4 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
рабочая программа по теме

Рус мәктәпләрендә  4 нче сыйныфының татар төркемнәре өчен  татар әдәбиятыннан эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uku.doc301 КБ

Предварительный просмотр:

« Әлмәт шәһәренең 2 нче  урта гомуми белем бирүче мәктәбе »  муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Каралды

Татар теле һәм әдәбияты

укытучыларының МБ җитәкчесе

_________________    (Гусманова Э.М)

1 нче номерлы беркетмә

“__27__” __08____ 2012 ел


 

Килешенде

Директор урынбасары

_________________  (Фархутдинова Л.Н.)

“ __28__ ”        08          2012 ел

Расланды һәм гамәлгә кертелде

Мәктәп директоры

________________    (Панкова Г.Н.)

                Боерык № __159/2_

“_______”  ___________ 2012 ел

 4 А сыйныфы өчен

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Төзүче Гарипова Рузилә Сәлихҗан кызы, 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2012 – 2013 нче уку елы

Аңлатма язуы

             Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы. Казан, 2008

2. “ Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы 1-11 нче с-флар (татар балалары өчен)”/ Ф. Г. Галимуллин, З.Н. Хәбибуллина, Х.Г. Фәрдиева/ - Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. -239б.

3. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы. Казан, 2008.

4. Гамәлдәге базислы укыту планы нигезендә атнага 2 сәг. исәбеннән, уку елына 70 сәг.  

     Уку – сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Процесс буларак ул барлык телләрдә дә бертөрле: сүзнең график формасын аваз формасына күчерү. Уку – шул ук вакытта танып белү эшчәнлегенең нигезе, аның төп ысулы. Шуңа күрә уку дәресләренең төп бурычы – укучыларда йөгерек,аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү. Уку тизлеге- укчыларның яхшы укуына шарт булып торган иң мөһим фактор. Уку процессында оператив хәтер һәм тотрыклы игътибар үсеш ала, баланың акыл хезмәтенә сәләте исә шушы ике күрсәткечкә бәйле.

Әдәбият укыту түбәндәге максат һәм бурычларны билгели:

  1. Матур әдәбият, аның авторы, әсәрнең жанры, персонажы турында күзаллау булдыру;
  2. Уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;
  3. Матур әдәбият әсәрләрен укуга кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү;
  4. Татар теленең үзенчәлекле авазларын дөрес әйтә белү;
  5. Дәрес һәм бәйләнешле әйтмә һәм язма сөйләмгә өйрәтү.

     Укыту планында 4 сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Татар әдәбиятыннан тематик планы “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятыннан укыту программасы”на (татар балалары өчен) /Ф.Г.Галимуллин, З.Н. Хәбибуллина, Х.Г. Фәрдиева/-Тат. кит.нәшр.2011 нигезләреп төзедем. Программа  70 сәг. исәбеннән төзелгән.

«Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты»на нигезләнеп түбәндәге әсәрләр өстәлде:

Ф.Яруллин  “Туган ягы кирәк кешегә”, “Гайни”; Н. Әхмәдиев “Тәрбияле малай хикәяләре”; Х.Туфан  “Туган тел”; Һ. Такташ “Тәүфыйклы песи”, “Пи-би-пип”; Х.Вахит “Наратлыдан Каенсарга”;  “Камыр батыр” әкияте; Җ.Тәрҗеманов “Тукран малае Шуктуган”;  Г.Сабитов “Чүкеч”.

Эш программасынын эчтәлеге

Бүлек исеме

Дәрес темасы

Сәг.саны

1

Табигать һәм без

Г.Хәсәнов “Август”

Ш.Маннур “Сагынып кайттык”

А.Алиш “Алдакчы Наил”

Кытай халык әкияте “Тырыш Юн Су”

Ә.Фәйзи “Тукай”

Г.Тукай “Яшь агач”, “Ай һәм Кояш”, “Фатыйма белән Сандугач”

М.Галәү “Кырмыскалар”

Р.Хафизова “Күгәрчен һәм малай”

Л.Толстой “Арыслан белән Эт”

