5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
рабочая программа по теме

Рус мәктәбендә 5 нче сыйныфның татар төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dbiyat.doc297 КБ

Предварительный просмотр:

« Әлмәт шәһәренең 2 нче  урта гомуми белем бирүче мәктәбе »  муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Каралды

Татар теле һәм әдәбияты

укытучыларының МБ җитәкчесе

_________________    (Гусманова Э.М)

1 нче номерлы беркетмә

“__27__” __08____ 2012 ел


 

Килешенде

Директор урынбасары

_________________  (Фархутдинова Л.Н.)

“ __28__ ”        08          2012 ел

Расланды һәм гамәлгә кертелде

Мәктәп директоры

________________    (Панкова Г.Н.)

                Боерык № __159/2_

“_______”  ___________ 2012 ел

 5 А Б В сыйныфлары өчен

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Төзүче Гарипова Рузилә Сәлихҗан кызы, 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2012 – 2013 нче уку елы

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар әдәбиятыннан  гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты

2.  “Рус телендә тулы(гомуми) мәктәпләре өчен  татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалары”на (1-11 нче с-лар\ басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы.- казан:Татар.кит.нәшр., 2011.)

3. Гамәлдәге базис план нигезендә 2 сәг.әдәбият, 3 сәг.татар теле исәбеннән.

Рус мәктәбенең 5 сыйныфында  укучы татар балаларына татар әдәбиятын укытуның бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1. Матур әдәбият әсәрләрен (яки әдәби әсәрдән өзекләрне)  укып үзләштерү,алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү;

2. Әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлату һәм кулланырга өйрәтү;

3. Халык авыз иҗаты үрнәкләре,музыка һәм сынлы сәнгать белән таныштыруны дәвам итү;

4. Укучыларда Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, кешеләргә һәм әйләнә-тирәгә гуманлы караш тәрбияләү;

5. Кешенең табигатькә мәрхәмәтле булуына ирешү;

6. Матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру;

7. Укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен устерү;

8. Татар,рус һәм башка әдәбиятларны чагыштырып карау күнекмәләрен булдыру.

        Бу бурычлар, аерым-аерым күрсәтелсәләр дә, үзара тыгыз бәйләнгәннәр. Алар бердәм уку-укыту процессында гамәлгә ашырылалар, чөнки дәрестә белем бирү, шәхес формалаштыру бергә бәйләп алып барыла.

               Программага әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, гомум-кешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфәгатьләрен яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдында тотып сайланды.

                Укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә, аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда бу әсәрләрнең роле зур. Яшь буынга милли яшәү рәвешен җиткерүдә, аның үзаңын үстерүдә, бу юнәлештә гамәли адымнар ясауга әзерләүдә әдәбият мөһим җирлек булып тора.

Сәгатьләр саны түбәндәгечә бүленә:

Атнага-2 сәг., 1 чирек – 18 сәг., 2 чирек – 14 сәг., 3 чирек – 20 сәг., 4 чирек – 18 сәг., елга – 70 сәгать.

Программаның эчтәлеге

Бүлек исеме

Дәрес темасы

Сәгать саны

1.

Халык авыз иҗаты. Аның жанрлары.

Әкиятләр, алардагы тылсымга корылган сюжет. “Зирәк карт”, “Җил арба” әкиятләре. Әкият геройлары үрнәгендә шәфкатьлелек, миһербанлык тәрбияләү.

 Мәкаль һәм әйтемнәр турында төшенчә. Аларга табигатенә хас төп сыйфатлар. Сөйләм тәэсирлелеген көчәйтү чаралары буларак мәкаль һәм әйтемнәр, алардагы мәгънә тирәнлеге. Укучыларны мәкаль һәм әйтемнәрне тупларга өйрәтү.

Табышмаклар, әкият- табышмаклар, тизәйткечләр һәм шарадалар.

5

2.

Габдулла Тукай.

 Шагыйрь турында белгәннәрне тирәнәйтү.

“Эшкә өндәү”, “Сабыйга”, “Эш беткәч уйнарга ярый”,”Су анасы” шигырьләре.

Шагыйрьнең мәгърифәткә, яшь буынга  белем һәм тәрбия бирүгә мөнәсәбәте. Шигырь турында төшенчә.

4

3.

Әнвәр Бакиров.

Иҗаты турында кыскача белешмә. “Су анасы” балеты турында мәгълүмат. Балет музыкасыннан өзек тыңлау.

1

4.

Скульптор Садри Ахун.

Рәсем сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре. Сынлы сәнгатьнең кеше тормышында тоткан урынын билгеләү.

1

5.

Нәҗип Думави.

”Айлы төн” шигыре. Табигатьнең матурлыгын сурәтләнү.

1

6.

Мәҗит Гафури.

Тормыш юлы турында белешмә. ”Гөлләр бакчасында” шигыре, ”Кыр казы” хикәясе. Аларда хезмәтнең тормыштагы роле мәсьәләсенең куелышы, укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү

4

7.

Гаяз Исхакый.

Тормыш юлы турында белешмә. “ Кәҗүл читек” хикәясе. Баланың күңел дөньясы

2

8.

Галимҗан Ибраһимов.

Тормыш юлы турында кыскача белешмә. “Яз башы” хикәясе. Кеше һәм табигать мөнәсәбәте. Туган як табигатенең матурлыгы, аның белән хозурлану темаларының күтәрелүе һәм сәнгатьчә хәл ителеше.

4

9.

Нәкый Исәнбәт.

Тормыш юлы турында һәм иҗаты турында белешмә. Халык авыз иҗатын җыюдагы хезмәтләре, аның үрнәкләре. “Туган ил”, “Синсазыңны уйнадың” шигырьләре. Туган як, Туган илгә мәхәббәтнең сурәтләнүе. Бу әсәрнең җыр булып китүе.

