сөйләм, күнегүләре эшләү, ишетеп аңлау,  дәфтәрдә эш, сорауларга җавап бирү, сорау–җавап, ишетеп аңлау күнегүләре, ныгыту күнегүләре эшләү, җөмләләр төзү.

7

Светофор — минем дустым

8

Диалогик/монологик сөйләм, үстерү күнегүләре эшләү һәм парларда эш, ныгыту күнегүләре эшләү, үз фикереңне әйтү, күнегүләр эшләү, контроль эш, җәйге каникулга китаплар сайлау, китапханәгә бару.

Барлыгы

140

Календарь-тематик планлаштыру

Бүлек исеме, темалар

Сәгать

 саны

Үткәрү вакыты

Үткәрү вакыты

план

план

план

факт

                                  1. Яңа уку елы башлана (25 сәгать)

1

Котлау, мактау  формалары

1

сент.

1 атна

сент.

1 атна

2

Уку-язу әсбапларының исемнәре.

1

сент.

1 атна

сент.

1 атна

3

"Инфинитив+ ярыймы (мөмкинме)" төзелмәсе.

1

сент.

1 атна

сент.

1 атна

4

Кереш контроль эш

1

сент.

1 атна

сент.

1 атна

5

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше, тартым кушымчалары

1

сент.

2 атна

сент.

2 атна

6

 Транскрипция билгеләре

1

сент.

2 атна

сент.

2 атна

7

Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе

1

сент.

2 атна

сент.

2 атна

8

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

сент.

2 атна

сент.

2 атна

9

Сорау алмашлыклары

1

сент.

3 атна

сент.

3 атна

10

Китап басу тарихына караган лексика.

 Бсү “Китап басу тарихы турында сөйләшәбез”

1

сент.

3 атна

сент.

3 атна

11

Старт контроль эше

1

сент.

3 атна

сент.

3 атна

12

Исем ясагыч кушымчалар. Татар телендә сүзлекләр.

1

сент.

3 атна

сент.

3 атна

13

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

1

сент.

4 атна

сент.

4 атна

14

... булып эшли төзелмәсе.

1

сент.

4 атна

сент.

4 атна

15

Китапханәдә

1

сент.

4 атна

сент.

4 атна

16

Бәйлекләрнең сөйләмдә кулланылышы

1

сент.

4 атна

сент.

4 атна

17

Яраткан китабым.

1

сент.

5 атна

сент.

5 атна

18

Иялек килеше, сораулары, кушымчалары, иялек килешенең сөйләмдә кулланылышы.

1

сент.

5 атна

сент.

5 атна

19

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы, кушымчалары.

1

сент.

5 атна

сент.

5 атна

20

Көндәлекне тутыру кагыйдәләре.  

1

сент.

5 атна

сент.

5 атна

21

Бсү. Минем көндәлегем

1

окт.

1 атна

окт.

1 атна

22

Уку-язу әсбапларын тәртипле тоту киңәшләре.

1

окт.

1 атна

окт.

1 атна

23

Боерык фигыль. Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

окт.

1 атна

окт.

1 атна

24

“Яңа уку елы башлана” бүлеген кабатлау дәресе

1

окт.

1 атна

окт.

1 атна

25

“Яңа уку елы башлана” бүлеге буенча мөстәкыйль эш

1

окт.

2 атна

окт.

2 атна

                                     2. Без-булышчылар (22 сәгать)

26

3 нче зат берлек сан хәзерге заман х.ф. + беләм төзелмәсе.

1

окт.

2 атна

окт.

2 атна

27

Боерык фигыль + әле төзелмәсе

1

окт.

2 атна

окт.

2 атна

28

Шарт фигыль. Шарт фигыльнең юклык формасы

1

окт.

2 атна

окт.

2 атна

29

Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, сөйләмдә кулланылышы.

1

окт.

3 атна

окт.

3 атна

30

Сыйфат дәрәҗәләре, предметларда дәрәҗә билгеләре.

1

окт.

3 атна

окт.

3 атна

31

Өй хезмәте турында язма монологик сөйләм төзү (сочинение).

1

окт.

3 атна

окт.