Г. Галиев “Аю агачлар белән сөйләшә”

Р. Мөхәммәдиев “Урман карачкысы”

16

2

Озын-озак балачак

Н.Думави “Сарбай”

Р.Төхфәтуллин “Сабый чаклар”

А.Тимергалин “Угры”

“Малай белән Елан” кытай халык әкияте

Л.Ихсанова “Ун сумлык маҗара”

Ф.Яруллин “Зәңгәр күлдә ай коена”, “Туган ягы кирәк кешегә”, “Гайни”

Ә.Еники “Кунакка”

М.Кәрим “Икебез дә унөччтә булсак”

Н. Әхмәдиев “Чалбар”, “Тәрбияле малай хикәяләре”

16

3

Тәрҗемә әсәрләре

П.Ершов “Канатлы ат”

А.С.Пушкин “салтан патша, аның данлы, көчле баһадир улы князь Гвидон...”

М.Твен “Том Соер маҗаралары”

Антуан де Сент- Экзюпери “Нәни принц”

Җ.Тәрҗеманов “Тукран малае Шуктуган”

Ф.Яруллин “Серле дөнья”

12

4

Шигърият дәфтәре

Г.Тукай “Җәйге таң хәтирәсе”

Х.Туфан “Давылда”, “Тургай нигә дәшми?”, “Туган тел”

С.Хәким “Яңа шәһәрдә яшь юкә...”, “Апрель башы”

М.Хәсәнов “Күңелле чак”, “Китап”

Х.Вахит “Наратлыдан Каенсарга”

Г.Сабитов “Чүкеч”

Һ. Такташ “Тәүфиклы песи”, “Ак чәчәкләр”

12

 5

Халык авыз иҗаты

Мәкальләр һәм әйтемнәр

Табышмаклар

Мәзәкләр

Әкиятләр,“Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән?”, “Патша, вәзир һәм тегермәнче”, “Курайчы”. Милли бәйрәмнәр, йолалар.

14

Сөйләм телен үстерү өчен темалар

Казанга мең ел.

Яраткан язучым.

Татарстан Республикасы.

Авылда яз.

Театрда.

Яраткан китабым.

Мәктәп китапханәсендә.

Яраткан фәнем.

Милли киемнәр.

Ашханәдә.

Туган ягым табигате

     1-4 нче сыйныфлар өчен әдәби уку программасы 4 ел дәвамында даими рәвештә укучыларның сөйләмә телен үстерүгә юнәлтелгән:

1) һәр сыйныфта һәр зур бүлектән соң сөйләм телен үстерү максатында сөйләшү тематикасы бирелгән. Укучылар үзләштергән материалга нигезләнеп, ирекле сөйләшү-диалог оештыру;

2) укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килердәй итеп текстлар сайлау;

3) текстлар белән эшләгәндә, укучылар тормышында очраган ситуацияләргә нигезләнеп, кызыклы сораулар бирү;

4) иҗади эшләргә өйрәтү- хикәя, әкиятләрне дәвам иттерү;

6) 1-3 нче сыйныфлар өчен бирелгән якынча лексик-фразеологик минимумны үтәү.

Укучыларның сөйләм эшчәнлегенә караган таләпләр:

1. Тыңлап аңлау:

- укытучының (сыйныфташның) өйрәнгән материалга нигезләнгән сөйләмен тыңлап аңлау;

- текстны тыңлаганнан соң, төп фикерне башкаларыннан аера белү;

- татарча сөйләмне тыңлап, сүз һәм җөмлә чикләрен билгеләү;

- текстны тыңлап аңлагач, аңа исем бирү;

- ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

     2. Сөйләү:

- укытучы тәкъдим иткән, прогрммада каралган темалар буенча әңгәмә кору;

- диалогта катнашу;

- текстның эчтәлеген сөйләү;

- рәсем яки план буенча сөйләү;

- укыганның эчтәлеген сораулар нигезендә сөйләү;

- татар теленә хас булган эндәшү, мөрәҗәгать итү сүзләрен куллану.

