Фразеологизмнар дөньясында
план-конспект урока (7 класс) на тему

1.  Укучыларны сөйләмдә фразеологизмнарны актив кулланырга, аерып ала белергә  өйрәтү.

2.Телдән сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру.

3.Фразеологизмнарның матур әдәбият әсәрләрендә тоткан урынын билгеләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл frazeologizmnar_donyasyndasoffice_word.docx18.48 КБ

Предварительный просмотр:

         Осталык дәресе.

Тема: Фразеологизмнар

Максат:  1.  Укучыларны сөйләмдә фразеологизмнарны актив кулланырга, аерып ала белергә  өйрәтү.

2.Телдән сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру.

3.Фразеологизмнарның матур әдәбият әсәрләрендә тоткан урынын билгеләү

Дәрес барышы.

-Исәнмесез,укучылар кердегезме дәрескә?

Уен-көлке , мәшәкатьләр калдымы тәнәфестә?

-Кыңгырауны ишеттек тә,

Ашыктык без дәрескә,

Җиңнәребезне сызганып,

Тотынабыз зур эшкә.

-Шушы күтәренке кәеф белән осталык дәресебезне башлыйбыз.

1.З.Мансуров “Тел бизәге”

Сәерсенеп сөйләгәндә,

Төрле сүзләр очкына.

“Чәчем үрә торды”,-диеп

Шом  салам  мин  еш кына.

Шатлык эчкә сыймас чакны

Дус-иш, үртәп гел әйтә:

“Күрегезче ,күрегезче”-

Моның авызы колакта!

Шаккатканда шакмакланып

Менә күзем маңгайга

Үчеклиләр шуның өчен,

Күтәримме мин гауга?

Мондый сүзләр өчен генә,

Йә,кем мине битәрләр?

Сөйләвеңне сөйкемләүче

Тел бизәге бит алар.

  • Сез бу шигырьдә нинди таркалмый торган сүзләр ишеттегез?
  • Чәчем үрә торды, шом сала, шатлык эчкә сыймый,авызы колакта,күзе маңгайга менә.
  • Фразеологизмнар -ике яки берниә сүздән төзелә,таркалмый?

Ә хәзер ике төркемдә эшләп алабыз.

2.1 төркем

Тәрҗемәчеләр

  1. Фразеологизмнарның тәрҗемәләрен.

С  легкой ноги-җиңел аяктан.

Протянуть руку помощи-ярдәм кулы сузу.

Мелко плавоть-сай йөзү.

          2 төркем

          Талантлар

        1)  Җәя эчендәге сүзләр урынына фразеологизм куярга.

         Бүген дәрестә көлеп утыручы булмады (авыз ерып).

         Фәрит бер дә җавапка аптырамый (сүзгә кесәгә керми).

         Камил кроссвордны тиз чиште ( күз ачып йомганчы).

 3.Шигырь укып китәбез.Бу шигырь үз эшегезгә бәя бирергә дә ярдәм итәр. Дәресне үзләштерүегез  шуннан күренер. Шигырьдән фразеологизмнарны табып, бер сүз белән алыштырырга.

                                   Бер көнем.      

      Бармакка бармак сукмадым      

      Ахры сул аяктан тордым

     Урын җирне дә җыймыйча

  Борыным салынган иде.

 Очрады ярый җан дустым

  Күңел күтәрелде бераз

  Исәнме дип кулын кыстым

 

  Без икәүдән икәү генә

  Ятлаган шигырь сөйләп бардык.

Көне буе баш күтәрми

Җиң сызганып белем алдык.

Судан коры чыктык бүген

Сорадылар җавап бирдем

Сүзгә кесәгә кермичә

Матур итеп сөйли белдем.

Судан коры чыктым бүген

Сорадылар җавап бирдем

Сүзгә кесәгә кермичә

Матур  итеп сөйли белдем.

Тел очында торган җавап,

Эһ дигәнче, башка килде

Сүзне сүзгә ялгый белдем

Алдым шулай яхшы билге

Башым күккә тия язды

Борын күтәрмәдем ләкин,

“5” алгач, кәеф яхшы

Ал да гөлгә әйләнде көн

Очып кына кайттым өйгә

Әниемнең мин уң кулы

Бөтен савыт-сабаларны

Ялт иттердем үскән улы.

Шайтан аяк сындырырлык

Иде йокы бүлмәсендә

Трай тибеп эш чыкмас дип

Гелт иттердем һәммәсен дә.

                                      Г.Әхмәтова.

4.Слайдта күрсәтелгән рәсемнәр нәрсә турында сөйли.

  1. Чебеннән фил ясау.
  2. Ике куян коерыгы тоту.
  3. Җиң сызганып.
  4. Борын күтәрү.
  5. 5.Парын тап. 1 төркемгә фразеологизмнар, икенче төркемгә мәгънәсен табарга бирелә

Эт белән мәче кебек – дус түгел

      Борчак пешми-килешмәү

      Күз атты - ошатты

-Без дә  дәрестә укучылар ничек эшләдек?

  • Җиңнәребезне сызганып, дәрестә йоклап утыручылар булмады,сүзне эзләп кесәгә керүчеләр булмады,кул кушырып утырмадык.

Йомгак.Фразеологизмнар -телнең матурлыгын, үткенлеген, образлыгын күрсәтүче берәмлекләре,т елнең җәүһәрләре. Дәресебез тәмам. Катнашуыгыз өчен рәхмәт.

 

                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фразеологизмнар

Фразеологизмнар темасы буенча презентация...

5сыйныфта "фразеологизмнар" темасына дәрес эшкәртмәсе

5 сыйныф татар төркемнәрендә эшләү өчен дәрес эшкәртмәсе...

Г.Ибраһимовның “Тирән тамырлар” романында фразеологизмнар.

Г. Ибраһимовның “Тирән тамырлар” романы аеруча игътибарга лаек. Бу әсәр тел күрке булган мәкаль - әйтемнәргә, фразеологик берәмлекләргә бик бай һәм аның һәр бите диярлек әсәргә милли төс, милли үзенчә...

Фразеологизмнар

"Фразеологизмнар" темасы буенча дәрескә презентация...

Юныс Әминевнең “Язылмаган законнар”драмасына кергән фразеологизмнар

Научная работа на тему "Юныс Әминевнең “Язылмаган законнар”драмасына  кергән  фразеологизмнар"...

“Фразеологизмнар дөньясында» темасына осталык дәресе

Укучыларны сөйләмдә фразеологизмнарны актив кулланырга, аерып ала белергә  өйрәтү.2.Телдән сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру.3.Фразеологизмнарның матур әдәбият әсәрләренд...