7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
рабочая программа (7 класс) по теме

Ахтямова Гульнара Ильгизовна

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Татар урта  мәктәпләре  өчен әдәбият программасы”на нигезләнеп төзелде.

 

Эш программасы структурасы.

         Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

 

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала.

Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле.

Татар әдәбиятын укытуның максатлары:

-         татар әдәбиятының бай тарихын, классик язучыларының иҗатларын һәм иң күренекле әсәрләрне өйрәнү, үзләштерү

-         иң күркәм әсәрләр мисалында рухи байлыкның кыйммәтен күрсәтү, дәрәҗәсен күтәрү

-         укучыда кызыксыну хисен уяту, белем алуга, иҗади һәм рухи үсүгә теләк – омтылыш тудыру, укучының иҗади сәләтен үстерү

         Укыту планында 7 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Татар әдәбиятыннан тематик планны “Татар урта  мәктәпләре  өчен әдәбият программасы”на / Ф.Хатипов, А.Әхмәдуллин. К., “Мәгариф”, 2010/  нигезләнеп төзедем. Программада 68 сәгать каралган, ләкин мин эш программасын 70 сәгатькә исәпләп төзедем. әсәрләрне өйрәнү- 49 сәгать, сөйләм үстерү-17 сәгать, дәрестән тыш уку- 4 сәгать.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 7_klass_dbiyat.doc179 КБ

Предварительный просмотр:

         Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Татар урта  мәктәпләре  өчен әдәбият программасы”на нигезләнеп төзелде.

 

Эш программасы структурасы.

        Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала.

Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле.

Татар әдәбиятын укытуның максатлары:

  • татар әдәбиятының бай тарихын, классик язучыларының иҗатларын һәм иң күренекле әсәрләрне өйрәнү, үзләштерү
  • иң күркәм әсәрләр мисалында рухи байлыкның кыйммәтен күрсәтү, дәрәҗәсен күтәрү
  • укучыда кызыксыну хисен уяту, белем алуга, иҗади һәм рухи үсүгә теләк – омтылыш тудыру, укучының иҗади сәләтен үстерү

        Укыту планында 7 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Татар әдәбиятыннан тематик планны “Татар урта  мәктәпләре  өчен әдәбият программасы”на / Ф.Хатипов, А.Әхмәдуллин. К., “Мәгариф”, 2010/  нигезләнеп төзедем. Программада 68 сәгать каралган, ләкин мин эш программасын 70 сәгатькә исәпләп төзедем. әсәрләрне өйрәнү- 49 сәгать, сөйләм үстерү-17 сәгать, дәрестән тыш уку- 4 сәгать. 

 

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  • тәкъдим ителгән эпик, лирик һәм драматик әсәрләрне уку һәм аларга үз мөнәсәбәтең, бәяң булу;
  • сайлап алган әсәрнең (кыскача, тулы, аерым бүлекләренең) эчтәлеген сөйли белү;
  • эпик әсәр буенча изложение язу;
  • әдәби әсәрнең төрләрен аера алу;
  • сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;
  • әдәби әсәрнең төрен, жанрын исбатлау;
  • әдәби әсәрнең темасын, төп фикер – идеясен билгеләү;
  • әдәби әсәр героена характеристика бирү;
  • эпик әсәрнең бер өлешен образлы сөйләү;
  • шигырьне яттан белү яки прозадан өзекне яттан сөйләү;
  • әсәрнең сәнгать күренеше икәнлеген аңлата алу;
  • бер яки берничә әсәр геройларын чагыштырып, уртак һәм үзенчәлекле якларын табу;
  • төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;
  • әдәби әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен дәлилле итеп аңлата, исбатлый белү;
  • әсәрдә сюжет элементларын аера, композициясен, тел – сурәтләү чараларын күрсәтә, аңлата белү;
  • автор сөйләмен һәм персонажлар телен анализлау;
  • әдәби әсәр буенча сочинение язу;
  • татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага язылган әсәрләрне чагыштыру, милли үзенчәлекләрен ачыклау;

ирекле темага сочинение язу. 