3. уку:

- хәрефләрне танып, тестны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку;

- кыска сүзләрне- тулы килеш, озын сүзләрне иҗекләп уку;

- балар өчен нәшер ителгән китаплар, газета- журналларны, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек һәм һәм аңлап уку;

- укыган текстның төп фикерен аңлатып бирү;

-  текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.

Рус мәктәплэрендә укучы татар балаларының ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Телдән җавап бирүне бәяләү

Укучыларның тыңлап аңлау һәм сөйләү күнекмәләре даими рәвештә һәр сыйныфта тикшерелеп, укытучы тарафыннан бәяләнеп барылырга тиеш. Сөйләм материалын сайлаганда, татар мәдәниятенә караган һәм милли рухны чагылдыра торган әсәрләргә, милли уеннарга, гореф-гадәтләргә, халык авыз ижатына һәм сөйләм этикетына аерым игътибар итәргә кирәк.

Укучыларның телдән сөйләмен бәяләгәндә, аның фонетик, грамматик ягы белән беррәттән сәнгатьлелеге дә исәпкә алына. Телдән сорау формасында үткәрелә торган күнегүләр һәр дәрестә альш барыла.

Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү:

  1. «тулаем аңлады»;
  2. «өлешчә аңлады»;
  3. «аңламады».

Укучының монологик сөйләмен бәяләү

1.        Тәкъдим ителгән тема (рәсем, ситуация) буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонация белән, тулы, эзлекле итеп, текстка  бәя биреп, мөнәсәбәтен күрсәтеп сөйли алса, тупас булмаган пауза хаталары җибәрелсә дә, «5» ле куела.

  1. Аерым паузалар, 1—2 сөйләм хатасы ясаса; укытучы тарафыннан икедән артык булмаган ачыклаучы сорау бирелсә, «4» ле куела.
  2. Теманың төп эчтәлеген ачса; 4—6 сөйләм хатасы җибәрсә; укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сорау бирелсә яки укытучы ярдәменнән башка сөйләмне башлый (тәмамлый) алмаса, «3»ле куела.

4. Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса; паузаларда төгәлсезлекләр китсә; 6 дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса, «2» ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

  1. Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса; әңгәмәдәшенең сорауларына тулы ждвап кайтарса, «5» ле куела.
  2. Дөрес сорау биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес жавап кайтарса, ләкин сөйләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса; 2—3 сөйләм хатасы җибәрсә, «4» ле куела.
  3. Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кайтарса; сораулар биргәндә, сүзләр һәм грамматик формалар табуда төгәлсезлекләр җибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер өлешен генә үзләштерсә; 4—5 сөйләм хатасы җибәрсә, «3» ле куела.
  4. Әңгәмә вакытында зур авырлык белән генә сорау бирсә; сорауларга үз көче белән жавап бирә алмаса; 6 дан артык хата җибәрсә, «2» ле куела.

Укуның күләме һәм аны бәяләү

Уку дәресләренең төп вазифасы — укучыларда дөрес, йөгерек, сәнгатьле итеп, текстның эчтәлеген аңлап уку күнекмәләре булдыру һәм үстерү, аларны китап белән эшләү алымнарына өйрәтү. Уку техникасы сыйныфтан сыйныфка камилләшә барырга тиеш. Әйтик, 1 нче сыйныфта сүзләрне иҗекләр буенча аңлап, дөрес уку күнекмәләре булдырыла, 2 нче сыйныфта иҗекләр буенча салмак, аңлап, дөрес уку осталыклары формалаша. Укучылар, басымны дөрес куеп, кайбер сүзләрне тулысынча укыйлар. 3 нче сыйныфта аларның аерым сүзләр белән йөгерек, аңлап укуга караган осталык һәм күнекмәләре камилләшә, сәнгатьле уку күнекмәләре тәрбияләнә. 4 нче сыйныфта исә уку осталыклары тагын да үсә. Сузлэр уку күнекмәләре ныгый, логик басым һәм паузаларны саклап, сүзтезмә һәм җөмләләр белән уку күнекмәләре формалаша.

