Тема: Раслау һәм инкяр җөмләләр. Татар теле дәресе.7 нче сыйныф.
план-конспект урока (7 класс) на тему

Мухаметханова Гюзелия Миннехановна

Максат: раслау һәм инкяр җөмләләр турында белешмә бирү,аларны

               сөйләмдә аера белергә өйрәтү,укучыларның белемендә эзлекле бер

              система булдыру,язу һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү,  укучыларны

              логик фикер йөртергә  күнектерү, әхлак тәрбиясе бирү һәм  эстетик

             зәвыкны үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dresraslau_hm_inkyar_zhomllr.docx25.42 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес   №             Класс    7 (татар теле)                             Дата -----      

                                          Укытучы: Мөхәмәтханова Гүзәлия  Миннехан кызы,

                                                           Татарстан Республикасы Саба муниципаль

                                                            районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш

                                                            урта гомумбелем бирү мәктәбенең  татар

                                                            теле һәм әдәбияты  укытучысы.

Тема: Раслау һәм инкяр җөмләләр.

Максат: раслау һәм инкяр җөмләләр турында белешмә бирү,аларны

               сөйләмдә аера белергә өйрәтү,укучыларның белемендә эзлекле бер

              система булдыру,язу һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү,  укучыларны

              логик фикер йөртергә  күнектерү, әхлак тәрбиясе бирү һәм  эстетик

             зәвыкны үстерү.

Җиһазлау: дәреслек,өстәмә материаллар.

Метод һәм алымнар: әңгәмә,дидактик уеннар.

Дәрес төре: яңа материалны өйрәнү.

                    ДӘРЕС ПЛАНЫ ҺӘМ БАРЫШЫ.

1.Дәресне оештыру.

Уңай психологик халәт булдыру.Укучыларның фикерләрен  дәрескә хәзерлеккә туплау.

- Исәнмесез,укучылар!  Кәефләрегез ничек?

- ...

-Тышта ак кыш.

Әллә аккош

Сыйпап узган ак канаты белән?

Я кар кызы узган буран атлы

Ак канатлы ап-ак аты белән.

     Ак каеннар иңнәренә

    Ак шәлләр элгән кебек.

    Ап-ак булып яуган карлар

    Эңгердә зәңгәр кебек.

Кышкы ямьдә үзебез дә

Эреп югалган кебек.

Әкиятләр дөньясына

Серле юл алган кебек.

     Үзенең серлелеге,аклыгы,сафлыгы,ак карлары белән кыш хакимлек иткән бу мизгелдә сезнең белән очрашуыма мин бик тә шатмын.

2.Белемнәрне актуальләштерү.

  • Укучылар! Әйдәгез,узган дәрестә  үтелгәннәрне искә  төшереп  алыйк .
  • 1.Әйтү максаты ягыннан җөмләләр нинди булалар?(хикәя,сорау,боеру)
  • 2.Хикәя җөмлә  нинди интонация  белән әйтелә?(тулы)
  • 3.Төшүче интонация нинди җөмләләрдә була?(өндәү)
  • 4.Күтәрелүче  интонация нинди җөмләдә була?(сорау җөмләдә)
  • 5.Нәрсә ул логик басым?(иң әһәмиятле сүзгә төшкән басым)
  • 6.Сүз  тәртибе төрләре.(уңай-ия беренче,хәбәр –икенче;кире тәртибе-хәбәр –беренче,ия-икенче)

3.Дәфтәргә сайланма диктант язу.

(Укытучы Ф.Яруллинның шигырьләреннән өзек укый.Укучылар 2 баганага сайлап язалар.1нче  багана-фигыльләрнең барлык формасын,2  нче баганага-фигыльләрнең юклык формасын язасы.Искә төшерәбез: барлык формасы-эш эшләнә,юклык-эшләү юк).

-1.Ашыкмыймын укып чыгарга,

Юлыкканда яхшы китапка.

2.Язмыш миңа бик күп бирде

Бәхетле мизгелләрне.

3.Кызганыч ,безнең сукмаклар

Иртәрәк үрелмәгән.

Болытсыз яшьлек илендә

Бергәләп йөрелмәгән.

4.Аклыгымны чәчәкләргә бирәм

Ярсуымны җиргә таратам.

5.Кешеләрдән һич тә туя алмыйм.,

Яши алмыйм ,дуслар,шунсыз мин.

6.Кешеләргә йөрәгемне бирә алам,

Диңгез кеби ярсып  торган йөрәгем  бар.  

