7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
рабочая программа (7 класс) по теме

7 нче сыйныфтан әдәбият өчен эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 7_kl._dbiyat.docx50.19 КБ

Предварительный просмотр:

«Каралган»                                                                            «Килешегән»                                                                                    «Раслыйм»

Гуманитар цикл МБ җитәкчесе:                                  Укыту эшләре буенча директор урынбасары:                                                          Мәктәп директоры:

         _____   Л.Ш.Фатыйхова                                                    _______ Г.М.Габбасова                                                                                     _____ С.М. Каюмов

 

                2012 нче елның 22 нче августы,                                                     2012 нче елның 22 нче августы                            2012 нче елның 22 нче августында                                                        

      беренче номерлы беркетмә                                                                                                                                                                                  чыгарылган 26 нчы номерлы боерык (п.9)                                                                              

                   

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

“Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

VII сыйныф өчен татар әдәбияты фәненнән

  ЭШ ПРОГРАММАСЫ

 

2012-2013 нче уку елы  

 Укытучы: Габбасова Гамилә Мәгъсүм  кызы

 

Педагогик киңәшмәдә каралган

   2012 нче елның 22 нче августы,  беренче номерлы беркетмә  

 

Аңлатма язуы

Программа түбәндәге норматив документларга нигезләнеп язылды:

  1. Татар әдәбиятыннан  гомуми белем бирүнең  вакытлы  дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән  министрлыгы, Казан, 2008.
  2. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
  3. Дәреслек: Ф.М.Хатипов, Ф.Г.Галимуллин. Әдәбият. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. –Казан: “Мәгариф”, 2006

Россия Федерациясенең белем бирү учреждениеләре  Федераль базис укыту планында 7 нче сыйныфларга татар әдәбиятын өйрәнү өчен атнага икешәр сәгатьтән елга 70 сәгать каралган.

        7 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан эш программасын төзү өчен төп документ булып вакытлы дәүләт стандарты тора. 7 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресләре татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010)  нигезендә укытыла, программа Татарстан республикасы  Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган. 7 нче сыйныфлар өчен программаны филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Хатипов төзегән. Әсәрләрне өйрәнү өчен 47 сәгать, сөйләм үстерү өчен 17 сәгать, сыйныфтан тыш уку өчен 4 сәгать, кабатлау өчен 2 сәгать каралган. Уку елы барышында 4 инша язу планлаштырыла, шуның икесе контроль. Шулай ук сөйләм телен үстерү дәресләрендә характеристика һәм отзыв язарга өйрәнү карала.  Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сыйныфтан тыш уку дәресләренең саны, иншалар саны программада бирелгәнчә алынды.

Татар урта белем бирү учреждениеләренең урта баскычында әдәбият укытуның максаты:

 

  1. матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү;
  2. төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне җиткерү һәм кулланырга күнектерү;
  3. дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт тәрбияләү;
  4. матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;
  5. укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

        

 

Тематик планлаштыру

Бүлек исеме

Сәгать

  саны

 1

 Халык авыз иҗаты

8

2

К.Насыйри

3

3

Дәрдемәнд

2

4

М.Әмир

3

5

Г.Исхакый

3

6

Г.Тукай

2

7

С.Хәким

  3

8

Ә.Еники

   10

9

М.Әгъләмов

2

10

Ф.Кәрим

3

11

Н.Арсланов

2

12

Х.Саръян

4

13

Кабатлау

4

14

Сыйныфтан тыш уку

4

15

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

17

16

Барлыгы

70

Календарь-тематик планлаштыру

Дәреснең темасы

Сәгатьләр саны

Дәресне үткәрү вакыты

Искәрмә

Календарь вакыты

Фактик вакыты

1

БСТҮ.Сүз сәнгате буларак әдәбият. Халыкның милли рухи культура хәзинәсе буларак халык авыз иҗаты,  жанрлары.

1

2

Мәкальләр һәм әйтемнәр. Тугандаш халыклар мәкальләре

1

3

 

Риваятьләр һәм легендалар. “Иске Казан каласы корылуы”  

1

4

Шәһәр ни өчен Казан дип аталган”,  “Елан тавы” риваятьләре. Уку

1

5

“Зөһрә кыз”, “Кеше гомере ничек корылган” легендалары

1

6

Риваятьләр һәм легендалар. Кабатлау. Фольклор әсәрләрендә гомумкешелек кыйммәтләренең зур урын тотуы.