Бәяләү нормалары

Укучыларның 1 минутка уку тизлеге түбәндәгечә билгеләнә:

класс

Икенче яртыеллыкта

Хәреф саны

Иҗек саны

Сүз саны

7 класс

445-700

455-725

170-270

180-280

75-120

80-125

Минутка укыганда куела торган таләпләр

Таләпләр

Билге

1

    Шул сыйныфка  таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:

-фонетик  үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә;

-татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре) сакланса;

-җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә (сүзләр-иҗекләргә; җөмлә-сүз тезмәләре һәм сүзләргә, мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә;

-тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм  логик басым дөрес укылса яисә язылса;

-интонацион яктан тестктагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса;

    Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларга төгәл җавап бирелсә;

“5”ле куела

1.

2.

    Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

-кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;

-сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса;

-җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-32 төгәлсезлек җибәрелсә;

    Укытучының сорауларына төгәл җавап бирсә

“4”ле куела

1.

2.

3.

 Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик,2-3 орфоэпик хата җибәрелсә;

 Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә;

 Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлек булса;

“3”ле куела

1.

2.

3.

4.

   Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса;

   Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса;

   Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа;

   Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда;

“2”ле куела

Сочинение бәяләү нормалары

Эшнең эчтәлеге һәм теле

Грамоталылыгы

Билге

1

Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк;план (яки плансыз) эзлекле язылган;теле бай, образлы, стиль бердәмлеге сакланган

1 орфографик яки пунктуацион (яки грамматик) хата бар

“5”ле куела

2

Язманың эчтәлеге темага туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелелегендә артык әһәмияте булмаган бозу сизелә;тулаем алганда, теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган

2 орфографик,1 пунктуацион (яки1 грамматик) хата бар

“4”ле куела

3

Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул нигездә дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; телнең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән.

3 орфографик,2 пунктуацион 1 грамматик хата бар

“3”ле куела

4

Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп, планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк.

Орфографик хаталарның саны 3тән, пунктуацион хаталарның саны 2дән, грамматик хаталарның саны 3 тән артык

“2”ле куела

5

Төгәлсезлекләр билгесе “2”ле кую нормасыннан артып китә.

Төгәлсезлекләр “2”ле кую нормасыннан артып китә.

“1”ле билгесе куела

 

Тематик план

Дәреснең темасы, эчтәлеге

Сәгать саны

Дәрес тибы

Махсус белем һәм күнекмәләр

Җиһазлау, өстәмә чыганаклар

өй эше

үтәлү вакыты

План буенча

фактик

1

Мәкаль һәм әйтем турында төшенчә. Тугандаш халыклар мәкальләреннән үрнәкләр.

1

Катнаш дәрес

Халык авыз иҗаты .

Мәкаль һәм әйтем турында төшенчә.

  1. Н.Исәнбәт “Татар халык мәкальләре”, I-III томнар.
  2. Балалар төзегән альбом.

10 мәкаль язып килергә.(тема бирелә)

2

Мәкаль һәм әйтемнәрнең үзенчәлекләре.

1

Мәкальләрнең төзелеше, тематик яктан төрлелеге.

  1. Исламов Ф.Ф. “Мәктәптә халык авыз иҗатын өйрәнү”, К., 1993.

2. Н.Исәнбәт “Татар халык мәкальләре”, I-III томнар.

3. Балалар төзегән альбом.

Яңа мәкаль һәм әйтемнәр язып килергә.

Сөембикә турында белгәннәрне искә төшерергә.

3

Бәет турында төшенчә. “Сөембикә бәете”.

1

Кереш дәрес

Бәет турында төшенчә бирү, бәеткә хас үзенчәлекләр.

  1. Халык авыз иҗаты. Легенда һәи риваятьләр. Бәетләр.К., 1983.

Бәетне сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә.

4

“Сөембикә бәете”ндә Сөембикә образы. Бәетнең сәнгатьчә эшләнеше.

1

әдәби әсәр өйрәнү

Бәетнең сәнгатьчә эшләнеше. Сөембикә турында мәгълүмат бирү, аның татар халкы тормышында тоткан урыны.

  1. Халык авыз иҗаты. Легенда һәи риваятьләр. Бәетләр.К., 1983.
  2. магнитофон язмасы.

