Туган төбәгемдә сакланып калган бәйрәмнәр.
проект (9 класс) на тему

Сунгатова Гульнара Зулькаровна

Укучыларда милли узаң тәрбияләү. Төбәгебездә сакланып калган милли бәйрәмнәр, гореф - гадәтләр белән кызыксыну уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5_tnhakimzyanova_a.r.hlfin_.doc106.5 КБ

Предварительный просмотр:

                    Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

                  муниципаль бюджет учреждениесе  “Күәм урта гомуми

                                               белем  мәктәбе”

            Укучыларның  туган як тарихын  һәм мәдәниятын өйрәнү буенча

                                    VIII   регионара  конкурсына

                               Халкымның күңел сандыгыннан

        ТЕМА: “ Туган төбәгемдә сакланып калган милли бәйрәмнәр”

                             (Туган ягым тарихы фольклорда  юнәлеше)

                 

                                  Эшне башкарды: Күәм  урта   гомуми   белем  

                                   мәктәбенең  8 нче сыйныф укучысы  

                                   Хәкимҗанова Альбина Рәшит    кызы  

                                                Укытучы: Күәм урта гомуми белем  мәктәбе-

                                  нең югары кв.категорияле татар теле һәм дәбияты

                                   укытучысы  Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы                 

                                                                        2016 нчы ел.

                            Эчтәлек  

1. Кереш.  

Авыллар – безнең үткән тарихыбызның бер өлеше..........3-4 бит

Әтнә ягы – Казан артының алтын бишеге.........................4-5 бит

Калатауда безнең эз.................................................................. 5 бит

2.Төп өлеш.

Изгеләр зираты – үткәннәрдән калган изге бер ядкарь ................................................................................................. 6-7 бит

Халык бәйрәмнәре – халыкны милләт итеп берләштерүче

чара......................................................................................... 7-8 бит

Әләшә бәйрәме – күк белән җирнең аңлашу көне.........8-9 бит

3.Йомгаклау.

Халкыбыз мирасы югалмасын........................ 9-10 бит

4.Кулланылган әдәбият......................................11 бит  

5. Эзләнү эшенә өстәмәләр...................................12 бит

 Хезмәтемнең максаты:

   1. Халкыбызның бәһасез мирасын югалтмыйча, шул  мираска таянып, милләтемнең үткәнен, әдәбиятын, мәдәниятын үстерү һәм саклау.

   2. Үзебезнең җирлектә сакланып калган  йолаларны, бәйрәмнәр-

        не барлау,  өйрәнү һәм эзләнү эшчәнлеген күзаллау.

Бурычлар:

  • җирле халыкның үткәне, гореф-гадәтләре белән танышу, эзләнү эшчәнлеге алып бару;
  • җирле халыкның үткәнен, тарихын,  бүгенге көндә яшәешен, йола, бәйрәмнәрнең сакланышын өйрәнү, халыктан җыйнап туплау;
  •  халыкның тарихын, аның тормышында булган зур һәм катлаулы вакыйгаларны реаль  җирлектә, халык идеаллары нигезендә яктырта алган мирасның  кирәклеген дәлилләү;
  • халыкның тормышын яктырту ягыннан әһәмиятле һәм тирән эчтәлекле халык бәйрәмнәрен саклый һәм  файдалана белергә өйрәнү.

Хезмәтемнең актуальлеге:

          Татар халкының күптән тупланып килгән мирасын

          саклау, киләчәк буынга тапшыру, бу мирасның иң

          кыйммәтле асылташ булуын аңлау.

                                         

                                                       Кереш

            1.Авыллар – безнең үткән тарихыбызның бер өлеше

      Туган як... Туган җир... Туган авыл...

       Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы һәм аның күңелләрне гел үзенә тартып торган истәлекле урыннары, йола һәм бәйрәмнәре бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп.Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, җикән камыш белән капланган сазлыклар, балыклы күлләр,куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, изге каберлекләре, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелгә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алыштыра алмый. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр авылы аның барча кешеләре күңелгә ифрат та якын.

