Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
рабочая программа (5 класс) по теме

Ширеева Алсу Сагитовна

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_klass_dbiyat.docx35.63 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

        Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на нигезләнеп төзелде.

 

Эш программасы структурасы.

        Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле.

Татар әдәбиятын укытуның максатлары:

матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү;

дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт булдыру, ягъни рухи дөньясы бай булган шәхес тәрбияләү;

әдәби текстны эмоциональ кабул итүне, образлы һәм аналитик фикерләүне, иҗади күзаллауны, китап укучы культурасын һәм автор позициясен аңлауны, сәнгать төрләре белән берлектә әдәбиятның сүз сәнгате буларак үзенчәлеге турында карашны; матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗын; укучыларның телдән һәм язма сөйләмен үстерү;

әдәбият белеменең нигез төшенчәләренә һәм әдәбият тарихының төп факторларына нигезләнеп, әдәби әсәрне уку һәм анализлау; әсәрләрдәге конкрет-тарихи һәм гомумкешелек эчтәлекне аерып ала белү; телдән һәм язма чыгышларда әдәби тел байлыгыннан дөрес файдалана белү күнекмәләре булдыру.

Программада 5 нче сыйныфта татар әдәбиятына 70 сәгать вакыт бирелә, ә мәктәпнең укыту планы буенча 35 сәг., шунлыктан дәреслектәге материалларның барысын да саклаган хәлдә, аларны анализлау өчен бирелгән вакыт  кыскартылды:  язучы иҗаты – 29 сәгать,класстан тыш уку – 2 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 4 сәгать.

 План “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на   (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзелде.  

Төп темалар

Сәг.

Белем һәм күнекмәләр

Татар халык авыз иҗаты. Әкиятләр

Мәкаль һәм әйтемнәр

Табышмаклар

2

Әкиятләр, алардагы тылсымлы сюжет. “Зирәк карт”, “Җил арба” әкиятләре. Әкият геройлары үрнәгендә шәфкатьлелек, миһербанлылык тәрбияләү.

Мәкаль һәм әйтемнәрнең табигатенә хас сыйфатлар. Алардагы мәгънә тирәнлеге һәм тел-бизәк, сөйләмнең тәэсирлеген көчәйтү чаралары булуы.

Табышмаклар, әкият-табышмаклар, шарадалар.

Язучы иҗатына анализ

Габдулла Тукай

2

Тукай нигезләре. “Эшкә өндәү”,  “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Су анасы”, “Сабыйга” шигырьләре. Шагыйрьнең бала психологиясен сурәтләве. Мәгърифәткә, яшьләргә белем һәм тәрбия бирүгә мөнәсәбәте.

Әнвәр Бакиров Садри Ахунов

1

Композитор  иҗаты турында белешмә. Әсәрләре хакында фикер алышу. Скульптор  иҗаты турында белешмә

Әхмәт Фәйзи

2

Тормыш юлы, иҗады турында белешмә.”Тукай” романыннан өзекләр уку. Тукайның балачагы һәм язмышының халык тормышына бәйлелеге

Нәҗип Думави

1

Тормыш юлы, иҗады турында белешмә. “Айлы төн” , “”Син-кеше шигырьләре.

Мәҗит Гафури

1

Тормыш юлы, иҗады турында белешмә.”Гөлләр бакчасында” шигырен, “Кыр казы”хикәясен өйрәнү.

Галимҗан Ибраһимов

1

Тормыш юлы, иҗады турында белешмә. “Яз башы” хикәясен өйрәнү, анализлау.

Нәкый Исәнбәт

1

Тормыш юлы, иҗады турында белешмә. “Туган ил”, “Син сазыңны уйнадың” шигырьләрен өйрәнү.

Гаяз Исхакый

2

Тормыш юлы. Иҗаты. Шигырьләренә анализ: “Кәҗүл читек” хикәясе.

Дәрҗия Аппакова

1

Тормыш юлы. Иҗаты. “Йолдызкай”, “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәяләре

Гөлсем Сөләйманова

1

Тормыш юлы. Иҗаты. Татар җыр сәнгатенә керткән өлеше.