Өлкәннәрдән бәетләр язып килергә. “Сак-Сок” бәетен укырга.

5

Класстан тыш уку. “Сак-Сок “ бәете

1

әсәргә анализ ясау

Бәетләргә иллюстрацияләр.

“Сак-Сок бәете” китабы.

Магнитофон язмасы.

“Сак-Сок “ бәетеннән өзекне ятларга

6

К.Насыйриның тормышы һәм иҗаты. “Әбугалисина” әсәрен укый башлау.

1

Кереш дәрес

Язучының тәрҗемәи хәле белән таныштыру.

  1. Әдипнең портреты.
  2. Б. Альменов к., 1989, 7 стр. (иллюстрация).
  3. “Мәгариф” ж., 1992, №1; 1995, №2.

1 бүлекне укырга.

7

К.Насыйри “Әбугалисина”. Әсәрне уку һәм анализлау.

1

әдәби әсәрне анализлау

әсәрдә акыл көче, гыйлем куәтен раслау, аларның тылсымлы нәтиҗәлелеген күрсәтү. Гйлемне явызлыкка түгел, шәфкатьлелеккә хезмәт иттерү идеясе.

1. Әдипнең портреты.

2. Китаплары.

Укып бетерергә, төп образларга характеристика бирергә әзерләнергә.

8

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Әбугалисина һәм Әбелхарис образларына характеристика.

1

Сөйләм үстерү

Әбугалисина һәм Әбелхарис образларына характеристика.

Г.Тукай турында белгәннәрне искә төшерергә.

9

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты. “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасы белән таныша башлау.

1

Катнаш дәрес

Шагыйрьнең тормыш юлы ,  иҗаты турында белемнәрне  искә төшерү, тирәнәйтү. Поэманың язылу үзенчәлеге.

  1. “Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты.” (интерактив  китап).
  2. Портрет.
  3. Китап күргәзмәсе.
  4. И.Нуруллин “Тукай турында хикәяләр”.
  5. Тукай (фотоальбом), иллюстрацияләр, рәсемнәр.

Поэманы укып бетерергә, үзеңә ошаган өлешен сәнгатьле укырга әзерләнергә.

10

Г.Тукай “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасы.

1

әдәби әсәрне анализлау

Әсәрдәге геройлар, аларның пртотиплары.

Халык авыз иҗатына хас үзенчәлекләрен табу.

1. “Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты.” (интерактив  китап).

2. Портрет.

3. Китап күргәзмәсе.

4. И.Нуруллин “Тукай турында хикәяләр”.

5. Тукай (фотоальбом), иллюстрацияләр, рәсемнәр.

6. С.Исмәгыйлева “VIII класста әдәбият дәресләре”, К., 1986. (127-136 б.)

Сорауларга җавап бирергә, Кисекбаш образына карата үзеңнең фикереңне белдерергә әзерләнергә.

11

Г.Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасында Кисекбаш образы.

Әдәбият теориясе. Гилербола.

1

әдәби әсәрне анализлау

Кисекбаш образы, аны сыйфатлауда кулланылган гиперболик алымнар.

 Гипербола, пародия төшенчәсе.

  1. Әдәбият белеме сүзлеге.

2.Әсәргә иллюстрация.

Сочинение язарга әзерләнергә.

12-13

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение.

  1. Мин Кисекбашны нинди итеп күз алдына китерәм?
  2. “Печән базары...” әһелләре, Тукай сурәтләвенчә, кемнәр алар?
  3. Поэмадагы әкият алымнары.

2

Сөйләм үстерү

Эшне төгәлләргә.

14

Г.Исхакыйның тәрҗемәи хәле. “Кәҗүл читек” хикәясе.

1

Кереш дәрес

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

  1. Әдипнең портреты.
  2. Китаплары

Әсәрне сәнгатьле итеп укырга .

15

Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясе..

1

әдәби әсәр өйрәнү

Баланың рухи дөньясын ситуациядә һәм төгәл детальләр ярдәмендә ачып бирү.

16

Дәрдемәнд. Шагыйрь турында белешмә. “Кораб”, “Куанды ил” шигырьләрен уку һәм анализлау.

