6 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы ( ФДББС буенча)
рабочая программа (6 класс) на тему

Нуриева Эльвира Азатовна

6 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы ( ФДББС буенча)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 6_a_b_dbiyat.docx64.16 КБ

Предварительный просмотр:

              Каралган

МБ җитәкчесе

_________/Нуриева Э.А./

Беркетмә №   ____

 «____» __________2016 ел

            Килешенгән

26 нчы мәктәпнең милли  мәгариф  буенча җаваплы _________/ С.Х. Гайнетдинова /

«____» _________ 2016 ел

                 Раслыйм

“26 нчы урта мәктәп” МБГББУ директоры

__________/Пушканова М.С. /

Беркетмә №  _______________

 «____»   _________  2016 ел

.

          Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

«Аерым  фәннәрне тирәнтен өйрәнүче

26 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе»

муниципаль бюджет гомуми  белем  бирү учреждениесенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Нуриева Эльвира Азат кызының

6 А, Б сыйныфларының  рус  төркемнәрендә укыту өчен татар әдәбиятыннан

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Түбән Кама шәһәре, 2016 ел

Аңлатма язуы

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:

  1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Россия Федераль Законы, 29.12.2012, 273 нче номерлы карар;
  2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 22.07.2013, 68 нче номерлы карар;
  3.  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы 1.07.2004 .
  4. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” 25.10.2013,
  5. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәби укуны укыту турында” 12138/13 нче номерлы хаты, 7.09.2013;
  6. Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-IХ сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан авторлык программасы. Төзүче-авторлары:  Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйзәтуллина, Казан, 2015
  7. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының якынча эш программасын раслау турындагы 29.04.2010 нчы елдан 1763/10 нчы номерлы хаты;
  8. 2016 – 2017 нче уку елына  «Аерым  фәннәрне тирәнтен өйрәнүче  26 нчы гомуми  урта белем бирү мәктәбе»нең  укыту планына;
  9.  Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы  “Аерым  фәннәрне тирәнтен өйрәнүче  26 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе» МБГББУнең эш программалары,  уку фәннәре, курслары, модульләре турындагы нигезләмә буенча төзелде.

Татар теле  предметы  буенча укучылардан көтелгән нәтиҗәләр.

 Укытуның шәхескә кагылышлы нәтиҗәләре:

  • татар әдәбиятына, сәнгатенә карата кызыксыну уяту, аның кешеләрне тәрбияләүдәге әһәмиятен аңлау;
  • халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләренә мәхәббәт хисләре булдыру;
  • милләтеңә, туган җиреңә, әти-әнигә, туган телеңә ихтирам хисе тәрбияләү, туган як кадере, иң якын кешеләребезнең кадере турында аңлап калу;
  • Татарстан Республикасы, аның казанышлары белән горурлану;
  • белем алырга, кешеләргә файда китерергә, игелекле булырга омтылу;
  • иптәшең белән сөйләшә, башкаларны тыңлый белү — аралашу культурасы тәрбияләү;
  • хезмәт тәрбиясе бирү,      җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү;
  • табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, яхшылык эшләргә өндәү;
  • яңалыкка омтылу, һәрнәрсәне белергә теләү хисе тәрбияләү, милли горурлык хисләре формалаштыру.

              Метапредмет нәтиҗәләре:

         Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;
  • объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

         Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

         Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

            Көтелгән  предмет нәтиҗәләре:

  • әдәби әсәрләрне, сүзләрен  дөрес әйтеп, йөгерек уку;
  • авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;
  • татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;
  • авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;
  • 6 нчы сыйныф өчен минимумга кергән әсәрләрнең кыскача эчтәлеген, төп геройларын, күтәрелгән проблеманы белү;
  • 5-6  татар, рус язучысы, шагыйре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;
  • 3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;
  • Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;
  • төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен  татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;
  • төрле халыкларның киң таралган мифларыннан хәбәрдар булу, берничә мисал китерә белү;
  • 3 мәкаль, 3 әйтемне русча эквивалентлары белән  истә калдыру;
  • төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;
  • сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;
  • төрле темаларга проект эше яклау;
  • әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләреңә бәя бирү.

