10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
рабочая программа (10 класс) на тему

10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 10_kl.dbiyat.docx42.22 КБ

Предварительный просмотр:

Каралган»                                                                            «Килешенгән»                                                                                    «Раслыйм»

Гуманитар цикл МБ җитәкчесе:                                  Укыту эшләре буенча директор урынбасары:                                                          Мәктәп директоры:

         _____   Л.Ш.Фатыйхова                                                    _______ Г.М.Габбасова                                                                                     _____ С.М. Каюмов

 

                2012 нче елның 22 нче августы,                                                     2012 нче елның 22 нче августы                            2012 нче елның 22 нче августында                                                        

      беренче номерлы беркетмә                                                                                                                                                                                  чыгарылган 26 нчы номерлы боерык (п.9)                                                                              

                   

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

“Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

X  сыйныф өчен татар әдәбияты фәненнән

  ЭШ ПРОГРАММАСЫ

 

2012-2013 нче уку елы  

 Укытучы: Габбасова Гамилә Мәгъсүм  кызы

 

Педагогик киңәшмәдә каралган

   2012 нче елның 22 нче августы,  беренче номерлы беркетмә  

 

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге норматив документларга нигезләнеп язылды:

  1.  Татар әдәбиятыннан  гомуми белем бирүнең  вакытлы дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән  министрлыгы, Казан, 2008.
  2. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
  3. Дәреслек: М.Х.Хәсәнов, А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Галимуллин, И.З.Нуруллин. Әдәбият (ХХ йөз башы һәм 20 нче еллар татар әдәбияты). Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 10 нчы сыйныфлары өчен дәреслек   – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.
  4. Хрестоматия: А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин (төзүчеләре).  Әдәбияттан хрестоматия.  Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен.  -Казан: “Мәгариф”,  2005.

Россия  Федерациясенең белем бирү учреждениеләре федераль базис укыту планында 10 сыйныфларга татар  әдәбиятын  өйрәнү өчен атнага икешәр сәгатьтән елга 70 сәгать каралган.

        10 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан эш программасын төзү өчен төп документ булып вакытлы дәүләт стандарты тора. 10 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресләре татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010)  нигезендә укытыла, программа Татарстан республикасы  Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган. 10 нчы сыйныфлар өчен программаны   профессор Азат Әхмәдуллин төзегән. Әсәрләрне өйрәнү өчен 53 сәгать, сөйләм үстерү өчен 10 сәгать, сыйныфтан тыш уку өчен 5 сәгать, кабатлау өчен 2 сәгать каралган. Класстан тыш уку, бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресләренең күләме программага таянып билгеләнде. Уку елы дәвамында 4 сочинение яздыру   күздә тотыла. Программа материалының күләмле булуын истә тотып, өйгә индивидуаль эшләр бирү дә каралды. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә   сочинениеләр язу, әдәбият теориясе буенча материалларны үзләштерү планлаштырылды.

 

 Белем  бирүнең максатлары:

  1. Татар әдәбиятының тарихи барышы турында гомуми караш булдыру.
  2. Татар әдәбиятының барышын, аның аерым чорлардагы торышын, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын  анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.
  3. Әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының, гомумән, татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга күнектерү.
  4. Иҗади фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне танырга өйрәтү.

Тематик планлаштыру

Бүлек исеме

Сәгать

ләр саны

1

Борынгы татар әдәбияты (5-12 гасырлар)

2

2

 Урта гасыр әдәбиты

9

3

Яңа чор әдәбияты

33

4

XX гасыр әдәбияты

9

5

Сыйныфтан тыш уку

5

6

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

10

7

Кабатлау

2

8

Барлыгы

70

Календарь-тематик планлаштыру

Дәреснең темасы

Сәгатьләр саны

Дәресне үткәрү вакыты

Искәрмә

Календарь вакыты

Фактик вакыты

1

Борынгы татар әдәбиятына кереш. Бу чорлар әдәбиятында төп тема һәм мотивлар (гуманлылык, әхлакый сафлык, мәхәббәт, кешенең бәхеткә хокукы, сабырлык, изгелек). Әдәбиятның милли үзенчәлеге.

1

2

Гомумтөрки әдәбият. Орхон-Енисей ташъязмалары. Әдәбият үсешендәге төп юнәлешләр (яңарыш, дини-әхлакый, суфичыл). Үзәктә Алла һәм Кеше мөнәсәбәте торган әсәрләр.