1

Кереш дәрес

Шагыйрь турында белешмә.XX гасыр башындагы иҗтимагый фикернең шагыйрь иҗатында чагылышы. Шигырьләрендә ил корабы, давыл, упкын образларының бирелеше.

1. Әдипнең портреты.

2.М.Мәһдиев “Рәмиевләр нәселеннән берәү”, “Казан утлары” ж., 1989, №2.

3.М.Гайнуллин “Татар әдипләре”, К., 1978, 156-172 б.

“Кораб”, “Ата-анам йорты өчен...” шигырьләрен ятларга.

17

Дәрдемәнднең “Рәсем”, “Видагъ”, “Җәй үтте”, “Урысча күп сүзең...” шигырьләрен уку һәм анализлау. “Кораб”, “Ата-анам йорты өчен...” шигырьләрен яттан сөйләү.

1

әдәби әсәрне анализлау

Шигырьләренең тематикасы

1. Әдипнең портреты.

2. М.Мәһдиев “Рәмиевләр нәселеннән берәү”,  “Казан утлары” ж., 1989, №2.

3. М.Гайнуллин “Татар әдипләре”, К., 1978, 156-172 б.

Өй сочинениесе “Минем нәсел шәҗәрәм”.

18

К.Тинчурин. Язучы турында белешмә. “Мәдрәсәдә беренче көн” хикәясен укып фикер алышу.

1

Кереш дәрес

Язучы турында белешмә. Элекке заманда мәдрәсә тормышының яктыртылышы.

  1. Әдипнең портреты.
  2. Р.Ишморат “Дусларым – остазларым”.
  3. Кульязма альбом.
  4. Китап күргәзмәсе.

“Бүре зәхмәте” хикәясен укып килергә.

19

К.Тинчуринның “Бүре зәхмәте” хикәясен уку, фикер алышу.

1

әдәби әсәр өйрәнү

1. Әдипнең портреты.

2. Р.Ишморат “Дусларым – остазларым”.

3. Кульязма альбом.

4. Китап күргәзмәсе.

95 бит – мөстәкыйль эш өчен биремнәрне үтәргә.

20-

21

Һ.Такташның тормыш юлы, иҗаты.

 “Мокамай” шигырен уку,  анализлау.

2

Катнаш дәрес

әдәби әсәрне анализлау

Шагыйрь турында белешмә. Шагыйрь иҗатының үзенчәлеге.

  1. Әдипнең портреты.
  2. Китап күргәзмәсе.
  3. “Күренекле шәхесләр” сериясеннән CD “Һади Такташ” (“Мокамай” – укый А.Арсланов)

“Мокамай”шигыреннән өзекне ятларга.

22

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Һ.Такташның “Мокамай” шигырен яттан сөйләү. “Кеше үз язмышына үзе хуҗа” дигән темага дискуссия.

1

Сөйләм үстерү

Дискуссия темасына сөйләшүне өйдә әти-әниләр белән дәвам итәргә.

23-24

М.Әмир турында кыскача белешмә. “Агыйдел” повестеннан өзекләр белән танышу.

1

Кереш дәрес

әдәби әсәр өйрәнү

Язучы турында кыскача белешмә.

Әсәрдә 30 елларда булган вакыйгаларның чагылышы, яшьләрнең  аң-белемне күтәрү, күмәк хуҗалык төзү өчен көрәшләре, каршылыкларны җиңүләре.

Әби-бабайлардан аларның яшь чаклары турында сөйләтергә, әсәрдәге чор, андагы вакыйгалар белән чагыштырыга.

“Агыйдел рәсемдәге төсле матур...” дип башланган өзекне ятларга.

25

М.Әмирнең “Агыйдел” повесте. Гаяз, Ильяс, Артыкбикә образлары.

1

әдәби әсәр өйрәнү

әсәрдә төп  образларның бирелеше, аларга хас үзенчәлекләр.

Образларга характеристика язып килергә.

26

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Артыкбикә образына характеристика.. Әсәрнең лиризмы. Повесть турында төшенчә.

1

Сөйләм үстерү

Повесть турында төшенчә бирү.

Әсәрне тулысынча укырга.