  1. Уку предметының эчтәлеге

    1. Мифлардан чынбарлыкка.

Халык авыз иҗаты. Әдәбият теориясе. Фольклор. Халык авыз иҗаты. Фольклор – халыкның коллектив иҗат җимеше. Анда халыкның теләк-омтылышының чагылышы. Фольклорның вариантлы булуы. Фольклор әсәрләренең  жанрларын гомуми күзаллау. Балалар фольклоры (бишек җырлары, табышмаклар, тизәйткечләр, мәкальләр һ.б.). Башка халык авыз иҗаты белән чагыштыру.

Мифлар. Татар халык мифлары. Шүрәле», «Шүрәлене ничек алдарга?» «Су иясе», «Өй иясе», «Дедал белән Икар» мифлары. Мифларны өйрәнгән галимнәр. Әдәбият теориясе. Миф. Мифик геройлар.

Мәкальләр һәм әйтемнәр. Мәкальнең акыл бирү, сөйләмне матурлау өчен кулланылуы. Мәкальләрнең тематикасы. Әйтемнең күчерелмә мәгънәдә кулланылган, сөйләмнең эмоциональ көчен арттыра торган жанр булуы. Мәкаль белән әйтемнең аермасы. Татар мәкальләре һәм әйтемнәренең русча эквивалентлары. Әдәбият теориясе. Мәкаль, әйтем.

   2. Халык моңнары: җырлата да, елата да...

Халык җырлары. Халык җырларының авторы халык булуы. Аларның вариантлылыгы. Халык җырларының жанрлары. Йола җырлары, аларның килеп чыгу үзенчәлеге.  Йола бәйрәмнәреннән Сөмбелә бәйрәме. Уен җырлары. “Кәрия-Зәкәрия” җыры. Шагыйрьләрнең кайбер шигырьләре халык тарафыннан көйгә салынуы. Г.Тукайның “Туган тел” шигыре. Аның төрле телләргә тәрҗемә ителүе.  Г.Тукайның “Туган авыл” шигыре. Аның дә халык җыры кебек яратып җырлануы, киң таралган булуы.

Татарстан Республикасы гимны. Гимнның дәүләт символы булуы. Гимн уйнала торган очраклар. Гимнны тыңлау тәртибе. Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторлары Р.Байтимеров, Р.Яхин. Гимн текстының эчтәлеге, көе.

  3. Кадерле син, кеше-туганым!

Нәкый Исәнбәт. Язучы турында кыскача белешмә. “Өч матур сүз” шигыре. Әти-әни, туган илнең кадере. Шигырьдәге лирик герой. Шигырьнең диалог формасында язылуы. Шигырьнең Г.Тукайның “Туган тел” шигыре белән аваздашлыгы.

Мәҗит Гафури. Әдип турында кыскача белешмә. “Ана” шигыре. Шигырьдә ана өчен бала, бала өчен ана кадере. Н.Исәнбәт шигырьләре белән аваздашлыгы. Бишек җырларының әһәмияте турында мәгълүмат.

Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат. “Шүрәле” әкият-поэмасы. Әкият-поэмада кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре, туган авыл табигатенең матурлыгы. Шүрәле мифик образы. Әсәрдә егет һәм Шүрәле образларының бирелеше, аларга салынган мәгънә.

Фәрит Яруллин. Композитор турында белешмә. “Шүрәле” балеты.  Г.Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасына балет язылу. Балет авторлары Ф.Яруллин, Ә.Фәйзи, Л.Якобсон турында мәгълүмат. Былтыр, Шүрәле образларының бирелеше. Сөембикә образы, аңа салынган мәгънә. Әдәбият теориясе. Балет.

Муса Җәлил. Шагыйрьнең тормыш юлы, сугыш чоры иҗаты, “Моабит дәфтәрләре” турында мәгълүмат. М. Җәлилнең музей-квартирасы. Чәчәкләр” шигыре. Шигырьнең язылу урыны, вакыты. Шигырьдәге символлар. Ччәкләрнең матурлык һәм үлемсезлек символы буларак бирелүе. Туган илне ярату, туган илне саклау идеясе. Әдәбият теориясе. Символ, строфа.