3 атна

32

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше (кабатлау дәресе)

1

окт.

3 атна

окт.

3 атна

33

"Әхмәт нигә елады?" текстында лексик-грамматик материал.  

1

окт.

4 атна

окт.

4 атна

34

“Без-булышчылар” темасы буенча конроль эш

1

окт.

4 атна

окт.

4 атна

35

Хаталар өстендә эш. “Без-булышчылар”  темасын ныгыту

1

окт.

4 атна

окт.

4 атна

36

Кереш сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы

1

окт.

4 атна

окт.

4 атна

             II чирек

37

“III зат берлек сан хәзерге заман хикәя фигыль+ала” төзелмәсе

1

нояб.

2 атна

нояб.

2 атна

38

Сорау җөмләләр.  

1

нояб.

2 атна

нояб.

2 атна

39

Шарт фигыльле җөмләләрдә сүз тәртибе

1

нояб.

2 атна

нояб.

2 атна

40

Д/с. Супермалай нәрсәләр эшли ала?.

1

нояб.

2 атна

нояб.

2 атна

41

Теләк белдерү формасы: инфинитив+телим төзелмәсе

1

нояб.

3 атна

нояб.

3 атна

42

Мин – супермалай (суперкыз) -  яңа хикәя төзү.

1

нояб.

3 атна

нояб.

3 атна

43

Бәйлек сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы

1

нояб.

3 атна

нояб.

3 атна

44

Малайларның берсе төзелмәсе.

1

нояб.

3 атна

нояб.

3 атна

45

"Уллар" хикәясендәге грамматик материал

1

нояб.

4 атна

нояб.

4 атна

46

“Без хикәя сөйлибез” Образларга бәя бирү

1

нояб.

4 атна

нояб.

4 атна

47

“Без булышчылар” бүлеген  кабатлау дәресе

1

нояб.

4 атна

нояб.

4 атна

                     

                                       3. Дуслар белән күңелле ( 22 сәгать)

48

Исемнәргә тартым һәм килеш кушымчаларының ялгану тәртибе

1

нояб.

4 атна

нояб.

4 атна

49

Бсү. Безнең дуслык

1

дек.

1 атна

дек.

1 атна

50

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

дек.

1 атна

дек.

1 атна

51

Үтенеч һәм рөхсәт сорау формалары: барыйм инде, барыйм әле төзелмәләре

1

дек.

1 атна

дек.

1 атна

52

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль

1

дек.

1 атна

дек.

1 атна

53

Билгесез  киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

дек.

2 атна

дек.

2 атна

54

Рөхсәт сорау формалары

1

дек.

2 атна

дек.

2 атна

55

Рөхсәт сорау - кирәкле эш.

1

дек.

2 атна

дек.

2 атна

56

“Зәңгәр яфраклар” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

дек.

2 атна

дек.

2 атна

57

Характер сыйфатларын ачучы сыйфатлар.

1

дек.

3 атна

дек.

3 атна

58

Хикәя фигыльнең заман формалары

1

дек.

3 атна

дек.

3 атна

59

Бсү. “Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын”

1

дек.

3 атна

дек.

3 атна

60

“Туган көндә” хикәясе.

1

дек.

3 атна

дек.

3 атна

61

Туган көн бәйрәменә чакыру, өстәл әзерләү турында сөйләү.

1

дек.

4 атна

дек.

4 атна

62

“Дуслар белән күңелле” бүлеген кабатлау дәресе

1

дек.

4 атна

дек.

4 атна

63

“Дуслар белән күңелле” темасы буенча конроль эш 

1

дек.

4 атна

дек.

4 атна

64

Хаталар өстендә эш “Дуслар белән күңелле” темасын ныгыту дәресе

1

дек.

4 атна

дек.

4 атна

              III чирек

65

Ашарга пешерү тәртибе, төрле рецептлар.

1

гыйн.

3 атна

гыйн.

3 атна

66

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллану.

1

гыйн.

3 атна

гыйн.

3 атна

67

Антонимнар, синонимнар.

1

гыйн.

3 атна

гыйн.

3 атна

68

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне кабатлау

1

гыйн.