1

3

Болгар чоры мәдәнияте (12-13 гасырларның беренче яртысы). Кол Гали. “Кыйссаи Йосыф” поэмасы. Шәрык әдәбияты йогынтысы, сүз сәнгатенең ислам дине идеологиясенә нигезләнүе

1

4

Алтын Урда чоры мәдәнияте (13-15 гас. 1 яртысы). С. Сараи. “Гөлестан бит төрки” поэмасы.

1

5

Котб. “Хөсрәү вә Ширин” поэмасы.

1

6

Казан ханлыгы чоры мәдәнияте (15 гас. 1 яртысы – 16 гас. 2 яртысы). Жанрлар төрлелеге.  Кол Шәриф шигырьләре: “И, күнел...”,  “Башыңны күтәр гафетдин”.

1

7

Мөхәммәдъяр. “Нәсыйхәт” шигыре, “Нуры содур” поэмасы.

1

8

Торгынлык чоры мәдәнияте (16 гас. 2 яртысы – 19 гас. 1 яртысы).

1

9

М. Колый. Хикмәтләр: “Юмартлык бу күңелне рушан кылыр...”, “Игенчелек гали эшдер...”, “Гыйлемлек хак рәхәттер...”.

1

10

Г. У. Имәни. “Мәрсия Хәмидә зәүҗәте Габдерәхим Болгари” шигыре. “Мөһиммәтез – заман” поэмасыннан  “Йегет булмакның бәяны” бүлеге.

1

11

Сурәтләүдә Урта гасыр романтизмы өстенлек итү, аның төп сыйфатлары. Урта гасыр әдәбиятын кабатлау.   Инша язуга әзерлек

1

12

13

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Өйрәтү характерындагы сочинение. “Күңелемә кереп калган әсәр”

2

14

XIX йөз мәдәнияте. Г. Кандалый. “Йакутлар табыладыр вакыт берлән...”, “Бу илләрдә торып калсам...” шигырьләре, “Сәхибҗамал” поэмасы. Реализмның мәйданга чыгуы.

1

15

Акмулла шигырьләре:  “Башка милләт алга таба барыр булды...”,  “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән”. “Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе” поэмасыннан өзек.

1

16

Ф. Кәрими иҗаты турында искә төшерү. “Морза кызы Фатыйма” повесте. Уку.

1

17

Ф. Кәрими. “Морза кызы Фатыйма” повесте. Фикер алышу (кеше шәхесенә игътибар арту, аның милләт  язмышы белән кушылып китүе, әдәбиятның мәгърифәтчелек идеяләрен нигез итеп алуы.)

1

18

 Бәйләнешле сөйләм үстерү. Әдәбият теориясе. Әдәби  төрләр  (эпос, лирика, драма) һәм жанрлар (роман, повесть, хикәя, очерк, нәсер, поэма, баллада, күңел лирикасы, фәлсәфи лирика, гражданлык лирикасы, комедия, трагедия, драма)

1

19

XX йөз мәдәниятенә күзәтү. Әдәби  юнәлешләр һәм агымнар: реализм (мәгърифәтчелек, тәнкыйди, социалистик реализм), романтизм, модернизм ( символизм, имажинизм, футуризм һ.б.).   Яңа төрләр, жанрлар барлыкка килү (рухи дөньясы һәм тышкы кыяфәте матур булган идеал кеше образы тудырылу

1

20

Г. Ибраһимовның тормышы, иҗаты. “Яшь йөрәкләр” романы. Уку.

1

21

Г. Ибраһимов. “Яшь йөрәкләр” романы. Уку.

1

22

Г. Ибраһимов. “Яшь йөрәкләр” романы. Әсәргә анализ (тематика һәм проблематика, сюжет, копозиция)

1

23

Г. Ибраһимов. “Татар шагыйрьләре” китабы. Әдәби тәнкыйть

1

24

Г. Исхакыйның тормыш һәм иҗат юлы. “Көз”повестен уку.

1

25

Г. Исхакый. “Көз” повестена анализ (әсәрдә сурәтләнгән дөнья: портрет, пейзаж, психологизм, деталь)

1

26

Г. Исхакый. “Ике йөз елдан соң инкыйраз”. Уку.

1

27

Г. Исхакый. “Ике йөз елдан соң инкыйраз”. Образлар бирелеше.  Фикер алышу.