27

Бәйләнешле сөйләм үстерү. М.Әмирнең “Агыйдел” повестеннан өзекне яттан сөйләү.

1

Сөйләм үстерү

28

С.Хәким иҗаты турында белешмә. “Юксыну”, “Әнкәй”, “Клиндерләр эзлим” шигырьләре.

1

Кереш дәрес

Шагыйрь иҗатына белешмә. Шигырьләрдә, моңсу хисләрнең, әниләргә чиксез мәхәббәт хисләренең чагылышы.

  1. “Күренекле шәхесләр” сериясеннән CD “Сибгат Хәким” (“Юксыну”, “Әнкәй” шигырьләре – укый Р.Таҗетдинов).
  2. Әдипнең портреты, фотогалерея.
  3. Китап күргәзмәсе.

“Әнкәй “ шигырен ятларга.

29

С.Хәким “Тегермән стенасындагы язулар” шигыре.

1

әдәби әсәр өйрәнү

Шагыйрьнең детальләрдә авыл язмышын, халыкның авыр тормышын күрсәтә белүе.

1. Тегермән рәсеме.

Шигырьне чәчмә формада язып килергә.

30

С.Хәким “Һәйкәл урынында уйланулар”

1

әдәби әсәр өйрәнү

Җәлилчеләрнең җыелма образын сынландыру.

  1. Әдипнең портреты, фотогалерея.
  2. М.Җәлил һәйкәленең фоторепродукциясе.
  3. Җәлилчеләрнең барельефлары фоторепродукциясе.

Мемориаль комплекста булып, андагы сыннарны тагын бер кат игътибар белән күзәтергә һәм күңелдә туган хисләрне кәгазьгә төшерергә.

31-

33

Ф.Хөсни. Язучы турында белешмә. “Йөзек кашы” повесте. Әдәбият теориясе. Типиклык төшенчәсе.

1

Кереш дәрес

әдәби әсәр өйрәнү

Язучы турында белешмә бирү. Повестьның истәлеккә корылуы.

Вәсилә, Айдар образлары, аларның күңел дөньяларының, язмышларының бөтен ачыклыгы белән гәүдәләнүе.

1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Әсәргә ясалган иллюстрацияләр.

Әсәргә иллюстрацияле китап бите ясарга.

Үзеңә ошаган өзекне сәнгатьле укырга өйрәнергә.

Укылган өлешләрнең кыскача эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.

34

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Айдар холкының үзенчәлекләре (катлаулы план төзү, диалогик сөйләм күнегүләре).

1

сөйләм үстерү

Айдар холкының үзенчәлекләре

Бирелгә темаларга сочинение язарга әзерләнергә.

35- 36

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Хөкем йөртү тибындагы сочинение.

  1. Вәсилә, мин дә синеңчә эшләр идем.
  2. Минем холкым – минем язмышым.
  3. Айдарга хат.

2

сөйләм үстерү

 әдәби китаплар укырга..

37

Класстан тыш уку. Ә.Фәйзи “Әүхәдинең хатыны Майшәкәр белән саубуллашуы”, “Бал корты” яки “Габдулла Тукайга” әсәрләре.

1

әдәби әсәр өйрәнү

“Габдулла Тукайга” ятларга

38

Ф.Кәрим. Шагыйрь һәм аның иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирү. “Ант”.

1

Кереш дәрес

Шагыйрь һәм аның иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирү.

“Ант” шигырендә лирик герой кичергән хисләрнең үз язмышы белән охшашлыгы.

1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Әсәрләргә ясалган иллюстрацияләр.

Шагыйрь биографиясенең хронологиясен язып килергә.

“Ант” шигырен ятларга.

39

Ф.Кәрим  “...Сөйләр сүзләр бик күп алар”, “Ватаным өчен” шигырьләрен уку һәм анализлау.

1

әдәби әсәрне анализлау

Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясенә хас булган хисләр кайнарлыгын, шул ук вакытта аларның гади. Самими яктыртылышын күңелгә үтемле, тәэсирле сурәтләр ярдәмендә бирү.

Фонохрестоматия. Ф.Галимуллин укуында.

“...Сөйләр сүзләр бик күп алар” шигырен ятларга.

40

Ф.Кәрим “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасыуку, фикер алышу.