2

10.

Дәрҗия Аппакова.

Тормыш юлы турында белешмә. ”Йолдызкай” хикәясе. Йорт хайваннары турында  , аларга карата мәхәббәт  хисләре тәрбияләү. “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе. Кешеләр арасында дуслык, бер-береңә игътибарлы булу мәсьәләләре.

3

11.

Җырчы Гөлсем Сөләйманова.

Тормыш юлы һәм татар җыр сәнгате өлкәсендәге хезмәте турында белешмә.Ул башкарган җырлар язмасын тыңлау, фикер алышу.

1

12.

Фатих Кәрим.

Тормыш юлы турында белешмә.”Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл” әкияте. Хайван образларын сурәтләүдә авторның осталыгы.

3

13.

Абдулла Алиш.

Тормыш юлы турында белешмә. “Сертотмас үрдәк” әкияте. “Чуар тавык” хикәясе. Йорт кошлары, аларның сурәтләнү үзенчәлекләре. әсәрләренең теле.

3

14.

Фатих Хөсни.

Тормыш юлы турында белешмә. “Малай белән солдат”, “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрләре. Малайның әтисенә булган мәхәббәте чагылышы. Бала белән өлкәннәрнең хис-кичерешләре күрсәтелү.

4

15.

Нәби Дәүли.

Тормыш юлы турында белешмә. ”Бәхет кайда була?” шигыре. Хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. “Кар нинди җылы” хикәясе. өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр.

2

16

Нури Арсланов.

Тормыш юлы турында белешмә.  “Казан” шигыре. Шагыйрьнең Казанга мәхәббәте. Казан шәһәренең үткәне һәм киләчәге

1

17.

Гомәр Бәширов.

Тормыш юлы турында белешмә.”Нинди ул Татарстан?” Үз туган ягың белән горурлану хисләренең бирелеше.

1

18.

Саҗидә Сөләйманова.

Тормыш юлы турында белешмә. ”Кайный,шаулый Казан урамнары”. Казанда яшәгән бөек шәхесләр.”Ялгыз торна” хикәясе. Халык ырымнары һәм аларның тормыш-көнкүрештә чагылышы.

2

19.

Шәүкәт Галиев.

Тормыш юлы турында белешмә.  “Алтын куллар”, ”Телләр белүче каләм”, ”Магнитафон онытмый”, ”Саумысыз,арышларым” шигырьләре. Һөнәрле ,белемле булуның, туган телне белүнең әһәмияте. Шигырь турында төшенчәне ныгыту.

3

20

Рабит Батулла.

Тормыш юлы турында белешмә. ”Дуслар дус булып кала” әкияте (өзек). Дусларны табу һәм аны саклый белүнең әһәмияте.

1

21

Фәнис Яруллин.

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. ”Анам теле” шигыре. ”Кояштагы тап” әкияте. Ялганның кешегә начарлык булып кайтуы

1

22.

Солтан Шәмси.

Язучы турында мәгълүмат. “Табигатьнең газиз баласы” хикәясе. Кешене кеше иткән төп сыйфатлар: мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек.      

1

23

Бәйләнешле сөйләм үстерү

12

24

Сыйныфтан тыш уку

6

Ятлау өчен әсәрләр

Әңгәмә кору өчен якынча темалар

Дәрестән тыш уку

Г.Тукай.           Эшкә өндәү. Сабыйга

Н.Думави.         Айлы төн.

Г.Ибраһимов. ”Яз башы” хикәясеннән өзек.

Н.Дәүли.           Бәхет кайда була?

Н.Арсланов.     Казан.

Ш.Галиев.       Хәзинә. Магнитафон онытмый.


Г.Тукай музеенда .

Тукай һәм музыка.

Тукай һәйкәле янында.

Туган җирем – Татарстан.

Чәчәкләр- тормыш бизәге.

Китап-белем чишмәсе.

Бакчачы һөнәре.

Мин яраткан йорт хайваны.

Татар халык әкиятләре.

А.Алиш. Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык.

Ф.Яруллин. Серле дөнья.

Җ.Тәрҗеманов. Шаян белән Наян.

М.Хәсәнов. Шайтан малае.


Төп гомуми белем бирү баскычында (5-9 нчы сыйныфлар) укучылар үзләштерергә тиешле белем, осталык һәм күнекмәләр

Укучылар үзләштерергә тиешле күнекмәләр:

  1. төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм сәнгатьле уку, аларга карата мөстәкыйль мөнәсәбәтеңне булдыру;
  2. әдәби әсәрне сюжет-композиция, тел- стиль ягыннан анализлау;
  3. шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләдән  өзекләрне яттан сөйләү;
  4. сайлап алып яки тәкъдим ителгән язучыларның тормыш юлын, иҗатын үз карашыңа нигезләнеп сөйләү;
  5. фольклор әсәрләренең төрен, жанрын билгеләү һәм аларда үткәрелгән төп фикерне исбатлау;
  6. әсәр буенча план төзү һәм алар турында бәяләмә сочинение яки изложение язу;
  7. әдәби әсәрләр буенча иҗади инша (сочинение) язу;
  8. татар, тугандаш халыклар һәм рус әдәбиятындагы тематик яктан якын әсәрләрне чагыштырып өйрәнү, милли үзенчәлекләрне ачыклау;
  9. рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә татар телендәгеләрен рус теленә тәрҗемә итү.

Төп белем бирү баскычында укучылар үзләштерергә тиешле мәгьлүмат:

  1. өстәмә белем чыганакларыннан язучыларның тормышы һәм иҗаты турында;
  2. татар әдәбиятының һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында;
  3. әдәби әсәрне, язучы иҗатын мөмкин кадәр мөстәкыйль анализлау, чор белән бәйләү өчен кирәкле булган тарихи, сәяси һ.б. мәгълүматлар.