Әмирхан Еники. Әдип турында кыскача белешмә. “Туган туфрак” хикәясе. Әсәрнең төп идеясе. “Нигез”, “туган туфрак”  төшенчәләре. Авыл табигатенең, авыл халкының бирелеше.  Хикәядәге символлар. Клараның эчке кичерешләре.  Авыл проблемалары.

 

    4. Энҗе карлар явып үткән...

Галимҗан Ибраһимов. Әдип турында кыскача белешмә. “Кар ява” хикәясе. Кышкы табигать, кар яву күренешенең тасвирлануы. Хикәядә чагыштырулар.

 “Чыршының күлмәкләре” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге, поэтик яңгырашы. “Нәни чыршы” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге, кулланылган троплар. Шигырьдә күтәрелгән проблема.

Туфан Миңнуллин. Тормыш юлы турында мәгълүмат. “Акбай һәм Кыш бабай” пьесасы.   Пьесада Яңа ел бәйрәменә әзерлекнең бирелеше. Кыш бабай белән Кар кызы теләкләре.  Яңа ел белән котлау сүзләре.

 

  5. Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.

Каюм Насыйри. Әдип турында кыскача белешмә. Аның энциклопедист галим булуы. Казандагы һәм Яшел Үзән районындагы музейлары. “Әбүгалисина” кыйссасы. Әбүгалисина һәм Әбелхарис образлары. Аларның белемгә омтылышлары, белем өйрәнүдәге тырышлыклары. Белемнең файдасы. Әбүгалисинаның ярлы егеткә, Әбелхарисның патшага булышуы. Туганлык һәм көнчелек хисләре. Әбүгалисинаның галим булып танылуы.

Абдулла Алиш. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Әни ялга киткәч” хикәясе. Хикәянең төп идеясе. Малайның яңага омтылышы, эшчәнлеге. Малайның өйдә башкарган эшләре. Малайның эшкә өйрәнүе турындагы мәкальләр.

Фәнис Яруллин. Әдип турында кыскача белешмә. Кояштагы тап” хикәясе. Әсәрнең төп идеясе. Малай һәм ана образлары. Хикәядә ялганның, ялкаулыкның фаш ителүе. Яманлыкның эзе калуы.

Гөлшат Зәйнашева. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат. “Кем булырга?” шигыре. Шагыйрәнең әйтергә теләгән фикере. Шигырьдә әйтелгән һөнәрләр. Һөнәр сайлауның мөһимлеге.

Салих Сәйдәшев. Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы, музее, һәйкәле.

  6. Ил өстендә илле дустың булсын.

Дәрдемәнд. Әдип турында кыскача белешмә. “Ике туган” хикәясе. Хикәянең эчтәлеге. Туганлык мөнәсәбәтләренең бирелеше. Сәламәт булуның, куркынычсызлыкның элементар кагыйдәләре.

Һади Такташ. Шагыйрь, аның балачагы турында  мәгълүмат. Мокамай” поэмасы.  Поэманың эчтәлеге. Мокамай образының прототибы. Поэмада кулланылган сурәтләү чаралары. Тормыштагы ялгыш адымның һәлакәткә илтүе. Шагыйрьнең дуслык хисләренә тугрылыгы. Поэмадагы символлар.  Әдәбият теориясе. Поэма.

Эльмира Шәрифуллина. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат. “Дуслык, чын дуслык!” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге, төзелеше. Дуслыкның көче турында уйлану.

   7. Көлке көлә килә...

Шәүкәт Галиев. “Курыкма, тимим”, “Атлап чыктым Иделне” шигырьләре. Шигырьләрнең эчтәлекләре. Һәр шигырьдәге юмор.

Фаил Шәфигуллин.  Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Ике тиен акча” хикәясе.  Хикәянең эчтәлеге. Марат образы. Хикәядәге юмор. Язучының юмор аша әйтергә теләгән фикере.

