Б.С.Ү. “Дүртаяклы дусларыбыз турында сөйләшү”., Г.Сәгыйров “Акбай”шигыре . Әдәби уку 2 нче сыйныф (татар төркеме)
план-конспект урока на тему

Дәрес технология картасы

  Тема  - Б.С.Ү.  “Дүртаяклы дусларыбыз турында сөйләшү”., Г.Сәгыйров “Акбай”шигыре .

 Максат:  1.  Г.Сәгыйровның  “Акбай “ шигыре белән танышу; хайваннартурында булган  белемнәрен арттыру;

                 2.  Укучыларның сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру;

                 3.  Хайваннарны  ярату, алар  турында  кайгырту хисләре тәрбияләү.                

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon durt_ayakly_duslarybyz.doc77.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес технология картасы

  Тема  - Б.С.Ү.  “Дүртаяклы дусларыбыз турында сөйләшү”., Г.Сәгыйров “Акбай”шигыре .

 Максат:  1.  Г.Сәгыйровның  “Акбай “ шигыре белән танышу; хайваннартурында булган  белемнәрен арттыру;

                 2.  Укучыларның сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру;

                 3.  Хайваннарны  ярату, алар  турында  кайгырту хисләре тәрбияләү.               

Этап

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

Универсаль эшчәнлек

1. Эшчәнлеккә әзерлек

(Оештыру моменты)

Эш ритмына кертү.

  1. Оештыру  моменты

- Исəнмесез, укучылар,

Дəрес бит һəрчак шулай башлана.

Сез алырсыз  дүртле, бишле генə,

Күңелем минем моңа ышана.

Укытучының сөйләме.

Сыйныфны эшкә әзерләү.

  1. 1. Укучылар бер-берсенә,
  2. укытучыга хәерле көн
  3. теләп, дәрескә әзерләнә.

Шәхси: эшчәнлеккә әзерлек;

 регулятив: максат кую; коммуникатив: укытучы, укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге.

2. Белемнәрне актуальләштерү

Белем дәрәҗәсен тикшерү .

-    Укучылар, әйдәгез алдагы дәресләрдә өйрәнгәнгәннәрне  искә төшерик.

Ә аны “МИКС-ПЭА-ШЭА”  аша кабатлыйк.

- Кыш турында нинди шигырьләр өйрәндек?

- Кыш көне кошларга ничек ярдәм итәбез?

- Нинди кышкы уеннар  беләсез?

- Молодцы,  укучылар.

Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү.

  • Р. Миңнуллинның  “Ак кыш”, Җ. Дәрзаманның  “Җепшек  көндә”, Г. Рәхимнең “Безнең тауда”...
  •    -    Кошларга җимлекләр, оялар ясыйбыз.  Аларны  ярма, көнбагыш, ипи валчыклары белән сыйлыйбыз.  
  •     -   Чанада шуу, тауда “Патша тавы” уенын уйнау, тимераякта шуу...

Коммуникатив: укучыларның  укытучы һәм үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. Танып белү: билгеләрне аерып чыгару максаты белән объектларга логик анализ.

 3. Укыту максатын кую

Укучыларның белемнәрен актуальләштерү. Проблемалы ситуацияне китереп чыгару.

1.  Слайд.    Берсе өйне саклый, 
                     Берсе тышны саклый, 
                     Үзләре бер-берсенә кан дошман. 

- Бу табышмакта сүз  нәрсләр  турында  бара?

 - Алар безнең нинди дусларыбыз?

-   Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы:  

Г.Сәгыйровның  “Акбай”шигыре белән танышу һәм  дүртаяклы дусларыбыз турында сөйләшү.

Максатлар куя, дәрес темасын  формалаштыра.

Песи  һәм эт.

Өйдә яшәүче хайваннар турында.

Алар безнең дүрт аяклы дусларыбыз.

Регулятив: максат кую; коммуникатив: сораулар кую; танып белү: гомумуку – танып белү максатын үзлектән билгеләү; логик-проблеманы билгеләү.

4. Авырлыкны җиңү һәм проектны төзү

Проблемалы ситуацияләрне эзләп табуны оештыру.

1.

-    Балалар сез барыгыз да хайваннар яратасызмы?

-    Ә сез нинди хайваннарны беләсез?

-   Нинди йорт  кошлары  беләсез?

  • Хайваннарны ни өчен “ дүрт аяклы дусларыбыз”

дип йөртәләр?  

  • Алар безгә ничек ярдәм итәләр?

-   Ә дуслар булгач, аларга нинди мөнәсәбәттә булырга кирәк?

2.  Ә хәзер  дәреслектәге  Г.Сәгыйровның  “Акбай” шигыре белән танышыйк.

- Барыбыз да бер кат укып  чыгыйк.

- Аңлашылмаган сүзләр бармы?

- Әйдәгез, сүзлек өстендә эш эшлик.

Маэмай – эт көчеге.

Ялыктырды – ардырды.

Өрә  - кычкыра.

Йөнтәс – йонлы, йомшак.

3. Сорауларга җавап бирү.

Сорауларга җавапны каршыгызда утыручы иптәшегезгә җавап бирәсез.(МЭНЭДЖ  МЭТ структурасы)

- Бу шигырьдә сүз нәрсә турында  бара?