        Безнең авыллар милләтебезнең мактанычы булырлык ул һәм кызлар үстергәннәр. Халкыбызның күренекле шәхесләре Ш.Мәрҗани, Сибгат Хәким, Самат Шакир, Лена Шагыйрьҗан, Хәкимҗан Халиковлар һәм башка бик күбәүләр авыл чирәмендә тәгәрәп үскән.Илһамны да алар туган яклары табигатеннән алган булсалар кирәк. Юкса, бетмәс – төкәнмәс моң, рухи көч, сүнмәс иҗат чишмәсе кайдан килергә мөмкин.

       Авыллар -безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы,кайгысы,шатлыгы, куанычлары һәм сагышы. Аларның берләре бик борынгы,икенчеләре шактый соң барлыкка килгән. Һәрберсенең үз тарихы, үз даирәсе,үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар.

        Һәр төбәкнең, һәр халыкның үзенең үсеш баскычларын, чорларын чагылдыра торган тарихи берәмлекләре – үзенә генә хас атамалар системасы бар. Мин дә  үз төбәгем белән горурланам. Аның гүзәл табигате, тарих чорнап алган үткәне, бүгенге көндә онытылып барган милли бәйрәмнәре бар. Мин әдәбият дәресендә тарих белән бәйләнеш, халык авыз иҗаты, милли бәйрәмнәр турында укытучым сөйләгән буенча күп беләм. Халкымның үткәне, тарихы, әдәбияты һәм мәдәнияты белән кызыксынам. Үткәннәрне барлыйм. Чәчләренә чал кунган, ничә буын баласын күргән әбиемнең авылыбызда булган истәлекле урыннары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, җанлы кешеләре турында сөйләгәнен игътибар белән тыңлыйм. Болар барысы бергә кушылып мине авылларыбызның үткән тарихын һәм халкының  гореф-гадәтләрен барларга этәрде. 21 нче гасыр булса да, яшьләр хәзер компьютердан кала берни белән дә кызыксынмый бит дигән заманда, минем авылдашларым, укытучылар һәм укучыларның авылыбыз тарихы, аның үткәне белән кызыксынып, халкыбызның истәлекле урыннарын саклап, яңартып яшәве, милли бәйрәмнәрне онытмыйча дәвам итүе миндә милли хисләр уята һәм үземнең татар милләтеннән булуым белән горулану хисе тудыра.

   

               

                         2. Әтнә ягы-Казан артының алтын бишеге

          Әтнә ягы...

          Мәйданы нибары 681 кв. километрны  тәшкил иткән Әтнә - Татарстанның иң кечкенә районнарыннан саналса да, аны халык ак як, мәгърифәтле як, Казан артының алтын бишеге дип йөртә.Әгәрдә Әтнәнең географик үзәгеннән радиусы 20 чакрым булган түгәрәк сызсаң, гаҗәеп бер күренешкә юлыгасың. Дөнья буйлап сибелеп урнашкан татар халкының дин вә гыйлемен, тарихын, җыр-моңын,шигъриятен шул кечкенә генә түгәрәк үз эченә сыйдырган.Бу җир халкыбызның олуг галиме Шиһабетдин Мәрҗанине, санап бетергесез әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен биргән. Казан ханлыгы чорыннан соң татарлар тарафыннан төзелгән  таш мәчет тә, нәкъ менә шушы җирлектә. Ләкин вакыйгаларны тәртип буенча барлыйк.

          Безнең эраның I гасырларында Идел һәм Кама арасына Янабор кабиләләре үтеп керә башлый. Шушы килүче  Янабор кабиләләре соңрак Озелено культурасына нигез салалар. Озелено культурасының оешуына шулай ук Иделнең уң як  ярында урнашкан мари, удмурд, мордва милләтләре кешеләренең ата-бабалары да катнаша. Бу яктагы авылларның исеме дә шул хакта сөйли. Мәсәлән, Әтнә, Бәрәзә, Бәрәскә, Киме, Шашы сүзләре татар телендә юк. Әмма ул сүзләрне мари телендә очратырга булганын истә тотсак, кайчандыр монда тугандаш мари халкы яшәгәнен шәйләп булыр. Марилар - бүгендә Әтнәнең иң якын күршеләре.