Предметара эшчәнлек алып бару юнәлешләре:

  1. әдәбиятны музыка, рәсем сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү, матурлыкны танырга өйрәтү;
  2. әдәбиятны татар тел белеме белән бәйләп, әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стиле кебек төшенчәләрне җиткерү;
  3. татар әдәбиятын рус әдәбиты, башка халыклар әдәбиятлары белән бәйләп укытып, әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны, уртак кыйммәтләрне күрсәтү аша дөнья культурасы, кешелек таихы төшенчәләрен үзләштерүләре;
  4. әдәбиятны тарих, җәмгыять белеме, экология предметлары белән бәйләп, дөнья,яшәү, табигать, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.

Укучының шәхси үсеш-үзгәреше:

  1. активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчәнлеккә, шәхес буларак формалашуның дәвам итүе;
  2. үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау;
  3. милли горурлык һәм гражданлыкхисләре формалаштыру;
  4. әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

5нче сыйныфка килгәндә укучылар белергә тиеш

        5 нче сыйныфка килгәндә, халык авыз иҗаты, аның төрләре турында белемнәре, әдәби әсәрләрдә төп фикере, сюжеты,  гомумиләштерелгән образлар, аларның эш-гамәлләре, шигырь һәм аның сәнгатьлелеге турында белемнәре булырга тиеш, язучылар язган әкиятләр һәм халык әкиятләрен белергә, тылсымлы әкиятләрдәге предметлар, образларны күрсәтә белергә тиешләр.

Уку елы дәвамында формалаштырылырга тиешле белем һәм күнекмәләр

Татар халык авыз иҗаты жанрларыннан:

  1. әкиятләр, аларның төрләрен, геройларның төп сыйфатларын аера белү;
  2. язучылар язган әкиятләрнең үзенчәлекләрен;
  3. мәкальләр, табышмаклар һәм укучыларның тапкырлыгын, зирәклеген билгеләүдә аларның ролен белү таләп ителә.

Сөйләм эшчәнлегенә таләпләр:

  1. текстның исеме, андагы таныш сүзләр ярдәмендә укучыларның эчтәлекне аңлаулары;
  2. укылган текст буенча әңгәмәдә катнаша алу;
  3. өйрәнелгән язучылар турында сөйләп бирү;
  4. укылган текстның эчтәлеген сөйли һәм нәтиҗә ясый белү, аңа үз мөнәсәтеңне белдерә алу;
  5. тәкъдим ителгән ситуация , тема яки рәсем буенча сөйли белү:
  6. уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау;
  7. балалар өчен басылган вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана алу.

Татар мәдәниятеннән:

  1. татар халкының гаилә-көнкүреш, гореф-гадәт һәм йолаларын аңлата белү;
  2. милли орнаментларны аера белү;

Әдәбият теориясеннән:

  1. уңай герой, тискәре герой төшенчәләрен аера белү;
  2. шигырь, хикәяне аера белү

5 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә таләпләр

Татар халык авыз иҗаты жанрларыннан:

  1. әкиятләр, аларның төрләрен, геройларның төп сыйфатларын аера белү;
  2. язучылар язган әкиятләрнең үзенчәлекләрен;
  3. дөнья халыклары әкиятләрен;
  4. мәкальләр, табышмаклар һәм укучыларның тапкырлыгын, зирәклеген билгеләүдә аларның ролен;
  5. җырлар һәм аларның төрләрен аера белү;
  6. бәетләр,аларда сурәтләнгән вакыйгаларны;
  7. риваятьләр һәм легендалар, аларның жанр үзенчәлекләрен белү таләп ителә.

Әдәбият теориясеннән:

  1. хикәя, фантастик хикәя, очерк, повесть, нәсерне аера белү;
  2. автобиографик повестҗне;
  3. шигырь һәм поэманың үзенчәлекләрен белү;
  4. комедия ңанры турында аңлатып бирү;
  5. мәсәл ңанрының үзенчәлеген;
  6. әдәби әсәрнең сюңетын тотып ала белү;
  7. уңай герой, лирик герой төшенчәләрен аера белү;
  8. әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү сорала.

Татар мәдәниятеннән:

  1. татар халкының гаилә-көнкүреш, гореф- гадәт һәм йолаларын аңлата белү;
  2. милли орнаментларны аера белү;
  3. әдәбиятка бәйле рәвештә балет, опера, сынчы кебек терминнарны аңлатып бирә белү сорала.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының

әдәбияттан белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

        Укучыларның белемнәрен тикшерү укытучы тарафыннан даими рәвештә алып барыла һәм укыту эшенең аерылгысыз өлешен тәшкил итә. Ул белем , осталык һәм күнекмәләрнең формалаша баруын белү, ачыклау өчен агымдагы тикшерү, шулай ук уку елы ахырында нәтиҗә ясау максатыннан үткәрелә торган тикшерүләр формасында формалаша.

                 Уку – график рәвештә бирелгщн текстны телдән сөйләмгә күчерү (кычкырып укыганда)  һәм аны мәгънәви берәмлекләргә бүлүне (эчтән укыганда) үз эченә алучы сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Уку техникасы белән аңлау тыгыз бәйләнештә тора һәм алар бер-берсен тулыландыралар да. Баланың дөрес һәм йөгерек укуы уку техникасының күрсәткече булып, ә аңлауның – сәнгатьле уку санала.

