6 нчы сыйныфларның рус төркемендә “Супермалай” нәрсәләр эшли ?" темасына дәрес план-конспекты ( Р.З.Хәйдәрова буенча) Дәрес тибы ЛГКФ
план-конспект занятия (6 класс) на тему

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dre-supermalay.docx21.5 КБ

Предварительный просмотр:

Предмет : татар теле ( шәһәркүләм күрсәтелгән ачык дәрес)

Сыйныф : 6-а,  рус төркеме

Тема: “Супермалай” нәрсәләр эшли ? ( Р.З.Хәйдәрова буенча)

Дәрес тибы ЛГКФ

Укытучы: Гурьева Ләйсән Сөләйман кызы

Дәрес этабы

Вакыт

1

Оештыру өлеше.

4 минут

2

Өй эшен тикшерү

4 минут

3

Актуальләштерү

4 минут

4

Яңа төшенчәләр формалаштыру, ягъни текст өстендә эш.

12 минут

5

Физминутка

2 минут

6

Ныгыту, ягъни текстның эчтәлеген аңлау,сөйләм үрнәкләрен аралашуда куллану.

14 минут

7

Өй эше бирү

2 минут

8

Рефлексия

3 минут

Максат:

Укытучы өчен:

1.Белем бирү максаты(дәреснең предмет нәтиҗәсе):

-"Супермалай” текстындагы яңа сүзләрне дөрес әйтергә, сөйләмдә кулланырга өйрәнү;

-текстны дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү;

-шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнешен, фигыльнең инфинитив+ ала төзелмәсен  кабатлау.

2. Үстерү максаты (дәремнең метапредмет нәтиҗәсе):

-төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

-тиешле мәгълүматнытабу өчен белешмә, сүзлектән куллану.

3.Тәрбияви максат( дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

-хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау.

Укучыларга җиткерелә торган дәреснең белем бирү максаты( дәреснең предмет нәтиҗәсе):

-"Супермалай” текстындагы яңа сүзләрне дөрес әйтергә, сөйләмдә кулланырга өйрәнү;

- текстны дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү;

-шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнешен, фигыльнең инфинитив+ ала төзелмәсен  кабатлау.

Җиһазлау: дәреслек (49-51 нче битләр), методик ярдәмлек(17,40 нчы битләр), уку-язу әсбаплары, рәсемнәр, дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар.

Дәрес бары

1.Оештыру өлеше.

-Исәнләшү.

-Уңай психологик халәт тудыру (Укучылар фонограммага “Бәхет иле” җырын башкаралар”)

- Дежур укучының рапорты.

2. Өй эшен тикшерү.

1) Телдән тикшерү: 49нчы бит, 4 нче күнегү – Сез өйдә нәрсәләр эшли аласыз? Үзара сөйләшегез.

2) 2 укучы тактада КАЙТ фигылен шарт фигыльнең барлык һәм юклык формасында зат-сан белән төрләндерә.

Бергә тикшерү һәм бәяләү эше үткәрелә.

3. Актуальләштерү.

1) Аудирование

- Текстны укый башлаганчы татар теленә генә хас булган авазларны кабатлап китик (хор белән) : ә,ө, ү, һ,җ,ң.

- Прослушайте и укажите слова со звуком [ӄ]: кар, кибет, көри, урындык, төзәтә, алып кайта, кисә.

- Прослушайте и поставьте слова и словосочетания в условное наклонение:

Бара – барса,.... килә, кайта, төзәтә, алып кайта, кисә, себерә, юа, кар көри, эшли

2) Сүзләрнең дөрес әйтелешен искә төшерү:

Ишегалдында [ишэ΄ғалды̆нда]

Кар көри [ӄа˚р  көри΄]

Утын кисә [уты҆н кисә΄]

Урындык [уры̆нды΄ӄ]

Маҗаралы [ма˚җаралы΄]

Маҗарасыз [ма˚җарасы΄с]

3) Фигыль+ала төзелмәсен кабатлау

-Ә хәзер рус телендә үткән материалны искә төшерик әле.