          Әтнә районының бүгенге көндә 16 археологик истәлеге бар. Бу төбәккә халыкның ныклап  килеп урнашуы Идел болгары һәм Казан ханлыгы чоры белән бәйле. Әтнә районын археологлар тарафыннан тикшерүгә килсәк, 1956 елда Николай Калинин Әйшияз шәһәрлеген казый, 1958 елда Әбрар Халиков Әйшияз каберлеген тикшерә, 1975 елда Равил Фәтхетдинов Югары Сәрдә, Дусым, Комыргуҗа каберлекләрен казып карый. 2006 елда исә, Альберт Борханов  җитәкчелегендә экспедиция Әйшияз шәһәрлегендә яңадан казу эшләре алып бара. Кызганычка каршы, безнең район бик аз тикшерелгән. Иң зур  ачыш Николай Филиппович Калинин  казуларыдыр, мөгаен. Чөнки ул–Калатаудан кирмән –крепостьның калдыкларын таба.

          Татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызының әнисе ягыннан абыйсы, ветеран колхозчы Мөхәммәдиев Илсур абый сөйләгән истәлекләр бу казу эшләренең чынлыкта булганын, аның бу вакытта әле үсмер егет кенә булуын  раслый:

“ Николай Калинин - 1955 еллар тирәсе булгандыр ул-шул вакытта безнең авылга кайтты.

Шунда, “Калатау асты” дип атыйбыз инде без бу җирне,  ул казу эшләре алып барды. Без, малайлар, үсмерчак, казу эшләрендә катнаштык.Ул чакта бу урынны крепость дип йөртәләр иде.Калинин чынлыкта, бу крепость булганмы, юкмы шуны тикшерде. Аның картасына нигезләнеп, казу эшләре алып бардык. Беренче зур капка, аннан соң кечкенә капка урыннарын таптык. Балчык астыннан  ярым күмерләнгән агач баганаларга юлыктык. Аның яныннан юл төшеп китә иде. Калинин бу юлның крепостьтан су юлына төшә торган юл икәнен аңлатты безгә”- дип үткән елларны искә алды.

                                        

                                        3. Калатауда безнең эз

          Күәм авылыннан соң, Ашыт елгасының биек уң як яры, аның әле дә агачлар үсеп утырган өлешен  Әтнә кешеләре Кала тавы, дип йөртәләр.Кала тавына бу якларда татар халкы яшәгән иң борынгы, изге урын буларак киләләр.

        Археология-тарих фәнендә Кала тавы Әйшияз шәһәрчеге (1) буларак билгеле.Дөресрәге, Кала тавы, дип йөртелгән урында өч истәлекле, изге  тарихи урын бар. Күәм авылыннан

500 м көньяк-көнбатышта, Ашытның уң як биек ярында, агачлыкларга кадәр,Әйшияз шәһәрчеге зираты бар. Халык телендә ул “Хан зираты” дип йөртелә.Зиратта язусыз өч кабер ташы бар. Ташларның биеклеге 80 см, киңлеге 60 см,калынлыгы 25 см тирәсе.Бер кабер ташы сынган, җирдә ята.Соңгы елларда кабер ташлары янына тимер чардуган  һәм “Габдулла улы Әйшәхан. 960-985 елларда яшәгән һәм дәфенләнгән”, дип язылган яңа кабер ташы куелган. Археолог Н.Ф.Калинин алып барган казу эшләре вакытында бу кабердәге гәүдә, башы белән көнбатышка карап, җилкәсендә ята. Бите төньякка караган. Әйберләр булмаган.”XVI гасырга караган мөселман зираты” дигән нәтиҗәгә киленә.”Хан зираты” дип йөртелү дә зиратның мөселманнарныкы икәнен искәртеп тора.Бәлкем,   зиратта татарлашкан марилар күмелгәндер.