1

7

“Бәетләр. “Сак-сок бәете”. Уку

1

8

9

“ Сөембикә бәете”. Уку

“Сөембикә” бәете. Анализ. Инша язуга әзерлек

1

1

 10, 11

БСТҮ. Инша. Халык әйтсә, хак әйтә

2

12

К.Насыйриның тәрҗемәи хәле. “Әбүгалисина”. Мәгърифәтчелек чоры әдәбиятының үзенчәлекләре.

1

13, 14

К.Насыйри “Әбүгалисина”. Һәртөр искелеккә каршы көрәшеп, идеал кеше образы тудырылу. Инша язуга әзерлек

2

15,16

 БСТҮ. К. Инша. Әбугалисина    образы

2

17

Сыйныфтан тыш уку. Г.Ибраһимов “Яз башы”

1

18

Г.Тукайның тормыш һәм  иҗаты юлының төп фактлары. “И каләм!”   шигыре.

1

19

Г.Тукай. “Милли моңнар”, “Кичке азан” шигырьләре.Татар иҗтимагый тормышында һәм әдәбият үсешендә иң бай, катлаулы вакыйгалар чоры.

1

20

БСТҮ. “Милли моңнар” шигырен яттан сөйләү. Әдәбиятның мәгариф һәм мәдәният үсеше белән бәйләнеше.

1

21

Г.Исхакыйның тормыш һәм  иҗаты юлының төп фактлары. “Кәҗүл читек”. Әдәби төрләр, жанрлар

1

22,23

1.Г.Исхакый “Кәҗүл читек”. Уку.  Хикәяләүче образы

2.Г.Исхакый “Кәҗүл читек”.  Анализ. Автор позициясен ачыклау.

2

24

Дәрдемәнднең  тормыш һәм  иҗаты юлының төп фактлары. “Каләмгә хитап”, “Замана”, “Видагъ”, “Җәй үтте...” шигырьләре

1

25

Дәрдемәнд . “Видагъ”, “Җәй үтте...” шигырьләре.

1

26

Сыйныфтан тыш уку. К.Тинчурин “Бүре зәхмәте”, “Мәдрәсәдә беренче көн”

1

27

М.Әмирнең иҗаты турында мәгълүмат бирү. “Агыйдел”

1

28

М.Әмирнең “Агыйдел” повесте.Уку

1

29

М.Әмирнең “Агыйдел” повесте. Әсәрнең эчтәлеге. Повесть турында төшенчә.

1

30

БСҮ. М.Әмирнең “Агыйдел” повестеннан өзекне яттан сөйләү. Инша язуга әзерлек

1

31,32

БСТҮ.Инша. М.Әмирнең “Агыйдел” повестенда пейзаж

2

33

С.Хәкимнең тормыш һәм  иҗаты юлының төп фактлары. “Әнкәй” шигыре. Лирик  герой

1

34

 С.Хәкимнең  “Колын”, “Һәйкәл урынында уйланулар” шигыре. Типиклык төшенчәсе

1

35

С.Хәким шигырьләрен сәнгатьле уку.

1

36

БСТҮ. Әдәби  әсәрнең теле.   Сюжет, композиция үзенчәлекләре, сурәтләү чаралары, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу.

1

37

Ф.Кәримнең тормыш һәм  иҗаты юлының төп фактлары. “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы.  

1

38

Ф.Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы.  Уку. Сүз сәнгатенең образлы табигате.

1

39

Ф.Кәримнең   “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасында  Фазыл образы. Поэма турында төшенчә.( өзекне яттан сөйләтү)

1

40

БСТҮ.   “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы буенча тезислар  һәм   план төзү

1

41

Сыйныфтан тыш уку. Р.Мөхәммәдиев “Муенсалы күгәрчен”

1

42

   Ә.Еникинең тормыш юлы иҗаты. “Әйтелмәгән васыять” әсәре. Сүз сәнгатендә милләт проблемасының алгы планга чыгуы.

1

 43,44

Ә.Еники . “Әйтелмәгән васыять” әсәре. Уку. Әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару.

2

45

Ә.Еники . “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә Акъәби образы. Аның уй-фикерләре.

1

46

Ә.Еники . “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә  пейзаж. Әсәр турында минем фикерем. Инша язуга әзерлек

1

47,48

БСТҮ   Контроль инша.  “Акъәби нәрсәгә борчыла?”.