Укучы: : “Если хочешь сказать, что кто-то может сделать что-либо, то употребляется такая форма глагола:

Глагол настоящего времени 3 лица единственного числа + ала.

Например, Идән юа ала- Может мыть полы.

-Ике командага бүленеп кабатлау

Нишли?

(что делает?)

Нишли ала?

(что сможет делать?)

Кибеткә бара- ...

Китап укый-...

Идән себерә- ...

Ипи алып кайта-..

Кар көри- ...

Идән юа- ...

Урындык төзәтә- ...

Кибеткә бара ала- ...

Китап укый ала-...

Идән себерә ала-...

Ипи алып кайта ала-...

Кар көри ала- ...

Идән юа ала- ...

Урындык төзәтә ала-...

4. Яңа төшенчәләр формалаштыру, ягъни текст өстендә эш.

1) Дәреснең максаты әйтелә

Бүген без сезнең белән үткән дәрестә  нишли? Һәм нишли ала? дигән теманы ныгытып “Супермалай” хикәясен өйрәнә башлыйбыз

Балалар,  максатыбыз, “Супермалай” һәм ул нишли ала? ягъни нәрсәләр эшли ала, эшли белүе турында, укып, сөйләшеп, яңа сүзләр белән танышып, күнегүләр эшләп, өйрәнербез.

(Мы сегодня с вами будем изучать рассказ «Супермалай» и что он может сделать? Наши задачи: прочитать правильно текст, изучать новые слова, выполнить упражнения.)

2) Сүзлек эше

-Тактада сүзләр язылган, диктор укый, хор белән кабатлау, сүзлек дәфтәрләренә язу.

- Дөрес тәрҗемәне табыгыз-49 нчы бит 2 нче күнегү, 50 нче бит 2 нче күнегү,

3) Текстны 1 укучы кычкырып укый.

4) Физминутка

Немного отдохнем. Я буду говорить, а выполняйте действия.

Матур утыр, ят, йокла, уян , юын , аша, бас, сикер, чүгәлә,бас,урында йөгер , тукта,тәрәзәгә кара, ишеккә кара, укытучыгы кара, матур утыр

(Укучылар укытучы артыннан боерык фигыльне  фигыль+ алам формасына куеп кабатлайлар, һәм  күрсәтәләр)

Матур утыр – матур утыра алам, ят – ята алам,...

5. Ныгыту, ягъни текстның эчтәлеген аңлау,сөйләм үрнәкләренаралашуда куллану.

1. Рәсемнәргә карагыз. Рәсемнәрне текст эчтәлеге буенча урнаштырыгыз.

( 8 рәсем бирелгән: утын кисә, китап укый, кар көри, кибеткә бара, идән себерә, чишмәдән су алып кайта, утын яра, урындык төзәтә)

2.  Супермалай нәрсәләр эшли ала? соравына җавап бирү.

Алдагы рәсемнәргә әгәр теләсә тезелмәсә өстәп әйтү.

Супермалай, әгәр теләсә, утын кисә  ала.

( утын кисә, китап укый, кар көри, кибеткә бара, идән себерә, чишмәдән су алып кайта, утын яра, урындык төзәтә)

3. Рәсемнәргә карап, үрнәк буенча диалоглар төзү.

- Супермалай утын кисәме?

-Әйе, теләсә, супермалай утын кисә.

( утын кисә, китап укый, кар көри, кибеткә бара, идән себерә, чишмәдән су алып кайта, утын яра, урындык төзәтә)

4. Ишетеп аңлау күнегүләре белән эш.

Как скажешь о том, что ты, если захочешь:

-можешь вынести мусор;

- можешь подмести пол;

-можешь отвести сестренку в детский сад;

- можешь играть в хоккей;

- можешь рассказать биографию Габдуллы Тукая;

- можешь хорошо учиться;

-можешь помочь сестренке;

- можешь убрать комнату;

-можешь помочь маме;

-можешь сделать снеговика;

-можешь сделать домашнее задание сам;

-можешь вытереть пол?