Әдәбият теориясе. Поэма турында төшенчә.

1

әдәби әсәр өйрәнү

Фазыл образында татар сугышчысының матур гәүдәләнеше чагылышы . Әсәрдә гармунның тоткан урыны.

Поэма турында төшенчә

Фонохрестоматия. Ф.Галимуллин укуында.

Поэмадан бирелгә өзекне ятларга.

41

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сәнгатьле уку конкурсы. Ф.Кәрим шигырьләре.

1

сөйләм үстерү

Р.Мөхәммәдиевнең “Муенсалы күгәрчен” хикәясен укырга, иллюстрация ясарга.

42

Класстан тыш уку. Р.Мөхәммәдиевнең “Муенсалы күгәрчен” хикәясе.

1

Анализ ясау

1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

Төркемнәргә биремнәр:

  1. Ә.Еники турында ниләр беләсез? Нинди әсәрләрен укыганыгыз бар? сорауларына тулы җаваплар әзерләргә.

5.Фотогалерея эшләргә.

6.Китап күргәзмәсе әзерләргә.

43

Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять” хикәясен укый башлау (1 нче бүлек).

Әдәбият теориясе. Пейзаж картинасы.

1

Катнаш дәрес

Иҗатын искә төшерү, иҗатының үзенчәлекләре.

1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

2 бүлекнең беренче өлешен укырга, сөйләргә әзерләнергә.

44-45

46

Ә.Еникинең“Әйтелмәгән васыять” хикәясен уку һәм анализлау.

Акъәби образы. Аның уй-фикерләре.

Әдәбият теориясе. Проблема төшенчәсе.

1

әдәби әсәрне анализлау

Йомгаклау дәресе

Әсәрдә халыкның рухи байлыгына, гореф-гадәтләре, теле, сәнгатенә, әхлак нормаларына сак мөнәсәбәт, өлкәннәргә хөрмәт, киң күңеллелек мәсьәләләрнең куелышы, сәнгатьчә хәл ителеше.

Акъәби образы, аның тойгы-кичерешләре, үтә кешелекле һәм җитди уй-фикерләре. Әсәрдә күтәрелгән төп проблема.

  1. Иллюстрацияләр.
  2. “Мәгариф” ж., 1996, №10; 1994, №4.
  3. Ә.Еники “Халыкның күңелен ачык белү дә кирәк”, “Казан утлары”, 1989, №3.

4.Музей экспонатлары.

47

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение өчен катлаулы план төзү, эпиграф турында мәгълүмат бирү, цитаталардан файдалану үзенчәлекләрен аңлату.

1

сөйләм үстерү

Сочинение язарга әзерләнергә.

48

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение язу. “Ә.Еникинең“Әйтелмәгән васыять” хикәясендә Акъәби образы”.

1

сөйләм үстерү

Сочинениене язып бетерергә.

49

Н.Арсланов. Шагыйрь турында белешмә. “Атлантида”.

1

Кереш дәрес

Шагыйрь турында белешмә. Шигырьләрендә халкыбыз язмышының чагылышы, мөнәсәбәте.

1. Әдипнең портреты (Б.Альменов, К., 1988, 50-52 б.).

2. Китап күргәзмәсе.

Бер шигыренә иллюстрация ясап, телдән тасвирларга әзерләнергә.

50

Н.Арсланов шигырьләре. “Яз”, “Тәлгәш-тәлгәш миләш” “Халкыма”.

1

әдәби әсәр өйрәнү

Шигырьләрнең сәнгатьлелек дәрәҗәсе, фәлсәфи тирәнлеге, форма ягыннан камиллеге турында фикер алышу.

“Халкыма “ шигырен сәнгатҗле итеп укырга.

51

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Туган тел, туган як табигатенең гүзәллеге, яки гаиләдәге кешеләр турында шигырь язып карау.

Ритм, рифма, иҗек саны турында төшенчә.

1

1. Шигырь үрнәкләре.

52

Г.Ахунов. Язучының тәрҗемәи хәле белән таныштыру. “Артышлы тау буенда” повестен укый башлау.

1

Кереш дәрес

Язучының тәрҗемәи хәле белән таныштыру.