Димәк, баланың уку сәләтен бәяләгәндә, текстның эчтәлеген аңлап, тиешле тизлектә, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, интонацияне саклап, башкалар ишетерлек һәм аңларлык итеп уку аеруча мөһим урын алып тора. Кычкырып укыганда, сүзләрнең дөрес әйтелешенә игътибар ителә. Аерым

Җөмләләрне һәм текстны тиешле пауза белән логик басымны саклап укырга кирәк. Укучыларның сәнгатьле уку һәм телдән сөйләм осталыкларын дәрестән тыш оештырылган чараларда да камилләштерергэ була. Дәрестән тыш укуны нәтижәле оештыруда төрле уеннар, сюжетлы рәсемнәр, видеомагнитофон, шулай ук милләтебезнең рухи байлыгын, мәдәниятен чагылдырган (культурологик компетенция) текстлар ярдәм итә. Төрле чаралардан файдалану укыган текстның эчтәлеген сөйләгәндә дә (кыскача, җентекләп яки сайланма) урынлы була.

Кычкырып уку белән бергә, баланың эчтән уку мөмкинлекләрен камилләштерү турында да онытмаска кирәк. Эчтән уку тизлеге дә гомуми таләпләргә туры килергә тиеш. Шуны да әйтергә кирәк: 1 нче сыйныфтан эчтән укырга өйрәтү бурычы куелмый (мәжбүри түгел).

Укуны гадел бәяләү максатыннан, укучыга 2—3 минутлык тоташ текст тәкъдим ителә. Шуннан соң аның уртача күрсәткечен (1 минутка ничә сүз укуын) табарга мөмкин. Уку тизлеген бәяләү күрсәткечен (бер минутка ничә сүз укуын) табарга мөмкин.

Уку тизлеген бәяләү күрсәткече  (1 минутка)

Сыйныф

Хәрефләр саны

Сүзләр саны

Кычкырып уку

Эчтән уку

Кычкырып уку

Эчтән уку

IV

210-360 сүз

360-420 сүз

55-70

105-120

Уку күнекмәләрен бәяләү

  1. Программада каралган таләпләрне тулысынча үтәсә (авазларны, сүзләрне, җөмләләрне дөрес, сәнгатьле итеп, пауза һәм логик басымны саклап укыса); укытучы биргән сорауларга жавап кайтара алса яки текст эчтәлеген аңлы рәвештә үзләштерсә, «5» ле куела.
  2. Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә; сәнгатьлелек сакланса, ләкин укыган вакытта 2—3 әйтелеш хатасы җибәрсә; пауза һәм интонациягә караган төгәлсезлекләр булса; текстның эчтәлеген аңлап, укытучы сорауларына ждавап бирә алса, «4» ле куела.
  3. Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килмәсә; текстны сәнгатьле итеп укымаса; логик басымны дөрес куймаса; әйтелешкә караган 3—4 хата җибәрсә; текстны өзеп-өзеп укыса; укытучы биргән сорауларга җавап кайтарганда, төгәлсезлекләр китсә; 4—5 әйтелеш хатасы җибәрсә, «3» ле куела.
  4. Уку тизлеге бик акрын булса; барлык сүзләрне дә өзеп-өзеп укыса; текстны сәнгатьле, аңлаешлы итеп укымаса; әйтелеш нормаларын тупас бозса; орфоэпия һәм интонация хаталары эчтәлекне аңлауга җитди комачаулык тудырса; сүзләрне әйткәндә, 6 дан артык тупас бозып әйтү булса, «2» ле куела.