5. Сөйләм телен үстерү.

Мәкальләр белән эш. 3 командага бүленеп эшләнелә. Мәкальнең башы һәм ахыры табыла. Рус телендә эчтәлеге аңлатыла.

”Раунд робин”. Структурасының “Подумай-запиши-обсуди в команде”--“Финк-райт-раунд робин”. Өстәлдә һәр команда өчен ике төстәге икегә бүленгән эш турында мәкальләр. Башы бар-ахырын тап. Һәр төркем әзер булгач, “Тим чир”девизын кулларын бергә куеп әйтәләр.

1 команда өчен:

Эше барның-ашы бар.

Агач -җимеше белән, кеше- эше белән.

Башланган эш-беткән эш.

Эш сөйгәнне-ил сөйгән.

( 1 нче команда көчлерәк, шуның өчен 4 мәкаль тикшерәләр)

2 команда өчен:

Тырышкан табар- ташка кадак кагар.

Ялкауга көн дә бәйрәм.

Эше юкның-ашы юк.

3 команда өчен:

Эшсез гомер-утсыз күмер.

Уку кешене күзле итә.

Аз сөйлә-күп эшлә.

6.Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

1 рәт – 51 нче бит, 8 нче күнегү

Супермалай нинди эшләр эшләде?

  1. рәт- Суперкыз турында 5 җөмлә язарга.

3 рәт- Текстның эчтәлеге буенча диалог төзергә.

7. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Укытучы: Без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек инде балалар?-ответ:“Супермалай нишли ала?” хикәясе белән таныштык. Әгәр теләсә төзелмәсен өйрәндек.

Хәтердә калдыру өчен, рәсемнәргә карап кем өйдә нишли ала, шул турыда әйтеп китик.

( дәрестә күрсүтелгән рәсемнәр буенча)

Укытучы: Без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек инде балалар?-ответ:“Супермалай нишли ала?

Хәтердә калдыру өчен, рәсемнәргә карап кем өйдә нишли ала, шул турыда әйтеп китик.

Билгеләр кую. ( Билгеләрне дәрес барышында укучылар бер-берсенә үзләре куялар, дәрес ахырында искәртмәләп кенә үтелә)

Дәресебез тәмам, сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Минем гаиләм" темасына дәрес план-конспекты

"Минем гаиләм" темасына дәрес план-конспекты 2 нче сыйныф татар төркеме өчен...

3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик план Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов, Л.Ә.Гыйниятуллина

3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик планДәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов, Л.Ә.Гыйниятуллина...

Чын дуслык ул – зур хәзинә (6 нчы сыйныфларның татар төркемендә бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе, проект эше эшләү )

Дәрестә укучылар төркемнәрдә проект эше эшлиләр. Проект эшенең нәтиҗәсе - дуслык турында стена газетасы чыгару....

“Супермалай” нәрсәләр эшли ? ( Р.З.Хәйдәрова буенча)

-"Супермалай” текстындагы яңа сүзләрне дөрес әйтергә, сөйләмдә кулланырга өйрәнү;- текстны дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү;-шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнешен, фигыль...

5 нче сыйныфларның рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе."Бәйлек сүзләрнең тартым һәм урын-вакыт килеше белән төрләнеше."

5 нче сыйныфның рус төркемендә укучы укучылар өчен дәрес эшкәртмәсе(технологик карта)...

"Сыйфат дәрәҗәләре" темасына дәрес план-конспекты

Татар теле, 6 нчы сыйныф.Дәреснең темасы: Сыйфат дәрәҗәләре.Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәтү.Дәреснең төзелеше:I.   Оештыру өлеше.II.  Башлангыч сыйныфларда алган белемнәрне хәтердә...