          Дөрес уку - әдәби әйтелеш кагыйдәләрен саклап, текстны хатасыз итеп уку. Ул балаларның әйтелеш һәм текстны аңлы рәвештә кабул итә алу күнекмәләреннән чыгып бәяләнә. укучы аваз, иҗек һәм сүзләрне кабатламыйча, аларны төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, грамматик формаларын бозмыйча һәм дөрес әйтелешкә карата куела торган иң төп таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә укыганда гына дөрес укый дип әйтә алабыз.

        Йөгерек уку – укыганның эчтәлеген аңлы рәвештә зиһенгә алуны тормышка ашырырга ярдәм итүче уку тизлеге.

        Сәнгатьле уку  текстның эчтәлеген аңлап, автор әйтергә теләгән фикер, хисләрне тавыш, басым һәм башка барлык просодик чараларны дөрес кулланып укый алуны белдерә.

        Аңлап уку , ягъни текстның төп эчтәлеген аңлау һәм аңа карата үз карашыңны яки мөнәсәбәтеңне белдерә алу  сәнгатьле укуга ирешүнең төп шарты булып тора.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының 1 минутта кычкырып уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә: 

Сыйныф

Иҗекләр саны

Сүзләр саны

5

140-200

80-90

Уку күнекмәләре түбәндәгечә бәяләнә:

“5”   -  укучы билгеләнгән күләмдә сүзләрне дөрес һәм җөмләләрне сәнгатьле итеп, тулысынча аңлап укыса;

“4”   - уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә һәм текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап бирә алып, уку барышында 1-2 әйтелеш хатасы һәм сөйләмнең структур бүленешендә берничә төгәлсезлек җибәрелсә;

“3”  - уку тизлеге программада каралган таләпләргә туры килмәсә, текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап биргәндә, төгәлсезлекләр җибәрелсә, дөрес әйтелешкә бәйле һәм сөйләмнең төп структур берәмлекләренә бүлгәндә күзәтелә;

“2”  - уку күнекмәләре тиешле тизлектән шактый түбән булып, текст эчтәлеген өлешчә аңлап, 5-6 дан артык әйтелеш хатасы җибәрелсә.

Укучының монологик сөйләмен бәяләү

“5” – тәкъдим ителгән тема буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонация белән, тулы итеп, текстка бәя биреп, мөнәсәбәтен күрсәтеп сөйли алса, тупас булмаган хаталар җибәрелсә дә;

“4” – аерым паузалар, 1-2 сөйләм хатасы ясаса; укытучы тарафыннан икедән артык булмаган ачыклаулы сорау бирелсә;

“3” – теманың төп эчтәлеген ачса; 4-6 сөйләм хатасы җибәрсә, укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сорау бирелсә;

“2” – сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса, паузаларда төгәлсезлекләр китсә, 6 дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса.

Диалогик сөйләмне бәяләү

“5” – тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса, әңгәмәдәшләренең сорауларына тулы җавап кайтарса;

“4” – дөрес сорау биреп, дөрес җавап кайтарса, ләкин сөйләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса, 2-3 сөйләм хатасы җибәрсә;

“3” – укытучы ярдәмендә сорау бирсә, я җавап кайтарса,сораулар биргәндә төгәлсезлекләр җибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер өлешен генә үзләштерсә, 4-5 сөйләм хатасы җибәрсә;

“2” - әңгәмә вакытында зур авырлык белән генә сорау бирсә, сорауларга үз көче белән җавап бирә алмаса, 6 дан артык хата җибәрсә. 

Татар теленнән укыту-тематик планлаштыру:

5 нче сыйныф (татар төркеме)

Укытучы: Гарипова Рузилә Сәлихҗан кызы

Сәгать саны: 70 сәг

Барлыгы: 70 сәг;  атнага 2 сәг

Планлаштырылган контроль эшләр: -

Административ контроль эшләр: -

Планлаштыру: “Рус телендә тулы(гомуми) мәктәпләре өчен  татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалары”на (1-11 нче с-лар\ басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы.- казан:Татар.кит.нәшр., 2011.)  нигезендә төзелде

Дәреслек: Исламов Ф.Ф. Татар әдәбияты: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 5 с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен). – Казан: Мәгариф, 2009.

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН КАЛЕНДАРЬ - ТЕМАТИК ПЛАН (ТАТАР ТӨРКЕМЕ)





Дәрес темасы

 

Дәрес тибы

Сә-гать саны



Эчтәлеккә мәҗбүри элемент



Укучыларның әзерлегенә таләпләр (көтелгән нәтиҗә)



Контоль төре



Уку эчтәлегенә характеристика


Дата


план


факт

1 чирек ( 18 сәгать)

1.

Халык авыз иҗаты. Аның жанрлары. “Зирәк карт” әкияте (укып анализлау).

яңа б.б.

1

Матур әдәбият – сәнгатьнең бер төре.Халык авыз иҗаты. “Зирәк карт” әкиятен укып, эчтәлеге буенча сөйләшү

Берәр әдәби әсәр уку (сайлап). Дәреслек-хрестоматия белән танышу. Халык авыз иҗаты турында төшенчә бирү. “Зирәк карт” әкиятен уку (5-11битләр).

Әдәбият дәфтәре башлау. Дәрестән тыш уку өчен әсәрләр исемлеген яздыру.

Текстны уку, конспектлаштыру, сорауларга җавап бирү. “Зирәк карт” әкиятен уку, сорауларга җавап бирү

04.09

2

“Җил арба” әкияте

Катнаш

1

1

Халык авыз иҗаты

Сорауларга җавап алу.

“Җил арба” әкиятен уку, сорауларга җавап бирү

06.09

3

Мәкаль һәм әйтемнәр

Катнаш

1

Мәкаль һәм әйтемнәрдә сөйләмнең тәэсирлеген көчәйтү чаралары.