1.-Археологические памятники Татарской АССР,Казань,1987,101 стр.

                                       

                                              Төп өлеш

         1.“Изгеләр зираты”,“Изгеләр чишмәсе”-үткәннәрдән калган изге бер ядкарь

        Әйшияз шәһәреннән 400 м чамасы көнбатыштарак, урман эчендә, “Изгеләр зираты” һәм “Изгеләр чишмәсе” урнашкан.“Изгеләр зираты”на кергәч,шушы язуны укырга була: ”Бүгенгәчә исеме төгәл сакланмаган ханның дин әһеле Ирәмәли балалары,Сөләйман хаҗи, мулла Таҗетдин, кызлары Гайшәбикә һәм Хәнифәбикә абыстайлар һәм дә 5 сабый бала шушында дәфенләнгән (якынча 960-985 еллар). (2) Шушы урында имән утыртылган” Чыннан да зиратка кергәндә юан имән үсеп утыра. Без һәр елны мәктәбебез һәм укытучыларыбыз белән бу зиратны чистартырга, чишмә юлларын ачарга дип төшәбез. Бу зиратка кергәч, үзеңне  бер хис, татарлык хисе биләп ала. Борынгы бабаларыбыз үткән юллардан йөргән кебек буласың. Монда үзәкләрне өзеп, кошлар сайрый. Минем үзебезнең төбәктә бу сайраган кошлар кебек сайраган кошларны бер урында да очратканып юк. Аларның тавышыннан тәнгә ниндидер бер суыклык йөгерә, йөрәк тибә башлый.

       Үткәнебез, тарихыбыз бай безнең. Теләгең булып өйрән генә.”Калатау асты”, “Әүлия кабере”, “Изгеләр чишмәсе” – шул үткәннәрдән калган изге бер ядкарь. Күәм һәм Әйшияз авыллары арасына урнашкан урманлыкны районда гына түгел, башка төбәкләрдә дә беләләр, “Ашыт”заповеднигына да керә ул.

         Кала тавының иң биек ноктасына менеп, әллә кая аста, көмеш тасма булып кына күренгән бормалы Ашыт суына, күз күременә кадәр җәелгән болыннарга карап, үзеңнең XXI гасырда яшәгәнеңне, үткәнеңне – киләчәгеңне онытасың да, гүя борынгы Болгар заманалары әйләнеп кайткан сыман хис итәсең.Әйтерсең лә, кыпчак далаларыннан исеп килгән кайнар җил, ачы әрем исенә катыш атлар тояклары тавышын шушы биек кыя итәгенә кадәр алып килгәндә, Ашыт –суның төньяк ярыннан күтәрелеп килгән кара урманнарны җиңә алмыйча, меңьеллык имәннәр, кояшны каплап үскән ике иңле наратларның тамырлары арасында йокыга талган...

         Болгар дәүләтенең чиге, ислам диненең иң саф, иң пакъ  чагында Мөхәммәт пәйгамбәребезнең сүзләре барып ирешкән иң төньяк нокта... Еллар, гасырлар үзган, чорлар алышынган,Кеше килгән Җиргә, кеше киткән.тулы канлы,ташып аккан дәрья сазлык

(2) Шиһабетдин Мәрҗәни. “Мөстәфәтеләхбар...” Казан.1989.160-161 нче бит.

 арасында юлын эзләп азапланыр көнгә калган, ә Кала –Тау тора. Йөз ел, мең ел элекке кебек, бүген дә җир куеныннан бәреп чыккан Изге чишмә, тау битен ертып, Ашыт суына җан өстәргә ыргыла.Борынгы каберләр өстендә бүген дә ерак гасырларларның шаһитләре – имәннәр шаулый.