   8.  Һәр фасылың гүзәл, табигать!

Гәрәй Рәхим. Шагыйрь турында кыскача мәгълүмат. “Апрель” хикәясе. Әсәрнең эчтәлеге. Төп идеясе. Хикәядәге чагыштырулар. Автор игътибарны юнәлткән табигать кануны.

Әдәбият теориясе. Портрет.

Гомәр Бәширов. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. Туган ягым – яшел бишек” повестеннән өзек.  Сабантуй турындагы өзекнең эчтәлеге. Сабантуй бәйрәменең тасвирлап бирелеше. Көрәшче егетләр, Хәкимҗан образлары. Сурәтләү чаралары. Сабантуй бәйрәме тарихы.

Лотфулла Фәттахов. Рәссамның тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Сабантуй” картинасында сурәтләнгән табигать, авыл кешеләре.

Балалар өчен чыга торган газета-журналлар. “Сабантуй” журналы.  Журнал басылып чыгу тарихы. Журнал рубрикалары. Мәкаләләрнең эчтәлеге.

Сәгать саны: барлыгы 70  сәгать, атнага 2 сәгать

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү – 58 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү – 5 сәгать

Проект эше - 3

Контроль аудирование -2

Контроль уку -2

Тематик планлаштыру

Тема

Сәгать саны

Уку эшчәнлеге төрләре

1

Мифлардан чынбарлыкка    

5

«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, рус халык авыз иҗаты белән чагыштырып, мисаллар китерү, парлап, төркемләп сөйләшү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, сәнгатьле уку, җөмләләр төзү, башка халыкларның мифлары белән чагыштыру, сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында  фикер алышу, проект эшенә әзерлек.

2

Халык моңнары: җырлата да, елата да...    

8

«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, ишетеп аңлау, дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, сүзлек белән эш, җыр тыңлау, өйрәнү, үз фикереңне әйтү, интернеттан тарихи җырлар турында мәгълүмат табу.

3

Кадерле син, кеше-туганым!    

22

Фронталь әңгәмә, язучы турында презентация ясау, карау, шигырьне тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку, дәреслек, дәфтәр белән эш, биографияне мөстәкыйль укып, сорауларга җавап эзләү, сәнгатьле уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, мәсәлнең морален табу, рәсемнәр белән эш, дәреслек, дәфтәр белән эш, сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында  фикер алышу, Язучы тормышы белән танышу, презентация карау, инструмент исемнәрен истә калдыру, дәреслек, дәфтәр  белән эш, парларда сөйләшү.

4

Энҗе карлар явып үткән...    

7

Проект эшен яклап, төркемнәрнең чыгыш ясавы, яңа әсәр белән танышу, сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында  фикер алышу, төркемнәрдә эшләү, викторина сораулары, мөстәкыйль эш.

5

Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.    

11

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, таблица тутыру, сүзлек белән эш, парлап сөйләшү, мөстәкыйль укып, төп мәгълүматны аңлау, дәреслек, дәфтәр белән эш, презентация карау, фикер алышу.

6

Ил өстендә илле дустың булсын.      

4

Хикәяне рольләргә бүлеп уку, рәсемгә карап сайлап уку, өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча кыскача эчтәлекне сөйләү, презентация ярдәмендә шагыйрь тормышы, ул яшәгән чор белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, сәнгатьле уку.

7

Көлке көлә килә...  

4

Фронталь әңгәмә, язучы турында презентация ясау, карау, шигырьне тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку, дәреслек, дәфтәр белән эш, дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, яңа сүзләрне төрле фигыль формаларына кую, җөмләләр төзү.

8

Һәр фасылың гүзәл, табигать!    

9

Шагыйрьнең тормыш юлы белән танышып, хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү, Журнал тарихына, аның Интернеттагы сайтына күзәтү ясау, журнал саннары белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, бер сан белән таныштыру өчен, төркемнәрдә эшне бүлешү, әзерләнү.

Барлыгы

70

Календарь-тематик планлаштыру

Дәрес темасы

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

Үткәрү вакыты

план

план

план

факт

Мифлардан чынбарлыкка     (5 сәгать)

1

Әдәбият теориясе. Фольклор. Халык авыз иҗаты.