Татар теленнән укыту-тематик планлаштыру:

4 нче сыйныф (татар төркеме)

Укытучы: Гарипова Рузилә Сәлихҗан кызы

Сәгать саны: 70 сәг

Барлыгы: 70 сәг;  атнага 2 сәг

Планлаштырылган контроль эшләр: -

Административ контроль эшләр: -

Планлаштыру: “Рус телендә тулы(гомуми) мәктәпләре өчен  татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалары”на (1-11 нче с-лар\ басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы.- казан:Татар.кит.нәшр., 2011.)  нигезендә төзелде

Дәреслек: 4нче сыйныфта татар теле дәреслеге. (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Казан, “Мәгариф” , 2009)

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН КАЛЕНДАРЬ – ТЕМАТИК ПЛАН

Дәрес темасы

Дәрес тибы

Сәг. саны

Эчтәлеккә мәҗбүри элемент

Укучыларның әзерлегенә таләпләр (көтелгән нәтиҗә)

Контроль төре

Уку эчтәлегенә характеристика

Үткәрү вакыты

План

Факт



деятельности


1 чирек

Табигать һәм без  16 сәг

Исәнме, мәктәп!

Кереш

1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Сәнгатьле уку

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

04.09

Г.Хәсәнов.Август

Катнаш

1

Август шигырен уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сәнгатьле уку

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

06.09

Ш.Маннур “Сагынып кайттык”

Катнаш

1

“Сагынып кайттык” шигырен уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сәнгатьле уку

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

11.09

А.Алиш “Алдакчы Наил”

Катнаш

1

“Алдакчы Наил” уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

13.09

Кытай халык әкияте “Тырыш Юн Су”

Катнаш

1

 “Тырыш Юн Су”уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

18.09

Ә.Фәйзи “Тукай” романнан өзек

Катнаш

1

Тукай” романнан өзек уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

20.09

Г.Тукай “Ай һәм Кояш”

Катнаш

1

“Ай һәм Кояш уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

25.09

Г.Тукай “Яшь агач”

Катнаш

1

“Ай һәм Кояш уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

27.09

М.Галәү “Кырмыскалар”

Катнаш

1

“Кырмыскалар”уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сәнгатьле уку

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

02.10

БСТҮ “Алтын көз җитте”

БСТҮ

1

“Алтын көз җитте”сәнгатьле уку

Хикәя язу, тирә-якны сурәтләү чаралары ярдәмендә

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

04.10

Г.Тукай “Фатыйма белән Сандугач”

Катнаш

1

“Фатыйма белән Сандугач” әсәрен уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

09.10

Сыйныфтан тыш уку. Г.Тукай әсәрләрен уку.

Катнаш

1

Г.Тукай әсәрләрен уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сәнгатьле уку

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

11.10

Р.Хафизова “Күгәрчен һәм малай ”

Катнаш

1

Күгәрчен һәм малай ” уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

16.10

Л.Толстой “Арыслан белән эт”

Катнаш

1

“Арыслан белән эт” уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

18.10

Г.Тукай “Фатыйма белән Сандугач”

Катнаш

1

 Г.Тукай әсәрләрен  уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

23.10

“Табигать һәм без” темасын йомгаклау

Йомгаклау

1

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

25.10

Озын-озак балачак 16 сәг

17

Н.Думави “Сарбай”

Катнаш

1

“Сарбай уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

30.10

18

Н.Думави “Сарбай”

Катнаш

1

“Сарбай уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

01.11

2 чирек

19

Р.Төхфәтуллин “Сабый чаклар”

Катнаш

1

“Сабый чаклар” уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

13.11

20

Р.Төхфәтуллин “Сабый чаклар”

Катнаш

1

“Сабый чаклар” уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

15.11

21

А.Тимергалин “Угры”

Катнаш

1

“Угры” уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

20.11

22

“Малай белән Елан” кытай халык әкияте

Катнаш

1

“Малай белән Елан” сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

22.11

23

Л.Ихсанова “Ун сумлык маҗара”

Катнаш

1

“Ун сумлык маҗара” уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

27.11

24

Л.Ихсанова “Ун сумлык маҗара”

Катнаш

1

“Ун сумлык маҗара” уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

29.11

25

Л.Ихсанова “Ун сумлык маҗара”

Катнаш

1

“Ун сумлык маҗара” уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

04.12

26

 Ф.Яруллин “Зәңгәр күлдә ай коена”

Катнаш

1

“Зәңгәр күлдә ай коена” ,

уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

06.12

27

Ф.Яруллин “Туган ягы кирәк кешегә”, “Гайни”