Фатих Кәрим

2

Тормыш юлы. Иҗаты. “ Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл” әкияте. “Үлем уены” поэмасы

Абдулла Алиш

2

Тормыш юлы. Иҗаты. “Сертотмас үрдәк” әкияте , “Чуар тавык” хикәясе

Фатих Хөсни

1

Тормыш юлы. Иҗаты. “Малай белән солдат”, “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрләре

Нәби Дәүли

1

Тормыш юлы. Иҗаты.”Бәхет кайда була?” шигыре,“Кар нинди җылы”  хикәясе

Нури Арсланов

1

Тормыш юлы. Иҗаты. “Казан” шигыре

Гамир Дәүләтшин

Гомәр Бәширов

1

“Гасырлар тирәнлегеннән” әсәре

”Нинди ул Татарстан?”

Саҗидә Сөләйманова

1

Тормыш юлы. Иҗаты. “Кайный, шаулый Казан урамнары” шигыре

Шәүкәт Галиев

1

Тормыш юлы. Иҗаты.”Телләр белүче каләм”, “Магнитофон онытмый”, “Саумысез , арышларым!” шигырьләре

Рабит Батулла

1

Тормыш юлы. Иҗаты. “Дуслар дус булып кала” әкияте

Фәнис Яруллин

2

Тормыш юлы. Иҗаты. “Анам теле” шигыре, “Кояштагы тап” әкияте

Солтан Шәмси

1

Тормыш юлы. Иҗаты. “Табигатьнең газаз баласы” хикәясе

Класстан тыш уку

2

Бәйләнешле сөйләм үстерү

4

Барлыгы

35

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

сүз сәнгатенең образлы табигате;

өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеге;

классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп факторлары;

өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләр;

әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;

әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;

әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;

укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясын ачыклау;

геройларга характеристика бирү;

сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;

әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;

автор позициясен ачыклау;

укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;

өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерне белдерү;

укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү;

укыган әсәрләргә бәяләмә (отзыв) язу;

татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;

аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле белешмә әдәбият, вакытлы матбуга, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.

                                                                  Укыту – методик комплекты

 “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на   (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,В.А. Гарипова, Р.Р. Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010)

.Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән  гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.(Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М.,Хаков В.Х., Измайлова Г.Г., Хәмидуллина Э.Х.Казан, 2008.)

 Дәреслек. Ф.Ф. Исламов, Ә.М. Закирҗанов. Татар әдәбияты. 5 сыйныф, 2009.

      4.  Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика

                 колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма/Д.Ф.Заһидуллина,  

                 М.И.Ибраһимов,В.Р.Әминева.-Казан:Мәгариф,2005

      5. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6нчы  

              сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма/Я.Х.Абдрәхимова.-Казан: Мәгариф,2007

      6. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. /Д.Ф. Заһидуллина. – Казан: Мәгариф, 2000

Дәрес темасы

сәг. саны

Дәрес тибы

Уку-укыту эшчәнлегенең төрләре

Контроль төре

Материалны үзләштерү буенча планлаштырылган нәтиҗәләр

Өй эше

Дата

1

Татар халык авыз иҗаты. Әкиятләр .

1

Яңа материалны өйрәнү дәресе

Сүзлек өстендә эш. Укытучы лекциясе. Китап тәкъдим итү.  Аңлатмалар бирү.

Әкиятләр, алардагы тылсымлы сюжет. Әкият геройлары үрнә гендә шәфкатьлелек, миһербанлылык тәрбияләү

Әкиятләр турында конспектлап килергә

2

Кл. тыш уку. №1. Татар халык әкиятләре.

1

Кл. тыш уку дәресе

Сүзлек өстендә эш, укучылар сөйләве, рәсемнәр буенча әңгәмә.

тест

Жанр үзенчәлекләрен табу.

3

Мәкаль һәм әйтемнәр Табышмаклар

1

Катнаш дәрес

Аңлатмалар бирү,чагыштыру,аермалы якларын табу.“Табышмак әйтәм-җавабын тап”уены.