1

сент.

1 атна

сент.

1 атна

2

Мифлар.

1

сент.

1 атна

сент.

1 атна

3

Татар халык мифлары.

1

сент.

2 атна

сент.

2 атна

4

Мәкальләр һәм әйтемнәр

1

сент.

2 атна

сент.

2 атна

5

Әкиятләрдә мәкальләр һәм әйтемнәр

1

сент.

3 атна

сент.

3 атна

Халык моңнары: җырлата да, елата да...    (8 сәгать)

6

Халык җырлары.

1

сент.

3 атна

сент.

3 атна

7

Сөмбелә бәйрәме.

1

сент.

4 атна

сент.

4 атна

8

Чуклеме.

1

сент.

4 атна

сент.

4 атна

9

Уен җырлары.

1

сент.

5 атна

сент.

5 атна

10

“Кәрия-Зәкәрия” җыры.

1

сент.

5 атна

сент.

5 атна

11

Г.Тукайның “Туган тел” шигыре.

1

окт.

1 атна

окт.

1 атна

12

Г.Тукайның “Туган авыл” шигыре.

1

окт.

1 атна

окт.

1 атна

13

Татарстан Республикасы гимны.

1

окт.

2 атна

окт.

2 атна

Кадерле син, кеше-туганым!     (22 сәгать)

14

Нәкый Исәнбәт. Язучы турында кыскача белешмә.

1

окт.

2 атна

окт.

2 атна

15

“Өч матур сүз” шигыре

1

окт.

3 атна

окт.

3 атна

16

Мәҗит Гафури.

1

окт.

3 атна

окт.

3 атна

17

“Ана” шигыре.

1

окт.

4 атна

окт.

4 атна

18

БСҮ. Бишек җырлары

1

окт.

4 атна

окт.

4 атна

19

Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат.

1

нояб.

2 атна

нояб.

2 атна

20

“Шүрәле” әкият-поэмасының I өлеше

1

нояб.

2 атна

нояб.

2 атна

21

“Шүрәле” әкият-поэмасының II өлеше

1

нояб.

3 атна

нояб.

3 атна

22

“Шүрәле” әкият-поэмасының IIIөлеше

1

нояб.

3 атна

нояб.

3 атна

23

Фәрит Яруллин. Композитор турында белешмә.

1

нояб.

4 атна

нояб.

4 атна

24

“Шүрәле” балеты.

1

нояб.

4 атна

нояб.

4 атна

25

Муса Җәлил. Шагыйрьнең тормыш юлы

1

дек.

1 атна

дек.

1 атна

26

Муса Җәлил.  

1

дек.

1 атна

дек.

1 атна

27

“Чәчәкләр” шигыре

1

дек.

2 атна

дек.

2 атна

28

М.Җәлилнең музей-квартирасы

1

дек.

2 атна

дек.

2 атна

29

Әмирхан Еники. Әдип турында кыскача белешмә

1

дек.

3 атна

дек.

3 атна

30

Әмирхан Еники . “Туган туфрак” хикәясенең I өлеше

1

дек.

3 атна

дек.

3 атна

31

Әмирхан Еники . “Туган туфрак” хикәясенең II өлеше

1

дек.

4 атна

дек.

4 атна

32

Әмирхан Еники . “Туган туфрак” хикәясенең III өлеше

1

дек.

4 атна

дек.

4 атна

33

Әмирхан Еники . “Туган туфрак” хикәясенең IV өлеше

1

гыйн.

3 атна

гыйн.

3 атна

34

Баллада турында төшенчә

1

гыйн.

3 атна

гыйн.

3 атна

35

Илдар Юзеев “Бакчачы турында баллада”

1

гыйн.

4 атна

гыйн.

4 атна

                                Энҗе карлар явып үткән...    (7 сәгать)

36

Галимҗан Ибраһимов. Әдип турында кыскача белешмә. “Кар ява” хикәясе.

1

гыйн.

4 атна

гыйн.