2

 49

Ә.Еники . “Кем җырлады?”, “Туган туфрак” хикәяләре. Уку. (Ватан, ил, халык образларының эпик гәүдәләнеше)

1

 50,51,

52

1. Ә.Еники “Матурлык” әсәре. Уку

2. Ә.Еники “Матурлык” әсәре. Уку. Әдәби әсәрнең төре, жанры, проблемасы.

3. Ә.Еники “Матурлык”. Әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү.  

2

1

53

 Ә.Еники иҗатын йомгаклау. Геройларга характеристика бирү. “Әсәр турында минем фикерем”.

1

54

БСТҮ. Диспут. Матурлык нәрсәдә?

1

55

Н.Арслановның иҗаты турында белешмә бирү. “Атлантида”, “Яз”   шигырьләре (шәхес һәм җәмгыять мөнәсәбәтләре)

1

56

Н. Н.Арсланов. “Тәлгәш-тәлгәш миләш”, “Халкыма” шигырьләре (гражданлык хисе, халыклар язмышы, кешенең  рухи дөньясы, чор кыйммәтләре)

1

 57,58

59

1,2..Х.Саръянның  “Бер ананың биш улы” әсәре. Уку

3. “Бер ананың биш улы”. Анализ. Әсәрдә  сурәтләү чаралары

3

60

Х.Саръянның  “Бер ананың биш улы” әсәрендә   хикәяләүче образы

1

61

БСҮ. Диспут: “Исән булса, Хәвадискә яшәү җиңел булыр идеме?”

1

62

М.Әгъләмовның тормыш юлы иҗаты. “Китә алмыйм...”

1

63

М.Әгъләмовның  “Учак урыннары”, “Каеннар булсаң иде”.

1

64

Сыйныфтан тыш уку.Ш.Камал “Буранда”

1

65

БСТҮ. Табигатькә экскурсия. Әңгәмә

1

66

БСТҮ“Таткнигафонд.ru” электрон китапханәсе белән эшләргә өйрәнү.

1

 67,68

1.Вакытлы матбугат, белешмә әдбият, Интернет чаралары  кулланып, проект эшләү.

2. Кабатлау, проект яклау

2

69

Контроль тест

1

70

Томышны танып белүнең бер формасы һәм кеше рухи дөнясының байлыгын, күптөрлелеген чагылдыручы буларак матур әдәбият. Йомгаклау

1

Укучыларның белем күнекмәләренә таләпләр

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

  1.  язучы, шагыйрьләрнең иҗаты, әсәрләре хакында гомуми күзаллау булырга;
  2. текстларны төрле яклар анализлый һәм шәрехли алырга;
  3. әдәби төрләр һәм жанрлар, шигырь төзелеше, тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре хакында белергә;
  4. әдәби әсәр теориясен: әдәби образ, аның төрләре; әдәби әсәр, аның эчтәлеге һәм формасы; тема, проблема, идея; сюжет, композиция; конфликт, аның төрләре, сәбәпләре; махсус-тел сурәтләү чаралары турында белергә;
  5. язучы иҗатын гомумиләштереп анализларга, бәяләргә;
  6. әдәбиятның тарихи барыш булуы хакында гомуми күзаллау булырга;
  7. әдәби әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен аңлый һәм дәлилле итеп аңлата, исбатлый белергә тиеш.

Формалаштырылырга тиешле күнекмәләр

  1. төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьле уку, аларга карата укучыларда мөстәкыйль мөнәсәбәт булдыру;
  2. әдәби әсәрне сюжет- композиция, образлар бирелеше, тел-стиль ягыннан анализлау;
  3. шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;
  4. план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә, сочинение элементлары белән изложение язу;
  5. сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;
  6. фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне тану;
  7. әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау;
  8. төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларны чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;
  9. әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язарга,
  10. татар, рус әдәбиятларында бер төрдәге темага язылган әсәрләрне чагыштыру, милли үзенчәлекләрен ачыклау;
  11. рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итү.

Укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар

  1. язучыларның тормышы, иҗаты турында;
  2. әдәбият тарихы, аның төрле этаплары, аерым чорларда иҗат иткән сүз осталарының иҗаты, татар әдәбиятының күренекле вәкилләре турында өстәмә;
  3. әдәби әсәрне, язучы иҗатын тирәнтен анализлау өчен кирәк булган өстәмә теоретик; әдәби әсәрне чор белән бәйләп характерлаучы, чорның уңай сыйфатларын, төп кыйммәтләрен табу өчен кирәкле.