Мәкаль һәм әйтемнәрнең табига- тенә хас сыйфатлар. Алардагы мәгънә тирәнлеге һәм тел-бизәк, сөйләмнең тәэсирлеген көчәйтү чаралары булуы. Табышмаклар, әкият-табышмак -лар, шарадалар белән танышу

Мәктәп темасына ребус ясарга

4

Габдулла Тукай. “Эшкә өндәү”, “Сабыйга” шигырьләре

1

Сәнгатьле уку дәресе

Укытучы лекциясе, хронологик   таблица төзү, сүзлек өстендә эш, уку, сәнгатьле уку,тел-сурәтләү чараларын тикшерү

Кешеләргә бәхет яки хурлык китерүче сәбәпләрне ачыклау. Мәгърифәткә, яшьләргә белем һәм тәрбия бирүгә мөнәсәбәте.

ятларга

5

“Эш беткәч уйнарга ярый”. “Су анасы” шигырьләре.

Сәнгатьле уку дәресе

Сәнгатьле уку,эчтәлек буенча фикер алышу, сүзлек өстендә эш, әңгәмә.

Тәрбия бирүгә мөнәсәбәте. Шагыйрьнең бала психологиясен сурәтләве.

Шигырьләрне укырга, сорауларга җаваплар әзерләргә.

6

Әнвәр Бакиров    Садри Ахунов

1

Күзәтү дәресе

Әңгәмә, укытучы сүзе,музыкаль

әсәрләр тыңлау.

Композитор һәм  скульптор иҗатлары  турында белешмә. Музыка һәм рәсем сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре.

Конспект буенча сөйләргә

7

Әхмәт Фәйзи. “Тукай ” романыннан өзекләр

1

Күзәтү дәресе

Укытучы сүзе, сәнгатьле уку, эчтәлекбуенча фикер алышу.

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Тукай” романыннан өзекләр уку.

“Озын- чарак... читек баш- лары” өзек ятларга

8

Образлар системасы.

1

Күзәтү дәресе

Әңгәмә, сәнгатьле уку,образларга характеристика бирү, әсәрнең темасын, идеясен ачыклау.

10 м тест, Тукай буенча

Тукайның балачагы һәм язмышының халык тормышына бәйлелеге. Әсәрнең темасы, идеясе.

Характеристика бирү.

9

Бәйләнешле сөйләм  үстерү.№1 Г.Тукай музеенда.

1

Әңгәмә,фикер алышу,слайдлар карау.

Казандагы Тукай музее һәм Кырлайдагы музей белән читтән торып таныштыру.

“Минем тормы  -шымда Тукай” кечкенә сочинение

10

Нәҗип Думави “. Айлы төн”, “Син-кеше” шигырьләре.

1

Сәнгатьле уку дәресе

Укытучы лекциясе, хронологик таблица төзү, әңгәмә.

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Табигатьнең матурлыгын сурәтләү чараларын табу. Шигырьдә кешене бөек зат буларак бәяләү чаралары.

Шигырьне сәнгатьле укырга, ятларга

11

Нәкый Исәнбәт. “Туган ил ” “Син сазыңны уйнадың” шигырьләре.

1

Сәнгатьле уку дәресе

Сүзлек өстендә эш, сәнгатьле уку,  сорауларга җаваплар, язучының тел стилен тикшерү.

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Шигырьдә  шагыйрьнең туган илгә, халкына, әнисенә мәхәббәтенең бирелеше. Кешенең күңелен нечкәртеп, тойгыларын уятучы, нәфисләндерүче һәм баетучы уен коралы сазның шигъри юлларда бирелеше. Уен коралларының кеше күңеленә тәэсире

“Туган илгә мәхәббәт нәрсә

ул?” сочинение.

12

Гаяз Исхакый. “Кәҗүл читек” хикәясе

1

Яңа материал ны өйрәнү дәресе

Әңгәмә, сүзлек белән эш,текст белән танышу.