3 атна

гыйн.

3 атна

69

Өйдә юк, өйдә түгел төзелмәләре.

1

гыйн.

4 атна

гыйн.

4 атна

                               4. Туган җирем – Татарстан  (29 сәгать)

70

Бсү. Минем кышкы каникулым

1

гыйн.

4 атна

гыйн.

4 атна

71

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре

1

гыйн.

4 атна

гыйн.

4 атна

72

Тартымлы исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

гыйн.

4 атна

гыйн.

4 атна

73

Туган илем, туган җирем төшенчәләре.

1

фев.

1 атна

фев.

1 атна

74

Россиядәге, Татарстандагы диңгезләрне, елгаларны, шәһәрләрне атау.

1

фев.

1 атна

фев.

1 атна

75

“Англиядән килгән кунаклар” тексты буенча лексик-грамматик материал.

1

фев.

1 атна

фев.

1 атна

76

Үткән заман сыйфат фигыль

1

фев.

1 атна

фев.

1 атна

77

“Татарстанда яшәүче милләтләр” темасы буенча ЛГМ.

1

фев.

2 атна

фев.

2 атна

78

Татарстанда яшәүче милләтләр, аларның туган теле.

1

фев.

2 атна

фев.

2 атна

79

“Татарстан – туган җирем” темасы буенча ЛГМ.

1

фев.

2 атна

фев.

2 атна

80

Татарстанның климаты, анда яшәгән хайваннар, үскән үсемлекләр.

1

фев.

2 атна

фев.

2 атна

81

Сыйфат фигыльле җөмләләр

1

фев.

3 атна

фев.

3 атна

82

Урын, вакыт, охшату-чагыштыру рәвешләре

1

фев.

3 атна

фев.

3 атна

83

Рәвеш төркемчәләре, сөйләмдә куллану

1

фев.

3 атна

фев.

3 атна

84

Бсү.”Без нинди телләрдә сөйләшәбез?”

1

фев.

3 атна

фев.

3 атна

85

Җөмләнең баш кисәкләре, алар янында тыныш билгеләре

1

фев.

4 атна

фев.

4 атна

86

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре

1

фев.

4 атна

фев.

4 атна

87

Аркылы бәйлеге

1

фев.

4 атна

фев.

4 атна

88

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе

1

фев.

4 атна

фев.

4 атна

89

Идел Чулманнан зуррак төзелмәсе.

1

март

1 атна

март

1 атна

90

Казаннан Яр Чаллыга кадәр төзелмәсе

1

март

1 атна

март

1 атна

91

Исем сүзтезмәләр

1

март

1 атна

март

1 атна

92

Казан шәһәре турында мәгълүмат.

1

март

1 атна

март

1 атна

93

Г. Камал театры.

1

март

2 атна

март

2 атна

94

Без театрга барабыз.

1

Март

2 атна

Март

2 атна

95

Татарстанның танылган сәнгать вәкилләре.

1

март

2 атна

март

2 атна

96

“Туган җирем – Татарстан” бүлеген кабатлау өчен ныгыту күнегүләре эшләү

1

март

2 атна

март

2 атна

97

“Туган җирем – Татарстан” бүлеге буенча контроль эш

1

март

3 атна

март

3 атна

98

Хаталар өстендә эш. “Туган җирем – Татарстан” бүлеген кабатлау

1

март

3 атна

март

3 атна

                           

                               5. Табигать белән бергә (17 сәгать)

99

Нәрсә ул табигать? Безнең әйләнә-тирәбез.

1

март

3 атна

март

3 атна

100

Кешеләрнең урманга салган зыяны.  Табигатьне саклау турында киңәшләр.

1

март

3 атна

март

3 атна

101

“Инфинитив+ кирәк” төзелмәсе

1

март

4 атна

март

4 атна

102

Боерык фигыльнең 3нче зат берлек һәм күплек сан формалары

1

март

4 атна

март

4 атна

103

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, сөйләмдә кулланылышы.

1

март

4 атна

март

4 атна

104

Бсү. “Без табигатьне саклыйбыз”

1

март

4 атна

март

4 атна

               IV чирек

105

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

апр.