         Шушы Калада мең ел элек яшәгән Болгар бабаларыбызның каны тамырларда аккангамы, Күәм халкы, әйләнә-тирә авыл кешеләре Изге чишмәгә сукмакны беркайчан да суытмыйлар. Тау итәге астыннан кача поса Әүлияләр каберенә  килеп дога кылган чаклар, шөкер,тарихта калды.(3) Бүген изге урын – чын-чынлап гыйбәдәт кылу урыны, тау ярындагы чишмәгә 159 тимер баскыч аша үтеп төшәсең дә, чишмә өстенә кызыл кирпечтән корылган бинага юлыгасың.Алҗыган кешегә ял итеп алырга урыннар эшләнгән, борынгы зират тимер рәшәткә белән әйләндерелгән... Иртән яздан, кара көзгә кадәр, кайсы көнне барсаң да, я җәяүле, я машиналы мосафирны очратасың биредә. Июльнең беренче  җомгасында биредә ”Күәм” хуҗалыгы идарәсе һәм Күәм җирле үзидарә Советы зур бәйрәм – Әләшә бәйрәме үткәрә.

   2.Халык бәйрәмнәре-халыкны милләт итеп берләштерүче чара

            Бәйрәмнәр – күп алар татар халкында.  Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү  дә тудыралар.

         Әгәр дә халык бәйрәмнәре югала, юкка чыга икән, бу инде аның рухи байлыклары саега баруын чагылдыра. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару,очрашу – танышулар шушы көннәрдә була. Алар аны кайда гына булса да –үз авылына, төбәгенә тартып тора. Мин еш кына ап–ак чәчле, ак яулыклы 75 яшьлек әбием белән сөйләшеп утырырга яратам. Алар яшь чакта уздырылган бәйрәмнәр, гореф –гадәтләр, йолалар турында сөйләгәндә әбиемнең ягымлы йөзе тагын да  җанлана, күзләре яна башлый, тавышы көрәя. Әйе, күңелле, бик күңелле итеп яшәгән бит безнең әби – бабайларыбыз. Тырыш хезмәттән соң рәхәтләнеп, чын күңелдән ял итә белгән. Тәртип бозулар да булмаган. Халыкның күңеле  саф, чиста булган. Кунак булып  килгәннәргә кадер – хөрмәт күрсәткәннәр.Ипи – тоз якты йөз белән каршы алсалар, шундый ук ягымлылык белән озата да белгәннәр алар.Уен – көлке, җыр – бию белән шаулап – гөрләп торган Сабантуй, Сөмбелә, Нәүрүз бәйрәмнәре, аулак өйләр, каз өмәләре үзеңне башкалар алдында

 (3) Г.Ф.Саттаров.Татарстан АССРның антропонимнары.Казан.1973.131 нче бит)сынатмау, кешеләрдә кире хисләр тудырмау, матурлыкта, җитезлектә, дуслыкта сынатмау өчен көрәш мәйданына әверелгән. Әбием әрнеп:  “Милли бәйрәмнәр онытыла бару сәбәпле, кешеләр бер – берсе белән аралашмыйлар,  очрашмыйлар, туган – тумачаларын белмиләр. Ә бит мөкатдәс бәйрәмнәребез авыр фаҗигале елларны җиңелрәк кичерергә ярдәм итте,  күңелләребезне җылытты, өметләребезне өзмәскә булышты ”, - дип әйтеп куя. Әйе, бәйрәм  көннәрендә бергәләшеп, туйганчы җырлашып утыруларның рәхәтлеге әби-бабайлар хәтерендә генә саклана. Безнең бәхеткә авылларыбызда матур итеп сөйләп бирә белгән өлкәннәребез сирәк булса да бар. Алар исән чагында, белгәннәрен язып алып каласы, саклыйсы иде.