Предметара эшчәнлек:

  1. әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре (музыка, рәсем сәнгате) белән бәйләп, алар мисалында рухи байлыкның кыйммәтен, дәрәҗәсен, матурлыкны танырга өйрәтү, зәвык тәрбияләү;
  2.  әдәбиятны татар теле белән бәйләп, татар әдәбиятының фикер көчен, хисләр байлыгын танырга күнектерү; әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стиле, язучы стиле кебек төшенчәләрне җиткерү;
  3.  татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, әдәбиятлар һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә-рухи кыйммәтләргә хөрмәт, башка милләт-халыкларга карата түземле-ихтирамлы мөнәсәбәт (толерантлык) тәрбияләү; дөнья культурасы, кешелек тарихы төшенчәләрен үзләштерүләренә ирешү;
  4. әдәбиятны тарих һәм җәмгыять белеме предметлары белән бәйләп, дөнья, яшәү, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.

Укучыларның шәхси үсеш-үзгәреше

  1. укучыларның активлыгын, мөстәкыйль фикерләвен, акыл һәм рухи эшчәнлеген активлаштыру, өйрәтү, шәхес буларак формалаштыру;
  2. укучыны үзен тәрбияләргә, үзе белән идарә итәргә, алган белем һәм күнекмәләрен тормышта куллана белергә, тормышта үз урынын сайларга әзерләү;
  3. баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватаннны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;
  4. әхлак (этик) нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү.

 

Өстәмә әдәбият

  1. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
  2. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
  3. Әдһәмова Г.М. Әдәбият дәресләрендә укучыларны комплекслы тәрбияләү. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.
  4. Поварисов С.Ш. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978.
  5. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: “Хәтер” (ТаРИХ), 2003
  6. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.
  7. Харисов Ф.Ф. Татар мәдәнияте сүзлеге: кыскача аннотацияле татарча-русча мәктәп сүзлеге. – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 1997
  8. Гайфуллина Ф.Ә. Әдәбият дәресләрендә / Укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: “Яңалиф” нәшрияты, 2006.
  9. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль һәм иҗади эшләр / Укытучылар өчен методик кулланма. – Барда типографиясе, 2002.
  10. Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар – әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан, 2005.
  11. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
  12. Әдһәмова Г.М. Әдәбият дәресләрендә укучыларны комплекслы тәрбияләү. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.
  13. Поварисов С.Ш. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978.
  14. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: “Хәтер” (ТаРИХ), 2003

      15. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.

      16.Харисов Ф.Ф. Татар мәдәнияте сүзлеге: кыскача аннотацияле татарча-русча мәктәп сүзлеге. – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 1997.

      17. http://www.tatknigafund.ru/ 

18. http://miras.belem.ru/

  1. http://gabdullatukay.ru/
  2. http://gzalilova.narod.ru/adabiyat_deftere/7kl.html

Федераль базис укыту планында укыту фәненең урыны

Әдәби әсәрне һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне үзләштерүнең

төп эшчәнлек төрләре

  1. төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;
  2. матур әдәбият текстын сәнгатьле уку;
  3. эчтәлек сөйләүнең төрле төрләре (тулысынча, кыскача, сайланма, комментарий элементлары белән, иҗади бирем белән)
  4. әдәби текстның эчтәлеген  ачучы һәм аңлауны тикшерүче сорауларга җавап бирү;
  5. проза текстын һәм шигырьләрне яттан сөйләргә өйрәнү;
  6. әсәргә интерпретация һәм анализ;
  7. жанр, проблема, тема берлеге буенча рус һәм татар әдәбияты әсәрләрен чагыштыру, милли чагылышны ачыклау;
  8. әдәби текст өзекләрен мөстәкыйль рәвештә тәрҗемә итү;
  9. әсәр буенча план төзү һәм отзыв язу;
  10. сочинение элементлары белән изложение язу;
  11. әдәби әсәрләр һәм тормыштан алган тәэсирләр буенча сочинение язу;
  12. белем төре буенча чыганаклардан мәгълүмат эзләү һәм алар белән эшли белү.