Җавап:  I багана(фигыльләрнең барлык формасы):бирде, бирәм,таратам,бирә алам; II багана(фигыльләрнең юклык формасы):ашыкмыймын ,үрелмәгән,йөрелмәгән,туя алмыйм,яши алмыйм .                                     

 -Нәтиҗә:Барлык формасындагы фигыльләр эшнең эшләнүен раслыйлар,ә юклык формасындагы фигыльләр эшнең булмавын белдерәләр,ягъни кире кагалар.Тагын  кире какканда  нинди сүзләр әйтеп була?

-Юк,түгел  сүзләре.

4.Укытучы аңлатмасы.

   -Сөйләмдә һәрвакыт нәрсә дә булса раслана яисә инкяр ителә. Чынбарлыктагы күренешләрне раслау яки инкяр итүгә бәйле рәвештә җөмләләр раслау һәм инкяр җөмләләргә бүленәләр.

Раслау җөмләләр билгенең,эшнең,предметның,күренешләрнең булуын раслыйлар.Аларда инкяр күрсәткечләре булмый.

Үлгәннәрнең каберен бел,

Исәннәрнең кадерен бел.(Ш.Галиев).

  -Инкяр җөмләләрдә нәрсә булса да инкяр ителә.Инкяр чаралары:

1.-ма,-мә кушымчасы;

2.түгел сүзе;

3.юк сүзе;

4.-сыз,-сез кушымчасы.

Минем анда барганым юк. Көн болытсыз булачак.

    - Өстәмә аңлатма:интонация(ирония белән әйтелә):Ул әле кайтканмы?Кайткан ди!яки Кайтмый ни!

Интонация һәм сорау алмашлыгы:Син авылга кайтасыңмы?Нәрсә калган  соң анда миңа?!

5.Тактада модель төзү.

  • Әйдәгез, хәзер тактада дәреснең моделен төзеп карыйк.

                                       ҖӨМЛӘ                    

     

     РАСЛАУ                                             ИНКЯР Инкяр чаралары:

                                                                          1.-ма,-мә кушымчасы;

хикәя боеру сорау                                           2.түгел сүзе;

     формалары                                                3.юк сүзе;

                                                                         4.-сыз,-сез кушымчасы.

-Ә берьюлы ике инкяр күрсәткече алган җөмлә нинди булыр?

Әзерләнмәдем түгел,әзерләндем.

Җавап: Раслау җөмлә була.

Ул аңламый түгел,аңлый.

Мин анда бармый калмадым,бардым.

6.Дәреслек белән эш.

-Әйдәгез,дәреслекнең 35 нче битен ачыйк.51нче күнегүне эшлибез.

БИРЕМ:Бирелгән сүзләргә –лы,-ле һәм –сыз,-сез кушымчалары ялгап язарга.

Акыл-лы,-сыз;акча-лы,-сыз; сәләт-ле,-сез;көч-ле,-сез;гайрәт-ле,-сез;егәр-ле,-сез;баш-лы,-сыз;аяк-лы,-сыз;моң-лы,-сыз;күз-ле,-сез;игътибар-лы,-сыз.

7.Сүзлек  белән эш.

  • Сүзлектән әлеге сүзләрнең язылышын язып алыйк.

1.раслау

2.инкарь һәм инкяр.(Ике төрле языла).

8.Серле агач:мәкальләр белән эш.

-Ә хәзер тактага карыйбыз.Анда серле агач рәсеме куелган.Мәкальләрдә нинди җөмләләр?

1.Кеше холкын күзәт,үзеңнекен төзәт.

2.Күркәм холык-изге юлдаш.

3.Вөҗданы пакьның йөзе ак.

4.Картлардан курык,яшьләрдән оял.

5.Намусыңны яшьтән үк сакла.

Җавап: Болар-раслау җөмләләр.

9.Серле эшләпә: табышмаклар белән эш.

-Ә хәзер серле эшләпәләргә карыйк әле.Анда табышмаклар бирелгән.

1.Югалткан әйберең түгел,-

Эзләмичә тапмыйсың.(Табышмак).

2.Ипи түгел,су түгел,

Авыр түгел,аз түгел,

Ансыз яшәү мөмкин түгел.(Һава).

3.Шәһәрләр-йортсыз,

Диңгезләр-сусыз.(Карта).

4.Гәүдәсе бар- җаны юк,

Үзе эшләпә кигән-башы юк.(Гөмбә).

5.Канаты бар-оча алмый,

Күккә таба карамый,

Йолдызлар да санамый,

Коры җирдә тора алмый.(Балык).

-Болар нинди җөмләләр?