Мәкаль һәм әйтемнәрдә сөйләмнең тәэсирлеген көчәйтү чараларының булуы.

Дәфтәрдә эш

Сорауларга җавап бирү

11.09

4

Мәкаль һәм әйтемнәр

Катнаш

1

Мәкаль һәм әйтемнәрдә сөйләмнең тәэсирлеген көчәйтү чаралары.

Мәкаль һәм әйтемнәрдә сөйләмнең тәэсирлеген көчәйтү чараларының булуы.

Дәфтәрдә эш

Сорауларга җавап бирү

13.09

5

Табышмаклар, тизәйткечләр

1

Табышмаклар,тизәйткеч-ләр

Логик  фикерләү сәләте

Уку күнекмәләре

Сорауларга җавап бирү

18.09

6

Г.Тукай. “Эшкә өндәү”, “Сабыйга”,

Яңа б.б.

1

Шагыйрьнең мәгърифәткә, яшь буынга  белем һәм тәрбия бирүгә мөнәсәбәте. Шигырь турында төшенчә.

Шагыйръ турында белгәннәрен тирәнәйтү

Сәнгатьле уку

Сорауларга җавап бирү, уку.

20.09

7

Г.Тукай “Эш беткәч,уйнарга ярый”.

1

Шагыйрьнең мәгърифәткә, яшь буынга  белем һәм тәрбия бирүгә мөнәсәбәте. Шигырь турында төшенчә.

Вакыт кадерен белүләре

Сәнгатьле уку

Сорауларга җавап бирү, уку

25.09


8

Г.Тукай “Су анасы”

Катнаш

1

Шагыйрьнең мәгърифәткә, яшь буынга  белем һәм тәрбия бирүгә мөнәсәбәте. Шигырь турында төшенчә.

Бала психологиясен сурәтләү алымнары

Сәнгатьле уку

Сорауларга җавап бирү, уку

27.09

9

БСҮ Тукай һәйкәле янында

Яңа б.б

1

Тукай һәйкәле янында темасына әңгәмә үткәрү, сочинение язуга әзерлек

Шагыйрь язмышының халык тормышы белән бәйлелеге

Сорауларга җавап бирү, уку

02.10

10

Сочинение “Тукай безнең белән”

Контроль

1

 “Тукай безнең белән” сочинение язу, Тукай турында сөйләшү

Алган белемнәрен практикада куллану

Сочинение язу

Сорауларга җавап бирү

04.10

11

Әнвәр Бакиров иҗаты

1

Иҗаты турында кыскача белешмә. “Су анасы” балеты турында мәгълүмат

Балет музыкасы турында белемнәрен киңәйтү

Уку, сҗб

Балет музыкасыннан өзек тыңлау.

09.10

12

Садри Ахун иҗаты

Яңа б.б.

1

Рәсем сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре. Сынлы сәнгатьнең кеше тормышында тоткан урынын билгеләү.

Рәсем сәнгатенең үсеше

Уку, сҗб

Сорауларга җавап бирү, уку

11.10

13

Сыйныфтан тыш уку  А.Алиш “Мактанчык чыпчык белән Тыйнак сыерчык”

Яңа б.б.

1

А.Алиш “Мактанчык чыпчык белән Тыйнак сыерчык” хикәясендәге проблеманы күрү, сорауларга җавап бирү

Язучы  язмышының халык тормышы белән бәйлелеге

Сорауларга җавап бирү, уку

16.10

14

Нәҗип Думави иҗаты “Айлы төн”, “Син-кеше!”

Яңа б.б.

1

Нәҗип Думави иҗатының күпкырлылыгы турында. Табигатьнең матурлыгын сурәтләнү

Шагыйрь иҗатының күпкырлылыгы . Әдәби сурәтләү чаралары

Сорауларга җавап бирү, уку

18.10

15

Мәҗит Гафури

Яңа б.б.

1

Тормыш юлы турында белешмә.

Мәҗит Гафуриның тормыш юлы турында белешмә бирү

Сорауларга җавап бирү, уку

23.10

16

Мәҗит Гафури ”Гөлләр бакчасында”

Яңа б.б.

1

Тормыш юлы турында белешмә. ”Гөлләр бакчасында” шигыре

Тормыш юлы турында белешмә. ”Гөлләр бакчасында” шигыре Укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү

Сорауларга җавап бирү, уку

25.10

17

Мәҗит Гафури ”Кыр казы”

Яңа б.б.

1

”Кыр казы” хикәясе. Аларда хезмәтнең тормыштагы роле мәсьәләсенең куелышы,

”Кыр казы” хикәясе. Аларда хезмәтнең тормыштагы роле мәсьәләсенең куелышы,

Сорауларга җавап бирү, уку

30.10

18

Мәҗит Гафури ”Кыр казы”

Яңа б.б.

1

”Кыр казы” хикәясе. Аларда хезмәтнең тормыштагы роле мәсьәләсенең куелышы,

”Кыр казы” хикәясе. Аларда хезмәтнең тормыштагы роле мәсьәләсенең куелышы,

Сорауларга җавап бирү, уку

01.11

2 чирек (14 сәгать)

19

Мәҗит Гафури ”Кыр казы” хикәясендәге проблемалар

Яңа б.б.

1

”Кыр казы” хикәясендәге проблемаларны күрү. Аларда хезмәтнең тормыштагы роле мәсьәләсенең куелышы,

”Кыр казы” хикәясе. Аларда хезмәтнең тормыштагы роле мәсьәләсенең куелышы,

Сорауларга җавап бирү, уку

13.11

20

Г.Исхакый “Кәҗүл читек”

Яңа б.б.