1 атна

апр.

1 атна

106

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең  сөйләмдә кулланылышы

1

апр.

1 атна

апр.

1 атна

107

Бсү. “Бездә яшәүче кошлар”

1

апр.

1 атна

апр.

1 атна

108

Исемнәрнең язылышы, трансрипцияләре

1

апр.

1 атна

апр.

1 атна

109

“Кыргый хайваннар дөньясы” темасы буенча ЛГМ.

1

апр.

2 атна

апр.

2 атна

110

Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары,  кыяфәтләре, гадәтләре, тугрылыклыклары, аларны саклау, карау.

1

апр.

2 атна

апр.

2 атна

111

Фигыльнең заман формалары

1

апр.

2 атна

апр.

2 атна

112

Ачыклау максатыннан чыгып, төрле сорау алмашлыклары, кисәкчәләр кулланып, сорау җөмләләр оештыру.

1

апр.

2 атна

апр.

2 атна

113

“Табигать белән бергә” темасы буенча үз-үзеңне тикшерү күнегүләре эшләү

1

апр.

3 атна

апр.

3 атна

114

“Табигать белән бергә” темасы буенча укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү

1

апр.

3 атна

апр.

3 атна

115

“Табигать белән бергә” –Хаталар өстендә эш

1

апр.

3 атна

апр.

3 атна

                              6. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл   (17 сәгать)

116

 Спорт төрләре.

1

апр.

   3 атна

апр.

 3 атна

117

Инфинитив+яратам (телим) төзелмәсе

1

апр.

4 атна

апр.

4 атна

118

-чы/-че исем ясагыч кушымчалар

1

апр.

4 атна

апр.

4 атна

119

Исем фигыль

1

апр.

4 атна

апр.

4 атна

120

Нинди спорт төрләре белән шөгыльләнү турында сөйләшү.

1

апр.

4 атна

апр.

4 атна

121

Бсү. “Олимпия уеннары”

1

май

1 атна

май

1 атна

122

Шарт фигыль (кабатлау дәресе)

1

май

1 атна

май

1 атна

123

Шуңа күрә, чөнки теркәгечләрен кулланып, сәбәп белдерү

1

май

1 атна

май

1 атна

124

Тән әгъзалары.

1

май

1 атна

май

1 атна

125

Д/с. “Табибта”

1

май

2 атна

май

2 атна

126

Авыручыга киңәшләр бирү.

1

май

2 атна

май

2 атна

127

Авыруның сәбәпләре, кайсы җирең авыртуы турында сөйләү.

1

май

2 атна

май

2 атна

128

“Инфинитив (барлыкта һәм юклыкта) +кирәк” төзелмәсе

1

май

2 атна

май

2 атна

129

Бсү. “Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?”

1

май

3 атна

май

3 атна

130

“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” бүлеген кабатлау

1

май

3 атна

май

3 атна

131

“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” бүлеге буенча укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү

1

май

3 атна

май

3 атна

132

Хаталар өстендә эш. “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”

1

май

3 атна

май

3 атна

                       

  1. Светофор – минем дустым ( 8сәгать)

133

“Инфинитив+ярамый” төзелмәсе

1

май

4 атна

май

4 атна

134

Юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләшәбез

1

май

4 атна

май

4 атна

135

Бсү. “Светофор – минем дустым”

1

май

4 атна

май

4 атна

136

“Светофор – минем дустым” бүлеген кабатлау

1

май

4 атна

май

4 атна

137

Ел буенча үткәннәрне кабатлау дәресе

1

май

5 атна

май

5 атна

138

Еллык контроль эш

1

май

5 атна

май

5 атна

139

Контроль эшкә нәтиҗә ясау - хаталар өстендә эш

1

май

5 атна

май

5 атна

140

Нәтиҗә ясарга вакыт.

1

май

5 атна

май

5 атна


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Рус мәктәбендә  5 нче сыйныфының татар төркемендә укучы балаларга  татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н....

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.Төп го...

6 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы ( ФДББС буенча)

6 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы ( ФДББС буенча)...