Тормыш юлы, иҗаты турында бе -лешмә. Хикәя белән танышу

Язучы биографиясен укырга, сөйләр -гә әзерләнергә

13

Әсәрнең  идеясе, төп   геройга  характеристика.

Күзәтү дәресе

Укытучы лекциясе, сүзлек белән эш, әңгәмә, укучылар укуы.

Әсәрдә бала психологиясенең бирелешен ачыклау.

Әхмәдуллага характеристика әзерләп килергә

14

Мәҗит Гафури.

 “Кыр казы”  хикәясе 

1

Уку дәресе

сүзлек белән эш, әңгәмә, укучылар укуы.

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Хикәяне уку. Укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү

Эчтәлеген план буенча сөйләргә

15

Бәйләнешле сөйләм үстерү№2 Кошлар – безнең дусларыбыз

1

Бсү

Туган ягыбыз кошлары, аларны саклау,  ярдәм итү турында сөйләшү

Сочинение “Кош -лар – безнең дусларыбыз”

16

Галимҗан Ибраһимов. “Яз башы” хикәясе.

Хикәя турында

1

Уку дәресе

Укытучы лекциясе, сүзлек белән эш, әңгәмә, укучылар укуы.

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Туган як табигатенең матурлыгы, аның белән хозурлану темаларының күтәрелүе һәм сәнгатьчә хәл ителүе.

Укырга, бүлекләр- нең эчтәлекләрен сөйләргә

17

Дәрҗия Аппакова. “Йолдызкай”, Шыгырдавыклы башмаклар” хикәяләре.

1

Яңа материал ны өйрәнү һәм уку дәресе

Укытучы лекциясе, сүзлек белән эш, әңгәмә, укучылар укуы.

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Йорт хайваннарына мәхәббәт тәрбияләү, алар турында мәгълүмат бирү. Кешеләр арасында дуслык, бер-береңә игътибарлы булу мәсьәләләренең актуальләштерелүе

“Гөлшат-чын дус” дигән темага сочинение языгыз

18

Гөлсем Сөләйманова

1

Күзәтү дәресе

Укытучы лекциясе,сүзлек белән эш,язмаларны тыңлау, әңгәмә.

Тормыш юлы, иҗаты, татар  җыр сәнгате өлкәсендәге хезмәте   турында белешмә.

Конспектларга

19

Фатих Кәрим “Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл” әкияте

1

Күзәтү дәресе

Әңгәмә, укытучы сүзе,мөстәкыйль уку, монологик сөйләм.

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Әкияттә хайваннар образының бирелеше. Киңәйтелгән план төзү күнекмәләрен үстерү

Әкиятнең эчтәлеген сөйләргә

20

”Үлем уены” поэмасы

1

Сәнгатьле уку дәресе

Сүзлек белән эш, укытучы лекциясе, әңгәмә.

Әсәрдә сугыш вакыйгаларының, күренешләренең бирелеше. Үлемне җиңгән кечкенә солдат образы

“”Кешенең уен... Үлгән чагыында”- өзек ятларга

21

Абдулла Алиш. “Сертотмас үрдәк” әкияте

1

Уку дәресе

Әңгәмә, сәнгатьле уку, сүзлек белән эш.

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Хайваннар турында әкиятнең үзен -чәлеге. Киңәйтелгән план төзү күнекмәләрен үстерү

Әкиятнең эчтәлеген киңәйтелгән план буенча сөйләргә.

22

“Чуар тавык” хикәясе

1

Уку дәресе

Уку төрләре,аерым өзекләрнең эчтәлеген сөйләү.

Хайваннар турында әкиятнең үзен -чәлеге. Киңәйтелгән план төзү күнекмәләрен үстерү

Әкиятнең эчтәле- ген киңәйтелгән план буенча сөйләргә

23

Фатих Хөсни “Малай белән солдат” хикәясе

1

Күзәтү дәресе

Уку төрләре,аерым өзекләрнең эчтәлеген сөйләү.