1

Тормыш юлы турында белешмә. “ Кәҗүл читек” хикәясе. Баланың күңел дөньясы

Хикәя турында төшенчә

Әдәбият белемен тикшерү

Сорауларга җавап бирү, уку

15.11

21

Г.Исхакый “Кәҗүл читек”

Катнаш

1

Тормыш юлы турында белешмә. “ Кәҗүл читек” хикәясе. Баланың күңел дөньясы

Хикәядә бирелгән дини төшенчәләр

Сорауларга җавап бирү, уку

20.11

22

Сочинение “Милли,дини бәйрәмнәр”

Контроль

1

Милли, дини бәйрәмнәр, кешеләрнең аңа мөнәсәбәте

Милли,дини бәйрәмнәр турында төшенчә бирү

Сочинение язу

22.11

23

Г.Ибраһимов “Яз башы”

Яңа б.б.

1

Тормыш юлы турында кыскача белешмә. “Яз башы” хикәясе. Кеше һәм табигать мөнәсәбәте. Туган як табигатенең матурлыгы, аның белән хозурлану темаларының күтәрелүе һәм сәнгатьчә хәл ителеше.

Әдипнең тормыш юлы турында белешмә;табигатьнең матурлыгы темасының сәнгатьчә хәл ителеше

Эчтәлеген сөйләү

Сорауларга җавап бирү, уку

27.11

24

Г.Ибраһимов “Яз башы”

Катнаш

1

 “Яз башы” хикәясе. Кеше һәм табигать мөнәсәбәте. Туган як табигатенең матурлыгы, аның белән хозурлану темаларының күтәрелүе һәм сәнгатьчә хәл ителеше.

Табигатьнең матурлыгы темасының сәнгатьчә хәл ителеше

Эчтәлеген сөйләү

Сорауларга җавап бирү, уку

29.11

25

Г.Ибраһимов “Яз башы”

Катнаш

1

 “Яз башы” хикәясе. Кеше һәм табигать мөнәсәбәте. Туган як табигатенең матурлыгы, аның белән хозурлану темаларының күтәрелүе һәм сәнгатьчә хәл ителеше.

Табигатьнең матурлыгы темасының сәнгатьчә хәл ителеше.

Эчтәлеген сөйләү

Сорауларга җавап бирү, уку

04.12

26

БСҮ  Г.Ибраһимов иҗаты турында мәгълүмат туплау

Катнаш

1

БСҮ Г.Ибраһимов иҗаты турында мәгълүмат туплау

Әдипнең иҗаты турында сөйләшү

Өстәмә материал белән эшли белү

Сорауларга җавап бирү, уку

06.12

27

Нәкый Исәнбәтнең  тормыш юлы.

Катнаш

1

Н.Исәнбәт турында һәм иҗаты турында белешмә. Халык авыз иҗатын җыюдагы хезмәтләре, аның үрнәкләре

Н.Исәнбәт турында һәм иҗаты турында белешмә алу. Халык авыз иҗатын җыюдагы хезмәтләре, аның үрнәкләре белән танышу

Уку, сорауларга җавап бирү, конспектлаштыру

11.12

28

Н.Исәнбәт “Туган ил”, “Син сазыңны уйнадың” шигырьләре.

Катнаш

1

. “Туган ил”, “Син сазыңны уйнадың” шигырьләре. Туган як, Туган илгә мәхәббәтнең сурәтләнүе. Бу әсәрнең җыр булып китүе

Әдипнең иҗаты турында сөйләшү

Уку, сорауларга җавап бирү, конспектлаштыру

13.12

29

Д.Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”

Яңа б.б.

1

Тормыш юлы турында белешмә. ”Йолдызкай” хикәясе.

Йорт хайваннарына мәхәббәт тәрбияләү

Уку, сорауларга җавап бирү, конспектлаштыру

18.12

30

Д.Аппакова “Йолдызкай”

Яңа б.б.

1

“Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе. Кешеләр арасында дуслык, бер-береңә игътибарлы булу мәсьәләләре

Әдәби әсәрне анализлый белүләре

БСҮ

Уку, сорауларга җавап бирү, конспектлаштыру

20.12

31

Д.Аппакова“Йолдыз-кай”(анализлау)

Катнаш

1

“Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе. Кешеләр арасында дуслык, бер-береңә игътибарлы булу мәсьәләләре

Әдәби әсәрне анализлый белүләре

Уку, сорауларга җавап бирү, конспектлаштыру

25.12

32

БСҮ “Чәчәкләр тормышның бизәге”

Катнаш

1

“Чәчәкләр тормышның бизәге” темасына сөйләшү

Табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә шартлар булдыру

БСҮ

Әңгәмә үткәрү

27.12

3 чирек (20 сәгать)

33

Г.Сөләйманова иҗаты  Татар профессионал җырчылары

Яңа б.б.

1

Тормыш юлы һәм татар җыр сәнгате өлкәсендәге хезмәте турында белешмә.Ул башкарган җырлар язмасын тыңлау, фикер алышу. Халык җырларының роле турында сөйләшү

Халык җырларының роле Профессионал музыка әһелләренең татар халкы тормышындагы роле

Халык җырларының роле турында фикер алышу

Җырлар язмасын тыңлау, фикер алышу.

14.01

34

Сыйныфтан тыш уку  Татар халык әкиятләре

Катнаш

1

Халык әкиятләрендәге проблемаларны күрү, яхшылыкка өндәү

Дуслар табу һәм аларны саклый белү

Уку, сорауларга җавап бирү,

16.01

35

Ф.Кәримнең тормыш юлы  

Катнаш

1

Тормыш юлы турында белешмә.