1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

Беренче бүлекне укырга сорауларга җавап бирергә әзерләнергә.

53-54

Г.Ахуновның “Артышлы тау буенда” повестен уку, фикер алышу.

2

әдәби әсәр өйрәнү

Һәр бүлектә уздырылган фикер, төп идея не таба, әйтә белү.

Нефть безгә нәрсә бирде? Фикер алышырга әзерләнеп килергә.

55

“Артышлы тау буенда” повестендагы Хәсән холкына хас сыйфатлар.

1

Йомгаклау дәресе

Хәсән образы, аның холкына хас үзенчәлекләр.

Сочинениегә әзерләнергә.

56-57

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение.

  1. Хәсән – минем яшьтәшем.
  2. Кешенең холкы – аның язмышы.

2

Сөйләм үстерү

58

Х.Сарьян. Язучының иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Бер ананың биш улы” әсәрен укый башлау.

1

Кереш дәрес

Язучының иҗаты турында мәгълүмат бирү. Гаиләдә өлкәннәргә, туганнарның  бер-берсенә мөнәсәбәтнең чагылышы.

1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

1-3 нче бүлекләрне сөйләргә әзерләнергә.

59-60

Х.Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәрен уку, фикер алышу.

2

әдәби әсәрне өйрәнү

Әсәрдә кешенең тормышка мөнәсәбәтен, җаваплылык хисен тасвирлау үзенчәлекләре, язучы күтәргән төп мәсьәләләр. Балаларның анага мөнәсәбәтен күрсәтүдәге уңышлар.

әсәрне укып бетерергә.

61

Х.Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәрендә хикәяләүче образы.

Әдәбият теориясе. Тема турында төшенчә.

1

Йомгаклау дәресе

Хикәяләүче- Сирин образы.

Тема турында төшенчә.

Сочинение өчен тема сайларга һәм аны нигезләргә.

62-63

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение. (сайлап алырга)

  1. Ананың күркәм сыйфатлары: йомшак күңеллелек һәм рух ныклыгы.
  2. Маһисәрвәр апа – бөек ана!
  3. Мин әсәрдәге ананың нинди сыйфатларын үземдә булдырыр идем?
  4. Мирзаның үлеме – иң югары дәрәҗәдәге мәгънәле үлем.
  5. Сирин образындагы һәм минем холкымдагы аермалы яки уртак яклар.
  6. Исән булса, Хәвадискә яшәү җиңел булыр идеме?

2

Сөйләм үстерү

64

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Язма эшләргә коллектив анализ.

1

Р.Гаташның бер шигырен чтларга.

65

Класстан тыш уку. Р.Гаташ шигырьләре.

1

әдәби әсәрне өйрәнү

1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

Актаныштан чыккан шагыйрҗләрнең шигырьләрен укырга, үзеңә ошаган бер шигырьне ятларга.

66

 Якташ язучылар иҗаты белән танышу.

1

67

Ел буена үткәннәрне кабатлау.

2

йомгаклау

Уку елы буена өйрәнгәннәрне  ныгыту

68

Белемнәрне тикшерү һәм бәяләү.

1

Укыту – методик комплекты

  1. Татар урта  мәктәпләре  өчен әдәбият программасы” / Ф.Хатипов, А.Әхмәдуллин. К., “Мәгариф”, 2010

     2. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты/Ф.Ә.Ганиева, А.Г.Яхин, Л.Г.Әминова.-Казан, 2008

     3. Әдәбият: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия/Ф.М.Хатипов,  Ф.Г.Галимуллин., - Казан: Мәгариф, 2006

  1. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма/Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов,В.Р.Әминева.-Казан:Мәгариф,2005
  2. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7-8 нче сыйныфларында эшләүче  укытучылар өчен кулланма/Я.Х.Абдрәхимова.-Казан: Мәгариф,2007


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

4 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләрендә  4 нче сыйныфының татар төркемнәре өчен  татар әдәбиятыннан эш программасы...

5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәбендә 5 нче сыйныфның татар төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

7 нче сыйныфтан әдәбият өчен эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

6 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Эш программасы статусы.Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Татар урта  мәктәпләре өчен әдәбият  пр...