-Җавап: Болар- инкяр җөмләләр.

10.Серле сандык: әдәби әсәрләрдән җөмләләр белән эш.

- Сез китапханәләргә китаплар алырга барасыз.Ә бүген алар сезгә үзләре кунакка килгәннәр.Әдәби әсәрләрдә дә раслау һәм инкяр җөмләләр очрармы икән?

1.Андый сулы чишмәләрне халык Изгеләр чишмәсе дип атаган.(Г.Бәширов).

2.Ана белән ризыктан башка җир йөзендә тереклек булмас иде.(Ә.Еники).

3.Ерак түгел моңаеп утыра ромашка кызы.(М.Җәлил).

4.Тик чуклары ак түгел.(М.Җәлил).

5.Уйнаган көннәрем бар,

   Уйланган көннәрем бар.(Г.Рәхим).

11.Җөмләне үзгәртергә.

Җир өчен адәм баласы ниләр генә эшләмәгән.(М.Р).-инкяр җөмлә.

Җир өчен адәм баласы барысын да  эшләгән.(М.Р).-раслау җөмлә.

12.БРТ га әзерлек минуты:

VII вариант.Текст : Инә дә бүләк,дөя дә бүләк.(Я.Ханбиков буенча).

В5.7-9нчы җөмләләрнең кайсысы  раслау җөмлә. Шуның номерын языгыз.

ҖАВАП:7.

13.Кар өеме: дидактик уен.

-Кар өеме: Ак кәгазь битенә җөмләләр язабыз,бөклибез.Күршеләргә бирәбез.

1нче рәт-раслау җөмләләр,2нче җөмлә-инкяр җөмләләр яза. Соңыннан укыла.

14.Динамик пауза.

-ТЭЙК  ОФ –ТАЧ ДАУН. Җавап белән килешкән укучылар баса.

1.Эш-гамәлне раслау яки кире кагуга карап,җөмләләр раслау һәм гади җөмләләргә бүленәләр.(-).

2.Раслау җөмлә хикәя, сорау,боеру формаларында килергә мөмкин.(+).

3.Килешми сиңа эшләпә.Бу-раслау җөмлә.(-).

4.-ма,-мә;-сыз,-сез-инкяр җөмләләрдәге кушымчалар.(+).

15.РЕФЛЕКСИЯ.

Без бүген нәрсә турында өйрәндек?

-...

16.Өй эше:

Раслау һәм инкяр җөмләләр турында әкият язарга.Анда бүген өйрәнгән кагыйдәләр чагылыш табарга тиеш.

-Дәресебез ахырына якынлашты.Активлыгыгыз,җавапларыгыз өчен зур рәхмәт.Һәрчак аклыкка ,сафлыкка омтылыгыз.Юлыгызны ак чәчәкләр бизәсен.Кешеләргә җан җылысы биреп,ак күңелле булып калыгыз.”Казан егетләре” ансамбле башкаруында “Ак чәчәкләр”җыры( “Ак чәчәкләр”фильмыннан)  белән саубуллашам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче сыйныф (рус төркеме) табигать һәм без темасына татар теле дәресе.

5 нчы сыйн ыф (рус төркеме) табигать һәм без темасына дәрес эшкәртмәсе....

"Сыйфатлар иленә сәяхәт" 7 сыйныф Татар теле дәресе(рус төркеме)

Максат:1.  Укучыларның сыйфат турында белемнәрен барлау һәм тирәнәйтү.2.          Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы кулланырга өйрәтү,...

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә: 7 сыйныф татар төркемнәре өчен. Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш.

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә:7 сыйныф татар төркемнәре өчен.Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш....

Тема: Исемнәрнең юнәлеш килеше белән таныштыру.1 нче сыйныфы. Татар теле дәресе.

Тема: Исемнәрнең юнәлеш килеше белән таныштыру. 1нче сыйныф өчен. Татар теле....

Тема:“Яз килә” бүлеген кабатлау. Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү.2 нче сыйныф. Татар теле дәресе.

Тема: "Яз килә" бүлеген кабатлау. Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү. 2 нче сыйныф. Татар теле дәресе....

"Ашыгыз тәмле булсын!" татар теле дәресе, 3 сыйныф

3 нче сыйныфта татар теленнән (чит телле төркемнәр) гомумиләштерү дәресе....

"Татарстан буйлап сәяхәт" татар теле дәресе, 2 сыйныф

2 нче сыйныфта "Мин Татарстанда яшим" темасы буенча диалогик һәм монологик сөйләм үстерү дәресе....