Әкияттә хайваннар образының бирелеше

Әсәрне уку

Уку, сорауларга җавап бирү, конспектлаштыру

21.01

36

Ф.Кәрим “Гармунчы аю белән җырчы Маймыл”(1 өзек)

Катнаш

1

”Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл” әкияте. Хайван образларын сурәтләүдә авторның осталыгы

Әкияттә хайваннар образының бирелеше

Анализлау

Уку, сорауларга җавап бирү

23.01

37

Ф.Кәрим “Гармунчы аю белән җырчы Маймыл”(2 өзек)

Катнаш

1

”Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл” әкияте. Хайван образларын сурәтләүдә авторның осталыгы

Әкияттә хайваннар образының бирелеше

Анализлау

Уку, сорауларга җавап бирү.

28.01

38

БСҮ “Хатлар яздым утырып”

Яңа б.б.

1

Хатлар турында сөйләшү, рәсми һәм шәхси хатлар

Рәсми һәм шәхси хатлар турында төшенчә бирү

Хат язу

Әңгәмә  

30.01

39

А.Алишның тормыш юлы.  “Сертотмас үрдәк” әкияте


Яңа б.б.

1

Тормыш юлы турында белешмә. “Сертотмас үрдәк” әкияте.

Язучының тормыш юлы турында белешмә


Биографик белешмә

Уку, сорауларга җавап бирү, конспектлаштыру

04.02

40

А.Алиш “Чуар тавык”

Катнаш

1

“Чуар тавык” хикәясе. Йорт кошлары, аларның сурәтләнү үзенчәлекләре. Әсәрләренең теле.

“Чуар тавык” хикәясе белән танышу. Йорт кошлары, аларның сурәтләнү үзенчәлекләрен күрү. әсәрләренең телен аңларга тырышу.

Уку, сорауларга җавап бирү.

06.02

41

А.Алиш әсәрләре буенча әңгәмә-дәрес

Катнаш

1

Йорт кошлары, аларның сурәтләнү үзенчәлекләре. Әсәрләренең теле.

А.Алиш әсәрләре буенча Әңгәмә-дәрес

Уку, сорауларга җавап бирү, конспектлаштыру

11.02

42

БСҮ Минем яраткан йорт хайваны

катнаш

1

Йорт кошлары, аларның сурәтләнү үзенчәлекләре. Әсәрләренең теле.

Сочинение

Сорауларга җавап бирү.

13.02

43

Ф.Хөснинең тормыш юлы.

Яңа б.б.

1

Тормыш юлы турында белешмә.

Уку, сорауларга җавап бирү, конспектлаштыру

18.02

44

Ф.Хөсни “Малай белән солдат”

Катнаш

1

“Малай белән солдат” әсәре. Малайның әтисенә булган мәхәббәте чагылышы. Бала белән өлкәннәрнең хис-кичерешләре күрсәтелү.

Малайның әтисенә мәхәббәтен күрә белү

Сәнг. уку

Уку, сорауларга җавап бирү, конспектлаштыру

20.02

45

Ф.Хөсни “Малай белән солдат”

Катнаш

1

“Малай белән солдат” әсәре. Малайның әтисенә булган мәхәббәте чагылышы. Бала белән өлкәннәрнең хис-кичерешләре күрсәтелү.

Малайның әтисенә мәхәббәтен күрә белү

Уку, сорауларга җавап бирү, конспектлаштыру

25.02

46

Ф.Хөсни “Сөйләнмәгән хикәя”

Яңа б.б.

1

“Сөйләнмәгән хикәя” әсәре. Малайның әтисенә булган мәхәббәте чагылышы. Бала белән өлкәннәрнең хис-кичерешләре күрсәтелү.

Балачактагы хыялларның тормышка ашуы

Сәнг. уку

Уку, сорауларга җавап бирү

27.02

47

Н.Дәүли “Бәхет кайда була?”

Яңа б.б.

1

Тормыш юлы турында белешмә. ”Бәхет кайда була?” шигыре. Хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Хезмәткә уңай мөнәсәбәт

Бәхет темасына диспут

Уку, сорауларга җавап бирү

04.03

48

Н.Дәүли “Кар нинди җылы...”

Яңа б.б.

1

“Кар нинди җылы” хикәясе. өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр.

Гаилә бөтенлегенең әһәмиятен аңлаулары

Уку, сорауларга җавап бирү

06.03

49

Н.Арсланов “Казан”

Яңа б.б.

1

Тормыш юлы турында белешмә.  “Казан” шигыре. Шагыйрьнең Казанга мәхәббәте. Казан шәһәренең үткәне һәм киләчәге

Казанның үткәне һәм киләчәге

Уку, сорауларга җавап бирү, конспектлаштыру

11.03

50

Г.Бәширов “Нинди ул Татарстан?”

Яңа б.б.

1

Тормыш юлы турында белешмә.”Нинди ул Татарстан?” Үз туган ягың белән горурлану хисләренең бирелеше

Республика турында мәгълүмәт

13.03

51

БСҮ Туган җирем - Татарстан

Катанаш

1

Туган җирем – Татарстан темасына сөйләшү

БСҮ Туган җирем - Татарстан

Сочинение

Әңгәмә

18.03

52

С.Сөләйманованың тормыш юлы. “Кайный,шаулый Казан урамнары”

Яңа б.б.

1

Тормыш юлы турында белешмә. ”Кайный,шаулый Казан урамнары”. Казанда яшәгән бөек шәхесләр

Шагыйрәнең тормыш юлы . Казанга бәйле бөек шәхесләр ту-

рында мәгълүмәт туплау

Казанга багышланшан  әсәрләр турында сөйләшү

Уку, сорауларга җавап бирү, конспектлаштыру

20.03

4 чирек  (18 сәгать)

53

С.Сөләйманова ”Ялгыз торна” хикәясе

Катнаш

1

”Ялгыз торна” хикәясе. Халык ырымнары һәм аларның тормыш-көнкүрештә чагылышы.