1

28

Г. Исхакый. “Остазбикә” (образлар системасы: персонаж, тип, характер, лирик герой)

1

29

Сыйныфтан тыш уку. Г. Исхакый. “Ул әле өйләнмәгән иде”

1

30

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Г. Исхакый иҗатын кабатлау, йомгаклау. Әдәби барыш (традицияләр, яңачалык, дәвамчанлык, халыкчанлык, , тарихилык, миллилек)

1

31

32

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль сочинение. “Гаяз Исхакый иҗатында милләт язмышы”  

2

33

Г. Тукайның тормышы, иҗаты. Шигырьләре,  “Үтенеч”, “Күңел”, “Аң”.

1

34

Г. Тукай шигырьләре, “Өзелгән өмид”, “Мәхәббәт”, “Кыйтга”, “Бәйрәм вә сабыйлык вакыты”.

1

35

Г. Тукай шигырьләре, “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”.

1

36

Г. Тукай лирикасының үзенчәлеге. Әдәбият теориясе (шигырь төзелеше)

1

37

С. Рәмиевнең тормыш һәи иҗат юлы.  Шигырьләре: “Җәмилә”, “Сүзем һәм үзем”, “Пәйгамбәр”.

1

38

С. Рәмиев шигырьләре: “Җәмилә”, “Сүзем һәм үзем”, “Пәйгамбәр”. Шигырьләргә анализ.

1

39

Дәрдемәнд шигырьләре: “Кораб”, “Гөрләгән сулар башында”, “Бүзләрем маналмадым”, “Без”, “Сеңеп җиргә ..”, “Куанды ил”.

1

40

Дәрдемәнд шигырьләре: “Кораб”, “Гөрләгән сулар башында”, “Бүзләрем маналмадым”, “Без”, “Сеңеп җиргә ..”, “Куанды ил”

    

1

41

42

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение “Минем яраткан шагыйрем”

 

2

43

Г.Камалның тормыш һәм иҗат юлы. Мәгърифәт өлкәсендәге эшчәнлеге. “Банкрот” комедиясе. Уку.

1

44

Г.Камал. “Банкрот” комедиясе. Фикер алышу.

1

45

Г.Камалның  “Банкрот” комедияседә образлар системасы (әсәрдә юмор һәм сатира).

1

46

Ф. Әмирханның тормышы, иҗат эшчәнлеге. “Фәтхулла хәзрәт” повесте. Уку.

1

47

Ф. Әмирхан. “Фәтхулла хәзрәт” повесте. Уку.

1

48

Ф. Әмирхан. “Фәтхулла хәзрәт” повестена анализ (тематика һәм проблематика, сюжет, композиция, әсәрнең теле). “Шәфигулла агай” хикәясе.

1

49

Ф. Әмирхан.  “Шәфигулла агай” хикәясе. Фикер алышу (әсәрдә юмор һәм сатира, дөньяви проблемаларның дини карашлар белән кушылып китүе).

1

50

Ф. Әмирхан иҗатын йомгаклау.

1

51

Сыйныфтан тыш уку. Ф. Әмирхан “Хәят” (дини һәм дөньяви белем системасын камилләштерү, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, хатын-кыз язмышы, шәхескә мөхит үзләштерү мәсьәләләре)

1

52

М. Фәйзи драмалары.  “Галиябану”.

1

53

Сыйныфтан тыш уку. М. Фәйзи “Ак калфак”.

1

54

Г. Колахмәтов иҗаты. “Ике фикер” драмасы. Уку.

1

55

Г. Колахмәтов “Ике фикер” драмасы. Анализ. Инша язуга әзерлек

1

56

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль сочинение

1

57

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль сочинение

1

58

20 – 30 нчы еллар мәдәнияты. М. Галәү иҗаты турында белешмә.  “Болганчык еллар” романы.

1

59

М. Галәү. “Болганчык еллар” романына анализ.

1

60

М. Галәү. “Болганчык еллар” романы. Образлар бирелеше.

1

61

К. Тинчурин драматургиясе. “Американ” комедиясе.

1

62

К. Тинчурин. “Американ” комедиясенә анализ

1

63

Сыйныфтан тыш уку. К. Тинчурин “Сүнгән йолдызлар”.

1

64

Г. Рәхим иҗаты турында белешмә. “Идел” повесте

1

65

Г. Рәхим “Идел” повесте. Фикер алышу.

1

66

Сыйныфтан тыш уку. Г. Кутуй  “Тапшырылмаган хатлар”.

1

67

Һ.Такташ иҗаты, шәхесе. «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмасы. «Җир уллары» трагедиясе. 

1

68

Һ. Такташ шигырьләренә анализ.

1

69

Белемнәрне бәяләү. Тест

1

70

Йомгаклау.