Катнаш

1

“Туган ягы кирәк кешегә” уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

11.12

28

Ә.Еники “Кунакта”

Катнаш

1

“Кунакта” уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

13.12

29

Н. Әхмәдиев “Чалбар”, “Тәрбияле малай хикәяләре”

Катнаш

1

“Чалбар”, “Тәрбияле малай хикәяләре” уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

18.12

30

Сыйныфтан тыш уку. “Сабантуй ” газеталарына күзәтү

Катнаш

1

“Сабантуй ” газеталарын уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

20.12

31

М.Кәрим “Икебез дә унөчтә булсак”

Катнаш

1

“Икебез дә унөчтә булсак” уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле укуый белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

25.12

32

“Озын-озак балачак” темасын йомгаклау

Йомгаклау

1

Үтелгән әсәрләр буенча сөйләшү

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

27.12

3 чирек

Тәрҗемә әсәрләр 12  сәг

33

П.Ершов “Канатлы ат”

Катнаш

1

“Канатлы ат” уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

15.01

34

П.Ершов “Канатлы ат”

Катнаш

1

“Канатлы ат” уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

17.01

35

А.Пушкин “Салтан патша ...”

Катнаш

1

“Салтан патша ...” уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

22.01

36

А.Пушкин “Салтан патша ...”

Катнаш

1

“Салтан патша ...” уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

24.01

37

Том Соер маҗаралары

Катнаш

1

Том Соер маҗаралары  уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

29.01

38

Том Соер маҗаралары

Катнаш

1

Том Соер маҗаралары  уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

31.01

39

“Нәни принц”

Катнаш

1

“Нәни принц” уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

05.02

40

“Нәни принц”

Катнаш

1

“Нәни принц” уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

07.02

41

“Каләм тирбәтәбез”

Катнаш

1

Әсәрләр язып карау

Укучыларның иҗади сәләтен үстерү, әкият язу. БСТҮ

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

12.02

42

“Тәрҗемә әсәрләр” темасын йомгаклау

Йомгаклау

1

Үтелгән әсәрләр буенча сөйләшү

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

14.02

43

Җ.Тәрҗеманов “Тукран малае Шуктуган”

ЯҢӨ

1

“Тукран малае Шуктуган”уку, сәнгатьле уку

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

19.02

44

СТУ  Ф.Яруллин “Серле дөнья»

ЯТӨ

1

Ф.Яруллин “Серле дөнья»

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

21.02

Шигърият дәфтәре  12  сәг

45

Г.Тукай “Җәйге таң хәтирәсе”

Катнаш

1

Г.Тукай “Җәйге таң хәтирәсе” шигыре

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

26.02

46

Һ.Такташ “Ак чәчәкләр”

Катнаш

1

Һ.Такташ “Ак чәчәкләр” шигыре

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

28.02

47

Һ. Такташ “Тәүфыйклы песи”, “Пи-би-пип”;

Катнаш

1

Һ. Такташ “Тәүфиклы песи”, “Пи-би-пип”;

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

05.03

48

Х.Туфан “Давылда” “Тургай нигә дәшми?”

Катнаш

1

Х.Туфан “Давылда” “Тургай нигә дәшми?”

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

07.03

49

Х.Туфан “Кемнәр сез?”

Катнаш

1

Х.Туфан “Кемнәр сез?” шигыре

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

12.03

50

Х.Вахит “Наратлыдан Каенсарга”, “Камыр батыр” әкияте

Катнаш

1

Х.Вахит “Наратлыдан Каенсарга”, “Камыр батыр” әкияте

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

14.03

51

С.Хәким иҗаты

Катнаш

1

С.Хәким иҗаты белән танышу

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

19.03

52

М.Хөсәен “Күңелле чак”

Катнаш

1

М.Хөсәен “Күңелле чак”

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

21.03

4 чирек

53

М.Хөсәен “Китап”,

Катнаш

1

М.Хөсәен “Китап” шигыре

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

02.04

54

Г.Сабитов “Чүкеч”

Катнаш

1

Г.Сабитов “Чүкеч” шигыре

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

04.04

55

Сыйныфтан тыш уку. “Сабантуй”газеталарына күзәтү, мәкаләләр язу

Катнаш

1

Халык авыз иҗаты

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

09.04

56

“Шигърият дәфтәре” темасын йомгаклау

Йомгаклау

1

“Шигърият дәфтәре” темасы

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

11.04

Халык авыз иҗаты 14  сәг

57

Мәкальләр һә әйтемнәр

Катнаш

1

Халык авыз иҗаты

Халык авыз иҗаты беән танышу, мәкальләр һәм әйтемнәрне истә калдыру, мәгънәләрен аңлату.