      Минем уйлавымча, хәзерге вакытта күптәннән килгән бәйрәм,йолаларын саклау һәм кабат торгызу эшендә эзлеклелек җитми һәм бу борынгы йолаларыбызны начар белүебездән дә килә. Иң аянычлысы халыкның гореф – гадәт, йола һәм бәйрәмнәр мирасын буыннан – буынга тапшыру механизмы югалуда, җәмгыятьтә үз – үзеңне тотарга һәм, гомумән, яшәргә өйрәтә торган, гасырлар буена сыналган үрнәкләрнең югалуында, бозылуында. Шушы уйлар миңа, өлкән буын хәтерендә сакланып калган, кайбер йола, бәйрәмнәрне язып алырга этәргеч ясады. Мин үз эшемдә безнең төбәктә кайбер йола һәм бәйрәмнәрнең ничек уздырылуын күрсәтергә теләдем. Моның өчен миңа шактый эзләнергә, әби – бабайларны күреп, булган бәйрәмнәрдә катнашып,алар турында мәгълүмат тупларга, төбәгебезнең тарихын өйрәнергә, тарихчыларның фәнни мәкаләләрен укып чыгарга туры килде.  Әгәр дә минем кечкенә генә эшем төбәгебездәге йола – бәйрәмнәрне торгызу һәм яңарту эшенә өлеш кертсә, мин бик бәхетле булыр идем. Минем Әтнә төбәге, Күәм авылы җирлеге, истәлекле Кала тау астында һәр елны үткәрелә торган дини бәйрәм –Әләшә бәйрәме белән таныштырып китәсем килә.

                3. Әләшә бәйрәме – күк белән җирнең аңлашу көне

     Галәмәт икән бу, кеше әйткәч, ышанмаган идем.

    -Аллага шөкер, быел да бу көнне күрдек.

   - Сөбханалла, суы, Аллага шөкер, чишмәсенә дә төшеп мендек.

   - Коймактан авыз ит, бигрәк тәмле пешергәннәр.

   - Ничекләр әзерләп бетергәннәр, диген.

         “Әләшә” бәйрәменә килгән өлкәннәр әнә шулай аралашты. Сөйләшәсе сүзләр дә, без белмәгән, ишетмәгән догалар да күп икән. Күрешәсе күреште, өйрәнәсе өйрәнде. Фикер

алышыр, өйрәнер, белем эстәр өчен моннан да кулайрак җир тагын кайда бар. 9 июнь көнне Сабан туена җыйналган кадәр халыкны кабул итте Кала тавы. Тик бу Сабан туе түгел иде, бу ак яулыклы, саф күңелле әбекәйләр, олы йөрәкле, дөнья барлап торучы кәләпүшле татар бабайларының бәйрәме. Хәер, аларныкы гына микән. Әби-бабайга ияреп килгән малайлар, яшүсмерләр, урта яшьтәгеләр дә җитәрлек иде Әүлия каберендә. Якын- тирә авыллар  бәйрәме саналган “Әләшә” күптән инде “Күәм” белән”Каенсар” хуҗалыгыныкы гына түгел. Бәйрәм соңгы елларда район масштабында үтә, бәлки республиканыкыдыр да. Уфа кадәр Уфадан татарның “Әләшә”сен сагынып кайталар икән, Самара,Ульяновск, Казан халкы эшен ташлап бирегә ашыга икән – “Әләшә” безнең генә бәйрәм түгел инде, ул бөтен халык бәйрәменә әверелгән. Татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Гөлнара Зөлкарь кызыннан : “Әләшә” нәрсәне аңлата, кайдан килеп чыккан, нишләп менә бу көнне үткәрелә, дигән сорауны еш бирәбез без. Ул: “Элек безнең бабайларыбыз сабан бәйрәме алдыннан, сыерчык    бодай уҗымында күмелерлек булгач, якын-тирә авыллардан җыенга җыелганнар, гадәттә бу җомга көнгә туры килгән, моңа “Әләшә” дип исем биргәннәр. Әбием миңа, “Әләшә” кайчан үткәрелә, дип сорагач, сыерчык бала очырганда дип аңлата иде. Өлкәннәр фикеренчә, бу йола борынгы төркиләрдән, мәҗүсилектән калган булырга тиеш, ул вакытта игеннәр мул булсын дип, шулай  илаһи көчкә табынганнар, бу илаһи көч игенчелекнеке аерым, терлекчелекнеке аерым булган. “Әләшә” уңыш белән идарә итүче илаһи көчнең исеме булмадымы икән, дигән фараз бар. Ә безнең бабайлар мөселман дине кергәч  аны  дин белән бәйләгәннәр    булса кирәк. Нинди сере бардыр, елның елында бәйрәм буласы көнне иртән яңгыр ява, бәйрәм җитәрәк, көн ачыла. Халык таралганнн соң тагын яңгыр сибәли.Кайсыдыр бер елны  яңгыр сибәләп торганда үтте бәйрәм. Бабайлар җомга намазын укырга  җыйналгач, ялт итеп кояш чыкты. Менә шундый изге җир, изге урын инде ул “Изгеләр зираты”, “Изгеләр чишмәсе”- дип безгә аңлатма бирә иде.