- Акбай урамда ниләр эшли?

- Ни өчен Акбай кешеләргә өрә?

- 1 нче сыйныфта нинди хайваннар турында  шигырьләр өйрәндегез?

      -   Молодцы, укучылар.

Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр ( алгоритм, модель һ.б.)

-    Әйе.

-    Аю, бүре, төлке, куян, керпе, тиен, сыер, сарык, кәҗә, ат, дуңгыз...

  • Тавык, каз, әтәч, тавык.
  • Алар кешеләргә ярдәм итәләр.

  • Этләр өй саклый, армиядә, милициядә хезмәт итә.

Песиләр өйне тычканнан саклый, кешегә иптәш булып яши. Сыерлар сөт, ит, май бирә. Һ.б.

 -Аларны яратырга, якларга, сакларга, аларга ярдәм итәргә кирәк.

       Укучылар җавабы.

Акбай исемле  маэмай  (эт)  турында.

Ул урамда кешеләргә өреп йөри.

Аның  кешеләр белән дуслашып, уйныйсы килә.  

Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт”...

Регулятив: планлаштыру, прогноз ясау; танып белү: модельләштерү, логик- проблемаларны чишү, логик фикерләү чылбырын төзү, дәлилләү, гипотеза һәм аның нигезен күрсәтү; коммуникатив: мәгълүматны эзләүдә һәм сайлауда инициатив хезмәттәшлек.

5. Беренче кат ныгыту

Аңлап кабул итүне тәэмин итү. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү)

1) – Әйдәгез, шигырьне сәнгатьле итеп укып карыйк.

Эшебезне дәвам итик.

  Физкультминутка.  

- Укучылар, әйдәгез, бераз ял итеп, уйнап  алый әле.

Бар минем көчегем,

Шаяным, бөтерчегем ( кулларны төрле юнәлештә хәрәкәтләндерәләр),

Сикергәли ул, уйный ( сикерәләр, кулларын чабалар),

Койрыгын болгап туймый ( әйләнәләр).

Йөзә белә ул суда (йөзү хәрәкәтләре ясала)

Чупырдый ул, я чума (чүгәлиләр, торалар).

Бергәләп йөзик диеп

Минем артымнан чаба ( йөгерү хәрәкәтләре ясала).

-Рәхмәт, молодцы.

Алгоритмнарны телдән кабатлап,типик биремнәрне чишәләр.

Укучылар шигырьне чылбырлап  укыйлар.

Регулятив: контроль, бәяләү, төзәтмә кертү. Танып белү: гомумуку- бе-лемнәрне структуралаштыра белү, мәсьәләләрне чишү буенча нәтиҗәле ысуллар сайлау, сөйләмне аңлап төзи белү, рефлексия чаралары һәм шартлары; коммуникатив:  хезмәттәшеңнең үз-үзен тотышын контрольдә тоту, төзәтмә кертү, аны бәяләү.

6. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге.

Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру.

 МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР”структурасы  аша ныгытырбыз.

-Мин сезгә дүрт  өлешкә бүленгән кәгазь бите өләшәм. Аны 2гә, аннан тагы 2гә бөклисез, йомык почмагын бөклисез. Ә хәзер килеп чыккан сызыкларны ручка белән кабатлап  чыгасыз. һәр килеп чыккан өлешкә номер сугасыз.Уртага  яраткан хайваныгызның исемен  язып куясыз.  Ә калган 4 шакмагына (яныгыздагы иптәшегез белән) дүрт аяклы хайваннарыгызга  гына хас булган рәсемнәрегезне ясыйсыз. 

Укучылар парлап үз эшләрен эшлиләр.

  •  Илфар, син нинди рәсемнәр ясадың?

-    Зәлия, ә син нәрсәләр ясадың?

- Молодцы, бик яхшы.

  Эшләрне бәяләү.

Мөстәкыйль эш.  Эталон буенча үзтикшерү адым-нарын чагыштыру.

Мин эт оясы, сөяк, чылбыр, “Чаппи” ашавы...н  ясадым.

Мин йомшак песиемнең  уенчык йомгагын, тычкан, “Вискас” ашавы, сөт рәсемнәрен ясадым.

Регулятив: контроль, төзәтмә кертү; алган бе-лемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү; шәхси: эшчәнлек.

7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре)

1)  Рефлексияне оештыру.

-   Бүген без сезнең белән нәрсәләр  белдек?

-   Нәрсәләр турында сөйләштек?      

2)  Өй эше бирү.

Дүрт аяклы дустыгызның рәсемен ясарга.

 

Үз уку эшчәнлеген бәяләү-не, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.

     

Без дүрт аяклы дусларыбыз турында сөйләштек.

 Г.Сәгыйровның  “Акбай” шигыре белән танышыйк.

Коммуникатив: үз фикереңне төгәл  һәм тулы итеп әйтә белү; танып белү: рефлексия; шәхси: нәтиҗәәр чыгару


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.

2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе....

1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

2012-2013 нче уку елында 1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...

6нчы сыйныф татар төркеме өчен "Сыйфат турында төшенчә" темасына технологик карта

6нчы сыйныф татар төркеме өчен "Сыйфат турында төшенчә" темасына  технологик карта...