Халык ырымнары һәм аларның тормыш-көнкүрештә чагылыш табуы

Әңгәмә

01.04

54

Ш.Галиев “Алтын куллар”, “Саумысыз арышларым”

Катнаш

1

Тормыш юлы турында белешмә.  “Алтын куллар”, ”Саумысыз,арышларым” шигырьләре. Һөнәрле ,белемле булуның, туган телне белүнең әһәмияте. Шигырь турында төшенчәне ныгыту.

Эшкә булган мөнәсәбәт

Уку, сорауларга җавап бирү, конспектлаштыру

03.04

55

Ш.Галиев “Телләр белүче каләм”

Яңа б.б.

1

 Һөнәрле , белемле булуның, туган телне белүнең әһәмияте. Шигырь турында төшенчәне ныгыту.

”Телләр белүче каләм” шигыре.  

Туган телне белүнең әһәмияте

Туган телне белүләрен тикшерү

Уку, сорауларга җавап бирү

08.04

56

Ш.Галиев “Магнитофон онытмый”

Катнаш

1

”Магнитафон онытмый”шигыре

Туган телне белүнең әһәмияте

Туган телне белүләрен тикшерү

Уку, сорауларга җавап бирү

10.04

57

Р.Батулла “Дуслар дус

булып кала” Сочинение “Дуслык кадере”

Катнаш

1

Тормыш юлы турында белешмә. ”Дуслар дус булып кала” әкияте (өзек). Дусларны табу һәм аны саклый белүнең әһәмияте. Дусларны табу һәм аны саклый белүнең әһәмияте турында сөйләшү

Дуслар табу һәм аларны саклый белү

Сочинение

Уку, сорауларга җавап бирү, конспектлаштыру Сочинение язу

15.04

58

Сыйныфтан тыш уку  Татар халык әкиятләре

Катнаш

1

Халык әкиятләрендәге проблемаларны күрү, яхшылыкка өндәү

Дуслар табу һәм аларны саклый белү

Уку, сорауларга җавап бирү,

17.04

59

Ф.Яруллиннын тормыш юлы һәм иҗаты.

Яңа б.б.

1

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

Биографик белешмә

БСҮ

Уку, сорауларга җавап бирү, конспектлаштыру

22.04

60

Ф.Яруллин “Кояштагы тап”

Катнаш

1

 ”Кояштагы тап” әкияте. Ялганның кешегә начарлык булып кайтуы

Ата-ананың кадерен белергә өндәү, сәнг. уку

Уку, сорауларга җавап бирү

24.04

61

Ф.Яруллин “Кояштагы тап”

Катнаш

1

 ”Кояштагы тап” әкияте. Ялганның кешегә начарлык булып кайтуы

Ата-ананың кадерен белү тур. Сөйләшү

Уку, сорауларга җавап бирү

29.04

62

БСҮ “Яралы язмышлар”

Катнаш

1

Ятим балалар язмышы, аларга мөнәсәбәт

Ятим балалар язмышы турында сөйләшү

Ятим балалар язмышына карашларын билгеләү. Диспут

Сочинение

01.05

63

Сыйныфтан тыш уку  Ф.Яруллин “Серле дөнья”

Катнаш

1

 Ф.Яруллин “Серле дөнья”, тексттагы проблемалар

Ф.Яруллин “Серле дөнья”, тексттагы проблемаларны күрә белү, аларның актуальлеге турында сөйләшү

Уку, сорауларга җавап бирү

06.05

64

С.Шәмси “Табигатьнең газиз баласы”

Яңа б.б.

1

Язучы турында мәгълүмат. “Табигатьнең газиз баласы” хикәясе. Кешене кеше иткән төп сыйфатлар: мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек

Мәрхәмәтлелек мәсьәләсе

Мәрхәмәтлелек турында фикерләрен барлау

Уку, сорауларга җавап бирү

08.05

65

Сочинение “Китап-белем чишмәсе”

Контроль

1

Китап-белем чишмәсе темасына сөйләшү

Китап-белем чишмәсе темасына сөйләшү, яхшы укуга омтылыш тәрбияләү

Сочинение

Уку, сорауларга җавап бирү

13.05

66

Сыйныфтан тыш уку

Җ.Тәрҗеманов “Шаян белән Наян”

Катанаш

1

Җ.Тәрҗеманов “Шаян белән Наян” хикәясендәге проблемалар

Җ.Тәрҗеманов “Шаян белән Наян” хикәясен укып, эчтәлеген аңлау,проблемаларны күрсәтү

Уку, сорауларга җавап бирү

15.05

67

Сыйныфтан тыш уку

М.Хәсәнов “Шайтан малае”

Катнаш

1

М.Хәсәнов “Шайтан малае” хикәясендәге проблемалар

М.Хәсәнов “Шайтан малае” хикәясен уку, андагы проблемаларны аерып күрсәтү

Уку, сорауларга җавап бирү

20.05

68

Йомгаклау дәрес

Кабаталу

1

Белемнәрне системалаштыру

22.05

69

Резерв сәгать

1

27.05

70

Резерв сәгать

1

29.05

Укыту-методик комплекты:

1.Татар әдәбияты: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 5 с-фы өчен д-лек/ Ф.Ф.Исламов, Ә.М.Закирҗанов.- Казан:Мәгариф, 2009.

2. Авторларның өстәмә китаплары.

3. “Сабантуй” газеталары.

4. “Ачык дәрес” газеталары.

5. Интернет сайтлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

4 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләрендә  4 нче сыйныфының татар төркемнәре өчен  татар әдәбиятыннан эш программасы...

7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

7 нче сыйныфтан әдәбият өчен эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

6 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Эш программасы статусы.Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Татар урта  мәктәпләре өчен әдәбият  пр...

7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Татар урта  мәктәпләре  өчен әдәбият программасы”на нигезлән...