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә Хикәядә Наил һәм солдат образла- рының бирелеше. Малайның әтисен ярату хисләренең бирелеше

Наил һәм солдат образларына характеристика язарга

24

Нәби Дәүли. “Кар нинди җылы” хикәясе

1

Сәнгатьле уку дәресе

Уку төрләре,аерым өзекләрнең эчтәлеген сөйләү.

Илгиз белән Га рифка характеристика биререгә

25

Бәйләнешле сөйләм үстерү№3

Кешене хезмәт бизи

1

Бсү

Бәхет төшенчәсе турында фикер йөртү.  Хезмәткә уңай мөнәсәбәт “Кешене хезмәт бизи” әйтемен ачыклау.

“Бәхет кайда була?”Шигырьне ятларага

26

Нури Арсланов. “Казан” шигыре

1

Сәнгатьле уку дәресе

сүзлек белән эш, әңгәмә, укучылар укуы.

Узылган язучылар буенча 10 мин тест

Тормыш юлы, иҗаты. Шагыйрьнең Казанга мәхәббәте, Казанның үткәне һәм киләчәге

Шигырьне ятларга

27

Гамир Дәүләтшин.“Га сырлар тирәнлегеннән”. Гомәр Бәширов. “Нинди ул Татарстан”

1

Уку дәресе

Уку төрләре,аерым өзекләрнең эчтәлеген сөйләү.

Татар халкының борынгы тарихы, аны өйрәнү һәм саклау. Татарстан республикасы турында мәгълүмат бирү

Укырга, эчтәлеген сөйләргә

28

Бәйләнешле сөйләм үстерү№4

Туган ягым – Татарстан

1

Дәрес-сәяхәт

Мәктәп музеена сәяхәт

Музейдан алган тәэсирләр белән уртаклашырга

29

Саҗидә Сөләйманова“Кайный, шаулый Казан урамнары  шигыре”

1

Күзәтү дәресе

сүзлек белән эш, әңгәмә, укучылар укуы.

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә Сәнгатьле уку, Казанга бәйле бөек шәхесләр турында мәгълүмат бирү

Конспектларга  һәм сөйләргә

30

Шәүкәт Галиев. “Алтын куллар”, “Хәзинә” Телләр белүче каләм”, “Магнитофон онытмый” ши- гырьләре

1

Сәнгатьле уку дәресе

сүзлек белән эш, әңгәмә, укучылар укуы.

Телләр белүче каләм”, “Магнитофон онытмый”

Шигырьнең берсен ятларга

31

Кл. тыш уку. №2

Ш.Галиев шигырьләре.

1

Кту

Сәнгатьле уку, әңгәмә.

Туган җиргә булган мәхәббәтнең бирелеше.

32

Рабит Батулла. “Дуслар дус булып кала” әкияте

1

Уку дәресе

Сәнгатьле уку, әңгәмә.

Тормыш юлы, иҗаты. Дусларны    табу һәм аларны саклый белүнең әһәмияте

Әкиятне сөйләргә

33

Фәнис Яруллин“Анам теле” шигыре

1

Күзәтү дәресе

сүзлек белән эш, әңгәмә, укучылар укуы.

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә

Конспектларга  һәм сөйләргә

34

“Кояштагы тап” әкияте

1

Уку дәресе

сүзлек белән эш, әңгәмә, укучылар укуы.

10 мин тест

Ялганның  кешегә начарлык булып кайтуы

Вакыйгаларны

барлау.

35

Солтан Шәмси. “Табигатьнең газиз баласы”

1

Уку дәресе.

сүзлек белән эш, әңгәмә, укучылар укуы.

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Кешене кеше иткән төп сыйфатлар: мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек турында төшенчә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләрендә  4 нче сыйныфының татар төркемнәре өчен  татар әдәбиятыннан эш программасы...

5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәбендә 5 нче сыйныфның татар төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

7 нче сыйныфтан әдәбият өчен эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

6 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Эш программасы статусы.Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Татар урта  мәктәпләре өчен әдәбият  пр...

7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Татар урта  мәктәпләре  өчен әдәбият программасы”на нигезлән...