      Минем өчен Әләшә – ул җир белән күкнең аңлашу көне. Арадашчысы – изгеләр рухы. Монда ходайга ышану, изгеләрне олылау, буыннан - буынга күчкән гадәтне саклау ята. Бу бәйрәмнең онытылмыйча, һәр елны үз дәрәҗәсендә үтүе миндә горурлык хисләре уята. Минем туган ягымның матурлыгын, изгелеген, аның гореф-гадәтләрен, йолаларын килгән кунаклар күреп, сокланып китә. Бүгенге тиз үсешле дөньяда без бәйрәмнәребезне онытмыйбыз икән, тагын да  җәелдереп, башкаларын да торгызабыз икән минем халкым, татар халкы, үз рухын югалтмас, әлбәттә. Ул яшәр, яшьнәр, гел алга барыр, минемчә.

Әбием әйткәнчә: “Сез балам -безнең киләчәгебез. Милләтне сакласагыз, сез генә саклап кала аласыз аның милли хәзинәсен. Буыннан –буынга аның үткәнен, тарихын, әдәбияты һәм мәдәниятын сез генә күчерә аласыз!” Бу сүзләр минем күңелемдә сакланыр.

 

               

                                   

                                                Йомгак:

        Еллар узган саен, милли бәйрәмнәр, халкыбызның гореф-гадәтләре,йолалары әкренләп онытыла бара. Шәһәр җирендә генә түгел, авыл җирендәдә бер-берсен белмәүчеләр бар хәзер. Бер-беребез белән аз аралашабыз.Бәйрәм көннәрендә туйганчы җырлашып утырулар бары тик әби-бабаларыбызның хәтерендә генә саклана. Ә кайбер әби-бабаларыбыз борын-

гыдан килгән күп кенә бәйрәм күренешләрен хәтерләмиләр дә, чөнки  аларның яшьлек

еллары милли гореф-гадәтләребезне җимерү, бетерү вакытына туры килгән, ләкин шулай булса да авылларда искиткеч зиһенле әби-бабаларыбыз сирәк булса да бар әле. Безгә бу әби-бабаларны табып, татар халкының бәйрәмнәрен,йолаларын язып каласы, саклыйсы иде. Алар

кебек пакъ күңелле, юмарт, кунакчыл, олы җанлы булып каласы иде. Ә  моның өчен безгә, укучыларга, халкыбызның йола-бәйрәмнәрен торгызу һәм яңарту эшенә өлеш кертергә кирәк.

 

                                              Кулланылган әдәбият

1. “Әтнә таңы” газетасы, № 43,(1236), 3 июнь,2005 ел.

2. “Әтнә таңы” газетасы, № 46,(1342), 14 июнь,2006 ел.

3. “Әтнә таңы” газетасы, № 48 ,(1241), 22 июнь,2005 ел.

4. Гарипова Ф.Г. “Авыллар һәм калалар тарихыннан”

    Казан. - 1997.

5.”Ватаным Татарстан” газетасы, 4 июль, 2008 ел.

6. Никольский Н.В. “Сборник исторических материалов о

народностях Повольжья. - Казань, 1919.

7. Мөхәммәтҗанов Р. Эзләсәң табыла. - Казан утлары. - 1977. - № 9.

8. Маннур Ш. Агымсуларга карап. - Казан, 199

9. Уразманова Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре.

10. Татар мөселман календаре. - Казан. - 1997.

11. Татар мөселман календаре. - Казан. - 1998.

                                                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...