Сөйләү

Мәк-не уку, сорауларга җавап бирү

16.04

58

Табышмаклар

Катнаш

1

Халык авыз иҗаты

Халык авыз иҗаты беән танышу, табышмакларны  истә калдыру, логик фикерләү сәләтен үстерү.

Сөйләү

Табышмакларны уку, сорауларга җавап бирү

18.04

59

Мәзәкләр

Катнаш

1

Халык авыз иҗаты

Халык авыз иҗаты беән танышу, табышмакларны  истә калдыру, логик фикерләү сәләтен үстерү

Сөйләү

Мәзәкләрне уку, сорауларга җавап бирү

23.04

60

Әкиятләр. “Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән?”

Катнаш

1

Халык авыз иҗаты, “Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән?” әкияте

Халык авыз иҗаты беән танышу, әкиятләрне истә калдыру,бстү

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

25.04

61

Татар халык әкияте “Патша, вәзир һәм тегермәнче”

Катнаш

1

Халык авыз иҗаты

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

30.04

62

Башкорт халык әкияте “Курайчы”

Катнаш

1

Халык авыз иҗаты

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

02.05

63

Татар халык әкияте “Убыр - Таз”

Катнаш

1

Халык авыз иҗаты

Әсәрнең эчтәлеген аңлау,сәнгатьле уку белү,шул темага аралаша алу

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

07.05

64

Милли бәйрәмнәр, йолалар.

Катнаш

1

Халык авыз иҗаты

Халык бәйрәмнәре беән танышу, йолаларны  истә калдыру,бстү

Сөйләү

Милли бәйрәмнәр турында сөйләшү

09.05

65

Татар халык уеннары

Катнаш

1

Халык авыз иҗаты

Халык уеннары беән танышу, йолаларны  истә калдыру,бстү

Сөйләү

Татар халык уеннары уйнау

14.05

66

“Халык авыз иҗаты” темасын йомгаклау

Йомгаклау

1

Халык авыз иҗаты

“Халык авыз иҗаты” темасын йомгаклау, әсәрләрне искә төшерү.

Сөйләү

Текстны уку, сорауларга җавап бирү

16.05

67

Уку тизлеген тикшерү

1

Укучыларның уку тизлеген тикшереп, анализ ясау

Сөйләү

Уку тизлеген тикшерү

21.05

68

“Туган тел” бәйрәме

Катнаш

1

“Туган тел” бәйрәме

Алган күнекмәләрне практикада күрсәтү.

Сөйләү, җырлау, әкиятләр сәхн-рү

Сөйләү, җырлау, әкиятләр сәхнәләштерү

23.05

69

Гомумиләштереп кабатлау

кабатлау

1

Ел буе алган белемнәрне гомумиләштереп кабатлау

28.05

70

Йомгаклау дәрес

йомгаклау

1

Җәйге ялларга биремнәр алу

30.05

Укыту-методик комплексы:

1. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы. Казан, 2008

2. “ Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы 1-11 нче с-флар (татар балалары өчен)”/ Ф. Г. Галимуллин, З.Н. Хәбибуллина, Х.Г. Фәрдиева/ - Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. -239б.

3. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы. Казан, 2008.

4. Интернет сайтлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәбендә 5 нче сыйныфның татар төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

7 нче сыйныфтан әдәбият өчен эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

6 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Эш программасы статусы.Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Татар урта  мәктәпләре өчен әдәбият  пр...

7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Татар урта  мәктәпләре  өчен әдәбият программасы”на нигезлән...