Белем эчтәлеге

 Сүз сәнгате буларак әдәбият.  Мәкальләр һәм әйтемнәр. Риваятьләр һәм легендалар. “Иске Казан каласы корылуы”,  “Шәһәр ни өчен Казан дип аталган”,  “Елан тавы” риваятьләре; “Зөһрә кыз”, “Кеше гомере ничек корылган” легендалары. Бәетләр. “Сак-сок бәете”, “Сөембикә” бәете

К.Насыйриның тормыш юлы иҗаты. “Әбүгалисина” әсәре. Әсәрдә акыл көче, гыйлем куәтен раслау, аларның тылсымлы нәтиҗәсен күрсәтү. Гыйлемне шәфкатьлелеккә хемәт иттерү идеясе. Әбүгалисина һәм Әбелхарис образлары

Шагыйрь турында белешмә. “Каләмгә хитап”, “Замана”, “Видагъ”, “Җәй үтте...” шигырләре 20 нче гасыр башындагы иҗтимагый фикернең шагыйрь иҗатында чагылышы, авторның аңа үзенчәлекле мөнәсәбәте.  Иҗатында моңсулык, каршылыклы кичерешләр чагылышы.

М.Әмирнең иҗаты турында мәгълүмат бирү. “Агыйдел” повесте, әсәрдә образлар системасы.

Г.Исхакыйның тормыш юлы,  иҗаты, шәхесе. “Кәҗүл читек”. Баланың рухи дөньясын тормышчан ситуациядә һәм төгәл детальләр ярдәмендә ачып бирү.

 Г.Тукайның иҗаты турында мәгълүмат. “И каләм!”, “Милли моңнар”, “Кичке азан” шигырьләре.

        С.Хәкимнең тормыш юлы, иҗаты. “Әнкәй”, “Һәйкәл урынында уйланулар”, “Колын” шигырьләре.

         Кешедәге табигый халәтнең – интим-моңсу, гуманистик хисләрнең чагылышы. Анага эчкерсез мәхәббәт хисләре.  

        Җәлилчеләрнең җыелма образын сынландыру омтылышы.

         Ә.Еникинең тормыш юлы иҗаты. “Әйтелмәгән васыять”, “Кем җырлады?”, “Туган туфрак”, “Матурлык” әсәрләре.

       “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә халыкның рухи байлыгына, гореф-гадәтләре, теле, сәнгатенә, әхлак нормаларына сак мөнәсәбәт, өлкәннәргә хөрмәт, киң күңеллелек мәсьәләләренең куелышы һәм сәнгатьчә хәл ителеше. Акъәби образы. Аның уй-фикерләре. Пейзаж картинасы.

        “Матурлык” әсәрендә Ана һәм бала мәхәббәтенең үзенчәлекле чагылдырылуы. Эчке матурлыкның бирелеше.  Хикәянең сәнгатьчә эшләнеше.

М.Әгъләмовның тормыш юлы иҗаты. “Китә алмыйм...”, “Учак урыннары”, “Каеннар булсаң иде”.

Ф.Кәримнең тормышы, иҗаты турында белемнәрне тирәнәйтү. “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы. Фазыл образы. Гади солдат образында кешелек сыйфатлары. Поэмада оптимистик рух. Поэма турында төшенчә

Н.Арслановның иҗаты турында белешмә бирү. “Атлантида”, “Яз”, “Тәлгәш-тәлгәш миләш”, “Халкыма” шигырьләре

Х.Саръянның  “Бер ананың биш улы”. Әсәрдә кешенең тормышка мөнәсәбәтен, җаваплылык хисен тасвирлау үзенчәлекләре. Шәхси язмышның нинди булуында халык язмышының роле. Балаларның анага мөнәсәбәтен күрсәтүдә уңышлар. Хикәяләүче образы

кабатлау, тестлар эшләтү

Г.Ибраһимов “Яз башы”

Ш.Камал “Буранда”

К.Тинчурин “Бүре зәхмәте”, “Мәдрәсәдә беренче көн”

Р.Мөхәммәдиев “Муенсалы күгәрчен”

Инша язу 8 сәгать


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

4 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләрендә  4 нче сыйныфының татар төркемнәре өчен  татар әдәбиятыннан эш программасы...

5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәбендә 5 нче сыйныфның татар төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

6 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Эш программасы статусы.Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Татар урта  мәктәпләре өчен әдәбият  пр...

7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Татар урта  мәктәпләре  өчен әдәбият программасы”на нигезлән...