4 атна

37

БСҮ “Чыршы бәйрәме”

1

фев.

1 атна

фев.

1 атна

38

Туфан Миңнуллин. Тормыш юлы турында мәгълүмат.

1

фев.

1 атна

фев.

1 атна

39

“Акбай һәм Кыш бабай” пьесасы

1

фев.

2 атна

фев.

2 атна

40

“Акбай һәм Кыш бабай” пьесасын сәхнәләштерү

1

фев.

2 атна

фев.

2 атна

41

Проект төзү.  Яңа ел белән котлау.

1

фев.

3 атна

фев.

3 атна

42

Проектларны яклау.

1

фев.

3 атна

фев.

3 атна

                  Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.    (11 сәгать)

43

Каюм Насыйри. Әдип турында кыскача белешмә.

1

фев.

4 атна

фев.

4 атна

44

“Әбүгалисина” кыйссасы I өлеш

1

фев.

4 атна

фев.

4 атна

45

“Әбүгалисина” кыйссасы II өлеш

1

март

1 атна

март

1 атна

46

Казанда Каюм Насыйри музее.

1

март

1 атна

март

1 атна

47

Абдулла Алиш биографиясе

1

март

2 атна

март

2 атна

48

“Әни ялга киткәч” хикәясе.

1

март

2 атна

март

2 атна

49

Фәнис Яруллин. Әдип турында кыскача белешмә

1

март

3 атна

март

3 атна

50

“Кояштагы тап” хикәясе.

1

март

3 атна

март

3 атна

51

Гөлшат Зәйнашева. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат.“Кем булырга?” шигыре.

1

март

4 атна

март

4 атна

52

БСҮ. Һөнәрләр (иҗади эш).

1

март

4 атна

март

4 атна

53

Салих Сәйдәшев. Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.

1

апр.

1 атна

апр.

1 атна

                            Ил өстендә илле дустың булсын.      (4 сәгать)

54

Һади Такташ. Шагыйрь, аның балачагы турында  мәгълүмат.

1

апр.

1 атна

апр.

1 атна

55

“Мокамай” поэмасы

1

апр.

2 атна

апр.

2 атна

56

Эльмира Шәрифуллина. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат.

1

апр.

2 атна

апр.

2 атна

57

“Дуслык, чын дуслык!” шигыре

апр.

3 атна

апр.

3 атна

58

БСҮ Минем дустым бар.

1

апр.

3 атна

апр.

3 атна

Көлке көлә килә...   (4 сәгать)

59

Шәүкәт Галиев. “Курыкма, тимим”, “Атлап чыктым Иделне” шигырьләре

1

апр.

4 атна

апр.

4 атна

60

БСҮ Табигатьне саклау

1

апр.

4 атна

апр.

4 атна

61

Фаил Шәфигуллин.  Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.

1

май

1 атна

май

1 атна

62

“Ике тиен акча” хикәясе.  

1

май

1 атна

май

1 атна

Һәр фасылың гүзәл, табигать!     (9 сәгать)

63

Гәрәй Рәхим. Шагыйрь турында кыскача мәгълүмат.

1

май

2 атна

май

2 атна

64

“Апрель” хикәясе.

1

май

2 атна

май

2 атна

65

Гомәр Бәширов. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.

1

май

3 атна

май

3 атна

66

“Туган ягым – яшел бишек” I өлеш

1

май

3 атна

май

3 атна

67

“Туган ягым – яшел бишек” II өлеш

1

май

4 атна

май

4 атна

68

БСҮ. Сабантуй бәйрәме.

1

май

4 атна

май

4 атна

69

Лотфулла Фәттахов. Рәссамның тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат “Сабантуй” картинасы

1

май

5 атна

май

5 атна

70

“Сабантуй” журналы

1

май

5 атна

май

5 атна


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

4 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләрендә  4 нче сыйныфының татар төркемнәре өчен  татар әдәбиятыннан эш программасы...

5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәбендә 5 нче сыйныфның татар төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

7 нче сыйныфтан әдәбият өчен эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

6 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы ( ФДББС буенча)

6 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы ( ФДББС буенча)...