1

 

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

  1. әдәби-тарихи процессның төп закончалыкларын, этапларын, чор әдәбиятына зур өлеш керткән әдипләр иҗатын белергә;
  2. мәктәп курсында өйрәнеләгән әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә өзлексез барыш итеп күалларга;
  3. әдәбият тарихы һәм теориясе буенча белемнәргә нигезләнеп, әдәби әсәрне анализларга һәм шәрехләргә;
  4. әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерергә, аңлатырга;
  5. классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белергә;
  6. әдәбият теориясенә караган иң әһәмиятле төшенчәләрене, аларның билгеләмәләрен белергә;
  7. татар әдәбиятында традицияләр һәм яңару процессы, жанрлар үсеше турында гомуми күзаллау булырга тиеш.

Формалаштырылырга тиешле күнекмәләр:

  1. әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау;
  2. изложение һәм өйрәнеленгән әсәрләр буенча яки бирелгән темага сочинение язу;
  3. тәкъдим ителгән яки укучы сайлаган әсәрләрне яттан сөйләү;
  4. язучыларның иҗатларның, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү;
  5. әдәби сурәт чараларын тиешенчә куллана белү;
  6. әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү һәм аларга бәя бирү.

Укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:

  1. әдәби әсәрләрнең тарихи-конкрет һәм гомум кешелек кыйммәтләрен ачу өчен кирәкле;
  2. әдәбияттагы “үтәли” һәм “мәңгелек” проблемаларны ачыклый торган;
  3. сүз сәнгатенең аерым күренешләре белән мөстакыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү өчен кирәкле;
  4. татар әдәбиятының рус һәм дөнья әдәбияты мәйданындагы урынын һәм ролен бәяләргә ярдәм итүче.

Предметара эшчәнлек:

  1. сәнгатьнең башка төрләре ярдәмендә укучыда әдәбиятны мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият-сәнгать белән даими кызыксыну тәрбияләү, әдәбиятнең сәнгать төре буларак үзенчәлекләрен тулырак ачыклау;
  2. әдәбиятны татар теле белән бәйләп, чор әдәбият стиле, иҗат юнәлешләре стиле, язучы стиле кебек төшенчәләрне җиткерү;
  3. татар әдәбияты рус әдәбияты белән бәйләп, чор әдәбиятын анализларга күнектерү, татар әдәбиятының рус һәм дөнья әдәбиятлары мәйдандагы урынын, дәрәҗәсен билгеләү;
  4. әдәбиятны тарих һәм җәмгыять белеме предметлары белән бәйләп, әдәбиятны чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзаллау формалаштыру;

Укучыларның шәхси үсеш-үзгәреше:

  1. укучының мөстәкыйль  фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү;
  2. матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә укучыларның игътибарын туплау һәм кешелелек, горурлык, үз кадереңне белү хисләрен тәрбияләү;
  3. укучыда мәктәпне тәмамлап чыккач та матур әдәбият укуга ихтыяҗ булдыру;
  4. әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, поэтикасын аңларлык эстетик зәвык булдыру.

 

Төп әдәби-теоретик төшенчәләр: әдәбият тарихы, әдәби юнәлешләр һәм агымнар: реализм (мәгърифәтчелек, тәнкыйди, социалистик реализм), романтизм, модернизм (символизм, имажинизм, футуризм һ. б.) Әдәби барыш. Традицияләр. Яңачалык. Дәвамчанлык. Халыкчанлык. Тарихилык. Миллилек. Әдәби төрләр (эпос, лирика, драма) һәм жанрлар: роман, повесть, хикая, очерк, нәсер, поэма, баллада, күңел лирикасы, фәлсәфи лирика, гражданлык лирикасы, комедия, трагедия, драма. Әдәби әсәр: тематика һәм проблематика, сюжет , композиция. Образлар системасы. Персонаж. Характер. Тип. Лирик герой. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья: портрет, пейзаж, психологизм, деталь. Юмор һәм сатира. Әсәр теле. Сурәтләү чаралары. Стиль. Шигырь төзелеше. Әдәби тәнкыйть.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

4 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләрендә  4 нче сыйныфының татар төркемнәре өчен  татар әдәбиятыннан эш программасы...

5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәбендә 5 нче сыйныфның татар төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

7 нче сыйныфтан әдәбият өчен эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

6 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Эш программасы статусы.Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Татар урта  мәктәпләре өчен әдәбият  пр...

7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Татар урта  мәктәпләре  өчен әдәбият программасы”на нигезлән...